Бүген Әдипләр: Фәүзия Бәйрәмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәүзия Бәйрәмова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Фәүзия Бәйрәмова Әдип, публицист, милләтпәрвәр
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова 1950 елның 5 декабрендә Татарстан АССРның Саба районы Сабай авылында ун балалы гаиләдә туа. Әтисе — Бөек Ватан сугышы инвалиды, әнисе яшьтән авыру булганлыктан, булачак язучы кечкенәдән көтү көтеп, авыр эшләр эшләп үсә. 1966 елда күрше Олы Шыңар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, аны, яшьтән актив хәбәрче булуын искә алып, Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Фәүзия шунда ике ел эшләп, Саба урта мәктәбен кичен укып тәмамлый. Ул чагында ук инде пьесалар, әдәби сценарийлар яза башлаган Фәүзия Бәйрәмова 1968 елда Казан театр училищесының режиссерлык бүлегенә укырга керә һәм 1971 елда аны тәмамлап чыга.
Яшьтән гаилә корган һәм балалар үстергән Фәүзия Бәйрәмова зур иҗатка бераз соңрак — 80 нче еллар башында гына килә. Аңа кадәр ул алган белеме буенча Казан телевидениесе студиясендә эшли, 1975—1978 елларда гаиләсе белән Монголия Халык Республикасында яши, анда башкалар белән бергә төзелештә эшли, авыр һәм кырыс шартларда эшче һөнәрен үзләштерә. Әмма белемгә, иҗат эшенә булган омтылыш аны беркайчан да ташламый һәм, Казанга кайткач, Фәүзия Бәйрәмова төрле газета-журнал редакцияләрендә үзен сынап карый. Ул 1979—1984 елларда «Казан утлары» журналында корректор булып эшли.
Фәүзия Бәйрәмова 1983 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә.
Иҗатка мәхәббәт, халыкка якын булырга омтылу Фәүзия Бәйрәмованы республикада чыга торган татар газеталарында профессиональ журналист булып эшләүгә этәрә. Ул 1985—1986 елларда «Татарстан яшьләре», 1986—1987 елларда «Социалистик Татарстан » газеталарында корреспондент булып эшли, газета битләрендә милләт тормышына багышланган күләмле публицистик язмалар белән чыгыш ясый, аның язмалары ул елларда татар журналистикасында, халык арасында зур җанлану уята, кешеләрне гаделлек өчен көрәшкә өнди. 1987 елдан Фәүзия Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегенә редактор булып эшкә урнаша.
Әйткәнебезчә, 80 нче еллар — Фәүзия Бәйрәмованың зур иҗатка килеп, татар әдәбиятына гаять көчле, үзенчәлекле әсәрләрен биргән еллары. Аның беренче күләмле әсәре— «Болын» повесте 1983 елда «Казан утлары» журналында басылып чыга һәм әдәби дөньяда зур резонанс тудыра, матбугат битләрендә бәхәсләр кузгата. 80 нче еллар башындагы рухи торгынлык, икейөзлелек, каты режим чорында Фәүзия Бәйрәмованың бу әсәре күпләргә үзенең ихласлыгы, сафлыгы, теленең моңы һәм байлыгы белән тәэсир итә. Әдәбият аксакаллары Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Аху-нов, Фарваз Миңнуллин яшь язучыга үзләренең фатихаларын бирәләр, аны режим һөҗүменнән саклап калырга тырышалар, каләмен ташламаска өндиләр. 