Бүген Әдипләр: Әзһәр Шакиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әзһәр Шакиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова
Наил Шәрифуллин
Зәйдулла Шәфигуллин
Фәрит Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин
Исмәгыйль Шәфиев
Мөслимә Шәфыйк
Илфак Шиһапов

ТАРИХ СӘХНӘСЕНДӘ—БЕЗ ЭЗЛЕБЕЗ...

Әзһәр Шакиров
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа.
Моңаймагыз, дуслар, китеп барсам 
Кинәт кенә сезнең арадан: 
Әверелеп матур легендага, 
Мин кайтырмын әле яңадан.
	Фәнис Яруллин
Мин бит үз гомеремдә беренче мәртәбә Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укый башлагач кына чын театрны, тере артистны күрдем. Авылда, мәктәптә укыган чакта артист булу турында уйлау түгел, хыяллана да алмадым. Ничек инде авыл кешесеннән артист чыксын-укытучы, врач, һич югы авыл хуҗалыгында инженер дисәң, бер хәл. Гомумән, артистлыкка укыткан институт турында ишеткәнем дә булмады. Театр училищесында укыганда минем бер генә теләгем бар иде, ничек кенә булса да дөрес уйнарга өйрәнү. Урыслар аны «школа переживания» дип атыйлар. Гади генә итеп әйткәндә, син уйный торган рольнең бөтен эчке кичерешләрен йөрәгең, күңелең аша уздыру. Ягъни, аның язмышы белән сәхнәдә яшәү. Икенчесе-«школа представления», монысы каһарманың булып кылану, ягъни син уйный торган рольнең эчке кичерешләрен йөрәгең аша уздырмыйча да тамашачыны ышандыра аласың икән, шул җитә; бик гади генә итеп әйткәндә, аермасы менә шул. Менә шушы ике төрле уенны аңлар өчен мин укытучыларымның теңкәсенә тиеп бетә торган идем. Төннәр буе күңелем, җаным белән Станиславскийны укыйм, өйрәнәм. Минем укытучыларым М. Гладков, В. Смирнов-Малый театр мәктәбен бетергән кешеләр. Аларның укыту алымнары К. Станиславский язганча түгел, бәлки үзләре театр сәнгатен ничек аңласалар, шулай укытырга тырышалар иде. Шуңа күрә мин, Станиславский менә шулай язган, менә болай язган, дип укытучыларым белән бәхәскә керә идем. Әлбәттә, мин әле Станиславский системасын һәр актер үзенең табигатенә яраклаштырырга тиешлеген бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермәгәнмен. Әйткәнемчә, мин ул «школа переживания» дигән уенны каныма, җаныма сеңдерергә тырыштым. Шул гына минем эчке дөньямны ачарга ярдәм итәр дип уйладым. Хәзер инде аңладым, күп очракта «школа переживания» белән «школа представления» артист уенында шул хәтле нык бәйләнгән, аларны аерым-аерым бик сирәк очратырга була. Хәер, тамашачылар өчен син нинди «школа»да уйныйсың, барыбер. Беренче курста чагында үзеңне гений итеп саныйсың. Беркем дә дөрес уйнамый төсле тоела. Менә син уйнасаң, бөтенләй башка төрле уйнар иден, алай әле бер артистның да уйнаганы юк, дип, үз-үзеңне ышандырырга тырышасың, ә инде соңгы курста азрак үзеңнең кем икәнеңне аңлый башлыйсың. Икенче курста чагымда Е. Вахтангов турындагы китапларны укый башладым. Алар нишләптер минем күңелемә, җаныма көчле тәэсир итмәде, бәлки, мин аларны аңлар дәрәҗәгә үсеп җитмәгән булганмындыр. Хәер, минем укытучыларымның «Вахтангов» училищесына бик исләре китми иде. Менә «Малый» театр мәктәбенең нәрсә икәнен В. Пашенная, И. Ильинский уеннарын карап күрдем. Кайчагында үземә дә ара-тирә сүзсез рольләрдә катнашырга насыйп булды. Шунда сәхнә артыннан урыс артистларының уеннарына карап сокланам, өйрәнергә тырыша идем. Ул елларда, безнең бәхетебезгә, Мәскәүгә дөньяның иң көчле театрлары Англия, Франция, Германия, Италия, Греция, Испаниядән килде. Мин, хәтта 20 сум түләп (безнең бер айлык стипендия), П. Скофильдны «Гамлет» ролендә карадым. Гамбург театрының иң көчле спектакльләренең берсе Гетеның «Фауст»ында, Гитлерның иң яраткан артисты 3. Гюнтерны, «Мефистофель» ролендә күрергә насыйп булды (ул турыда бер язармын әле). Шул вакытта Хораваны-Эдип патша, Тхапсаев-Отелло, Хәлил Әбҗәлилов-Король Лир ролендә, саный китсәң алар шактый күп җыйналалар. Әлбәттә, мондый биеклектә уйнаган артистларны карагач, күңелендә әз генә булса да артист булу теләге булган яшь егет, үзе дә сизмәстән чын, сәләтле артист булырга хыяллана. Минем дә бөтен теләгем талантлы артист булу иде. Аннан сон «Малый» театрның үзендә дә беренче урында режиссер түгел, артист торды. Безгә, театр ул драматург, артист, тамашачы, дип өйрәттеләр. Укыганда күңелебезгә: режиссер булырга кирәк, хәзер артист сәнгатендә режиссерсыз берни эшләп булмый, дигән фикерне сеңдермәделәр. Мин үзем режиссерның артист өчен никадәр кирәк икәнен бик соңыннан гына аңладым. Чөнки мин күргән бөек артистларга режиссерлар кирәкми, алар үзләре театр, дип уйладым. Миңа, гомумән, спектакльдә артист уенын карау гына кызык иде, матур декорация, музыка, сәхнә эффектлары тамашачыны җәлеп итмиләр. Бары тик артист уены гына тамашачыны өч сәгать буе тотып тора. Талантлы артистның сәхнәгә чыкканын гел көтеп торасың, ана гына карарга кызык, чөнки ул һәрвакыт үзгәрештә. Гомумән, режиссерның кем икәнен аңламагач, анын хезмәтен артист хезмәте белән тиң күрми идем. Артист һәр көнне тамашачы белән очраша, шуннан үзенә ләззәт ала, бигрәк тә яшь артист өчен моннан да зур бәхет юк. Хәер, мин укыган заманда барлык режиссерлар башта артист булып эшлиләр, бу профессиядә зур уңышларга ирешмәгәч, күбесе режиссер булып китәргә мәҗбүр булалар. Шуңа күрә артист белән режиссер дәрәҗәсе бертигез түгел, халык күбрәк артистны белә, хөрмәт итә, бигрәк тә безнең театрда. Шулай, укуны бетереп театрга кайткач, һәрбер яшь артист ничек кенә булса да үзенең сәләтен күрсәтергә тырыша.

