Бүген Әдипләр: Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН

Аның шигърият бакчалары

Марат Кәримов
Күз алдыгызга китерегез: мин «Башкортостан шигърияте» исемле тылсымлы биләмәнең башкалардан аерылып, күзнең явын алып торган бер төбәгенә килеп эләктем. Бу «Башкортостанның халык шагыйре Марат Кәримов шигърияте» дигән төбәк икән. Ул үзе дә нәкъ менә Мәхмүт бине Галинең «Нәһҗ-әл-фәрадис», Мөхәммәдьярның «Нуры содур» һәм Каюм Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият»ындагы кебек берничә бакчадан, ә бакчалар бик күп фасыл-баблардан тора.
Елгалы, таулы һәм урманлы җирләрдән, шәһәрләр-авыллардан килгән кешеләр бакчалардагы күренешләрне карап, бер-беренә үз һөнәрләрен дә күрсәтеп, шау-гөр килеп, сөенеп, сөйләшеп-серләшеп йөриләр. Мин дә кырык төрле мәшәкатьләремнең барысын да онытып, ал арга кушылып китәм. Менә «һәр заманның үз җыры» дигән бакчада «Фасыллар», «Ташкын», «Саубуллашу», «Итекче», «Миңнулла йорты», «Агый-делгә», «Авыл эскизлары», «Язмыш белән сөйләшү», «Авыр адымлы дөреслек», «Туган як», «Юлчы», «Музейда», «Егерменче гасыр», «Кайда барабыз», «Сизелми дә үтә гомерләр» дип аталган фасыллар-баблар белән танышам. Илебезнең үткәне-бүгенгесе, кешеләрнең бәхетле булу өчен, җиде кат тир түгә-түгә, тырышып эшләүләре, ләкин тормышларының һаман-һаман яхшырмавы, бәхетнең койрык очын гына ялтыратып юкка чыгуы — лирик герой сыйфатында Марат Кәримовның халык, ил язмышы, илдәге үзгәрешләр, кыеш-кыеш сукмакларга тайпылулар турында уйланулары, шатлану-борчылулары күз алдыма килә.
Күңелдә халык тормышын яхшырту чараларын күрергә, гаделсезлеккә, явызлык- ка каршы көрәшергә дигән уй-тойгылар дулкынлана. Бу бакчадагы фасылларга девиз итеп, Марат Кәримов түбәндәге юлларны игътибар үзәгенә чыгарырга теләгәндер, дип уйлап куям:
Мин гомерем буе дуслык өчен
Һәм туганлык өчен көрәшәм.
Шуңа да бит ихлас күңел белән
Әй, кешеләр, сезгә эндәшәм:
— Исәнмесез!
— Исәнмесез!

