Бүген Әдипләр: Сәләх Атнагулов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәләх Атнагулов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов

Катлаулы шәхес

Сәләх Атнагуловны бүген белсәләр дә, үтә кызыл, милли мәдәниятләрне бетереп, алар урынына ниндидер төссез, интернациональ пролетар культураны яклаучы, бу мәсьәләдә Галимҗан Ибраһимовка каршы чыккан "сул"чылар башлыгы буларак кына беләләр.

Ә бит егерменче-утызынчы елларда ул шактый билгеле, эре, тарихта эз калдырган фигураларның берсе иде. С.Атнагулов Мәскәүдә чыга торган "Эшче", Казандагы "Кызыл Татарстан" газеталарының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты (ЦИК), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы. Г.Ибраһимовтан соң ул заманында фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бик зур роль уйнаучы оешма – Академцентрның җитәкчесе (1927-1929), В.И.Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, аларны бастырып чыгару өчен төзелгән бик җитди һәм җаваплы комиссиянең рәисе була. Казан педагогия институты доценты, дистәләгән китап, брошюра, мәкалә, рецензияләр авторы...

Утызынчы елларның икенче яртысыннан илленче елларның икенче яртысына кадәр Атнагулов исеме телгә алынмый, бөтенләй юкка чыга. Соңыннан бу исем сирәк-мирәк булса да күренгәли башлый, нигездә, бер гаепсез кулга алынып юк ителгән шәхес культы чоры корбаны буларак. Тарихчылар, әдәбият белгечләре исә аны вульгар социологизм тарафдары, тәнкыйть һәм әдәбият белемен турыдан-туры идеологик көрәш мәсьәләләренә бәйләүче, егерменче елларда барган идеологик көрәшнең сул канатында торган "кызыл авыз" дип атыйлар, аның эшчәнлеген исә күбесенчә зарарлы булган дип бәялиләр.

Мондый караш белән, нигездә, килешкән тәкъдирдә дә С.Атнагуловның шактый катлаулы, күпкырлы фигура булуын, аның эшчәнлеген дә бертөсле буяу белән генә билгеләп булмаганлыгын ассызыклап әйтеп китәргә кирәк.

Югыйсә аның беренчеләрдән булып, массакүләм репрессияләр башланганчы ук, 1936 елның уртасында кулга алынуы һич аңлашылмый. Большевиклар платформасын даими яклап килгән, "солтангалиевчеләр"гә каршы "аяусыз көрәш" алып барган, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү кебек "буржуаз милләтчеләр"не фаш иткән, гарәп әлифбасыннан латинга да күчеп тормыйча турыдан-туры рус алфавитына күчүне яклап килгән кешенең совет власте, партия каршында нинди гаебе бар иде икән?

Шуны белергә теләп мин С. Атнагуловның Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-68-51 нче номерлы җинаять эшенә мөрәҗәгать иттем (архив номеры П-408051).

"Эш"тән шунысы аңлашыла: С.Атнагуловның шактый эре, үз чорында зур роль уйнаган фигура булуы ГПУ-НКВД органнары игътибарын күптән үк җәлеп иткән. Берничә ел дәвамында ул, татар халкының башка зур шәхесләре кебек, даими күзәтү астында торган. Күзәтү түбәндәге нәтиҗәләргә китергән:

1. С.Атнагулов – чыгышы ягыннан ышанычсыз кеше. Әтисе башкорт старшинасы булган, урман белән сәүдә иткән. Үзе исә Уфада "Галия" мәдрәсәсен тәмамлаган, хәрби мулла таныклыгы алган. Димәк, ул чор терминнары белән әйткәндә, чит элемент.

2. 1917 елның маеннан 1918 елның башына кадәр эсерлар партиясендә әгъза булып торган. Ә элек эсер булган кешеләрне ул вакытта барысын да диярлек җыеп төрмәгә утыртканнар, юк иткәннәр. Г.Ибраһимовның кулга алынуының төп сәбәбе дә нәкъ шул була.

3. Уфада чакта, эшчәнлегенең башлангыч чорында, татарларның мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә хокуклы булуларын яклаган. Мәсәлән, 1918 ел башында ул Милләт мәҗлесендә катнаша. Алай гына да түгел, чыгыш ясап, татарларның, хәтта казакъларның, украиннарның бәйсезлеген яклый, милли мәсьәләдә большевистик сәясәт белән килешмәвен әйтә. Мәҗлестә катнашучылар белән бергә ул Уфа ЧКсы тарафыннан бер мәртәбә кулга алынган да булган, ләкин аны бик тиз (шул ук көнне) иреккә чыгаралар.

С.Атнагулов, Казанга килгәч, "буржуаз" Хәрби шура әгъзасы була, "Болак арты республикасы"н яклый, баш күтәрүчеләр арасында йөри. Димәк, "буржуаз милләтче". Дөрес, соңрак ул мондый карашлардан баш тарта, большевиклар платформасына баса, кайвакыт аларны уздырып та җибәрә. Тик күзәтү органнары монысын үз карашларын яшерү өчен киелгән битлек кенә дип исәпли.

4. "Совет властеның явыз дошманы", "басмачы" Зәки Вәлиди белән тыгыз бәйләнештә булган, кайчандыр аның кушканнарын үтәүче йомышчы офицер булып хезмәт иткән. Көндәлек дәфтәрләрендә (органнар аларны да актарып чыкканнар) С.Атнагулов З.Вәлидине "зур галим", "бик акыллы кеше" дип атый, башка "дошманнарга" да (мәсәлән, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев кебекләргә) "уңай бәя" бирә.

