Бүген Әдипләр: Әскыя Әхмәтшина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әскыя Әхмәтшина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Әскыя Әхмәтшина
Әскыя Фатыйх кызы Әхмәтшина 1941 елның 15 мартында Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авылында туа. Озак еллар Казахстанның Күкчәтау өлкәсендә яши. Анда татар диаспорасының мәдәни автономиясен оештыруда катнашып, актив эшчәнлек алып бара. Күренекле язучы Ибраһим Салаховның әсәрләрен халык арасында пропагандалауда зур хезмәт куя. Казахстанда һәм Татарстанда олы әдипнең халык белән очрашуларын оештыра, аның иҗаты турында чыгышлар ясый.
Бүгенге көндә Әскыя ханым туган авылы Мәлләтамакта яши, районның мәдәни тормышында актив катнаша. Биредә без Әскыя Әхмәтшинаның райондагы "Авыл утлары" гәзитендә чыккан кайбер язмаларын файдаландык.

Без— көчле, мәдәниятле халык

Президентыбыз Указы нигезендә 2006 ел Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде.Чыннан да бу ел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә караган 100 гә якын түгәрәк даталар булуы белән үзенчәлекле булды. Бөтен дөньяга танылган герой шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллыгы, татар шигъриятенә нигез салган Тукаебызның 120 еллыгы, Казаныбызның 1000 еллыгы, сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың 100 еллыгы, «Авыл утлары»ның 75 еллыгы республика күләмендә билгеләп үтелде. Халкыбыз тагын бер олы тантана, ягъни 22 декабрьдә театр сәнгатенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мин театр белгече түгел. Шулай да, үземне белә-белгәннән алып бүгенге көнгә кадәр сәхнәдән аерылмый яшәүче үзешчән сәнгатькәр буларак, театр турында әйтәсе сүзем бар.
Беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы 1906 нчы елның 22 декабрендә сәхнәгә куелган көннән татар театрының тарихы башлана. Чит илләргә сибелеп яшәгән татарларны берләштереп, милләт буларак саклап калуда театр-концертларның роле бик зур. Татар кайда да татар инде ул, театрдан, җырдан-моңнан башка яши алмый.
Без балачакта телевизорлар булмагангамы, өлкән абый-апалар үзешчән театр уеннарында катнашырга чакырса, без бик теләп риза була идек. Мин беренче мәртәбә өченче класста укыганда сыер савучы Хатирә булып спектакльдә уйнадым. Читән аша сикергәндә абынып егылып, чиләгемнең залга очканын һич онытасым юк. Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров, Вера Минкина кебек театр корифейларыбыз да бит күпмедер дәрәҗәдә авыл театрларында чарланып үскәннәр.
Әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан безнең районыбызда да ел башыннан алып бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шуларның соңгы берничәсен генә санап китәм:
әдәбият һәм сәнгать елы кысаларында уздырылган үзешчән театр коллективларының район конкурсы;
район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы;
сәләтле балаларның «Йолдызлык» фестивале;
район мәдәният бүлеге, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге оештырган «Яшьлегем тугае» кичәсе...
Мәдәният өлкәсендә бу ел уңай үзгәрешләр белән үзенчәлекле, мәдәниятебез борылыш чорына керде. Мәдәни чараларның массовый төс алуы, халыкка якынаюы куандыра, үзебезнекеләрдән тыш, читтән килгән театр һәм концерт группаларыннан сәхнә бушап тормый. Без көчле, мәдәниятле халык дип әйтергә тулы нигез бар. Теләсә кайсы милләт турында фикер йөрткәндә, аның мәдәниятенә, әдәбиятына, күренекле шәхесләренә, язучыларына шагыйрьләренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без бәхетле, бездә алар бар да бар.
Узып барган ел Мөслим радиосының эфирга чыгуына бер ел тулу белән дә истә калачак. Форсаттан файдаланып, радио хезмәткәрләренә авыл халкының рәхмәтен җиткерәсем килә. Өлкәннәрнең күбесе радио тыңлап яшиләр. «Мөслим радиосын тыңлап, җанга дәва алабыз», диләр алар. Матбугат үзәге хәзер өч юнәлештә (телевидение, радио, нәшрият) эшли. Телевидение ул искиткеч катлаулы тармак, бигрәк тә район җирлеге өчен колачлый һәм күтәрә алмаслык авыр йөк. Шулай булса да, телевидение хезмәткәрләре сынатмыйлар, көн кадагына туры килерлек тапшырулар әзерлиләр. МТВ нең киләчәге ышанычлы. Райондашларыбызның, авылдашларыбызның радио, телевизорлары җирле дулкында эшләвен һәм һәр гаиләнең өстәлендә «Авыл утлары» гәзитен күреп сөенәсе генә кала. Әйе, чыннан да районыбызда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлар, куанып сөйләрдәй вакыйгалар шактый. 2006 ел — Әдәбият һәм сәнгәть елы уңышларыбызны тагын бер баскычка югары күтәрде.

