Бүген Әдипләр: Айдар Хәлим. Әүлияләр галәмендә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Л" хәрефенә язмалар

Фидаил МӘҖИТОВ. Мөгаллимнәр остазы (Наип Лаисов)
Айдар Хәлим. «Күңел ташкынын мин буа алмыйм...» Яки Биш гасыр штрафбатта... (Кави Латыйп шигъриятенә бер караш)
Айдар Хәлим. Әүлияләр галәмендә (Хәмит Латыйпов турында) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Айдар Хәлим

Әүлияләр галәмендә

Хәмит Латыйпов Ул үзенең кечкенә булса да тос кына шигырьләр китабын «Хәмит Латыйпов» дип чыгарган. Мин исә, үзеннән дә сорамыйча, «ов»ын алып ташлап, аны «Хәмит Латыйп» дип кенә атарга булдым. Үпкәләмәс әле. Ни дисәң дә, бу йот кыргыры империя, аны «ов»лар белән күпме генә ашатмадык, барыбер туймады. Дөрес, бездә моңа кадәр Латыйплар нәселеннән болай да ике яхшы шагыйрь билгеле иде: Галимҗан Латыйп һәм Кави Латыйп. Әйдә, өчәү булсыннар. Бу нәсел безгә бары тик яхшы шагыйрьләр генә бирә бит.

Хәмит Латыйп шагыйрь һәм рәссам, рәссам һәм шагыйрь. Бу Дөньяны ул рәссам буларак ачса да, аңарда кайсысы беренчел — әйтүе кьхен. Нигә, бу шул кадәре мөһим нәрсә мени? Шагыйрь дә шул ук рәссам бит инде. Тик ул күбрәк җир һәм күк, йолдызлар белән эш итә. Хәмит Шигырьләрен чагыштырмача күптән түгел иҗат итә башласа да, ул гомере буе шагыйрь булган, шулай бит? Әгәр ул тумыштан шагыйрь булмаса, коргаксып кипкән йолдызлар кебек шыңгырап торган шигырьләрен каян алыр иде?

Кушылып кошларга
Теләдем очарга
Моңланып җырларда
Юл алдым кояшлы кырларга
Гомерем уңышлы —
Күкрәгем атылган йолдызлар куышы
Атылган йолдызлар куышы
Күңелем тулышты
Җан белә мәңгелек булмышны
Нинди матур куркыныч, нинди бөек куркыныч шигырь! Мондый шигырьләрне гомер буе йөртү өчен адәм баласына никадәр түзем һәм батырлык кирәк! Татардагы барлык атылган йолдызлар — йөрәкләрне сыйдырыр өчен бу адәм баласында нинди күкрәк куышы булырга тиеш?! Анысын инде ул үзе генә белә. Шуңа күрә аның гомере — мизгелгә, әйтергә ашыгуы — ашыкмауга, хәрәкәте — тын торуга тиң. Шуңа күрә ул шигъри юллары артыннан тыныш билгеләре куеп азапланмый. Нәкъ җырдагыча — «билгеле бит инде болай да...»

Хәмит Латыйп кайчандыр район үзәге, хәзер инде зур шәһәр булып җитешкән Туймазы шәһәрендә яши. Тарихта Урал алды, Уфа татарлары буларак билгеле мондагы халык. Әле һунн бабаларыбыз заманнарыннан Урал алды һәм Урал арты, Агыйдел, Ашказар буйларында яшәгән безнең бөек кавемебез. Шагыйрь үзе әйтмешли, «әүлияләр төбәге». 1922 елда Сталин бу төбәктәге ике миллион чамасы татарны халыкның үзе белән киңәшми-нитми, «референдумны соңрак үткәрербез» дип кечкенә Баш-кортстанга бүләк итә һәм Казанга кушылырга теләгән бу төбәк менә сиксән елга якын инде илсезлек касафатында изелә. Бу тойгы аның шигырьләрендә кара карлыган карасы кебек яктырып тора. Ул тәне белән генә Туймазы пропискасында, җаны белән исә Казанда ул. Кайда татар, шунда аның йөрәге. Ниндидер кара көчләр әүлияләр төбәген бүлгәләгән, бер милләт исәбеннән ясалма халыклар, ясалма илләр кораштырган, хәзер инде алар, көчәеп алып, эт симерсә, хуҗасын талый дигәндәй, аналарын талый...

