Бүген Әдипләр: Нур Баян
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нур Баян


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Нур Баян

(1905—1945)

Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 5 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Тормышлары авыр булганлыктан, Нурның әтисе Галим абзый балаларын җәйге айларда читкә акча эшләргә Җибәрә торган була. Нур да, каникул җитүгә, ел саен төрле җирләрдә яллы эшләрдә йөреп кайта. 1921 елгы ачлык аны туган авылыннан бөтенләй китәргә мәжбур итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып эшли, ә 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән, Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта инде бик еш күренә башлый. 1928 елда ул «Кызылармеец» дигән хәрби газета редакциясенә әдәби сотрудник булып урнаша һәм шул ук елда «Уракчы кызлар», «Ќимерелгән окоплар» исемле ике шигъри җыентыгын бастыра.

1929—1930 елларда Н. Баян «Колхоз яшьләре» журналының секретаре булып эшли, аннан Чаллы район газетасы редакторы итеп билгеләнз. Газетада, районда эшләү аңа авыл җирендәге үзгәрешләрне аңларга ярдәм итә, ул үзенең язылачак әсәрләре өчен авылның күмәкләшү чорына караган бай фактик материал туплый. Соңыннан шуларга таянып, Клеверлы кырлар» (1929), «яңгырлы төн» (1933) кебек поэмаларын һәм күп санлы шигъри әсәрләрен иҗат итә.

1932 елда Н. Баян яңадан Казанга кайта һәм 1932—1938 елларда Татарстан Язучылар союзы оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта редактор, аннары матур әдәбият бүлегенең өлкән редакторы булып эшли. 1938 елдан Беек Ватан сугышы башланганчыга хәтле ул фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда ул зур күләмле «Гөләндәм» (1939), «Ќимерелгән дворец янында» (1940), Г. Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ына ияреп «Карахмәт» (1940) поэмаларын яза, «Язгы төн», «Туган авыл», «Шат җырлар» исемле шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. Әдәби иҗат эшчәнлегендәге уңышлары өчен һәм Совет Татарстаны төзелүенең егерме еллыгы уңае белән Совет хекүмәте аны 1940 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкли.

Н. Баян Беек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Ќиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

Формасы ягыннан Џ. Такташ шигъри традицияләре йогынтысында үсеп, үз заманының тормыш сулышын, кискен социаль вакыйгаларын, бигрәк тә колхозлашу чорында татар авылындагы иҗтимагый үзгәрешләрне, социализм өчен көрәш мотивларын романтик рух, публицистик пафос белән сурәтләгән Нур Баян иҗаты утызынчы-кырыгынчы еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.

Н. Баян 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: [X. Хәйринең кереш сүзе белән. Шигырьләр, поэмалар].— Казан: Татгосиздат, 1948.—200 б., 1 б. портр. 3165.

Уракчы кызлар: (Шигырьләр).— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.— 32 б. 3000.— Кит. авт.: Н. Баянов.

Ќимерелгән окоплар: (Поэма, шигырьләр җыентыгы) — Казан, 1928.— 16 б. 3000.— Кит. авт: Н. Баянов.

Кырлар симфониясе: (Шигырьләр, поэмалар җыентыгы).— [Казан]: Тат-издат, 1931.—72 б. 3000.

Роберт: Балалар өчен поэма.— Казан: Татгосиздат, 1933.—24 б. 7000.

Яшь сакчылар: [Пьеса].— Казан: Татгосиздат, 1933.—27 б. 5100 [Тышл.: 1934].

Яңгырлы төн: Поэма-хикәя.— Казан: Татиздат, 1933.— 111 б., 3000.

Онытылмас яшьлек: Шигырьләр, поэмалар җыентыгы.— Казан: Татгосиздат, 1934 — 158 б., портр. 3000.

Хәмит: (Рәсемле шигырь).—Казан: Татгосиздат, 1935.—[13 б.] 15000.

Туп: [С. Маршак буенча.] А. Пахомов рәс.—Казан: Татгосиздат, 1935.—10 б.

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1935.—26 б. (Башлап укучы к-ханәсе). 15000.

Ватан җыры: Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1936.—44 б: (Башлап укучылар к-ханәсе). 15000.

«Беренче очрашу: (Њсмер балалар өчен поэма).— Казан: Татгосиздат, 1936 [Тышлыкта: 1937].—35 б. 10000.

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1938.—150 б. 6000.

Язгы төн: (Шигырьләр).—Казан: Татгосиздат, 1939.—72 б. 6000.

Гөләндәм: (Поэма).—Казан: Татгосиздат, 1940.—110 б. 9000.

Карахмәт: (Шагыйрь Г. Тукайның «Яна Кисекбаш» исемле поэмасының дәвамы рәвешендә).— Казан: Татгосиздат, 1941.—39 б. 3070.

Туган авыл: (Поэма, шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1941.—248 б.1 б. портр. (Мәкт. сериясе). 6070.

Шат җырлар.—Казан: Татгосиздат, 1941.—112 б. 6000.

Љч бөркет: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1942.—60 б. 3000.

Шигырьләр, поэмалар. (X. Хәйринен, мәкаләсе белән).—Казан: Таткни-гоиздат, 1954.—339 б., 1 б. портр. 7000.

Аның турында

Хәйри X. Шагыйрь Нур Баян.—Кит.: Хәйри X. Әдәбият һәм тормыш. Казан, 1953, 151—162 б.

Кутуй Г. Нур Баян турында.—Кит.: Кутуй Г. Публицистика. Казан, 1957, Г44—150 б.

Юзиев Н. Тугры улыц, халкым, мин сица.— Кит.: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 226—230 б.

Хәйри X. Нур Баян: Очерк.—Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш. Казан, 1979, 254—261 б.

Мәҗитов 3. Илнең туры улы.— Казан утлары, 1965, № 6, 122—124 б.

Юзиев Н. Көрәшче, солдат, шагыйрь.— Соц. Татарстан, 1965, 30 май.

Шакир С. Нур Баянның тууына 70 ел.—Казан утлары, 1975, № 5, 173—177 б.

Шакир С. Җыр һәм һәйкәл булып. Соц. Татарстан, 1975, 15 май.

Камалиев Г. Тәҗрибәле журналист, танылган шагыйрь иде ул.— Казан утлары, 1980, № 5, 164—165 б.

Ахмадуллин А. Борец, поэт, патриот: (Н. Баяну 60 лет).—Комсомолец Татарии, 1965, 2 июня.

Кашшаф Г. Нур Баян.—Сов. Татария, 1965; 30 мая.


©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018