Бүген Әдипләр: Атлас Галимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Атлас Галимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Зөлфия Гыйниятова

Атлас Рим улы Галимов 1972 елның 15 апрелендә Татарстанның Баулы районы Яңа Чүте авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтында укый. 1996-2002 елларда Яңа Чүте урта мәктәбендә балаларга җыр, тарих, җәмгыять белеме, базар икътисады, хокук нигезләре дәресләре укыта, туган якны өйрәнү һәм җыр түгәрәкләрен җитәкли. 2002-2005 елларда табигатьне саклау һәм торгызу юнәлешендә җәмәгать эше белән шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен мәктәпнең югары сыйныфында укыганда яза башлый. 2006-2007 елда «Якты уйлар» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Яшәү мәгънәсе

- Яшәү мәгънәсе нидә?
- Бер-береңә сөю, шатлык, бәхет бирүдә! 
Дөньяның яктылыгын, гүзәллеген, 
Төгәллеген, гаделлеген күрүдә!

- Яшәү мәгънәсе нидә?
- Хакыйкатьне эзләп табуда. 
Чын дөреслек, изге гыйлем белән
Юл яктыртып, алга баруда.

- Яшәү мәгънәсе нидә?
- Үз юлыңны эзләп табуда,
Үз ур(ы)ныңны табып тормыш диңгезендә 
Аллаһ белән бергә булуда!

Мәгънә кайда - шатлык шунда! 
Шатлык була, туса яңалык. 
Мәгънә була - максат табылганда 
Алга таба әйдәп барырлык.

Һәрбер тамчы кирәк!

«Ходай - дәрья, ә без - тамчы». 
Син шуларны уйласаңчы. 
Ходай биргән шул тамчыны 
Күкрәгеңдә сакласаңчы!!!

Диңгез тамчылардан тора -
Һәрбер тамчы кирәк диңгезгә. 
Олы Җанлы Бөек Ходай да бит 
Кече җаннардан тора нигездә.

Тамчы өчен диңгез кирәк, 
Ул бит тулган диңгез эчендә. 
Искә төшер кайдан икәнеңне!!! 
Артыр шул чак яшәү көчең дә!

Көчле булыр өчен кирәк бит ул 
Кушылырга тамчы тамчыга. 
Бар дөньяга тарау кече җаннар 
Бердәмлеккә шуңа омтыла.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013