Татарлыкка мәдхия

Татар! Нинди горур яңгырый! Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар — кешенең бөтен язмышын шул хәл итәргә мәмкин. Бишектә чагыәда әткәң-әнкәң сайлаган, дога белән дин әһеле колагыңа пышылдаган исемне, балигъ булгач, юк-бар сәбәптән үзгәртсәң, гомер атың абынырга мөмкин.
Татар — гыйлем чыганагы!
«Русларга дәүләтчелек культурасы татарлар аша керде», — дип яза тарихчыларыбыз. Татарлар Россиянеә иң укымышлы кешеләре булганнар. Китап бастыру, газеталар чыгару, театр, сәнгать, музыка өлкәсендәге казанышлары белән татар иң белемле, культуралы халыклардан санала. Моның шулай икәненә, заманында чукынып руска күчкән 500 милләттәшебезне искә тәшерү дә әитә. Державин, Карамзин, Тютчев, Тургенев, Суворов, Кутузов, Мичурин, Бунин, Куприн... алар урыска күчкән татарлар.
Татар — горурлык билгесе! Ул сугышып яшәүдән күптән китеп, цивилизация белән яши. Татар, үзенең исән калу-калмауыныңә иң авыр чорларын үтеп, бүген тарих мәйданына яәңдан әйләнеп кайтты.
Халкың белән горурланыр өчен,
Нигезең бар, татар баласы.
Татармын дип сөен,
Без — бөек халык
Тарихларда мәңге каласы.
Татар кайда яшәсә дә, үзен татар дип хис итә, татар мохите белән яши. Татарстанны дәүләт итеп, Казанны рухи башкаласы итеп кабул итә.
Исем ул — язмыш билгесе!
Татар дигән шанлы атама безгә көч-егәр бирә, табынганда күккә чөя, абынганда күтәреп ала. Без мондый куәтле исемгә мең еллар буена килгәнбез. Язмыш үзе юлыбызга аны маяк итеп куйган. Бу исемдә Ана сөте белән кергән яхтыяр көче, үлмәс горурлык, аянычлы хәтер, гарасатлы заманнар кайтавазы сыйган. Татар исемен галиәҗанәб тарих югалтырга теләми. Ул, гасырдардан гасырларга күчеп, киләчәккә бара. Син бу хикмәтле сүзнең бер генә хәрефенә дә кагыла алмыйсың. Безгә җир йөзендә татар булып яшәү бәхете бирелгән. Безгә олуг исемгә лаек булу бәхете — Раббыбыз тарафыннан бирелгән.
Татар... Безнең моңыбыз, әҗырыбыз бар. Татар моәңы, аның үзе белән бергә яши. Татар кешесен моңә берләштерә — ул безнең уртак язмышыбыз, ерак тарихыбызга барып тоташа. Безнең газиз телебез бар. Җир шарында 14 аралашу теле булса, шуларның берсе— татар теле. Бүген Тукайның «Туган теле» җыры җир шарында яшәүче һәр татарларның милли гимнына әйләнде, ул безгә дәрт һәм дәрман бирә.
Исем — талисман!
Татар ул бөек милләт, ул бербәтен һәм бәүленмәс халык. Үткән дәверләр капкасы да, килер дәверләр капкасы да шушы тылсымлы сүз белән ачыла. Татарлар үзләрен дәүләтле халык итеп тойганнар, дәүләтчелекне торгызу халкыбыз аңнарында беркайчан да сүнмәгән.
1990 нчы елның 30 августыннан Татарстан мәстәкыйль дәүләт юлына басты. Шуңа күрә бу кән— Республика көне, олы бәйрәм! Гасырлар авазын тыңлап, бергә булыйк, бердәм булыйк, Татарлар!

