Бүген Әдипләр: Баһави
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Баһави


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Клара Булатова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
"Б" хәрефенә язмалар

БАҺАВИ ҺӘМ АНЫҢ «БҮЗ ЕГЕТ КИТАБЫ»

Шагыйрь Баһави иҗаты татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә моңарчы игътибардан читтәрәк калып килде. Хәлбуки, ул XIX гасыр әдәби процессында, әдәбиятның Көнчыгыш романтик хикәятләр һәм халык дастаннарына таба борылуында мөһим роль уйнады.
Шагыйрьнең биографиясе хакында әсәрендәге кайбер мәгълүматларга карап кына фикер йөртеп була. «Бүз егет китабы»нда берничә урында «Колчылык кыл, Баһази!», «Вай, бичара Баһави» дип, ул үз исемен атап үтә. Проза белән язылган кереш өлештә әсәренең язылу тарихына да туктала: «Уфа шәһәренә барганда, «Бүз егет» китабыны бер катар күреп идем. Фарсы теле берлә язылмыш иде. Йыры күп юк иде. Сүзе моңлы ирде... Үземезнең күңелемез кайгылы көндә, «Бүз егет китабы»на кайгымыз түкеп..., мең дә сикез йөз кырык икенче елында язып ирдек. Уфа илендә, Габделгалләм дигән егетнең ханәсендә...»
Әсәр популярлык казана. Автор үзе дә: «Инде безнең бу мырлап чыгарган китабымыз һәр йиргә йәйелептер»,— дип билгеләп үтә. Чирек гасырдан соң В. В. Радлов аны Көнчыгыш Казагстан районнарында казакълар арасында күп таралган әсәр буларак таба, казакъ халык әдәбияты үрнәге итеп язып ала һәм 1870 елда Петербургта чыгарган китабында бастыра.
Авторның биографиясе һәм иҗаты турында башка мәгълүматлар әлегә билгеле түгел. Әсәрнең теле Баһавиның мишәрләр арасыннан чыгуын, күп еллар казакълар арасында яшәгәнен сиздерә.
«Бүз егет» дастан-поэмасы гадилеге һәм халыкчанлыгы белән күңелне җәлеп итә. Шуңа ул В, В. Радловка «Халык әдәбияты әсәре» булып күренгән. Безнең көннәрдә дә әле аны борынгы заманнардан бирле төрки халыклар арасында яшәп килгән дастан дип билгеләү очрый.
Поэманың сюжеты традицион һәм гади. Бер патша улы (Бүз егет) һәм ерак илдәге икенче бер патша кызы (Карачәч-сылу) төшләрендә бер-берсен күреп гашыйк булалар. Егет, якын дусты Кәмин белән, кызны эзләргә качып чыгып китә. Дүрт ел эзләп, ниһаять, таба. Күрешәләр, вәгъдәләшәләр. Кызның әтисе бу «сукбай» егетне кияү итәргә гарьләнә. Боларны куа, эзәрлекли. Кызны Зәйтүн исемле бер шаһзадәгә ярәшә. Бүз егетне мәкер белән кулга төшерәләр һәм үтерәләр. Кара-чәчсылу Бүз егеткә гүзәл төрбә салдыра һәм, шул төрбә эченә кереп бикләнеп, үзенә кул сала. Кәмин, дустының васыяте буенча, кайтып, фаҗига турында егетнең әти-әнисенә хәбәр итә, Алар бердәнбер улларының зиярәтенә баралар. Дустының васыятен үтәгәч, Кәмин дә төрбәгә кереп, үзен һәлак итә.
Бу фольклор сюжеты «әйтеш», «юклау», «Яр-яр» кебек фольклор җырлары белән баетылган. Вакыйгалар халык авыз иҗаты традициясендә, иң гомуми планда гына күрсәтелә. Әмма геройларның (егет, кыз, ана) рухи халәте, яна заман лирикасына хас рәвештә, тормышчан гади, үтә тәэсирле, эмоциональ бизәкле итеп бирелә. Менә шул үзенчәлекләр поэманың сәнгатьчә яңгырашын көчле итә. Бу дастан, поэтик үзенчәлекләре ягыннан халык иҗатына якын торса да, халык эпосы элементларыннан җыелган әсәр түгел.
Автор фарсыча язылган ниндидер әсәргә ишарә ясап узса да, прозаик әсәр сюжеты нигезендә шигырь белән язылган бу поэманы һич тә «тәрҗемә әсәр» дип булмый. Реализмга кадәрге әдәбиятларда сюжетның тарихи, мифологик, әдәби чыганаклардан алынуын күрсәткәндә бөтенләй башка мәгънә күз алдында тотылган. Бу сүз сюжетның «уйлап чыгарылган» «юк-бар нәрсә» булмавын, ә бәлки җәмәгатьчелек игътибарын казанган материал икәнен укучыга искәртә. Әсәрнең идея-тематик үзенчәлекләре дә аның индивидуаль иҗат җимеше булуын күрсәтә:

