Бүген Әдипләр: Әхтәм Фәтхи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхтәм Фәтхи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Флүзә Фәррахова
Фаил Фәтхетдинов
Әхтәм Фәтхи

Әхтәм Сарим улы Фәтхетдинов (Әхтәм Фәтхи) 1942 елның 22 апрелендә Татарстанның Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туа. «Урман ташулары», «Йөрәгемне тыңла», «Адәм көлкесе», «Балачак хыяллары», «Әти-әни рухына дога» исемле китаплар авторы. 1990-2002 елларда «Кызыл каурыйлар» әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә. Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе.

Җилбәзәк чагымда

Хис ташкан язымда,
Яр сөйгән чагымда,
Мин киттем аерылып сөекле ярымнан.
Каплады иркәмнең
Иелгән шәүләсен
Елларның, юлларның томандай пәрдәсе.

Җилбәзәк чагымда, 
Юл уңай ягыма
Мин киттем үстергән, үз күргән авылдан.
Тыйгысыз хыяллар 
Киергән җилкәнем, 
дәрьядай дөньяда кайларга илтмәде?!

Йөзьяшәр авылдан,
Сөекле ярымнан
Ник китеп олактым, юлыктым давылга?
Карамый давылга,
Кайтышым авылга.
Әйтермен ярыма:
Кичер, дип, барын да!

Тыелган җимеш

<
Оҗмах бакчасыннан харам 
Алма өзү тыелган. 
Тыелганны өзеп, Адәм 
Оҗмахыннан куылган.
 Оҗмах бакчасына кабат 
Кайтып карыйсы килә. 
Җәннәт җимешен җирдә дә 
Татып карыйсы килә! 
Кайчак күрше бакчасы да
Җәннәт булып тоела. 
Адәмгә моннан да алма 
Өзеп алу тыела. 
Тик алмасын учларында 
Тотып карыйсы килә. 
Тыелган татлы җимешен 
Татып карыйсы килә!

Бер күрүдә яраттың

Без базарда очраштык, 
Бер күрүдә яраттың. 
Күзгә карап, акча тулы 
Янчыгымны ошаттың.

Күз аттың да, сүз аттың, 
Авызыңа караттың. 
Юл буена тәмле сөйләп, 
Өемәчә озаттың.

Йөрәгемә ут яктың, 
Хатынлыкка сораттың. 
Янчыгымны бушаттың да 
Әллә кая олактың.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013