Кешеләр һәм еллар

Безнең татар авылларында гомер-гомергә гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, динебез энҗе бөртегедәй кадерләп сакланган хәлдә буыннан-буынга күчеп килде. Чорлар алышынса да, күп милләтле Русия җирендә сан ягыннан икенче урында барган татар халкы үзенең мәдәни үсеше, дөньяви карашы белән башка милләт халыкларына үрнәк булып торырлык. Төрле милләт халыклары белән аралашып яшәгәнлектән мин моңа бик күп мисаллар китерер идем. Бу язмам, татар рухын сүрелдерми, гореф-гадәтләребезне санга сугып, ата-аналарына, әби-бабаларына зур ихтирам һәм туганлыкның кадерен белеп, Югары Табында яшәүче Кадыйровлар гаиләсе турында.

...Мин каз өмәсенә туры килдем, йорт хуҗасы Минсалих Кадыйров барлык туганнарын җыеп, ел саен каз өмәсе үткәрә икән. “Без әнкәйнең җиде баласы, үзебезнең дә гаиләләребез ишле, авылда мал-туарсыз яшәп булмый. Быел 80 баш каз үстердек, өмәләрдән соң ел саен коръән укытабыз, әти-әниләребезнең каберләренә зират кылабыз”, – дип өмәчеләр белән таныштырып чыкты хуҗа. Хуҗабикә Әлфия Димиева Мәлләтамак кызы минем укучым булып чыкты, без бик тиз аралашып, сөйләшеп киттек, мәктәп елларын искә алдык.

Сүзне җиде бала тәрбияләп үстергән Кадыйрова Гыйздениса апа белән Габдрахман абыйдан башлыйк әле. Габдрахман абый –колхозлашу чорларында авылга трактор алып кайткан иң беренче тракторчы. Гыйздениса апа авылга ат белән Мөслимнән “горючи” ташый. Mиде җанны асрау өчен дөньялары ничек кенә авыр булмасын, тормыш дилбегәсен бергә тарту барыбер җиңелрәк була. Габдрахман абый сугышка киткәч, Гыйздениса апа биш баланың тамагын туйдыру өчен, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр дуңгызчылык фермасында эшли. “Ягарга утын юк, бәләкәй чана тартып, төнлә ай яктысында тездән көрткә батып, эскерт төбеннән салам алып кайтып өй җылыттык. Сукыр лампа яктысында ямау ямадык, тегү тектек. Кар эри башлау белән басудан өшегән бәрәңгеләрне җыеп алып кайтып кәлҗәмә ашадык, ипине алабутадан кычыткан кушып пешердек. Ул чорда кешеләр бер-беренә ярдәмчел, чыдам, сабыр иде. Бары да, югы да бергә булды, авыл халкы авырлыкка бирешмәде, сугышның бетүенә, җиңүнең килүенә ышанып яшәде. “Сугышка без балачагыбыз белән түләдек”, – дип ул михнәтле елларны искә алды Гыйздениса апаның өченче кызы Факыя ханым. Габдрахман абый, Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Аларның күбесе чит ил туфрагында ятып кала. Габдрахман абыйга 1945 елны түш тулы орден-медальләр тагып туган авылына кайту насыйп була, сугыштан соң тагын ике бала дөньяга килә. Дүртенче кызы Миңзифа ханым белән сөйләшәбез. “Сугыштан соңгы елларда авылда безнең күзебезне дә ачырмадылар – имеш, без– сатлыкҗан балалары. Берсендә кара машина килеп әтине алып ук китте тагын, әтисез калдык, дип еладык. Әнинең елый-елый теләген теләкләре, укыткан догалары кабул булды бугай, өч көннән соң өйгә кайтты. Әсирлектәге җәберләүләр эзсез калмагандыр, әтиебез ике ел урын өсендә ятып, 1950 елны җиде баланы калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Безнең әни шул авыр елларда да мәдрәсәгә йөреп белем эстәде, биш вакыт намазын калдырмады, безне дә өйрәтте. Аталы балаларга карап кимсенмәсеннәр дип, бияләйләр, оекбашлар бәйләп, тегү тегеп өс-башларыбызны бөтен йөртте. Таш белән атканга аш белән атыгыз, ярдәмчел булыгыз, кеше хәленә керә белегез, хөсетле булмагыз дип, безне яхшылыкка өйрәтте. Без әнине җир йөзендәге иң матур, иң булган, иң шәфкатьле әниләрнең берсе итеп күңелебездә саклыйбыз”.