1. Сүз килде, тыңлаганга әйтә торган,
Юк чыгар бу ялганда моңсыз туган.
Дөньяга адәм улы кунак булган,
Көнендә, бәрабәрләп, кайта торган, —

дигән юллар белән әсәр башланып китә. Алга таба да ул «дөньяда моңсыз кеше юк» дигән фикергә басым ясый. Аны, социаль планда, кешеләр арасындагы тигезсезлекне калку күрсәтүгә юнәлтә:

5. Бер бәндәнең курасы малга тулган —
(Береннән бере күреп гыйбрәт алган) —
Бер бәндәнең күңеле көлеп үтәр, Берәвенең — елый-елый йөзе сулган.

Автор, мондый социаль тигезсезлекләрне ассызыклап, алла-ның гаделлеген шик астына куя:

9. Гариблектә булады мөшкил күңел,
Чыкмайды күп эчендә, әйтсәң, өнең.
Әйткән сүз, йөргән юлда ким яратсаң,
Инде калай булады моның җүне?

(Гариблектә күңел китек була.
Башкалар арасында әйтсәң сүзең үтми.
Әйткән сүздә, йөргән юлда ким яратсаң,
Ничек була инде моның юне?)

Баһазиның «гарибе» суфи поэзиясендәге һәм гасыр башы әдәбиятындагы «гариб»ләрдән нык аерыла, чит җирләргә китеп бәхет эзләүченең поэтик образы булуын күбрәк сиздерә.
Шагыйрь бу тип «гарибиләрнең хәле никадәр аяныч икәнен шул язмышка — «гариблек»кә — юлыккан белемле («бер көн калмый укыган»), матур («күргән кеше таң кала») «патша улы» мисалында күрсәтә:

43. Бу ни хәсрәт, яраннар?!
Бу ни михнәт, яраннар?!
Патша башың — кол булып,
— Бу ни кайгы, яраннар?!

Димәк, падишаһлык сыйфатлары да «гариб» көнен яктырта алмый. Бу — әсәрнең төп темаларыннан. Әсәр күбрәк шул фикерне раслауга каратылган. Әмма Баһави бу идеяне котылгысыз язмыш, һәркемне сагалаган фаҗига итеп калдырмый. Аның симпатиясе актив герой ягында. Кеше тормыш чакыруларын» нан читләшмәскә тиеш, ди:

20. Гафелмесән, вай, егет!
Егет буйтеп ятырмы?
Атка менеп чыкмаен,
Ир улҗага батармы?

Бүз егетне ата-ана да, тәхет тә, маймыл патшалыгының «тимер төрмәсе» дә максат юлыннан туктата алмый. Бу идеяләр Бүз егет язмышында, башлыча, вакыйгалар агышында ачыла. Карачәчсылу образында исә шәхес иреге даулау публицистик ачыклык белән әйтелә. Зәйтүнгә бирү туе башлангач, ,кыз атасын болай кисәтә:

261. —Иркем бар! — дип эш кылма,
Кызның телен алмастан.
Кияү кылган Зәйтүнең,
Сыртын алтын кылсаң да,
Эчен гәүһәр кылсаң да,
Үз ярымдай булмас ул.

Әтисе яхшы кияү табам дип юата башлагач, кыз тагын да ачынып җавап кайтара:

263. Бездән соңгы кызыңны,
Кысыр калган биядәй,
Каемаган төядәй,
Илдән-илне аралап,
Илдән яхшы күренсә,—
Алып шуңа бирерсең.