Карлар ява дулый-дулый
Дала ап-ак карга күмелә
Җан ачысы белән аваз килә
Әүлияләр шулай тилмерә
Әүлияләр авазына таба 
Оч авазым көч бир аларга 
Галәм белән галәм якынайсын 
Салкын упкын бетсен арада 
Хәмит кардәшебез, күрүебез-сизүебезчә, үзе дә әүлияләр нәселеннән. Сабый чактан ук ятимлеккә дучар булып, сабый әүлия өлкән әүлияләр даирәсендә көч-куәт алган. Шуңа күрә аның һәр шигъри юлында, хәтта шигырьләренең исемендә дә көч-куәт, ниндидер әүлиялек бәреп тора: «Таң алды», «Иртәнге хәрәкәт», «Айлы дөнья», «Галәм көе», «Алиһәләр йөзе чагыла галәмнәрдән», «Мәңгелек һәм аклык», «Төнге әйдәү», «Җан һәм җиһан», «Җир һәм күк»...
Күңелнең пәрдәсен нурладың — 
Әллә син Ходаем кошымы 
Идәнгә очканын юрганның 
Сизмәдем — җан Күккә кушылды
Ләхәүлә куәтә! Илаһи мизгел! Әүлияләр нәселеннән булган ошбу ту­ганыбыз Туймазыда, «нибары» Туймазыда, җанының сөекле «сөргенендә» яши. Бер яктан Мәскәү, икенче яктан башкортка әйләнгән татар Уфасы басымында яши ул. Бу басымның нинди икәнен Актаныш һәм Мөслим, Казан һәм Норлат белми. Шуңа күрә алар «кысылмый», «алдыйсыздыр» ди. Ә басым зур. Кая барма, еланнар, сатлык җаннар оясы бит. Лаокоон сыман еланнарны өзгәләгәндә, басым тагын да күтәрелә. Басым үлчәгечегез булса, үлчәп карагыз:
Кагылган-сугылган җанымны 
Кайларга алыплар барасы 
Яфраклар түшәлгән юлларга 
Капланмый пичекләр каласы
Яфраклар түшәлгән юлларга 
Тоташкан гомерем юллары 
Ак җаным мин сине саргайтмый 
Яшәргә тырыштым — булмады
Яфраклар түшәлгән юлларга 
Капланмый ничекләр чыдаем 
Инәлгән җанымны тыңлар да 
Ярлыкар Ходаем
Хәмит энекәшебез буяулар белән мул эш итә. Ул аларны кызгана белми. Мин рәссам түгел, әйтә алмыйм, буяулар белән артык эш итү сурәт сәнгатендә ничек бәяләнәдер. Шигърияттә исә мондый иркенлек нәкъ таманча дигән сүз. Мондый артып калу, арттан коелып калу да таманча Дигән сүз. Ул кеше өлешенә керми. Бурычка да алмый. Ул шигырен беркайчан да утырып язмыйдыр кебек. Ул бары тик рәнҗи, йә куана. Шушы ике тойгы аның күкрәген «атылган йолдызлар белән тутыра». Шуннан — мизгел дә килә! — яшь тә пылт итеп күздән шытып чыга. Шигырь туа, димәк. Шуңа күрә андый шигырь «бербөтен сурәт» була да куя:
Печәнлектә таллык курасы 
Күбәләрдән әкият бурасы 
Үләннәргә төшкән чыклар кебек 
Күк йөзендә йолдыз урдасы 
Урманнары күккә үрелгән
Йолдызлар да инде сүрелгән 
Кара күләгәләр таң нурында 
Өй түбәләренә үрелгән
Хәмит Латыйп әле сиксәненче еллар башында Уфада яшь татар рәссамнарының атаклы Наил Латфуллин, Вәсил Ханнановлар җитәк­челегендә оешкан «Алтын Урда» кебек сәнгатькәрләр студиясе белән берлектә иҗат иткән, яшь татар талантларын оятсыз рәвештә эксплуата­цияләүгә каршы баш күтәргән кеше. «Җир һәм Күк» дип аталган һәм изге җанлы егетләребез ярдәмендә Туймазыда ук чыккан! — китабын ул үзенең сурәтләре белән бизәгән. Гади гәзит кәгазендә, бары тик аклы кара буяуларда гына да тетрәтә алар кешене. Сурәтләр белән бергә шигырь дә тетрәтә. «Их, — дип куясың мондый мизгелдә, — күрсәтергә иде мондый егетләребезне япун кәгазендә, Европа полиграфиясендә!» Әмма, нә кыз­ганыч, әлегә андыйларга «суык кояш», әлегә андыйларга «караңгылык җанда». Шагыйрь үрсәләнә. Гомер үтә, Ходай Тәгаләдән килгән байлы­клар бушка әләф-тәләф ителә. «Яратканы бер кыз булды, ә ул кочалмады, күңелендә яралды моң, тыңлап туялмады». Ул күк гөмбәзен дер селкетә башлый. Ул үзенә аваздаш эзли. Таба алмый җәфалана. Микеланджелолар заманыннан, дөнья яралганнан алып килә торган Лаокоон көрәше. Күрәсең, шулай булган, шулай булачак. Бездә, Рәсәйдә, ул инде аеруча. Чөнки империя уставы бары тик көчләү һәм бәхетсезлек исәбенә яшәүгә генә исәпләнгән.
Кер төшерми алып барыйм 
Ак җанымны сиңа 
Кансызлыклар һаман буа 
Салкын кереп тулган җанга 
Җаным туңа
Ә без шагыйрьнең нинди шигырьләрен укып җылынабыз! Ул үзе туңган, әмма безне җылыта. Сәнгатьнең кансыз законы шушы мәллә, Ходаем?! Кем китереп җиткергән безгә бу шигырьләрне? Нәрсә, дөньяда бер генә дә миһербанлы кешеләр калмаган мәллә?!

