Бүген Әдипләр: Гатаулла Баязитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гатаулла Баязитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов
Гатаулла Баязитов http://www.millattashlar.ru/index.php/Файл:Гатаулла_Баязитов_Бюст.jpg
ХVIII гасыр ахыры – ХIХ гасыр башында татар җәмгыятендә зур үзгәрешләр була. Әлеге үзгәрешләр рухи өлкәдә дә күзәтелә. Татар укымышлылары халыкның дини белем-мәгърифәт өлкәсендәге бөтен мәнфәгатьләрен чишәр өчен тырыша башлый. Халыкның белемен күтәрү максатында алар армый-талмый укыталар, дини хезмәтләр язалар, милли газет-журналлар чыгару өчен рөхсәт алырга омтылыш ясыйлар.
Әлеге изге-игелекле эшнең башында Габденнасыйр Курсави, Габдеррәхим Утыз Имәни әл-Болгари, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкалар тора. Бу исемлекне совет власте вакытында сызып ташланган шәхесләр белән тулыландыру мөмкин. Шундый шәхесләрнең берсе – дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист, нәшир Гатаулла Баязитов.
Гатаулла Баязитов 1847 елда Рязань губернасының Касыйм өязендәге Төмәнсу (Темников) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул авылда әтисе мәдрәсәсендә ала. Аннары укуын Касыйм шәһәреннән ерак булмаган Чутай авылындагы Байморат мәдрәсәсендә дәвам итә. Берничә елдан күпләргә билгеле булган Кышкар мәдрәсәсенә күчә. Казан артында урнашкан әлеге мәдрәсә (хәзер Татарстанның Арча районына карый) Г.Баязитовның үзаңы, дөньяга карашы формалашуына зур өлеш кертә. Моның нәтиҗәсендә ул татарларның дини тормышында реформалар башлаучыларның берсенә әйләнә.
Чутай авылына килеп урнашканнан соң, Гатаулла хәзрәт биредә фәлсәфә һәм логика укыта. Ләкин биредә озак эшләми, чөнки 1871 елда Петербургтан Икенче мөселман мәхәлләсен җитәкләргә чакыру ала һәм ризалаша. Г.Баязитов башкаланың иҗтимагый тормышына актив кереп китә, моның өчен урыс телен өйрәнә һәм шәһәрнең дәрәҗәле кешеләре белән аралаша. Бераз вакыт үткәннән соң, ул Балтыйк флотының хәрби ахун дәрәҗәсен ала. Ул вакытта хәрби хезмәттә, дини кешеләргә хөрмәт йөзеннән, дини йолаларны үтәү өчен мөмкинлекләр тудырыла, чөнки дин тотучы мөселманнар гадел, эш сөючән, аек булулары белән аерылып тора. Петербург хәрби гарнизонында мөәзин, мулла, ахун кебек хезмәт вазифалары була. Әлбәттә, хәрби ахун булу өчен зур белемгә һәм аерым бер әхлакый сыйфатларга ия булу сорала. Ул вакытта, сайлау аша үтеп, иң лаеклысы гына бу дәрәҗәгә ирешә ала торган була. Гатаулла Баязитовның шушы дәрәҗәле урынга сайлануы аның чынлап та бик белемле һәм Петербург мөселманнары арасында дәрәҗәле, абруйлы булуын ачык күрсәтә.
Мөселманнарның төрле өлкәләрдә актив эшчәнлек алып баруның мөһимлеген яхшы аңлап, Г.Баязитов милли һәм дини рухтагы урыс һәм татар телендә газет-журналлар чыгарырга хыяллана. Аңа кадәр бу өлкәдә рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать итүләр күп булса да, уңай җавап алынмаган була әле. Г.Баязитов 1880 нче елларда урыс һәм татар телендә “Хәфтә” (“Атна”) исемле газет чыгару өчен рөхсәт алырга теләп мөрәҗәгать итә. Ләкин аның мөрәҗәгате дә озак еллар дәвамында җавапсыз кала. Бары тик 1905 елда гына ул “Нур” исемле газет чыгарырга рөхсәт ала, соңыннан аның нәшире һәм редакторы була. Шулай итеп, Россиядә беренче татар газеты нәшер ителә башлый. Әлеге басма битләрендә шул заманга хас бик күп актуаль мәсьәләләр күтәрелә, ләкин үзенең төп максатын мөхәррир татарларның дини-әхлакый тәрбиясенә мөмкинлектән чыгып өлеш кертүдә күрә.