«Марат Кәримов шигърияте» дигән төбәкнең «Бер могҗиза булып кал», «Тормыш — гашыйкларга» дигән бакчаларына үтәм. Сөбханалла, нинди гаҗәеп тылсымлы күренешләр, нинди күреп туймаслык гүзәллек монда! Әйтерсең, бер якта тәмуг, ә икенче якта —җәннәт! Нәрсәләр генә юк! Әнә каен кызы, ак, зәңгәр һәм кызыл чәчкәләр арасында тирбәлеп, милли моңнарны көйләп утыра («Бакчада», «Каеннар», «Каен кызы», «Ак чәчкә», «Абага чәчкәсе», «Шомырт чәчкә атканда» дигән шигъри фасылларны карагыз!). Алар тирәсендә, кемнеңдер рухын җанландырып, күбәләкләр очып йөри («Күңелем күбәләкләре»). Чылтыр-чылтыр чишмә агып ята. Сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар сайрый, кайдадыр якында гына күңелне берчә җилкендереп, берчә сагышландырып курай һәм гармун моңнары тирбәлә («Елга буйларын буйладым», «Асылташ», «Сарана», «Сыерчыклар», «Гармун моңы» Һ.6.). Каеннар төбендә, чәчәкләр арасында кызлар, егетләр берчә тирә-якка, берчә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, пышылдашалар. О, болар бит шагыйрьнең йөрәгеннән саркылып чыккан гүзәллек!
«Мәхәббәт лирикасы» дигән фасыллардан «Тынышмау билгеләре» дигән тигәнәкле, кылчыклы, ягъни йомшак җәеп, катыга утырта торган бакчага үтәм. Марат Кәри-мов бер генә нәрсәгә дә битараф түгел: матурлык, изгелек, гаделлеккә соклануын, мәхәббәтен чиләкләп-чиләкләп яудыра: явызлык, мәкерлек, хыянәт, харамлыкны өтеп-яндырып ала.
Җанлы һәм җансыз предметлар арасындагы охшашлыкларны күпертеп яки кечерәйтеп, кинаяле гипербола һәм литота рәвешендә ассоциатив фикер йөртү — Марат Кәримовның поэтик осталыгы нигезе, ул образлы фикерләүдә зур маһир.
Шунысы да бар: шагыйрь фикерне, хәрәкәтне турыдан-туры түгел, ә киная итеп яки укучы уйлап тапсын өчен тел төбенә яшереп әйтә. «Ашыктым да соң мин», «Аэродромда», «Сагыну җыры», «Сине бүген күрдем әле», «Кайда барабыз», «Булмаган кебек», «Без тауларга мендек», «Йөк ташучылар», «Ике кодача», «Котылу», «Кондыз», «Бикләргә каршы», «Уеннан уймак» һ.б. шигырьләргә хас сыйфатлар әнә шундый. «Яратам-яратмыйм» яки «сөям-сөймим» дигән сүзләрне ул турыдан-туры шул сүзләрнең үзләре белән әйтми, ә нечкә, тыйнак, изге тойгы булганлыктан, очып китмәсен дигәндәй, сакланып, аерым бер кинаяле җылылык, эчке кичереш белән әйтә.
«Без тауларга мендек...» дигән шигырьгә җитдирәк игътибар итегез. Кыз белән егет тауга күтәреләләр, һәркайсы — бер-берсе тарафыннан укылмаган китап, тирән сер. Тауга менгән саен, китап күпмедер укыла, сер өлешләп-өлешләп ачыла бара... Ни хикмәт: лирик герой кояшның калкып чыгуына, ә эпик герой аның баюына соклана. Берсе таң, икенчесе кич билгесе — лирик герой нәтиҗә ясый:
Шушы булган икән аермасы
Безнең араның, — ди.

Кинаяле мәгънә бер генә куплетта да нинди зур тирәнлеккә ия була алган — сокланмый мөмкин түгел! Шушында нокта куелса да, шигырь менә дигән булыр иде. Ләкин аны тагын да көчәйтү өчен шагыйрь яңа матур бизәк өсти: әлеге ясалган нәтиҗәнең дөресме-түгелме икәненә тагын бер кат инану өчен, лирик герой бер язны әлеге тауга берүзе генә күтәрелә, һәм, ни гаҗәп, мүкле ташлар арасында кыз белән егетнең аяк эзләре сакланган: лирик герой эзендә яшел үлән — беренче кайнар мәхәббәт төсе, ә эпик герой эзендә эреп бетмәгән кар - ягъни битарафлык, салкынлык, сөюгә сөю белән җавап бирмәү билгесе. Шигырь нигезендә, асылда, «ярата-яратмый» дигән капма-каршы төшенчә ята. Кайбер шагыйрьләрнең аерым шигырьләрендә әнә шул турыдан-туры мәгънә үзе генә әйтелә. М.Кәримов бу зур, бөек хисне алай гадиләштереп чикләнергә теләми, ә тауга менү, кояш чыгышын һәм баешын күзәтү, аяк эзләрен калдыру, аңа яңадан тап булу кебек икенче күренешләрдән изге хисләр ефәге ясап, йомгак урый: ефәк уралып бетеп өзелер хәлгә, ягъни үтә дә үкенечле бер мизгелгә җиткәч, йомгакны сүтә. Образлар аша шулай ассоциатив фикерләү художестволык өчен күп тапкырга отышлы. «Ярата-яратмый» дигән сүзләр булмаса да, әлеге капма-каршылык — кайнар һәм салкын тойгы, үзара бәрелешеп, күк күкрәп яшен яшьнәве кебек балкып, күңелне тетрәтә. Дүрт кенә куплетлык шигырьне укучыларда шундый соклангыч уй-тойгылар тудырырлык итә алу — бик зур поэтик талантка ия булган шагыйрьнең генә эше ул.
М.Кәримовның концентрик сурәтләү алымын куллануы да сокланырлык үзенчәлекле. Бу алым әдәбият тарихында новел-листик дигән атама белән дә йөртелә. Ул сүз - фикернең асылын, иң кызыклысын нәтиҗәгә таба төйни-төйни барып, әсәр ахырында гына кинәт балкыту. «Яшьлегем — язгы көнем», «Яшәсен балачак!», «Тагы да балалык хакында», «Әрем», «Теш һәм үлән», «Инкубатор әтәчләре», «Кыеш көзге», «Тәүге танышу», «Йолдыз», «Сабантуйда», «Тамаша», Демократ» һ.б. әсәрләр барысы да, нигездә, әнә шул алымнарның уңышлы кулланылуы аркасында энҗе сыман балкышлы булганнар. Мәсәлән, «Яшьлегем — язгы көнем»дә яшьлек байтак феномен күренешләргә тиң нәрсә итеп бер-бер артлы чагыштырыла-чагыштырыла да, кинәт шулардай да өстен торган үтә кадерле һәм бәхетле могҗиза дигән нәтиҗә ясала:
Яшьлекнең, язгы көн шикелле,
Таңы бар, ә киче юктыр ул.