Поэманың образлар системасында да яңалык күзгә ташлана. Моңарчы образлар, нигездә, урта гасыр әсәрләре традициясенә бәйле агиографик (изгеләр тормышы турындагы) әсәрләр геройлары үрнәгендә эшләнә, изгеләргә нисбәтле ачыла иде. Баһави «изге»ләрне фольклор традициясендәге «патшалар белән алыштыра; «патша» образы аңа «гариб»нең гариб-лек хәлен (читтә каңгырауларын) ассызыклау өчен кирәк. Әсәрдә геройларның эчке кичерешләре игътибар үзәгенә куела, психологизм көчәйтелә. Баһави Гомәр Мөхәммәт улы тасвирлаган патшаларның укучыны таң калдырырлык зиннәтләрен коя, аларны борчылулы, әрнүле, гадәти кеше итеп калдыра.
Образлар яңаруы әдәбиятның функциясендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әсәр функциясе башкачарак күзаллануын автор үзе дә керештә билгеләп үтә. Әсәр, «моңлы адәмнәр күңелен ачыр» өчен, махсус эмоциональ бизәкле итеп эшләнә. «Моңлы адәмнәр күңелен ачу» — төп максат. «Бүз егет» — синкретизмнан котылу юнәлешендәге җитди казаныш.
Халык иҗатына йөз тоту, халыкчанлык, гадиләштерелгән тел һәм поэтик сурәтләр аша олы мәгънәләрне бирү, әдәбиятның адресаты үзгәрү, әсәрне гади халыкка атап язуга бәйләнгән. Моңарчы әдәбият, хәтта иң алдынгы шагыйрьләр иҗатында да (һ. Салихов һ. б.), беренче нәүбәттә, шул чорның укымышлыларына — муллаларга, шәкертләргә төбәп языла. Баһави әсәре исә киң катлау халыкка тәкъдим ителә. Бу аерым мотив булып әсәрнең тукымасында да чагылыш таба. Мәсәлән,, кыз шәһәренә җиткәч, егетләр бер «абыз» белән очрашалар» «Абыз» аларга мондый киңәш бирә:

69. Шәһәрдән ярыгызы эзләп кара,
Кай йирдә әгъриб булса, шуннан сорай,
Ярыңыз бу шәһәрдән табылмаса,
Берәвеңез безнең үйгә кайтып урай.

Егетләр нәкъ шулай итәләр дә: алар «туны ертык» кеше» ләр белән генә сөйләшәләр:

77. Бүз егет юлдашымән киңәшәде,
һәр йирдән муен сонып карашады.
Шәһәрдә туны ертык гариб күрсә,
Ил-йортының мәгънәсен сорашады.

Мисал итеп китерелгән строфалар сөйләмнең җитдилеген., киеренкелеген дә ачык сиздерә. Строфалар тирән әрнү авазы булып яңгырый.
Шагыйрь, тыштан караганда, бер-берсе белән сыешмас сыйфатларны әсәр тукымасында бергә яшәтә. Мәсәлән, бу эпос материалы поэтик сөйләмнең киң колачлы, тәфсилле, салмак агышын сорый. Әсәр фольклор эпосыдай булып чыккан. Әмма поэмада вакыйгалар, нигездә, йөгерек штрихлар белән генә билгеләнеп үтелә:

13. Заманнан күп заманнар үтте, диде,
Тәңредән амайлыгын көтте, диде,
Җиде яшьтән баласы уку укып,
Ун яшенә бу ул инде йитте, диде.

16. Бер төндә ятып йоклап, төш күрәде, —
Алдында аргамаклы кыз күрәде...

