Бүген Әдипләр: Булат Әюпов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Булат Әюпов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Булат Сабир улы Әюпов 1939 елда Азнакай районы Түбән Якый авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Тормыш иптәше Мәрьям белән 52 ел бергә гомер итәләр. Ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Алты оныклары бар. 1959 елдан 1996 елга кадәр «Җәлилнефть» идарәсендә эшли. Атказанган нефтьче ветеран, «Почет Билгесе» ордены кавалеры. Бик күп мактау грамоталарына лаек була. «Каран чишмәсе», «Һәрчак күрәм алда яктылык» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрде. Җәлил бистәсендә Җәлил нефтьчеләре тарафыннан 500 миллион тонна нефть табу уңаеннан ачылган монументка аның шигъри юллары язылган.

Җәлилгә

Җир йөзендә бөтен кешелекне 
Тетрәткән җир бит ул - Моабит. 
Моабитның үзен тетрәтүче 
Якташыбыз безнең Муса бит.

Тик шулай да аның исеме йөрде
Озак еллар чит-ят илләрдә.
Ташны ярып чыккан хаклык аны
Алып кайтты туган илләргә. 

Егерменче гасыр каһарманы, 
Герой-шагыйрь безнең Мусабыз! 
Яңа гасырда да аның белән 
Горурланып бергә яшәрбез.

Ул туган бит җиргә мәңгелеккә,
Ул - үлемсез татар шагыйре.
Ул - халкының азатлыгы өчен
Дошманга тез чүкмәс чын ире.

Плетцензеедә баш кисүче җәллад 
Мәңгелеккә тәмуг төбендә. 
Җәлил җаны - җәннәт кочагында, 
Исеме, даны — дөнья телендә.

Булды шагыйрь татар халкы өчен
Батырлык һәм яшәү өлгесе.
Туган Ватанына тугры калып,
Булды аның йөзе, көзгесе.

Ил сакларга солдат киеменнән 
Киткән иде дошман явына. 
Герой булып кайтты мәңгелеккә 
һәм җыр булып туган ягына.

Аның исемен бистә горур йөртә,
Һәйкәленә сакта - чыршылар.
Горурланып үз шагыйре белән,
Гомер буе халкым дан җырлар.

Игенчегә, җиргә баш иик

Без бурычлы җанын ярып биргән, 
Керфек какмый баккан анага. 
Әмма ана икмәк аша гына 
Күкрәк сөтен бирә балага. 

Аналар да туган җир йөзенә 
Икмәк исле йортта, нигездә. 
Димәк, икмәкне син һәрвакытта 
Газиз анаң белән тигезлә.

Шуның өчен безнең игенчебез 
Кадерлерәк һәрбер кешедән. 
Кеше көчле бары икмәк белән, 
Таулар күчә икмәк көченнән. 

Без бурычлы һәрбер игенчегә, 
Хөрмәт итик икмәк кырларын. 
Игенченең белик кадерләрен, 
Җиргә тамган маңгай тирләрен. 

Икмәк һәрчак бездән алда йөри, 
Әйткәннәр бит, ипи - баш, диеп. 
Икмәк чыганагы - җир белән тир, 
Игенчегә, җиргә баш иик!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013