Бүген Әдипләр: Дамир АСЫЛОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дамир АСЫЛОВ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Дамир АСЫЛОВ
(1937-2012)
Дамир Сәетгәрәй улы Асылов 1937 елда Азнакай районының Сәпәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда төрле эштә эшли. 1962 елда, Бөгелмәдә нефтьче кадрлар әзерли торган училищены тәмамлагач, “Азнакайнефть” идарәсенә җибәрелә һәм шунда ундүрт ел нефть чыгару операторы, нефть җиһазларын ремонтлаучы слесарь, техник кабинет мөдире булып эшли.
Шул елларда нефтьчеләр тормышы турында мәкаләләр яза башлый. Кичке мәктәптә укып, урта белем алгач, Казан университетының журналистика факультетына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алына. Нефтьче буларак, аны республиканың нефть төбәгенә үзхәбәрче итеп билгелиләр. Анда ике дистә елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыккач, тагын озак еллар Мәдәни җомга газетасының хәбәрчесе, Бөгелмә авазы газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләде.
Дамир Асылов «Татнефть» акционерлык җәмгыяте оештырган журналистлар конкурсларында күп тапкыр җиңүче булды, республика күләмендә үткәрелә торган традицион журналистлар конкурсының “Бәллүр каләм” иясе иде. Ул, нигездә, публицистикага тугрылыклы булып калды. Шулай да әдәби парчалар да язгалады. Бигрәк тә сатира, юмор кебек жанрларны үз итте, тормышта булып тора торган мәзәк һәм көлке хәлләрне, туры килгәндә, игътибардан читтә калдырмый иде. 2012 елда Татарстан китап нәшриятында “Җир маеның – үз җае” дигән китабы, 2013 елда Казанда чыккан “Илһам чишмәләре” җыентыгында бер бәйләм иҗат җимешләре басылып чыкты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең Тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлегенең “Русия халыклары мирасын саклауга керткән өлеше өчен” медале кавалеры.
Дамир Асылов 2012 елда бакыйлыкка күчте.
http://www.wikiwand.com/tt/Дамир_Асылов

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013