80 нче елларда Фәүзия Бәйрәмова күп иҗат итә, үзенчә иҗат итә, кеше җаны, аның эзләнүләре, табышлары һәм югалтулары турында нечкә, зәвыклы әсәрләр тудыра. «Болын »нан соң бер-бер артлы «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) повестьлары языла һәм матбугатта басылып чыга. 1986 елда Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» дип аталган беренче китабы (Әмирхан Еникинең сүз башы белән), 1991 елда «Моң» дигән икенче китабы дөнья күрә. Бу җыентыкларга авторның югарыда санап үтелгән повестьлары кертелә. Татар әдәбиятында, нигездә, колхоз-совхоз, авыл, нефть һәм КамАЗ темасы хакимлек иткән бер чорда, Бәйрәмованың кеше рухына, күңел дөньясына багышланган бу әсәрләре тансык бер яңалык, тынчу дөньяда саф һава кебек кабул ителә. Фәүзия Бәйрәмованың бу чор әсәрләре татар әдәбиятына бик үк хас булмаган күңел экологиясе әдәбиятына нигез була, кешеләрне тән турында гына түгел, җан турында да кайгыртырга өнди, шуңа өйрәтә. Фәүзия Бәйрәмованың «Моң» китабына «Сүз ахыры» язып, тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәев менә нәрсәләр ди: «Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда минем күңелне һәрвакытта гаҗәеп бер хис били. Юк, аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын яисә вакыйгаларны борынгы мифлар ки-мәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча, мул биргән), ул мине әсәрләренең рухы, «һавасы» белән әсир итә. Мин аның гаять тә үткер сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатьле булуын, вакыйгаларны җан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен һәрчак тоеп торам...»
Бу елларда Фәүзия Бәйрәмова төрле жанрларда иҗат итә. Төп жанры проза булган хәлдә, ул балалар өчен дә татар халкының тарихы, сәнгате турында үзенчәлекле хезмәтләр яза һәм алар 1989 елда «Сәнгать дөньясына сәяхәт» исеме белән аерым китап булып дөнья күрә. Шулай ук Фәүзия Бәйрәмова драматургия өлкәсендә дә эшләвен дәвам иттерә. Бу елларда ул фәлсәфи-мистик нигезгә корылган «Аллалар ялгышы яки яңа матриархат» пьесасын (1981), «һәркемгә бер кояш» драмасын (1982), Һади Такташка багышланган «Атылган йолдыз» драмасын (1985), Әфганстанда һәлак булган татар егетләренә багышланган «Сандугачның балалары» пьесасын (1988), шәхес культы корбаннары булган татар хатын-кызларына багышланган «Безне онытмагыз» драмасын (1988), «Вакыйга җүләрләр йортында бара » дип аталган бүгенге заман трагикомедиясен (1991) һәм башка пьесаларын яза. Болардан «Һәркемгә бер кояш» трагедиясе 1988 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә, «Атылган йолдыз» пьесасы 1991 елда Казан дәүләт татар яшьләр театры сәхнәсендә куела, «Безне онытмагыз» драмасы исә халык театры сәхнәсендә куелып, 1990 елда берничә тапкыр Казан телевиденисеннән күрсәтелә. Соңыннан бу пьесаларның күпчелеге авторның 1988 елда басылып чыккан «Безне онытмагыз» дигән пьесалар җыентыгына да кертелә.
Прозасында нечкә рухият җырчысы булу белән берлектә, 80 нче еллар иҗатында Фәүзия Бәйрәмова тематик яктан да зур эзләнүләр алып бара. Бәйрәмованың бу чор иҗатына бәя биргәндә, аның бигрәк тә ике юнәлештә алып барган әдәби һәм фәнни эшчәнлеген күрсәтеп үтәргә кирәк. Аның беренчесе шәхес культы еллары темасы булса, икенчесе — авторның Һади Такташ иҗаты буенча хезмәтләре.
