Бүген Әдипләр: Мөхәммәтҗан Әтнәви
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәтҗан Әтнәви


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Мөхәммәтҗан (Габделхәким) Габдерәшит улы Әтнәви 1848 елда хикәятләр җыентыгы төзегән.
Аны татар тормышы һәм әдәбиятында (хосусән, Гомәр Мөхәммәт улы әсәрләрендә) күренгән патшаны мактау-мәдехләү тенденциясенә каршы юнәлтелгән дип бәяләргә мөмкин. Ул фикъһе законнары нигезендә иманны пакь тоту никадәр җаваплы икәнен сөйләү белән башлана. Шунда ук киная характерындагы күп кенә вак хикәятләр, Г. Кандалыйның «Сәхибҗамал»ы тибындагы мәхәббәт шигырьләре һәм илледән артык мәхәббәт җырлары китерелә. Җыентыктагы хикәятләрнең күпчелеге пәйгамбәрләр (Муса, Гайса) тормышына нисбәтле. Бу әсәрләр арасына эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше белән «Тутыйнамә» хикәятләрен хәтерләткән, тулы варианты ХVШ гасыр ядкяре «Мәҗмугыл-хикәят» тә («Хикәятләр җыентыгы»нда) бирелгән «патша кызы» хикәяте дә кертелгән. Ул аерым игътибарга лаек.
Имеш, өч юлаучы, юл мәшәкатьләрен онытыр өчен, мавыктыргыч хикәятләр сөйләү турында сүз куешканнар. Кем дә кем үз нәүбәтендә сөйли алмаса, аны җәзаларга (аңа атланып барырга) булганнар. Юлда ике егет сөйләгәч, юлаучыларның өченчесе, өлкән кеше, бер хикәят тә белмим, дип баш тарта, һич булмаса шул озын гомереңдә башыңнан кичкән берәр хәлне сөйлә, дисәләр дә, карт сөйләми. Юлдашлары аңа атланалар һәм шул рәвештә шәһәргә килеп керәләр. Тәрәзәдән карап торган патша кызы бу хәлне күреп гаҗәпләнә, аларны чакыртып китертә дә, егетләрне тирги башлый. Егетләр мәсьәләне аңлаталар. Кызга да карт шул сүзен әйтә. Аның озын гомер кичеп, сөйләрлек бер вакыйгага очрамавына гаҗәпләнгән кыз, үзе яшь кенә булса да, күп хәлләргә тап булуын әйтеп, үз башыннан кичкәннәрне сөйләп күрсәтә.
Гыйбадәткә барганда бер чибәр егетне күреп, кызның аңа күңеле төшкән, һәм ул аны сараена китерткән икән. Егет кыздан баш тарткан. Серен фаш итмәсен дип, ул егетне үтергән. Мәетне сарайдан яшерен чыгартыр өчен, бер колның сөяркәсе булган. Вәзир балаларына патша кызы белән бәйләнешен сөйләп, бу кол мактанган һәм кызны исерек яшьләр мәҗлесенә чакырткан. Болар мине фаш итеп оятка калдырырлар дип, кыз шундагы барлык яшьләрне һәм әлеге колны агулап үтергән. Шул рәвештә әсәрдә патша сарае бозыклык һәм дәһшәтле җинаятьләр урыны итеп күрсәтелә. Хикәят бу чорда күп әсәрләрдә күренә башлаган патшаны, аның тирәлегендәге кешеләрне идеаллаштыру тенденциясенә каршы әйтелгән сүз булып яңгырый.
Автор патшаны мактау әсәрләре урынына Г. Кандалый традициясендәге мәхәббәт хатлары лирикасын тәкъдим итә. Сиксән строфалы бер «Илаһи бәет»ендә ул сөеклесенә мәдхия җырлый:

Гаҗәбдер билеңез анча,
Ләбең — ләгыль, дешең — гончә.
Юк иде күрдекем сәнчә,
Күрүбән күп кәмаләти,

(Шундый гаҗәптер билегез,
Иренең — кызыл асылташ, тешең — чәчәк бөресе.
Синдәйне күргәнем юк иде,
Күрсәм дә күп камиллекне.)

Икенче бер «Илаһи бәет»тә ул:

Саф җәүһәр — хыналы тырнакларың,
Сабры гарт кыла синең бармакларың,
Өйләрең — тутый, телең былбыл кеби,
Буйларың зифа, сачың сөнбел кеби, —

дип яза. Халык иҗатыннан китерелгән иллегә якын мәхәббәт җырлары да әлеге шигырьләргә аваздаш. Татар әдәбияты тарихы, 2нче том



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013