Бүген Әдипләр: Айгөл Вәлиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айгөл Вәлиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

Җыр күңелгә тисен өчен, барыннан да бигрәк, сүзләре белән көйнең тәңгәл килүе кирәк. Кызганыч, татар эстрадасында андый камил әсәрләр әллә ни күп түгел. Шагыйрә Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән җырларны Габделфәт Сафин, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Айгөл Бариева кебек эстраданың танылган җырчылары да, җыр дөньясына яңа гына аяк басучылар да башкара. Мөгаен, җырчыларны да гап-гади сүзләргә олы мәгънә сыйдыруы белән җәлеп итәдер ул.

Миңа Айгөлнең ихласлыгы ошый. Җырда да, тормышта да ихлас ул. Сөйләме дә үзгә, әмма кү­ңелгә ятышлы. “Агачларым күлмәк киде, сизәмен ятим күңелең, чыландым яңгырның түрендә” дип әсәрләрендә генә түгел, тормышта да шулай сөйләшә икән ул.


– Айгөл, танылып килүче ша­гыйрә дигәнгә, нишләптер каршы төштең...


– Шагыйрә – минем өчен бик зур сүз ул. Гомумән, сүзнең кадерен белеп, тәменчә генә сөйлә­шергә яратам. Мин – җырлар авторы.


– Иҗат синең өчен нәрсә ул?


– Иҗат – тормышымның бер өлеше. Кулыма каләм алганда, аннан әсәр өзелеп төшкәндә генә үземне тулы бәхетле сизәм дип әйтсәм, бер дә арттыру булмас. Элек язу – мавыгу иде, хәзер яшәү рә­ве­шем. Алдагы тормышымны каләм­сез күз алдына да китерә алмыйм.


– Казаннан читтә яшәүнең иҗат өчен уңай ягы да, тискәре ягы да бардыр инде ул. Әсәр­ләрең композиторлар кулына, җырчыларга ничек барып ире­шә? Каләмеңне хаклап, Казанга күченә алыр идеңме?


– Мин шәһәр ыгы-зыгысында яши алмас, ул кадәр кеше арасында үземне “югалтыр” идем. Казанга барып кайткан чакларда да миңа һава җитми. Эш белән тоткарланырга туры килсә, күңелем “кайтасым киләәәә!” дип кычкыра башлый. Ә Азнакаебыз – тыныч, матур, төзек шәһәр. Үзебез яши торган Яңа юл бистәсенең дә табигате матур, кешеләре сөйкемле. Бу, бәлки, ияләнүдер дә инде. Ә тумышым белән Кукмара районы, Түбән Өс­кебаш авылыннан мин.
Җырчылар, композиторлар, шигырь яратучы дусларым белән дә интернет таныштырды. Җыр­чылар шуннан табалар, заказ би­рәләр. Әмма заказ бирдем дә шигырь туды, дип әйтеп булмый әле. Җырмы ул, шигырьме – язарга илһам, хисләр, күңел халәтенең билгеле бер темага буйсынуы, дулавы кирәк. Каләмгә үрелгәндә син нәрсә әйтергә теләвеңне аңлаган буласың инде. Җырчылар, бигрәк тә яшьләр такмак, ритмлы җырлар сорый. Имеш, халык ярата. Дөрес, андый җырлар да кирәк. Төрле мәҗлесләрдә такмак әйтү иң рәхәте бит. Әмма татар халкы бо­рын-борыннан хисле, моңлы бул­ган, җаннарга үтә торган җыр­ларны җырлаган. Шулай булгач, җырчыларыбыз якты, талгын, халыкчан җырларга да колак салсыннар иде. Кызганыч, андыйларны бездә ят музыка кысрыклый башлады. Эстрадада моңның югала баруына йөрәк әрни.


– “Игезәк” җырларга ка­рашыңны да беләсе килә. Синең текстыңны чәлдергәннәре булдымы? Авторлык хокуклары якланамы бездә?


– Бакчада нәфис гөлләр арасында чүп үләннәр дә шытып чыккан кебек, кабатлау, плагиатлык һәрчак булган һәм булачак инде ул. Беркемне берни белән шаккатырып булмый торган заманда яшибез шул. Плагиатлык интернет аркасында бигрәк тә киң таралды. Моны аңлар өчен үземә дә авызымны пешерергә туры килде. Мин башта шигырьләремнең язган берсен интернетка “элә” бара идем. Берзаман дусларым, шул ши­гырьләремнең бер-ике генә сүзен үзгәртеп, үз исемнәре белән куйган кешеләрнең шәхси бит­ләренә сылтамалар җибәрә башлады. Андый “иҗат җимешләре”нә үзем дә тап булдым. Иҗат бит ул – күңелгә рәхәтлек бирә торган эш, урлашып рәхәтлек алып булмый, дип хатлар яза идем. Гафу үте­нүчеләре дә, “минекен дә урлап язалар әле”, дигәннәре дә булды. Фикер урлау бар, хәзер исә текс­т­ны аз гына үзгәртеп, үзенеке дип күрсәткән оятсызлар да шактый. Авторлык хокукларына килгәндә, судлашып, даулашып йөргәнем юк. Аллага шөкер, күңелсез­лекләрне уртага салып сөйләшеп нокта куя алдык.


– Көй шигырьне терелтә дә, үтерә дә ала, диләр. Шигыреңне композиторга биргәндә, күңел халәтеңне аңламаслар дип бор­чыласыңмы? Юкса бит бездә сагыну, юксыну кебек хисләрне ритмлы көйгә салырга да күп сорап тормыйлар.