Новеллизм алымы да үзе генә түгел, йә читләтеп, йә тел төбендә әйтү, яшереп калдыру яки күпертү, яисә кечерәйтү алымнары белән бергә үрелә. Ә бу инде үзе дә эф-фектлылыкны, тәэсир ясау көчен бермә-бер арттыра. «Инкубатор әтәчләре»ндә, мәсәлән, бисмилласыз, әдәпсез үскән инкубатор чебешләре үзләренең туганнарын да санга сукмый сугышалар. Аннары, үги булса да, үзләрен тәрбияләгән ананың «икмәк шүрлеген» чукып-чукып алалар. Алай гына да түгел әле. Үзләреннән бермә-бер зур казларның да йоннарын чукып, күккә очыралар — котларын алалар. Көтелмәгән нәтиҗә ясала:
Юк аларда бер бөртек тә
Ил хәстәре, җир хәстәре.
Хәзер дөнья кендеге кем? —
Инкубатор әтәчләре.

Бу нәтиҗәгә көтелгәннән дә киңрәк һәм зуррак иҗтимагый мәгънә салынган.
М.Кәримов шигырьләрендә новеллизм алымы еш кына антитеза яки параллелизм алымнары белән органик үрелә. «Авылың аша узып киттем» дигән шигырьдә, мәсәлән, лирик герой элекке сөйгәненең авылы аша узганда, «хәзер аралар өзелгән, син миңа беркем дә түгел», диебрәк масаеп ала, тукталып та тормый. Янәсе, мәхәббәт йөрәктән сызылып ташланган. Ләкин соңыннан төне буена йоклый алмый, оныту-искә алу, сүрелү-кабыну тойгылары, үзара чәкешеп, аның тынычлыгын югалта:
Авылың аша узып киттем, туктамадым.
Ә соңыннан төне буе йокламадым.

М.Кәримов поэзиясе өр-яңа тирән фикерләргә дә, кызыклы сурәтләү чараларына да бик бай. Шагыйрь хәтта моңа кадәр мәгълүм булган күренешләрнең дә мәгълүм булмаган аспектларын казып чыгара һәм алым-чараларның да афористик төрләрен үзенчә оста кулланып, аларны зур бер мөстәкыйль оригиналь күренешкә күтәрә белә. Аның шигырь-поэмалары кат-кат укыганда да ялыктырмый, киресенчә, яңа бизәкләр белән ачыла бара.
Үрдә күздән үткәрелгән алым-чаралар-дан тыш, М.Кәримов шигъриятендә тискәре күренешне уңай мәгьнәдә куллану аркасында мәкаль һәм афоризм булып китәрлек тәгъбирләр дә еш очрый. Ә болар инде барысы берлектә М.Кәримов поэзиясен монографик планда ныклап тикшерүне дәгъва итә торган фактлар. Шагыйрьнең «Асылташ» исемле шигырендә менә мондый юллар бар:
Күңелем минем даулы диңгез.
Төпләре тирән ята.
Төпләрендә асылташ бар,
Асылташ әрәм ята.
Күрмиләр — тирән ята.

Бу шигырь дә — кинаяле. Монда шагыйрьнең игътибарсызлыкны заманның бер фаҗигасе дип борчылуы да ачык чагыла. Ә бит аның шигърияте, чынлап та, тоташы белән асылташка — бик кыйммәтле хәзинәгә тиң.
Шулай да шагыйрьнең йөрәге зур, күңеле киң, холкы түзем. Ул:
Сүндерсәләр, очкынланып
Кабат янаек.
Авыр чакта өмет белән
Канатланаек.
Дөнья газаплары белән
Газапланаек.
Ил күгенә кояш булып Кадакланаек, —

дигән уй-тойгылар белән яши, яңадан-яңа гүзәл әсәрләрен иҗат итә.

Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН,

филология фәннәре докторы.
"Мәйдан журналы, 2004, декабрь.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013