Бүген Нияз Әхмәров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нияз Әхмәров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гүзәл Әдһәм
Рәиф Әмиров
Равил Әмирхан
Рәхмәтулла бине Әмирхан
Азат Әхмәдуллин
Нияз Әхмәров
Әхмәдулла Әхмәтгалиев
Марсель Әхмәтҗанов
Шамил Әхмәтшин
Рифгать Әхмәтьянов
Гөлзада Әхтәмова
Роза ӘХТӘМОВА
Нияз Әхмәров Нияз Үзбәк улы Әхмәров 1945 елда Казан шәһәрендә туа. 1962 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң, ординатурада һәм читтән торып аспирантурада укый, нерв авыруларын дәвалаучы белгечлеге ала. 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1980 елда ул кандидатлык диссертациясе яклый, 1993 елдан — фәннәр докторы.
Н.Әхмәров, үзенең медицина һәм фәнни эшчәнлегенә таянып, 200 дән артык фәнни мәкалә бастыра, туларның сигезе — монография. Әтисе Үзбәк Әхмәров белән бергә алар фәнни журналистика өчен яңа булган «Яңа фәнни концепцияләр, идеяләр, гипотезалар» журналы чыгара башлыйлар. Бу рәсми фән танымаган фәнни идея-фикерләрне халыкка җиткерү өчен кирәк була. Н.Әхмәров фәнни эшчәнлектән тыш матур әдәбият өлкәсендә дә даими актив эш алып бара. Ул Габдулла Тукайның 60 тан артык шигырен, шул исәптән «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек зур күләмле әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Соңгы поэмага нигезләнеп, ул сценарий язып та бастырып чыгара.
Н.Әхмәровның әдәби эшчәнлегендә тагын бер юнәлеш—хәзерге көндә онытыла башлаган — шигъри телдә язылган борынгы хикмәтле һәм гыйбрәтле хикәятләр жанрын кире кайтару. Ул инде бу жанрны үз эченә алган берничә шигъри җыентыгын төзеп бастырып та чыгара. Н.Әхмәров — «Век» һәм «Сад» дип исемләнгән мөстәкыйль лирик шигърияте тупланган җыентыклар авторы да. Н.Әхмәров — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сад: стихи. — Казань: Дом печати, 1991. — 23 с. — 800 экз.
Сумеречная реальность: публицистика. — Казань: Медикосервис, 1992. —56 с. — 2000 экз.
Век: стихи / предисл. Р.Кутуя. — Рыбнослободская типография, 1995. — 22 с. — 100 экз.
Притчи дервишей: поэтические притчи. — Казань: Таң-Заря, 1995. —42 с. — 1000 экз.
Тени грядущего: публицистика. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1996. — 159 с.—10000 экз.
Кийга притчей: поэтические притчи. — Казань: Приложение к журналу «1Чоү1&8», 2000. —68 с. —1000 экз.
Притчи лунного народа: поэтические притчи. — Казань: Дом печати, 2001. Р20, 1000 экз.
Голос притчи: поэтические притчи. — Казань: РИЦ Школа, 2003. — 56 с. 1000 экз.
Притчи мудрецов: поэтические притчи. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 20044, 42 с. — 1000 экз.

* * *
Габдулла Тукай: стихотворения (новые переводы). — Казань: Изд-во Казанского ун-ти, 1983. — 56 с. — 5000 экз.
Габдулла Тукай: стихотворения. — Казань: Таң-Заря, 1996. — 31 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

П а у ш к и н Г. Новые переводы // Сов. Татария. — 1987. — 26 апр.
Новые переводы Г.Тукая // Сов. Татария. — 1990. — 22 апр.
Кто это сделает? // Татарский мир. — 2004. — № 6-7. — С. 7.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013