Бүген Әдипләр: Рәүф Баһаветдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәүф Баһаветдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Халидә Бигҗанова
Сәрия Бикмөхәммәтова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)
Рәүф Баһаветдинов

Шагыйрь һәм аның иҗаты

Мөхтәрәм моңдашлар!
Менә насыйп булгач, Рәүф Баһаветдинов шигырьләре аша янә очыраштык. Үткән 2010 елда “Базы офыклары”дигән 308 биттән торган шигырьләр, җырлар һәм багышлаулар җыентыгы дөнья күргән иде. Ә бүген Рәүф Баһаветдиновның гел шигырьләрдән һәм җырлардан гына торган “Бер кайтырмын туган якларга”дигән китабын кулыңа алдың.
Китап зур түгел, әммә бу китапның эченә туып үскән газиз җиребезнең матурлыгына бар дөнья сыйган. Чөнки. әдам баласын үз иленнән, туган җиреннән читтә яшәвен күз алдына китерүе кыен. Туган җиреннән башка кеше кайларда гына яшәмәсен, ул барыбер туган ягына, туган туфырагына омтыла. Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Әгәр чит ят илләргә китсәң, нинди ямьле җирләр булмасын безнең өчен туган җирдән дә якын, кадерләрәк җир юк. Бу китапның авторы–бөтен гомерен җыр сәнгатенә багышлаганнарга да, башка өлкәдә эшләп, күңелендә моң йөртүчеләргә дә җырның сихри көче бердәй тәэсир итәдер. Психофизиология өлкәсендәге галим зур белгеч Рәүф Мифтах улы да үзен шул сихри җыр дөньясы вәкиле итеп таный.Ул иҗаттан, җырмоңнардан аерылмаган, һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек хисле шигырьләр, көйләр язучы композитор, югары уку йортлары талипларына утыз алты ел белем биргән Башкорт дәүләт медицина университеты доценты, соңрак профессоры. 30 фәнни хезмәт, методик әсбаплар, гыльми әшләр һәм китаплар авторы. Рәүф Баһаветдинов иҗаты әдәбият сөючелар арасында киң билгеле. Аның иҗаты тормышны һәм яшәешне чагылдыру, дөньяны, кешене, аның табигатен өйрәнү хасияте, укучыга сәнгатьле тәһсир итү һәм аңарда завык тәрбияләү көче, уйларга өйрәтү, фантазияне баету сәләте һ.б. якларын бигрәк тә әдәби герой образ проблемасы мөһим урыннарның берсен били. Бу очыраклы гына түгел.