Фәүзия Бәйрәмова, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, шәхес культы елларының корбаннары булган татар хатын-кызларының язмышларын өйрәнде, бу хакта әдәби һәм документаль әсәрләр тудырды, «Кыңгырау» дигән повестен һәм «Безне онытмагыз» пьесасын иҗат итте, бу хакта дистәләгән публицистик мәкаләләр язды, телевизион тапшырулар эшләде. Һади Такташның тормыш юлын һәм иҗатын озак еллар өйрәнеп, Фәүзия Бәйрәмова бу бөек татар даһие турында «Атылган йолдыз» драмасын һәм шагыйрьнең иҗат процессына багышланган «Үтерелгән пәйгамбәр» дигән фәнни-популяр хезмәтен язды. Бу чорда Фәүзия Бәйрәмова рус халкының бөек улы, тарихчы-галим Михаил Худяковны яңадан халыкка кайтару буенча да зур эш башкарды. Ул Санкт-Петербург, Казан, Малмыж шәһәре архивларында Худяковка кагылышлы күп хезмәтләр белән танышты, беренчеләрдән булып, галим хезмәтләренең библиографиясен төзеде, Худяковның моңа кадәр басылмаган язмаларын республика матбугатында, «Рус халкының бөек улы» дигән күләмле хезмәт язып, аны өлешчә «Мирас» журналында бастырып чыгарды.
90 нчы еллар исә Фәүзия Бәйрәмованың тормышында һәм иҗатында кискен борылыш еллары булды. Бу елларның бөтен ил һәм халыклар тормышында да зур үзгәрешләр чоры икәнен искә төшереп үтик. Инде танылып килгән язучы, күренекле публицист Фәүзия Бәйрәмова да бу вакыйгаларның, бу үзгәрешләрнең уртасында кайный, татар халкының милли азатлыгы, ирек, гаделлек һәм демократия өчен көрәшнең иң алгы сафларына баса, бу көрәшнең төп әйдәүчеләре, җитәкчеләренең берсенә әйләнә. Һәм, әлбәттә, бу документаль тарихилык аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Фәүзия Бәйрәмова бу елларда күбрәк публицистика жанрында эшли, аның милләт, дәүләт бәйсезлеге, кеше хокуклары, телебез һәм динебезгә багышланган йөзләгән язмалары республика һәм чит ил матбугаты битләрендә дөнья күрә, аерым китаплар булып басылып чыга. Авторның «Мәйдан татарларны көтә» һәм «Дәверләр күчешендә» китапларына әнә шундый публицистик язмалар тупланган.
Соңгы вакытта Фәүзия Бәйрәмова иҗатында, кырыс чынбарлык, кыскалык кебек ачык логика элементлары белән бергә, дөньяга фәлсәфи-фикри карау, дини нәсыйхәт, ислам нигезендә яшәргә өндәү кебек дини фәлсәфә дә урын алып килә. Аның «Гасырларга тиң фаҗига», «Гасыр һәм кеше», «Заман. Милләт. Кеше.» трилогиясенә кергән «Заман кемнең заманы? », «Без нинди милләт? », «Коръән һәм кеше күңеле», «Хаҗ көндәлеге», «Сайлаган юлың дөресме?» дигән һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән күп кенә бүтән әдәби-дини язмалары Фәүзия Бәйрәмованың татар әдәбиятында өр-яңа жанрга — рухани әдәбият жанрына нигез салуы турында сөйли. Шул ук вакытта Фәүзия Бәйрәмова төрки халыклар тарихы буенча да эзләнүләрен дәвам иттерә, бу эзләнү нәтиҗәләрен иҗатында чагылдыра. Аның «Каф тавында төрки тамырлар» дип аталган күләмле фәнни-публицистик әсәре Төньяк Кавказда яшәүче төрки халыклар — нугайлар, кумыклар, карачай һәм балкарларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган.
Кызганычка каршы, Фәүзия Бәйрәмова иҗатының библиографиясе әле тулысынча эшләнмәгән, бигрәк тә аның турында чит илләрдә басылып чыккан язмаларны бергә туплыйсы, системага саласы бар. Монысын киләчәк буын әдәбиятчылары һәм сәясәтчеләре эшләп бетерер дигән өметтә калабыз.
Айдар Хәлим.

Язмалары

Нераскрытая история татар
Үтерелгән пәйгамбәр
Милләт һәм дәүләт
Халык хөкем итәр

Аның турында

Туфан МИҢНУЛЛИН. Фәүзия Бәйрәмова

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013