Бүген Әдипләр: Рамазан Байтимеров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рамазан Байтимеров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)

(1923-1989)
Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1923 елның 5 апрелендә Башкортстанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында туган. Туган авылында җиде сыйныф бетергәннән соң, Үзбәкстанның Каттакурган шәһәре интернатында торып, урта белем ала.
Ташкент шәһәрендә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлап, математика фәне буенча белгечлек алып, эшкә килә. Ләкин озак эшләргә насыйп булмый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк армиягә алына. Авыр сугыш еллары Рамазан Байтимеров өчен эзсез генә узмый. Ул берничә тапкыр яралана, контузияләнә. Сугыштагы батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугышны тәмамлап, туган авылына кайтып төшкәнче, җиңү елының ноябрь ае җитә. 1949 елда Рамазан Байтимеров Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1954 елга кадәр белем алуын дәвам итә. Университетны бетерү белән, ул «Чаян» журналында корреспондент булып эшли башлый.
1958 елда Байтимеровлар гаиләсе яңа нефтьчеләр шәһәре Лениногорскига күчеп киләләр. Монда шагыйрь «Заветы Ильича» газетасына тәрҗемәче булып эшкә урнаша. Шамил Бикчурин җитәкләгән «Чишмә» әдәби берләшмәсенә йөри.
Эш, иҗат дәрте ташып торган, 39 яше дә тулмаган шагыйрь бер-бер артлы ике инфаркт кичерә. Икенче группа инвалид булуына карамастан, Лениногорск телевидениесендә эшли, Татарстан радио-телевидениесенда штаттан тыш хәбәрче булып кала. Республика матбугатында аның сугыш, туган як турындагы, нефтьчеләр хезмәтен зурлап язган шигырьләре бер-бер артлы дөнья күрә. Атаклы композиторлар Рамазан Байтимеров сүзләренә җырлар иҗат итәләр. Шагыйрьнең төрле елларда «Туган ягым», «Канатларым», «Җырларым - солдатларым», «Мәңгелек яшьлек» дигән китаплары дөнья күрә.
Шигырь язу белән генә чикләнеп калмыйча, Рамазан Байтимеров пьесалар да иҗат итә. Алар да төрле театр сәхнәләрендә куелалар.
2013 елда Р.М.Байтимеровның «Туган ягым» исемле шигыре Татарстан Гимны итеп кабул ителде. Танылган композиторларның Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган җырлары бүген дә сәхнәдән төшми, аларны исемнәре һәркемгә билгеле булган Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Ринат Ибраһимов һәм бик күп яшь артистлар башкаралар.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

Соң булса да...

(Гимн сүзләре рәсми рәвештә кабул ителгәч кенә, Рамазан Байтимеровның китабын чыгаралар)

Бервакыт җырчы Салаватның “Ак барс” матчы алдыннан Татарстан гимнына кушылып җырлаганын телевизордан күрсәттеләр. Шунда күпләр: “Нәрсә җырлый бу, гимнның сүзләре юк бит”, – дип шаккаткан. Ә бит без Рамазан Байтимеров шигыренә Рөстәм Яхин көй язган “Туган ягым” җырын яттан белә идек. Чөнки ул һәр мәктәпнең элмә тактасында шигырь юллары нотасы белән әллә каян балкып тора иде.

Гимн шаукымы

1970 елда патриотик җырлар бәйгесендә “Туган ягым” җыры иң уңышлы җыр дип таныла. Аннан инде Татарстан гимны буларак яңгырый башлый. Әмма соңрак моның сүзләре туры килми дип, гимнны шигъри юллардан мәх­рүм итәләр. “Тәфтиләү”не гимн итәргә кирәк дигән фикер­ләр дә яңгырый. Менә шулай Татарстан гимны сүзсез генә шактый еллар “гомер кичерә”.

“Туган ягым” җырының язмышы Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат ханымга тынгы бирми. Бу хакта матбугат битләрендә күп кенә мәкаләләр белән чыгыш ясый ул. “Танылган композиторыбыз Рөстәм Яхин әтинең ши­гырьләренә бик теләп һәм рухланып көй язуын әйткән, – ди Гөлшат Байтимерова. – Аның шигырьләре беренче сүздән үк җәлеп итте, дигән. Шулай булмаса, Рөстәм ага көйләренә “Җиңү җыры”, “Йөрәк­ләрдән мәңге китмәс”, “Йөрәк җыры”, “Иген­че”, “Романтика”, “Әнкәй”, “Каен суы”, “Төнбоек”, “Шәһәрләрнең гүзәле син” дигән җырлар туар идемени?!”

“Туган ягым” җырының язмышы, чыннан да, сикәлтәле була. Гимн сүзләренә бәйге игълан итәргә кирәк, дип республикадагы каләм ияләренә мөрәҗәгать итү Гөлшат ханымның күңеленә тагын тынгылык бирми. Ничек инде Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров шигырен укып, рухланып язылган “Туган ягым” җырына башка сүзләр язылырга тиеш, дип уйлый ул. Тагын “һөҗүм”гә күчә.

Гимн сүзләренә бәйге игълан иткән төркем, шактый гына бә­хәсләшкәннән соң, Рамазан Бай­тимеровның шигъри юлларын калдырырга кирәк дип таба. Әмма Гөлшат апа барыбер тынычланмый әле.

