Бүген Әдипләр: Заһирә Байчурина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Заһирә Байчурина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Заһирә Байчурина

(1890—1977)

Заһирә Гали кызы Байчурина 1890 елда хәзерге Татарстан АССРның Әгерҗе районы Тирсә авылында мулла гаиләсендә туа. Өч яшендә әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә, башлангыч белемне дә аңардан ала (әнисе Тирсәдә кырык ел буе балалар укыткан). Унбер яшенә житкәч, Заһирәне Иж-Бубидагы кыз балалар мәктәбенә бирәләр. 1906 елны мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылына кайтып мљгаллимә була. Шул елларда матбугат һәм әдәбият белән якыннан кызыксына башлый, Тукай, Гафури, Думави әсәрләрен яратып укый.

1907—1917 елларда 3. Байчурина әүвәл Уфада, соңыннан Пермь шәһәрендә укытучы булып эшли. Күпчелеге хезмәт иясе балалары булган мәктәпләрдә эшләү, халыкның авыр тормышын күреп яшәү яшь мљгаллимәгә нык тәэсир ясый, ул үзенең хис-тойгыларын шигырь белән әйтергә тели һәм 1909 елда үзенең беренче шигырьләрен («Үпкә», «Мин аһ орсам!» һ. б.) иҗат итә. 1914 елдан башлап матбугатта басыла башлый («Сөембикә» журналында). 3. Байчуринаның бу чор шигырьләре нигездә татар хатын-кызының үз язмышыннан зарлану һәм сугышка каршы нәфрәт хисләре белән сугарылган.

Октябрь революциясеннән соң 3. Байчурина, Пермьнән торып, Мәскәүдә һәм Казанда татар телендә чыга торган газеталарга актив языша. 1918 елда Пермьне Колчак алгач, ул Алабугага, аннан Казанга күчеп килә. 1918— 1925 еллар — шагыйрәнең актив иҗат иткән дәвере. «Кызыл Армия» газетасы, «Безнең юл» журналы һәм башка матбугат органнарында аның зур сәяси вакыйгаларга — хљрлек, азатлык алып килгән революциягә, кызыл сугышчылар батырлыгына багышланган, яңа җәмгыятьне төзүче хезмәт кешесе, ана, хатын-кыз образларын чагылдырган күп кенә шигъри әсәрләре дљнья күрә. 1918 елда язылган «Бабабызга» шигыре — Ленин турында татар телендә иҗат ителгән беренче поэтик әсәрләрдән санала.

1923 елда 3. Байчуринаның «Шигырьләр мәҗмугасы» басылып чыга. Шул ук елда бер тљркем шигыре «Кљрәш җырлары» исемле күмәк җыентыкка да урнаштырыла.

1935—1939 елларда 3. Байчурина Казанда район Советына депутат итеп сайлана, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат булды) укытучы һәм пропагандист сыйфатында яшь буынны тәрбияләүдә күп хезмәт күрсәтә.

3. Байчуринаның сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан «Ана сүзе» исемле китабына тупланган.

БИБЛИОГРАФИЯ

Шигырьләр мәҗмугасы. 1-кис.— Казан: Татпечать, 1922. [Тышл.: 1923].— 44 б. 2000.

Ана сүзе: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 83 б., портр. 5000.

Аның турында

Гайнанов Р. Заһирә Байчурина.—Азат хатын, 1958, № 7, 15—16 б.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013