5. Заманында С.Атнагулов М.Бөдәйли китабына уңай рецензия язган. М.Бөдәйли "солтангалиевчеләр" рәтендә булганы өчен кулга алынган. И.Рәми китабына да эчке рецензия язган булган, шуның белән аның дөньяга чыгуына ярдәм иткән. И.Рәми исә шулай ук "солтангалиевчеләр" рәтенә кергән кеше буларак фаш ителгән. Димәк, телдән Солтангалиевне фаш итсә дә, чынлыкта үзе дә шулар оешмасында булган, янәсе.

Менә шуның ише гаепләүләр нигезендә 1936 елның 5 августында С. Атнагуловны партиядән чыгаралар. Казан шәһәре партия оешмасының Молотов райкомы карарында боларга өстәп "икейөзле кабахәт троцкистлар Эльвов, Ищенко һәм Фатих Сәйфи-Казанлы белән элемтәдә булганы өчен һәм бу хәлне партия оешмасыннан яшереп, алдау юлына басканы өчен" дип әйтелгән.

1936 елның 25 августында НКВД хезмәткәрләре капитан Веверс һәм лейтенант Марголин тарафыннан "буржуаз милләтче", "солтангалиевче", "уң троцкист" Сәләх Садри улы Атнагуловны кулга алу турында нигезләмә (обоснование) язылган. Анда югарыдагы гаепләүләр китерелгән. Партия өлкә комитеты ризалыгын алу белән, 1936 елның 2 сентябрендә С.Атнагуловны кулга алалар. Тентү вакытында бик күп китаплар, кулъязмалар һәм башка әйберләр белән бергә С.Атнагуловның шәхси коралын – пистолетын да конфискациялиләр. Корал йөртергә рәсми рөхсәте булса да, террор әзерләүгә бер дәлил буларак ул да ярап куя.

Ул чорга хас булганча, озакламый С.Атнагулов "эше"нә пединститут директоры З.Гыймранов, язучы һәм шул ук институт укытучысы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм тагын берничә кеше "эш"ләрен кушып, "группа эше" әвәлиләр. Ә группада, ягъни "Советка каршы контрреволюцион оешма"да булган өчен ул чорда иң югары җәзага – үлемгә хөкем итәләр.

Тикшерүне лейтенант Марголин алып бара. С.Атнагулов үзенең эсер булганлыгын инкарь итми. "Яшь идем, күп нәрсәне аңламый идем, аңлап алуга, эсерлар белән араны өздем, большевиклар ягына чыгып, Коммунистлар партиясенә кердем", – ди.

Зәки Вәлиди белән бергә башкорт гаскәрендә хезмәт итүен дә таный. "Ләкин мин бит аны кызыллар ягына чыгарга үгетләдем, башкорт армиясе белән кызыллар арасында элемтәче булдым һәм, ниһаять, максатыма ирештем. Буржуаз милләтчелек хаталарыннан да арындым, ди. Киресенчә, бәлки, мавыгып китеп, "бөек державачыл", "шовинистик" хаталар җибәргәнмендер", – дип тә әйтә. С.Атнагулов позицияләрен төптән үзгәртүен тирән белеме, нигезле эрудициясе булмау белән аңлата. "Тагын нинди хаталарыгыз булды?" – дигән сорауга Ленин әсәрләрен тәрҗемә иткәндә сүзгә-сүз, механик рәвештә тәрҗемә итүен, татар телен рус сүзләре белән чуарлап, аны бозуын күрсәтә.

Кыскасы, кулга алынгач, С.Атнагулов күп нәрсә турында уйлана, эшчәнлегенә бик таләпчән, тәнкыйть күзлегеннән карый.

Тикшерүче исә аны "уң троцкийчы", "контра", "халык дошманы" итеп күрсәтергә тырыша. Тик С.Атнагулов мондый гаепләүләр белән һич килешми.

Өч ай буе шулай тарткалашып иза чиккәннән соң, Марголин урынына икенче тикшерүче – Каменщиков билгеләнә. Монысы эшне шактый коры тота. 1936 ел ахырына мәхбүсне тәмам сындыралар – ул инде барлык нахак гаепләрне дә тулысынча таный, теләсә нинди беркетмәгә кул куеп, тикшерүче сүзләрен раслап кына тора. Мондый күндәмлекне аңларга Атнагулов эшендә сакланган медицина белешмәсе ярдәм итә. 1937 елнын 3 июнендә язылган бу документта тоткынның сул кулында ике бармагы, уң аягында тагын берничә бармагы имгәнеп, хәрәкәтләнүдән мәхрүм булуы күрсәтелгән.

Дөрес, 1937 елның 3 июлендә С.Атнагулов элек биргән мәгълүматларыннан баш тарта. "Мин аларны авыру, башым миңгерәүләнгән чакта биргән идем", – дип аңлата. Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый.

1937 елның 16 августында Махсус киңәшмә дип аталучы законсыз орган үзенең ябык утырышында шаһитларны һәм яклаучыларны чакырмыйча гына, берничә минут эчендә С.Атнагулов "эш"ен тикшерә. Киңәшмә беркетмәсеннән күренгәнчә, С.Атнагулов гаебен танымый, элеккеге күрсәтүләрен "мәҗбүр итеп алынган иде" ди. Шуңа да карамастан әлеге киңәшмә аны иң югары җәзага хөкем итә. Суд карары шул ук көнне җиренә җиткерелә. Шулай итеп, бу катлаулы, каршылыклы шәхеснең биографиясенә куркыныч нокта куела.

РАФАЭЛЬ МОСТАФИН
"Ватаным Татарстан".



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013