Бүген Әдипләр: Азат Вахитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Азат Вахитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Азат Вахитов
Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туып үскән Азат Вахитов гомерен төзелеш эшләренә багышлаган кеше. Үз якларында гына түгел, республиканың төрле авылларында аның катнашында салынган йорт-биналарның чуты-саны да юктыр. Һәркайсына тырыш хезмәте генә түгел, күңел җылысы сеңгән. Шулай булмаганда, төзелештән туктап торган араларда куен дәфтәренә:

Һәр иртәдә киләм эш урыныма,
Көтә мине анда төзелеш.
Диварлары үсә өскә таба,
Гади, ләкин гаҗәп күренеш! –

дип язып куя алыр идемени?
Чүпрәле районы төзелеш оешмасында мастер, прораб, аннары оешма җитәкчесе булып эшли ул. Намуслы хезмәте өчен югары дәрәҗәле дәүләт бүләкләренә, шул исәптән “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Шигырьләре гади, шул ук вакытта Чүпрәле якларының бөтен матурлыгын кыска гына итеп тасвирлый белүе сокландыра. Аларны укыгач, мәшһүр Ту­кайның “халык – шагыйрь ул” дигәне искә төшә.
Төп эшеннән аерылмыйча, гомере буе матур шигырьләр иҗат иткән кешеләргә хас булганча, ул үзенең шигырьләрен кайда да булса бастыруны сорап йөрми. Кем әйтмешли, изге күңелле ке­шеләр аны үзләре эзләп таба. Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасының Төзүчеләр берлеге президенты, Россия һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Рим Халитов. Үзе дә шигырьләр иҗат итүче буларак, республиканың баш төзүчесе хезмәттәшенә шигырьләрен туплап, китап итеп чыгарырга булышкан.

Иршат Закиров,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013