Әтиләреннән Минсалих – дүрт яшьтә, төпчекләре Нәсимә җиде айлык булып кала. Гыйздениса апа көчле рухлы кеше була, дөнья бетте, кояш сүнде дип төшенкелеккә бирелми, калган бөтен гомерен балаларына багышлый. Иң өлкәне Разыя апа, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп, Тойгельлде авылында зоотехник булып эшли. Ташлыяр егетенә кияүгә чыгып дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Утыз сигез ел дуңгызчылыкта ферма мөдире булып эшли. Республика күләмендәге тәҗрибә уртаклашу буенча семинарларның Разыя апа фермасында үткәнен ташлыярлылар хәтерли булыр. Кызганычка каршы Разыя апа да, җәмәгате дә бакыйлыкка иртәрәк китеп бардылар. Кадыйровларның икенче кызлары Рәзинә апа бухгалтер булып эшләгән, Михайловкада яши. Љченче кызлары Факыя апа Ташлыяр егетенә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерәләр, гомер буе терлекчелектә эшләп пенсиягә чыккан. Дүртенче кызлары Миңзифа ханым– ике югары белемле, 1967 елны ветеринария институтын бетерә. Иске Әлмәт егетенә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Читтән торып пединститут төгәлли. 30 ел мәктәптә балалар укыта, үзе мәктәп директоры да була, каенанасын 20 ел тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бишенче кызлары Рәйхана Њзбәкстанда яши. Алтынчысы Минсалих Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыган Югары Табында ул эшләмәгән эш юк. Мөслимлеләргә таныш исем, унҗиде ел рәттән район буенча беренчелекне бирмәгән Сабантуй батыры. Җәмәгате Әлфия белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Әниләренә кадер хөрмәт күрсәтеп, 21 ел тәрбияләп соңгы озатканнар. Төп йортка туганнардан юл суынмый, оныкларның чыр-чулы тавышларыннан өй эче тынып тормый. Ќиденчесе Нәсимә ветеринария институтын төгәлләп, Њзбәкстанда ветеринария табибы булып эшләгән, пенсиягә чыккач Новосибирск шәһәренә кайтып урнашалар, өч балага югары белем биреп, алар төрле белгечлек буенча эшлиләр.

Кайтыр юлга чыккач, авыл башындагы агачларга ишарәләп: “Менә бу чыршыларны Минсалих лесник булып эшләгәндә утыртты, аны Минсалих чыршылары дип йөртәләр”, – диде Миңзифа ханым.

“Агач утыртып калдырса, бер яхшы бала калдырса, ул бала бу кеше өчен ярлыкауны үтенеп истигъфар кылса, аның савабы якыннарының рухына ирешеп торыр”, – дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с. Шулай булгач, Кадыйровларның әти-әниләрен, әби-бабайларының һәм Разыя апаларының рухы шат булыр, шәт.

Иң авыр елларда йөкне төпкә җигелеп тарткан, авылның якты киләчәге өчен сәламәтлеге бәрабәренә гомерен хезмәткә багышлаган, яшьли тол калып җиде бала тәрбияләп үстергән Гыйздениса апа турындагы язмам сугыш чорындагы йөзләгән аналар язмышының кайтавазы булып яңгырасын.

Тынып калган гармуннар...