1935 елның, 30 августында Чакмагыш районының Яңа Биккенә авылында дөньяга килгән Рәүф Мифтах улына каһәрле сугыш авырлыкларын да үз йөрәге аша кичерергә туры килә. Дүрт бала белән тол калган әнисенең алты яшьлек таянычы була ул. Гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән. Сугыш михнәтләрен, югалту газапларын кичергән авыл халкы шул баланы гармунда уйнатып, күңелен юаткан.
Ул Рапат авылына йөреп, башта җиделлык мәктәпне, аннан соң ун сыйныфны Чакмагышта тәмамлый. Иҗат белән шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Район газеталарында мәкаләләре басыла. Мәктәпне тәмамлаганнан соң .1955 елны хәрби хезмәткә алына, элемтә училищесендә укый. Өлкән радиотелеграфист булып хезмәт итә. 1959–63 елларда Казан дәүләт университетын бетереп Уфада Киров районында 3 ел спорт комитеты рәисе булып эшли.Ул велоспорт буенча да мәктәптә укыганда ук авыл яшьләре арасында РСФСР чемпионы исемен ала. СССРның спорт мастеры исеменә дә лаек.1965 елны Башкорт дәүләт медицина университетына өлкән укытучы итеп билгеләнә. Шушы елларда Казан медицина университетында кандидатлык диссертациясен яклый. 1977 елда доцент дәрәҗәсен ала. 1977-80 елларда Ворошиловград университетының психология кафедрасында докторонтура тәмамлый. Шул елның февраленнән Целиноград университетында профессор, кафедра мөдире итеп тагаенлана. Аннан дистә елга якын Алмата каласының педагогия уневерситетында тибет медицинасы, психофизиология, функциолналь диогностика лабораторияләре мөдирләре вазифаларын да башкара. Ул 1990 елда туган ягына Уфага кайтып, Башкортстан фәннәре академиясендә бүлек мөдире булып эшли.Психологиянең күп кенә тармаклары буенча танылган белгеч булып әверелгән галим, фәнни докладлар белән бөтенсаюз конференцияләрендә, Ленинград, Мәскәү,Тбилиси, Ереван, Целинаград, Алмата, Краснодон, Казан һ.б шәһәрләрдә чыгыш ясый.
Әдәби иҗат белән дә шөгылләнә. Шигырьләр, җырлар яза. Җырларына көйләр дә чыгара. Бу мавыгуы ялга чыкканнан соң туган ягы – Чакмагыш тарафларына кайтып төпләнгәннән соң аеруча көчәйде хәттә рухи ихтыяҗ булып әверелде.Туган ягына, хезмәт кешеләренә багышланган җырларын үзе үк баян, аккордеон, синтезаторда уйнап җырлап якташларына җиткерә.. 2010 елда ике җыр аудиокассетасы чыкты. Чакмагыш районының 80 еллык юбилеен билгеләп Чакмагыш телевидениясе “Күңел канатлары” исемле клибен чыгарды. Ул 2008 елның Башкорт телевизион эстрада җыр конкурс-фестивале дипломанты. Аның язган җырлары һәм көйләре Кызыл таң, Өмет, Игенче газиталарында чыкты һәм җәмәгатьчелекнең уңай баһасына лаек булды. 2003–2010 елларда “Җырларым сегә бүләк”,”Җырларымда серләрем,” ”Багыш–лаулар”, “Күңел канатларым”,”Базы офыклары” дип аталган шигырьләр һәм җыр китаплары басылып чыкты. Аның шигырьләренә язылган җырлар татар һәм башкорт җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Илгиз Закиров, Мәхмүт Нагыршин, Илдар Хәмидуллин, Алберт Субаев, Энҗе Вәдүтовалар һб язган җырлар профессиональ һәм үзэшчән җырчыларыбызның репертуарыннан эле дә төшкәне юк.Алар төрле конкурсларда алдынгы урыннарны яулый. 2008 елда Рәүф Мифтах улы Башкорт телевизион эстрада җыр конкурс фестивалендә “Буран” җыры белән җиңү яулаганы өчен диплом белән бүләкләнде.Ул, әйе, ихлас лирик та. Аның мәхәббәт лирикасы туган халкына, туган як, туган җир, табигать лирикасы. Аның граҗданлык хисләре дә югары биеклектә. Вакыт табып үз сәләтен кызганмыйча чын күңеленнән елдан-ел иҗат офыкларын киңәйтә бара “Бер кайтырмын туган якларга”дип исемләнгән алтынчы китабы да баштан аяк лирик шигъри җыр–моң калыбына салынган. Ил язмышын үз язмышы белән кичергән автор туган як, тормыш күренешләрен, вакыйгаларны, чынбарлыкка зыян китермичә акыл кыюлыгына исәп тота. Шуңа күрә аның әсәрләрендә фикерләр ачыклыгы, хисләренең табигыйлеге, тирәнлеге белән укучы игьтибарын үзенә җәлеп итә. Әйе, аның китабындагы җан хисләре белән тукылган шигырьләре һәм җырлары укучыны битараф калдырмый
Иҗаты аңа бар авырлыкларны җиңәргә, гомергә яшь булып калырга, язмышлардан узмышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Әле дә дөрләгән шул иҗат яшәтә шагыйрьне, яңадан-яңа үрләргә әйдәп тора..
Композитор һәм шагыйрь Рәүф Мифтах улы бүген 500 дән артык җыр 90 артык көй авторы. Тормышның болытлы чакларында да кояшлы мәлләрендә дә Рәүф Баһаветдинов шигьрият дип яшәде, ямьле туган якларның табигатен, халыкның искиткеч тырышлыгын, матур итеп яңа тормышка омтылуларын күреп бик күп җырлар һәм көйләр язган. Ул туган җиреннән аңа моң биргән, иҗатка илһамландырган халкыннан аерылмады. Уттан суга, судан утка илткән тормыш юлларында да шагыйрьне менә шушы изге бәйләнешләр, изге тамырлар чыныктырды.
Авылым син,туган якларымның.
Нурын сипкән якты кояшы.
Өшегәндә сиңа сыендым мин
Газиз җиркәемнең учагы. 
– дип нечкә тойгылы, завыклы сагыну хисләрен туган якларына җанын бирергә әзер. Әйе,. ул – тугры юлдаш, чыдамлы сәяхәтче, ышанычлы каләмдәш.
Русия табигый фәннәр академиясе академигы, Башкартстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Габделхак Халиков
Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013