Бүген Әдипләр: Идрис Багданов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Идрис Багданов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Равил Бохараев
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Идрис Багданов 1886 елда Сембер губернасы якларында туа. Яшьли әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, аннан соң Мәскәү университетының юридик факультетында укый. Ләкин, авырып китүе сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була һәм Троицк якларына кымыз белән дәваланырга китә. Шул төбәкләрдә урнашып, фабрикант Яушевлар конторасына эшкә урнаша. Аннары берара Казанда төрле газета идарәләрендә хезмәт итә.
Идрис Багданов XX йөз башында үзенең пьесалары, аеруча «Помада мәсьәләсе» комедиясе белән таныла. Әлеге әсәре һәм «Зөләйха белән Фатыйма», «Югалган хатын» пьесалары 1908-1909 елларда аерым китап булып басылып чыгалар. «Югалган хатын» — 1910 елда, «Помада мәсьәләсе»— 1911 елда, «Зөләйха белән Фатыйма» драмасы 1913 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.
И.Багданов тәрҗемәче буларак А.Пушкин һәм Л.Толстойның кайбер әсәрләрен татарчалаштырып бастыра.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Зөләйха белән Фатыйма: пьеса. — Казан (?), 1908. — 52 б. Помада мәсьәләсе: пьеса. — Казан: Хөсәения, 1908. — 184 б. Югалган хатын: комедия. — Казан: Мәгариф, 1909. — 39 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар пьесалары: антология. — 1 китап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 719-720 б.
Рәми И., ДаутовР. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 54 б.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013