Балачагыбыз гармун моңнары белән сугарылгангамы, күңелләребез моңлы безнең. Нигә соң, йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне сафландырып, керфекләрне чылатырлык хәлгә китергән гармун тавышлары тынып калды бүген авылларда? Әллә соң күңелләрнең кырыслана, кешеләрнең тупаслана баруы ерак бабалардан мирас булып калган гармун белән бәйле гореф-гадәтләребезнең онытыла баруындамы икән?
Безнең гармун җырлы да,
Безнең гармун моңлы да.
сугышта да катнашты ул
Чәчте дә ул, урды да.
Без үскәндә гармунчы кеше иң абруйлы кеше саналды. Сабантуй көннәрендә авыл моңга күмелә, көтүләр кайтып тузаннар басылгач, егетләр урамның бер башыннан икенче башына гармун белән җырлап узалар. Моны кызлар сабантуй булып узган болынга кичке уенга, егетләрнең чакыруы дип кабул итә.
Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары.
Көмеш кыңгырауларының
Кичке яңгыраулары.
Мин Мәлләтамакка укытучы булып килгән елларны иске агач клубта авыл яшьләре белән тузаннар туздырып бии идек. Тын алмаслык була башласа, идәнгә чиләк белән су сибәбез дә, тагын биеп китәбез.
Юк, биеми түгел хәзер дә бәйрәмнәрдә, туйларда бии халык, тик гармунчыны гына магнитофон алыштыра. Бер караганда моңа сөенәсе генә, ару-талуны белми, уйный да уйный, ялынасы да юк. Клубка җыелгач, магнитофон белән кассетаң булмаса, чарасызлыктан тараласы гына кала. Гадәти көннәрдә авыл клубларында хәзер егетләрдән дә, кызлардан да өздереп биючеләр юк, егетләр бии белмәгәнлектән стена терәтеп басып торалар, ә кызларны урындыктан куптарып булмый. Моның сәбәбе шул ук гармунсызлыкта түгелме? Хәзер гармунчыларны, биючеләрне ветераннар ансамблендә генә күрергә була. Фаил Ханов, Әдип Салихов, Фәнис Абдуллин, Делфин Ишматов башкаруындагы үзәк өзгеч авыл көйләрен, халык җырларын тыңлап, бер мизгелгә генә булса да, без гармунлы балачагыбызны искә алабыз. Люция Хәбибуллина, Галия Фәрхетдинова, Бәһиҗә Баһауова, Рәзинә Исламова, Рәшит Нуруллин, Мирсәет Латыйпов, Миргазиз Муллин, Әнисә Гилаева йөрәкләрне җилкендереп биеп җибәрсә, тыныч кына утырып булмый, алар белән бергә биисе килә башлый. Њзенең өйрәтелгән этләре белән чыгыш ясаучы сугыш һәм хезмәт ветераны Хәят Хәйретдинованың исеме Мөслимнән читтәгеләргә дә таныш. Концертны алып баручы мәгариф отличниклары Әнәс Сәлахов белән Роза Низамованың сәхнәдән сөйләгән һәр сүзе мәгънәле һәм эчтәлекле, тамашачының күңеленә барып җитәрлек.
Ветераннар коллективы зур, җырчыларыбыз күп, аларның һәрберсе турында тәфсилләп язарга булыр иде, анысы башка тема, башка вакытта язылыр. Хәйрия елы уңаеннан безнең ветераннарыбыз районыбыз төбәкләре – Симәк, Мәлләтамак, Яңа Усы, Крәш. Шуран, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш авылларында шәфкатьлелек концертлары белән чыгыш ясады, авыл халкы белән фикер алышты. Хәзерге көндә алар Сарманга барырга әзерләнә. Инде күп еллар зур хезмәт куйган ветераннар ансамбле җитәкчесе Әхсән Шәриповка, районыбыз авылларына һәм чит төбәкләргә баруны оештыручы ветераннар советы рәисе Әсвәт Харисовка коллективның рәхмәтен җиткерәсем килә. Гармун моңнарын сүндерми, халкыбызның рухи мирасын кадерләп, саклап халыкка җиткерүдә зур өлеш керткән ветераннар клубы әгъзаларының һәркайсына саулык-сәламәтлек, иҗат дәрте телик. Ә яшьләребез өлкәннәрдән үрнәк алсыннар, халкыбызның милли традицияләренә битараф булмасыннар, гармун моңнары тынмасын иде...

Авылым кешеләре

Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач-ялангач килеш, эштән арып кайткан чакларда да су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, ачарга да үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры балалары – хәзерге өлкәннәребезнең һәркайсы турында да тәфсилләп язарга булыр иде. Гәзит битләре чикле булу сәбәпле, язмышларын җир белән бәйләгән Нәсибә һәм Рифкәт Сәхиповларның күпләргә үрнәк булырлык гомер һәм хезмәт юлларын бәян итүен, шул чордагы өлкәннәребезнең яшьлекләре һәм гомер агышларының кайтавазы булып яңгырасын.

