Бүген Үзбәк Байчура
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Үзбәк Байчура

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
Үзбәк Байчура
(1923-1996)
Үзбәк Шәриф улы Байчура 1923 елның 6 гыйнварында Казан шәһәрендә танылган татар журналисты Шәриф Байчура һәм беренче татар хатын-кыз врачларыннан булган Әминә Галимбәк гаиләсендә дөньяга килә.
1948 елда ул Казан юридик институтын, ә 1949 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Озак еллар Казан шәһәре югары уку йортларында, шул исәптән 1954-1959 елларда Казан дәүләт университетында да укыта. Шул ук вакытта, 1953-1963 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында да эшли. 1966-1971 елларда Мәскәү шәһәрендә СССР ФА нең Тел белеме институтында хезмәткәр була. Шунда 1966 елда докторлык диссертациясен яклый.
1972 елдан ул Ленинград университетында эшли башлый. Үзбәк Байчура - татар теленең эксперименталь фонетикасы, тюркология, фин-угор телләре белеме, алтаистика фәннәре буенча күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы. Ул фонемаларны аеру билгеләре һәм татар телендә аларның составын ренгентка төшерү һәм палатограммалар ярдәмендә билгеләү критерийларын эшли. Ү.Байчура төрки телләрдә вокализм, консонантизм системасын сыйфат һәм артикуляцион яктан тасвирлый, сүз басымын тикшерә.
Үзбәк Байчура 1996 елның 13 нче мартында Санкт-Петербург шәһәрендә вафат була.
ТР Милли китапханәсендә сакланучы Үзбәк Байчура фонды 1997 елда оеша. Ул 400 гә якын китаптан һәм Байчуриннарның гаилә архивы документларыннан тора. Коллекциянең нигезен ХХ йөз башыннан - 1990 елларга кадәр басылган гомуми тел белеме, төрле милләтләрнең тел белеме, телләр тарихы, тюркология, фин-угор телләре белеме, алтаистикага караган фәнни хезмәтләр, төрле телләрнең сүзлекләре тәшкил итә. Аларның яртысы рус телендә, шулай ук БДБ халыклары, фарсы, төрек, немец, инглиз телләрендәге сирәк басмалар бар. Архив документлары, хатлар һәм фотографияләр галимнең шәхси тормышын һәм фәнни эшчәнлеген күзалларга ярдәм итәләр.
Үзбәк Байчура фонды турындагы библиографик мәгълүмат кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә урнашкан традицион каталогта чагылыш таба.
Татарстан Республикасы Милли китапханә фонды

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013