Әсәрдә эпослардагы киң колачлы сурәтләүләр юк диярлек; тәфсилләүләр, башлыча, геройларның кичерешләрен бирүдә генә күренә. Автор идеяне укучыга шул психологик нечкәлекләр аша җиткерә. Кичерешләрне ачканда публицистик яңгырашлы сүзләр килеп керә, киеренкелек, кайнарлык өстәлә. Нәтиҗәдә, гади сюжет кысасында сурәтләнгән персонаж күп яклап характерланган образ буларак күңелдә уелып кала. Публицистик кайнарлык, әрнүле йөрәк сүзләре әсәрне лиризм белән баета, аңа конкретлык, тормышчанлык, заманча яңгыраш бирә. Этно- графия һәм фольклор элементларының муллыгы эпос төсмерен «өчәйтә, аны колачлы, күләмле итә. Мул шигъри образлылык эпосның мәгънә чикләрен киңәйтә, аңа озын гомер бирә.
Баһави алып килгән яңалык очраклы түгел. Бу момент «Бүз егет» китабының сюжет мотивлары Мәҗлесинең XVII йөз башында язган романтик мәхәббәт дастаны (поэмасы) «Сәйфел-мөлек»кә антитеза рәвешендә төзелгән булуында шактый ачык яагыла. Сәйфелмөлек — әтисе бүләк иткән чапан эчендә гүзәл кыз рәсемен күреп, Бүз егет исә кызны төшендә күреп (идеалга, максатка) гашыйк («мөхиб») булалар һәм «гариблек» (читтә идеалны эзләү) юлына аяк басалар, яшьлек дуслары белән икәүдән-икәү шул кызны эзләргә качып чыгып китәләр. Ике әсәрдә дә «дәртлеләр» тарихы сөйләнелсә дә, сюжетлар капма-каршы юнәлештә үстерелә. Вакыйгаларда гына түгел, проблемаларның куелу һәм чишелүендә дә капма-каршылык саклана: «Сәйфелмөлек» сюжеты — кыз эзләү белән бәйләнешле сәяхәт вакыйгалары, ә «Бүз егет»тә кыз белән очрашу, күрешү маҗаралары сюжет үзәгенә куелган. Ике әсәрдә дә «гариблек», олы максатка омтылып, чит илләрдә каңгырап йөргәндәге ялгызлык хәлләренә басым ясала. Тик шунысы бар: «Сәйфелмөлек»тә ул «гариблек хәлләре» яшәү өчен (гомерне саклау өчен) киеренке көрәштән гыйбарәт; «Бүз егет»тә исә әдәбиятның көнкүреш каршылыкларына таба борылышы сизелә, гашыйкларның кавышу юлында киртә булып торган яла, ялган, мәкер, тәкәбберлек, сословиечелек, патриархаль деспотлык аянычлы фаҗигаләргә китерә.
Автор бу әсәре белән иске әдәбият традицияләрен яңартып кына калмый, бәлки XX йөз татар әдәбиятында алга таба аеруча актуальләшкән хатын-кыз иреге, хокукы проблемасын да кискен куя. Шагыйрь кыз баланың хокукын чикләү аны хайванга тиңләү икәнен искәртә. Яшьләрнең һәлакәтенә сәбәп булган тәкәббер атага карата әсәрдә кискен гаепләү фикере әйтелә.
«Бүз егет» китабының теле, нигездә, татарча. Шуның белән бергә анда казакъ теле, казакъ фольклоры, казакъ иҗтимагый гаилә мөнәсәбәтләре тәэсире дә шактый көчле. Бу хәл әсәрне казакъ халкы «дастаны» булып яңгырарлык иткән. Кулъязмада, В. В. Радлов варианты да бу әсәрнең казакъчалаштырылган нөсхәләре булып тора. Мәсәлән, 227 нче строфадагы «беләүләп» (кайрап, таш беләүдә чарлап) дигән сүзне дөрес аңламау аркасында, кулъязмада: «Берәве алмас кылыч беләйләнеп тор» («Берәве алмас кылыч белән әйләнеп тора») дип, В.В. Радловта инде: «Берәве алмас кылыч кулга алып тор», Дип үк үзгәртелә. «Белән» кебек сүзләрне «менән» дип, «ата», «ана», «әти», «әни» кебек сүзләрне «әкә», «чичә» («шишә») дип үзгәртүләр дә күчерүче эше булуы мөмкин.
В. В. Радлов татарча сүзләрне казакъча формада бирергә омтылуын үзе үк билгеләп үтә: «Алар китапча, бозылган тел белән язылган иде. Ул китап җырларын мин укый белми торган казакълар ярдәмендә күчердем, казакъча булмаган сүзләр һәм грамматик формалардан качарга, гарәп, фарсы алынмаларын казакъта гади халык арасындагы әйтелеш формасында бирергә тырыштым», — ди. Шул рәвешчә әсәрнең казакъча варианты барлыкка килә.
XX йөз башларында Акылбек Сапалбек тарафыннан «Бүз егет»нең тагын бер яңа варианты языла. Шуңа карап, бу әсәр казакъ халкы арасында, башлыча, китап рәвешендә яшәгән дигән нәтиҗәгә дә килеп була. Нугайларда ул халык шагыйрьләре репертуарына кереп китә.
Җыйнап әйткәндә, Баһави бу әсәренең керешендә искәрткән максатына ирешә: ул укучыларын чын мәгънәсендә мавыктырырлык, «моңлы адәмнәрнең күңеле ачылырлык» романтик мәхәббәт поэмасы иҗат итә. «Бүз егет», татарлар арасында гына түгел, кардәш халыклар — казакъ, башкорт, нугай,, комыклар арасында да киң тарала, үз дастаннарыдай сөелеп укыла. Бу поэмадан соң татар әдәбиятында дастаннар, бигрәк тә Көнчыгышның романтик хикәятләре һәм дастаннары көннән-көн киңрәк урын ала.

М.Гайнетдинов.

Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013