– Гомер дигәнең агымсу шикелле, үтә дә китә икән. Һич онытылмый ул еллар. Сугыш башлаганда миңа 9 яшь иде. VII сыйныфны тәмамлагач та эшли башладым, әле балалыктан да чыгып бетмәгән. 40-45 әр сутый печәнен дә, борчагын да чаптык. Аны кул тырмасы белән җыеп, арбаларга төяп, ташып эскертли идек. Эскерткә атканда туя ашамаудан башлар әйләнеп, борыннан кан китеп егыла идем. Сугышка кадәр колхозга ике “СТЗ” тракторы, “Коммунар” комбайны һәм ашлык сугу машинасы кайтты. Сугыш башлангач, бөтен эш тылдагы картлар, хатын-кызлар һәм бала-чагаларга калды, шуңа күрә техника тулы көченә эшли алмады, бөтен эшне кул белән башкардык. Ул елларда чәчүлек җирләрен “кысыр” калдыру зур җинаять саналды. Җирне сукалауда, тырмалауда, чәчүдә атлар ярдәмгә килде. Өлгергән игеннәрне урып-җыю, кибәннәргә кую, суктыру, орлыкларны чүп-чардан арындыру кул көче белән башкарылды. Әхмәтҗанова Бибикамал апаның әтисе Нуретдин бабайның муенына тубал асып басуда чәчү чәчеп йөргәне әле хәзер дә хәтеремдә.. Уракка йөрүчеләргә көнгә берәр стакан он бирәләр иде. Әнкәй белән йөргәч безгә ике стакан он тиде. Урак беткәч ел уңышыннан берәр чиләк он бирделәр. Безгә ике чиләк, мин үземә тигән бер чиләк онны сатып өс-башыма алдым, яшь чак, киенәсе килә. Кояштан да иртә торып әңгер-меңгер сукмаклардан эшкә китәбез, үзебез белән өйдән ашарга алырга бернәрсә дә юк. Хуҗин Салих абый – бригадир. Бик акыллы, кешелекле булды, безгә бодай куырып ашата иде. 16 яшем тулгач терлекчелектә эшли башладым. Сарык та карадым (сарыкчылык фермасы бар иде), сыер да саудым, кошчылык фермасында тавыклар да карадым. Соңгы эш урыным дуңгыз фермасы булды. Мин шуннан лаеклы ялга чыктым, пенсиягә чыккач та күп еллар эшләдем. Дусил Шәкүров рәислек иткән чорда “Кызыл Октябрь” колхозы район һәм республика күләмендә бөтен төр продукциясен җитештерүдә, төзелеш, үсеш, алгарыш буенча иң югары баскычка менде. Урыны җәннәттә булсын, Мәлләтамак һәм Нарат Асты халкы бу асыл затны мәңге онытмас. Без, тыл ветераннары, барыбыз да фидакарь хезмәт куйдык, эшләгәннең хөрмәтен күрдек. Ел нәтиҗәләре буенча район һәм республика күләмендә үткәрелгән терлекчеләр слетыннан бүләксез кайтмадым. Юрган, палас, кер юу машинасы, чәй һәм аш сервизлары, сәгать, гармун, келәм, суыткыч кебек кыйммәтле бүләкләр өебезнең яме. Пенсиягә чыгар алдыннан, дуңгыз фермасында эшләгәндә “Москвич” машинасы белән бүләкләделәр. Ике срокка район советы депутаты булып сайландым.

Нәсибә апа сөйләп бетергәч, алдыма бер букча Россия Президентыннан, Татарстан Президентыннан, колхоз, район җитәкчеләреннән бирелгән Мактау грамоталары, котлау хатлары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бер тартма орден-медальләрен китереп куйгач, исемнәрен язып калырга тырыштым. Хезмәт ветераны, Ленинның тууына 100 ел, Социалистик ярышта җиңүче, IX, X, XI – бишьеллык алдынгысы, Казанның 1000 еллыгы, Җиңүнең 50, 55, 60 еллыгына, терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Алтын медаль һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән ул. Нәсибә апа сөйләгәндә сүз саен ире Рифкәт абыйны мактады, мин шулай да аның турында язуны азаккарак калдырдым. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын. Хатынының үҗәтлеге, тырышылыгы, булганлыгы, әйдәп торучы Нәсибәсе булмаса, дәрәҗәле терлекче исемен йөртү, 78 яшькә чаклы эшләп, авыл халкының ихтирамын казануга ирешеп булыр иде микән?