Юк, юк, Аллага шөкер, бар. Татар дөньясы бөтенләй саекмаган әле. Моннан ике ел элек «Аргамак» журналы редакциясе Хәмит Латыйпның шигырьләрен бик кадерләп беренче тапкыр дөньяга күрсәтте. Бәхетенә каршы, ул журналдагы иң мәрхәмәтле, илаһи кул — заманыбызның олуг шагыйре һәм философы Хәбип Наҗар (Габделнур Сәлим) кулына килеп эләкте. Аннан Хәмитнең фикердәшләре Казанда аның кечкенә булса да күргәзмәсен оештырдылар. Алдарак тагын оештырачаклар дип беләбез. Туймазыдагы дуслары акчасын юнәтеп, әйткәнемчә, шул ук Туймазыда аның әле без танышып чыккан беренче китабын нәшер иттеләр. Бу китаптагы шигырьләрнең барысын да Хәбип Наҗар (Габделнур әфәнде Сәлим) басуга әзерләгән һәм искиткеч зур күләмдә күңел биреп, аңа «Әүлияләр мизгеле» дигән сүз башы да язган иде.

Миңа калса, бу шигърияткә хәлемнән килгәнчә бәя бирүдә катнаша алуыма куанам. Хәмит Латыйпка илле диләр. Аның кебек чын егет кешегә бу әле чын иҗатның башы гына. Меңләгән укучылары, күргәзмә залларындагы тамашачылары исеменнән мин Хәмит энекәшемне олуг бәйрәме белән котлыйм һәм якты офыкларга каравын телим. Офыклар якты булачак. Караңгылык, ничек кенә катлы-катлы булмасын, мәңгелек була алмый.

Айдар Хәлим.
Чаллы. 04.02.99.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013