Бүген Әдипләр: Булат Ибраһимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Булат Ибраһимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Зимфира Исламова
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
Булат Ибраһимов Булат Ибраһимов – “Яңа дулкын”да үз шигырьләре белән күпләрне дулкынландырган, күптән түгел йомгакланган “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсында гран-при алган егет. Бүген Булатның иҗаты белән танышырбыз. Шигырьләргә кадәр – бераз гына авторның үзе турында.
Тулы исеме: Ибраһимов Булат Хәким улы.
Туган ягы: Лаеш районы, Атабай авылы.
Туган көне: 19 октябрь, 1990 ел.
Әти-әнисе: гади эшчеләр, хәзер пенсиядә.
Шөгыле: “Әллүки” әдәби берләшмәсенең әйдаманы, шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, баскетболл уйный, туризм белән шөгыльләнә
Белеме: Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында 2 курста укый.
Җиңүләре: районда оештырылган “Алтын каләм” фестивальләрендә 1-2 урыннар, “Шигъри сабантуй”, “Иделем акчарлагы” конкурсларында актив катнаша.
Беренче шигыре: “Кыш җитте” дип атала. Район газетасында, 2 сыйныфта укыганда басыла.
Тематика: күбесенчә милли темаларны күтәрә, мәхәббәт турында сирәк яза. Тел-әдәбият өлкәсенә егетләр сирәк килә бит. Син ничек бу өлкәгә кереп киттең? Килеп керүем очраклы хәл түгел. Кечкенәдән милләт, әдәбият белән кызыксындым, шигърият миңа якын иде. Кызык, әмма гаиләбездә, нәселдә иҗади кешеләр юк.
Хәзерге моментта сине нәрсә борчый: Безнең авыруыбыздыр инде – милләт пробелмасы... Белмим, нинди дәва табарбыз, нинди дару кулланырбыз. Тәүлекнең кайсы вакытында язасың? Үзем генә калганда язам, кич белән. Кәгазь-каләмнең нинди булуы иҗатка тәэсир итәме? Шигырь язарга утыргач, каләмең язмый башлавы җанны ашый инде. Калганы мөһим түгел.
Тукай кайта
 
Аңын җуйган халык әллә чынлап,
Әллә юри генә кылана:
Иртәгә, ди, безгә Тукай килә,
Тукай кайта икән Казанга.
Пар атларда килә, диләр бөек,
Сау үпкәсен кабат черетергә.
Рестораннар, кымыз әзерләгез
Тукай бабагызны исертергә!
Сез, шагыйрьләр, шигырь пешерегез,
Яңа шигырь пешсен казанда.
Иртәгә, ди, безгә Тукай килә,
Тукай кайта икән калага.
Килгәч даһи кемдә төн уздырыр,
Кем йортына сыендырыр ан? –
«Болгар» кая?» – диеп сүзен катса,
Ни соң әйтер безнең буын шавы?
«Иптәшләрем нишләп ята?» – дисә,
Су кабасы түгел, баш имәгез! –
Әле кичә генә «Камал» дустың
Барыбызны җыйды, дисәгез,
Ул шат булыр, күңеле тулыр аның,
Ялкынланып кабат шигырь язар.
Өметләрен өметләргә бәйләп,
Өр-яңадан көтеп калыр язлар.
Печән базарларын танымас ул,
Анда йөртеп азап чикмәбез.
...Шул Тукайны көтә-көтә менә
Көмешләнде инде чигәбез.
 
Инкыйраздан ике гасыр узган
 
Давыл тынды.
Баганалар ауган.
Дөнья ауный.
Ике гасыр вакыт аккан.
Дөнья ауный яшеллектә,
Без юк монда...
Чит галәмнән,
Чит йолдыздан
Бер күз белән карап торам.
Күрәм,
Безгә кадәр дә бу җирдә
Рәхәт булган,
Бездән соң да...
Океаннар кайный
Тормыш белән,
Урман гөрли
Яшел төсе белән.
Безнең эзләр,
Үзебезне олылаган
Таш һәйкәлләр
Сау-сәләмәт.
Безсез рәхәт...
Безнең эзләр –
Нефть торбасы,
Телсез булып комда ята,
Сусап
Безне көтә.
Шәһәр хәрабәсе буйлап
Кыргыйланган йорт этләре,
Ике гасыр хуҗаларын көтә,
Сагыналар бераз гына.
Без юк монда.
Безсез тормыш кайный,
Яшеллектә дөнья ауный
Безсез генә.
Инкыйраздан ике гасыр узган...
Безсез генә.
 
Тормыш дәвам итә
 
Тормышның төбендә табигать тибенә,
Тәбәнәк тупыллар тезелгән.
Тугрылар, турылар томанда таралып,
Тузанда тәгәри... Түзелгән.
Тозаклы таулар да туңганнар, тузганнар,
Тик тарих типтерә тормышын.
Түтәлләр тапталган. Табында, тезләнеп,
Тын гына таң туа тартышып.
 
Шайтан коткысы
 
Дуамал динсезләр дөньяны даулыйм, дип,
Дерелдәп дарыны дус, диләр.
Дошманның даруы дәвалый дансызны! –
«Дөрес», – дип дөберди Диюләр.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013