Рифкәт аюбыйның нәсел ырулары Мәлләтамак авылы туфрагында. 79 ел инде ата-бабалардан калган нигезне тергезеп, аны гөлбакчага әйләндереп яши. Алар бер-берсенә туры килгән парлар. Шул ук язмыш, шул ук хезмәт юллары. Рифкәт абый да 13 яшьтән, сугыш афәте чыккан елдан эшли башлый. Башта атлар карый, аннан соң сыер фермасына күчә, шул чорда Нәсибәсе белән танышып өйләнешәләр. Алар колхоз эшен дә, тормыш йөген дә бергә җигелеп тарталар. Бәлки икәүләшеп бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләгәндә, эштән арып-талып кайткан чакларда, җылы итеп елмаеп, кайнар ашлар белән көтеп тору һәм иркәләп эшкә озату да җитеп бетмәгәндер. Шунысын яхшы аңлый ул, мәхәббәте Нәсибәсе һәм балалары өчен яшәргә кирәк икәнен, ә яшәү өчен эшләргә кирәк.

Төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләрен үз кулым белән санап чыктым, икесенә дә тигез бирелгән. Урындагы җитәкчеләр, район, республика күләмендә Сәхиповларның намуслы хезмәтенә югары бәя биргәннәр. Әле алар җәмгыятебезгә лаеклы, йөз аклыгы булырлык балалар да үстергәннәр. Хәзер шул балалар, оныклар, оныкчыклар белән чөкердәшеп мәш килеп йөриләр. Гомер көзләренә кергәндә Сәхиповлар ураза тотып, гамәл-гыйбадәт кылып, кешеләргә җылы сүз, җылы караш, изгелекне кызганмыйча өләшеп, тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып шатланып гомер итәләр. Ә без, аларның авылдашлары, Сәхиповлар гаиләсенә кешеләргә биргән җылылыкларының үзләренә мең нур, чиксез әҗер булып кайтуын телик.

Бәхетле картлык

Кадер-хөрмәткә лаеклы, иң авыр елларда йөкне төпкә җигелеп, сыкранмыча тарткан хезмәт һәм тыл ветераннары күп безнең авылда. Бәхетне ерактан эзләмичә, туган авылында төпләнеп, намуслы хезмәт юлы үткән, тормыш сынауларын зур сабырлык белән кичергән, үзләренең дәвамчылары итеп тәрбияле балалар үстергән, 55 ел бергә гомер итүче бәхетле парлар Әлфия һәм Миңнулла Хөсәеновлар турында сүзем.

Аларның гаиләсе турында бәян итүне Әлфия апаның әнисе, мәрхүмә Хәдичә әбидән башлыйк әле. Мәлләтамакка укытучы булып килгәч, чиста-пөхтә итеп чын татар зәвыгы белән җыештырылган дүрт помаклы өенә мине дә үз кызы кебек сыендырып, аналарча кайгырткан бу изге затка мин гомерем буе рәхмәтле. Хәзер мин үзем дә оныкларыма әби, гомер дигәнең бер мизгел генә, үтә дә китә. Ә яхшылыклар мәңгелек булып кала. Хәдичә әбинең ире Шакир, авырып, бик яшьли үлеп китә. Ике кызы– Әлфия белән Хадиканы аякка бастыру өчен, ирләрчә сабан да сөрергә, ат җигеп тә эшләргә туры килә аңа. Сугыштан соңгы авыр еллар, эшләргә ир-ат юк. Сугышка киткән 450 кешенең 192 се кире әйләнеп кайтмый, кайтканы да кайсы кулсыз, кайсы аяксыз. 10 яшьлек Әлфия IV сыйныфны тәмамлау белән эшли башлый, башта әнисе белән уракка йөри, 13-14 яшендә зурлар белән беррәттән ашлык суктыра, лобогрейкага көлтәләр биреп тора. 1952 елны, аръяк егете Миңнулла Хөсәеновка кияүгә чыгып тормыш корып җибәргәч, терлекчелектә эшли башлый. Ќәй көне сыер сава, кыш көне терлекчелекнең иң җаваплы тармагы булган тудыру бүлегендә яшь бозаулар карый.

