Бүген Әдипләр: Йосыф Баласагуни
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Йосыф Баласагуни


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Йосыф Баласагуни 1069—1070 елларда язылган «Котадгу белег» («Бәхет белеге») дидактик поэмасының авторы Йосыф Баласагуни Караханилар сараенда хезмәт итүче кеше булган. Әдәби мирасына карап фикер йөрткәндә, ул үз чоры өчен зур белем алган, гарәп һәм фарсы-дари телләрен бик шәп белгән. Шул чорның укымышлы кешеләренә хас булганча, ул заманына билгеле барлык фәннәрдән хәбәрдар булган. М. Кашгари кебек үк Баласагуни да төрки диалектларны яхшы өйрәнгән. Ул төрки әдәби телгә нигез салучылардан хисаплана. Үзенең «Котадгу белег» поэмасы турында ул: «Гарәп һәм таҗик телләрендә күп китаплар язылган. Әмма безнең телебездә бу — беренче әсәр»,— ди.
Урта Азиядәге Саманилар династиясе (875—999) заманында ук шигъри әсәрне хөкемдарга, эре феодалга яки нинди дә булса башка кодрәтле затка багышлау гадәткә кергән булган. Баласагуни «Котадгу белег» поэмасын Караханилар дәүләте башлыкларының берсе булган Бограханга бүләк иткән.
Поэма зур дан казанган, аны «Идарә әдәбе», «Кодрәтле дәүләт кануннары», «Асыл затлар күрке», «Патшаларга киңәшләр», дип, ә фарсылар «Төрки Шаһнамә» дип атаганнар. Соңгы чагыштыру, әлбәттә, формаль характерда. «Шаһнамә» — ул иран халыкларының эпик кыйссалар җыйнамасы, Баласагуни поэмасы исә — акыллы киңәшләр һәм үгет-нәсихәт җыентыгы. Шулай булса да, Баласагуни үз хезмәтен язар өчен күп кенә материалны Фирдәүсинең атаклы эпопеясеннән алган. Аерым ал« ганда, ул Фирдәүсидәң шигырь формасын үзләштергән. «Котадгу белег» тә «Шаһнамә» үлчәмендә, ягъни мөтәкариб белән язылган.
Поэма алдында прозаик кереш бар. Анда Баласагуни, шул чорда яшәп килгән йола буенча, илаһиятне, мөселманнарның пәйгамбәрен һәм пәйгамбәрдән соң идарәдә калган дүрт хәлифәне мактый. Шуннан соң язга мәдех җырлауга күчә. Бу бүлекләр Бограханга мәдхия уку белән тәмамлана. Керештә әдәбият һәм фәннең файдасы турында да сүз алып барыла. Шунда ук двтор үз поэмасының төп эчтәлеген дә искәртеп уза. Китапта дүрт төп проблема куелган: гаделлек, идарә, акыл һәм саклык. Аларның һәрберсенә төркичә исемнәр бирелгән: гаделлек — Көнтугды (Кояш чыкды). Бу исемне, автор фикеренчә, падишаһ йөртергә тиеш; үзидарә — Айтулды (Тулган ай) вәзиргә туры килә; акыллылык — Угдулмыш (Акыллы, Белгеч) вәзир улының сыйфатларын чагылдыра; саклык сыйфаты, ягъни Удгурмыш (Зирәк) исеме якын туганнарга бирелә.
Поэма шушы сыйфат ияләренең үзара сөйләшүе, әңгәмәсе рәвешендә төзелгән.
Татар әдәбияты тарихы, 1нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013