 
– Шигырьне композиторга бир­гәч, аннан хәбәр килгәнче әллә ничә үлеп, әллә ничә тереләсеңдер ул. “Нинди булыр бу җыр? Минем тойгыларымны аңлармы?” дигән со­рау­лар тынгылык бирми, сез хаклы. Радионы ачсаң да, телевизорны кабызсаң да, көй белән сүз арасында гармония табылмаган очраклар, имгәк җырларны шактый ишетәсең. Аны халык күрә, аңлый, бер тыңлый да, башка тыңламый гына инде. Минем күпчелек ши­гырьләремә көйне Риваль Хисмә­туллин яза. Күңел халәтемне дә, җыр текстларының исен, тәмен дә тоя белә ул. Икәү иҗат иткән җырлар халык арасында шактый популяр булуын күреп, чын күңелдән сөенәм.


– Безнең халык шигырьне ышанып укый, спектакльне ышанып карый. Моңсу шигырь язсаң, бәхетсез икән, хыянәт турында язсаң, үз башыннан ки­чергән дип нәтиҗә чыгара ул. Халык уйлавы бер хәл, гаиләңдә анлау табасыңмы? Иҗат кешесе өчен тылның тотрыклы, нык булуы әһәмиятле бит. Ирең, мә­хәббәт турындагы шигырь­ләр­не кемгә атап язасың, дип бәйләнмиме?


– Чыннан да, моңсу шигырь язсам, ни булды, дип сораучылар шактый. Ә инде яшерен хисләрне кәгазьгә төшерсәм, гашыйк булган бу, дигән нәтиҗә чыгаралар. Хез­мәттәшләрем, якыннарым арасында да: “Мәхәббәт турында ши­гырьләреңнән ирең көнләшмиме? Гел үткән мәхәббәт тарихын яза­сың. Иреңә багышланган шигырь­ләр аз”, – диючеләр дә бар. Мин ул сорауларны иремә бирдем. Аның җавабы бик кыска булды: “Шигырь­ләрдән дә көнләшергә син мине кем дип белдең? Күңелеңә ял аласың икән, яз”. Әнә шундый аңлау булмаса, тормышыбыз алга бармас иде. Кысыр көнләшүләр язмышларны җимерә, ә таякның юан башы нәни балаларга төшә. Тормышта андый очраклар шактый, бик кызганыч... Бер-беребезне аң­лыйбыз, шөкер. Аңлау булмаса, мин үз эчемә бикләнер идем.


– Бүген сине барыннан да бигрәк нәрсә борчый?


– Иҗатка кагылышлы сорау булса, радио-телевидениедән җыр авторларын яшерү, оныту күре­нешләре борчый. Авторсыз игълан ителгән җыр – ятим җыр ул. Авторларны күрсеннәр, ишетсен­нәр иде инде. Үзебезне мәдәниятле халык дип әйтергә яратабыз. Мә­дәният бер-береңә игътибардан, иҗатка хөрмәттән башлана.


Әни буларак бердәм дәүләт имтиханнарына борчылам. Дөрес­рәге балаларның аны ничек кабул итүләре, укытучыларның бу имтиханнан өрәк ясаулары борчуга сала. Бала   БДИдан 4 сыйныфтан баш­лап курка башлый, нәтиҗәдә аның укуга дәрте сүнә. Олырак сыйныфларда, “бирә алмая­чак­сыз” дип тәкрарлау шулкадәр кү­бәя, ул ничарадан-бичара моңа ышана башлый. Сабыйның керсез, чалт аяз күңелен кара болыт кап­лап ала, аның өчен бердәнбер сак­лану чарасы булып, битарафлык битлеге кала. Мин БДИга каршы түгел. Әмма андый зур эшкә алынганнар икән инде, укытучыларның да, укучыларның да әзерлеген кайгыртырга кирәк иде. Балаларга хәзер, иң беренче чиратта, психологик ярдәм кирәк.


– Җәй – яллар чоры. Кайда ял итәргә яратасыз?


– Үз йортыбыз белән торабыз, бакчабыз бик матур, җиләк-җи­мешнең төрлесен үстерәбез, ял итү почмагыбыз да бар. Бистәбез дә табигатьнең матур җиренә урнашкан. Иҗат кешесе иркенлек ярата, мин дә дәрьяларга тартылам. Диңгез буйларында ял итеп кайтыр идем. Ләкин анда үзем генә барсам, ялым  ял булмас иде. Янә­шәдә терәгең, балаларың булса гына, күңел тыныч, кечкенә шатлык зур, нәни генә бәхет олы күренә бит ул.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 12.08.2016/)


Айгөл Вәлиуллина, Азнакай. 24 матта туган.
Көзләр көлә-көлә,
Әйдә!-дия, дия.
Үз артыннан мине эндәшә...
Шаярамы шулай,
Әллә шулай кулай,
Чакырамы әллә киңәшкә?

Сагыш түгел көзләр,
Алтын-сары төсләр.
Күр әле ! ди. Нинди тамаша!
Күрмәгәнмен гомер,
Көзләр моңсу түгел!
Гүзәллектән күзләр камаша.

Яфрак түшәп җиргә,
Миннән алдан килә...
Алма өзеп бирә агачтан.
Көзләремнең көлеп,
Үз урынын белеп,
"Ыспай" йөргән чагын яратам.

Әллә ничек җанны
Калтыратты таңы...
Әллә күрде минем туңганны?
Иртән кояш белән,
Пәрәвезләр үргән,
"Әби чуагына" урады.

https://vk.com/id160080640

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013