Каенанасы Гәйнелхәят әби килененең эшкә кулы йогып, “әни” дип өзелеп торуына сөенеп бетә алмый, үзе дә килененә һәръяклап ярдәм итәргә тырыша. Бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт баланы карап үстерешә, өй эшләренlә дә булыша. 50 елдан артык бергә яшәгән каенанасын Әлфия апа фәкать рәхмәт сүзләре белән олылап искә ала.

– Каенанам һәркайсыбызга карата гадел булды, өйдә татулыкны саклады, әләкләшмәде, сүз йөртмәде. Минем эштән кайтуымны көтеп тормады, мичкә дә якты, ипиен дә пешерде. Беренче кызым Зөлфирәне алып кайткач, 20 көннән соң ук эшкә чыктым, башка балалар белән дә шулай булды, ике айдан артык утырмадым. Гомеренең соңгы 10 елын урын өстендә үткәргән әнкәйне сабый баладай тәрбияләп, игелекләрен кайтарырга тырыштым. Хәер-фатихасын калдырып, каенанам Гәйнелхәzn йөзенче яшендә вафат булды. Урыны оҗмахта булсын, хәзер дә догаларымнан калдырмыйм, – ди Әлфия апа.

45 ел эш стажы булган, гомер буе терлекчелектә, лаеклы ялга чыккач та биш ел эшләгән хезмәт һәм тыл ветераны Әлфия Хөсәенованың хезмәтен бәяләүче дәүләт бүләкләре күп. Коммунистик хезмәт алдынгысы IX, X, XI бишъеллыклар алдынгысы. Намуслы хезмәт өчен, Социалистик ярышта җиңүче, Халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен, Хезмәт алдынгысы, Җиңүнең 50, 55, 60 еллыгы медальләре һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соңгы иң авыр елларда яшәү җиңел булмый. Кияргә киеме, ашарга ризыгы булмаган чор. Миңнулла абыйның да 10 яшьтән башланган хезмәт юлы озын-озак чакырымнарга сузыла. Җәй көне көтү көтә, кыш көне Әлфиясе белән бергә терлекчелектә яшь бозаулар карый ул. Пенсиягә чыккач шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Бүген аңа 77 яшь, һаман да эшли, кул кушырып утырмый. үз аты белән ел саен урып-җыю чорында ындыр табагында эшли. Колхозда кылны кырыкка ярырдай чакларда, бер көндә берничә төрле эш башкарган чаклары да аз булмый аның. Ә дәүләт бүләкләренә килгәндә, югарыда санап киткәннәр икесенә дә тигез бирелгән, ким дә түгел, артык та түгел.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, Әлфия апа ике каенанага килен булып төшә. Иренең апасын 93 яшенә кадәр тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Гомер буе терлекчелектә эшләп, ике каенананы караган, дүрт бала тәрбияләп үстергән, иргә дә яраган, өй эшләренә дә җитешкән. Олы йөрәкле, киң күңелле, шәфкатьле, сабыр җанлы Әлфия апа колхозның бөтен авыр эшен ире белән янәшә тарткан. Алар уфтанмыйлар да, зарланмыйлар да, барына шөкерәнә кылып һәр туган көнгә куанып яшиләр.

– Озын тормыш юлы үткәнсең. Бәхетлеме син, Әлфия апа? – дип сорадым саубуллашканда.

– Бик бәхетле. Өебез җылы, газ кергән, су кергән, абзарда малларыбыз, ишек алдында кош-кортлар. Ачлы-туклы сыер савып йөргән елларда мин мондый тормыш турында хыяллана да алмый идем. Дүрт балабыз “әти, әни” дип өзелеп тора. Җиде оныгыбыз, биш оныкчыгыбыз бар. Балалардан, оныклардан, кияү-киленнәрдән, кода-кодагыйлардан ишек ябылып тормый. Аеруча балаларымның барысының да үз оя-тормышларын корып, югалып калмауларына сөенәм.

Чыннан да, әти-әни өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Алга таба да балалары өчен куанып, тигез яшәсеннәр.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013