Петербургта яшәгән татарларны берләштерү максатын куеп, Г.Баязитов татар телендә булган газет чыгарудан тыш, татар мөселманнары өчен рухи үзәк тә кирәк булуын аңлый һәм 1881 елда Җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итә. Ул вакытта Петербургта татарлар саны өч меңнән артык була. Шушы мәчет төзелешенә акча җыю бөтен Россия мөселманнарының бердәм җәмгыяви хәрәкәте кузгалуына сәбәп була, чөнки Россиянең шактый күп төбәкләреннән төзелеш фондына ярдәм килә башлый.
Дин галиме буларак, Гатаулла хәзрәт Баязитов төрле дини дәреслекләр яза, ислам тәгълиматына багышланган берничә җитди китапның авторы була. Урыс телендә дә басылып чыгу сәбәпле, алар Россия күләмендә зур кызыксыну уята, илдә яшәүче урыс телле мөселманнарга һәм, гомумән, халыкка ислам дине асылы турында акыллы, саллы фикерләр ишетергә мөмкинлек тудыра. Г.Баязитовның шушы хезмәтләре бик тә уңай бәяләнә. Соңрак исә бу китаплар төрек һәм француз телләренә дә тәрҗемә ителә. Шул вакытта татар галимнәре, гадәттә, гарәп телендә генә язалар һәм аларның хезмәтләрен Россиядә татар-мөселман халкы гына укый ала. Урыс һәм француз телендә ислам турында дәреслекләр чыгу исә башка милләтләрнең дә ислам дине белән таныша алу мөмкинлеген тудыра. Шушы хезмәтләре белән Г.Баязитов җәмгыятьтә ислам турында таралган хаталы фикерләрне дә дөресләргә омтыла. Чынлап та, бу хезмәтләр ул вакытта күпләр өчен ачыш буларак кабул ителә.
Хәзрәтнең Россиядә һәм чит илдә зур кызыксыну уяткан беренче китабы – “Ислам һәм фән”. Ул Эрнст Ренан дигән француз тарихчысы һәм язучысының ислам һәм фән бер-берсенә каршы килә торган өлкәләр дип әйтүенә нигезле тәнкыйть була. Бу тема шулай ук “Ислам һәм прогресс” исемле хезмәтендә дә чагыла, биредә автор ислам дине фән үсешенә каршы түгел, ә киресенчә фәнне өйрәнергә, үстерергә өнди икәнен белдерә.
“Исламның фәнгә һәм башка дин кешеләренә мөнәсәбәте” дип исемләнгән хезмәтендә Баязитов толерантлык, ягъни башка диннәргә түземлелек хисе исламның төп принципларыннан берсе булуын дәлилли. Биредә автор ислам дине башка дин кешеләренә яхшы мөнәсәбәттә булуын һәм төрле дин әһелләре бер илдә, бер җирлектә бергәләп тыныч, тату яши алуларын ачып бирә.
Без дә бүген Гатаулла хәзрәт Баязитовның шушы юлын дәвам итеп, ислам дине артка, аска өстерәүче түгеллеген, ә киресенчә элек тә, хәзер дә фән, цивилизация үсешенә өндәүче һәм кешенең мәңгелек ахирәт тормышында гына түгел, ә бу дөньяда да бәхеткә, күркәм тормышка илтүче һәм ярдәм итүче бер тәгълимат булуын сүзебез, хезмәтебез, гамәлебез белән исбатлап күрсәтү – олуг бурычыбыз икәнлеген белергә тиешбез.

Нәзир РӘХИМҖАНОВ
Татарстан Диния Нәзарәтe

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013