Бүген Әдипләр: Әзһәр Зәйни
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әзһәр Зәйни


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Алисә Зарипова
Җәмилә Зарипова
Зәлидә Зарипова
Сиринә Заялова
Ркаил Зәйдулла
Әзһәр Зәйни
Гөлшат Зәйнашева
Риф Зәйнетдин
Шәмсетдин ЗӘКИ
Рөстәм Зәкуан
Ләис Зөлкарнәй
Зөлфәт
Радмил Зыятдинов
Фирая Зыятдинова

Әзһәр Зәйни улы Гатауллин (Әзһәр Зәйни) 1934 елның 10 гыйнварында Әлмәт районы Байлар авылында туа. Ике китап авторы. Яшьли колхозда эшли. Аннары нефть эшенә күчә һәм гомер буе шушы хезмәтенә тугры кала, нефтьче оператор хезмәтен башкара. 1962 елдан Әдип Маликов җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Бүгенге көндә дә юмористик, сатирик, лирик шигырьләрен язуын дәвам итә. «Язгы иртәдә», яңа гына «Ак каен» исемле икенче китабы чыкты. Венера Ганиева һәм Мөнир Рахмаев башкара торган «Ак каен» җырының авторы да ул. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Сау булыгыз!

Сау булыгыз, сабан тургайлары, 
Язлар саен күпләп килегез. 
Көчебезне без дә кызганмабыз, 
Тыныч булсын өчен илебез. 

Сагындырыр яшьлек тугайлары, 
Чаңгы шуып үскән тауларым. 
Бер туйганчы тыңлап китим әле 
Каеннарның серле шаулавын. 

Әниләр, борчылмый көтегез сез, 
Ә сез, еллар, тизрәк үтегез. 
Сөйгән кызлар, сезгә сүзебез шул: 
Сез безне көтегез, көтегез!

Бораулаучылар җыры

Девонга юллар салабыз, 
Тишеп җир катламнарын. 
Кара алтын чыгарабыз, 
Аттырып фонтаннарын.

Зур тизлек белән
Тишәбез җирне.
Җитез булырга
Фән куәт бирде. 

Дәрт-дәрман белән эшлибез, 
Арттырып илнең көчен. 
Киләчәгебез тагын да 
Ямьлерәк булсын өчен.

Җиңүләр яулап,
Барабыз алга.
Өстәп якты нур,
Туачак таңга

Тик син көткәнгә

Күз алдымда, текә ярга басып, 
Мине озатуың, киткәндә. 
Сугыш кырларында утта янып, 
Исән кайттым, тик син көткәнгә.

Салкын окопларда ятып, чәчләр 
Агарса да еллар үткәнгә. 
Үлем кочагында чагында да 
Бирешмәдем, тик син көткәнгә.

Куәт бирде миңа синең хатлар, 
Утлы давылларны үткәндә. 
Йөрәгемнән каннар тамганда да 
Җиңелмәдем, тик син көткәнгә.

Исән булсын әниләр


Сездән башка җил дә исмәс, 
Кояш та чыкмас Сезсез. 
Сандугачлар да сайрамас, 
Алар да калыр телсез.

Тынычлык та Сезнең кулда, 
Җиңү дә килми Сезсез. 
Галәмдәге көч белән дә 
Аңлашасыз Сез сүзсез.

Булмас яз да, булмас көз дә, 
Кешелек бетәр төсле. 
Җир шары Сезнең иңнәрдә, 
Сез булганга без көчле!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013