– Дөрес, гимн сүзе үзгәрде, әмма аны Рамазан Байтмеровныкы түгел, дип әйтү бернинди дә кысаларга сыймый, – ди Гөлшат ханым. – Әтинең шигырьләре туп­ланган архивын күтәреп, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә алып килдем. Без икәүләп аның белән җыр сүзләре эзләдек. Гимнның сүзләре әтинең төрле шигъри юлларыннан алынган. Гәрәй Рә­хим аны камилләштерде, әл­бәттә. Шулай ук Роберт Миңнул­лин да үзгәртмәләр кертте. Әмма аны Рамазан Байтимеровныкы түгел дип кырт кистереп әйтү бөтенләй дөреслеккә туры килми.

Үлгән шагыйрь шигырь яза аламы, дигән сорау күпләргә тынгылык бирмидер, бәлки. Моннан да шәбрәк шигырь яза алыр идем, дип уйлаучылар да юк түгел. Әлбәттә, бездә талантлы әдипләр бик күп. Әмма Рамазан Байтимеров белән кулга-кул тотынып эшләгән Рөстәм Яхин үзе исән булса, әлеге үзгәреш белән килешер идеме?

Шәхес кадере

Әтисенең иҗатына тугрылыгы, кечкенәдән гаиләдә сең­дергән туры сүзлелеге әнә шул бәхәс­ләргә нокта куйгандыр, мөгаен. Ә бит заманында Рамазан Байтимеровка шактый гына кыйналырга туры килә. 38 яшен­дә инфаркт ала ул. Ә икенче йөрәк өянәгеннән соң бөтенләй якты дөньядан китеп бара. Моның сәбәбе нәкъ менә иҗатка, кеше кадеренең бер ти­енгә дә тормавына бәйле.

“Казан, Казан... Сөендергән дә, кайчагында көендергән дә ул шагыйрьне. Зур журналларда, аб­руй­лы газеталарда шигырь­ләре басылган, радио-телеви­дение аша бөтен республикага җырла­ры яңгыраган, – ди язучы Рәмзия Габделхакова. – Казанда ул гомер буе аралашып яшәрлек ышанычлы дусларын тапкан, иҗат ке­шеләре белән аралашкан... Бу очрашулар аның күңелен баеткан, язмыш офыкларын ки­ңәйт­кән. Күп эшлә­гән, күп иҗат иткән Рамазан ага. Аның әсәр­ләренең күпмесе әле архивында саклана. Хатыны Мөнәвәрә апа 1989 елда Татарстан китап нәш­риятына илтеп тапшыра. Тик...”

“Тик китабын бастырмадылар”, – дип дәвам итә Гөлшат апа. Мөнәвәрә апа гына түгел, Рамазан Байтимеровның архивын кү­тә­реп, кызы Гөлшат ханымга да шактый гына Казан, Әлмәт юлын таптарга туры килә. Татарстан китап нәшриятына берничә тапкыр мөрәҗәгать итә ул. 90нчы елларда аның китап җыентыгы дип туп­ланган кулъязмаларын юкка чыгарган булсалар, инде яңа китапка дип әзерләнгәнен дә алырга атлыгып тормыйлар. Язучылар берлегенең дә кылын чиертеп карый Гөлшат апа. Әмма аннан да күңел җылытырлык җавап ишетә алмый. Аңа: “Ига­нәче тапсаң гына”, – дип әйтәләр. Рамазан Байтимеровка “Рухият” фондында да урын табылмый. Гөлшат апаны кире борып чыгаралар.

Әтисенең архивын күп еллар кочаклап йөри әле ул. Гимн сүз­ләрен рәсми рәвештә кабул иткән­нән соң гына Рамазан Байтимеровка яшел ут яна башлый. Күптән түгел нефтьчеләр ша­гыйрь­нең шигырьләр җыен­тыгын бастырырга дигән фи­кергә кил­гән. “Соң булса да, уң булсын. Шатлыклы күренеш бит”, – ди Гөлшат апа.

Әйе, шәхес кадеренең сукыр бер тиенгә дә тормавы утка да, суга да сала икән. Исән вакытында ук үзенә карата булган мөнә­сәбәтне тоеп, Рамазан ага эчен­нән генә сызып яшәгән. Гомер буе спорт белән шөгыль­ләнгән шагыйрь чаңгы шуганда егылсын да үлсен инде?!

– Әткәй Казан юлларында шактый йөрде. Анда очрашыр, күрешер дуслары күп иде, – ди Гөлшат апа. – Ләкин шулай да ул Казаннан арып, кәефсезләнеп кай­та иде. Аны Язучылар бер­легенә никтер алмадылар. Ул чакта сугыш ветераннары хәзер­ге кебек хөрмәттә булмаган, күрә­сең. Ә бит әткәемнең иҗаты тулаем сугыш темасы белән сугарылган. Аның күп кенә патриотик шигырьләре җырга салынган.

Тикмәгә генә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Әнвәр Бакировлар Рамазан Байтимеров шигырьләренә дистә­ләгән җырлар иҗат иткәнмени?! “Аның иҗаты бөтенләй өйрә­нелмәгән әле”, – ди Гөлшат апа. Нәкъ менә артык ялганны кү­тәрмәгән, ике­йөзле кешеләрне сөймәгән, үткен телле, туры сүз­лелеге аркасында кыйналгандыр ул. Чөнки тәлинкә тотып йөрү­челәр күпкә рәхәтрәк яши, андыйлар дан-дәрәҗәне, шөһ­рәтне бик тиз казана. Ә Рамазан Байтимеров мондый мохиткә яраклаша алмады. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 31.05.2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018