Мин Мәскәүдән кайтканда академия театры бик югары биеклеккә күтәрелгән, җитлеккән, талантлы артистлар коллективы иде. Хәер, мин алар турында күп яздым инде, кабатлап тормыйм. Шуны гына әйтәсем килә: уку бер нәрсә, театрда артист булып эшләү бөтенләй икенче нәрсә. Беренче мәртәбә сине укытучың түгел, меңләгән тамашачы карый. Сүз дә юк, Татар академия театрында иң беренче сыйфат-чын татарча сөйләшергә кирәк. Татар телен камил белмәгән яшь артистны академия театры сәхнәсеннән кабул итү бик авыр. Мин моны ни өчен әйтәм: безнең укытучыларыбыз татарча белмәгәч, без сәхнәдә татарча сөйләшүгә бик зур игътибар бирмәгәнбез. Укыганда безнең өчен иң кирәкле әйбер сәхнәдә дөрес яшәү иде. Ә менә татар теленең серләренә, бигрәк тә сәхнә теленә кирәк кадәр А. Вампиловнын «Булмас димә—игътибар бирелмәгән. Бу күбрәк миңа кагыла: безнең якта бик тиз сөйләшәләр, кешенең теле телгә йокмый, аңласаң аңлап каласың, аңламасаң юк. Аннан сон мин бит әле тумыштан сакау, «р» хәрефен әйтә алмый идем. Шуңа күрә аңлашылсын өчен җөмләне бүлеп сөйләдем, җөмләне бүлеп сөйләмә, дип, миңа гел «замечание» ясыйлар иде. Сәхнәдә сөйләшә белмәгәч, режиссердан сүктермәс өчен, мин тизрәк кешенең характерын, җанын, темпераментын ачарга омтыла идем. Юк, син башта гади генә татарча сөйләшергә өйрән икән, бу-драма артистының иң кирәкле сыйфатларының берсе. Эшли башлаганда ук үзеңә күтәрә алмаслык зур максатлар куйма, бер артистка да ошамаска тырышып табигать биргән сәләтеңне югалтма. Мөмкин кадәр үзеңә хас табигыйлекне табарга тырыш. Укыганда ук үз фикерем белән эшләргә өйрәнгәнгә, кайвакыт режиссер белән килешә алмыйча төннәр буе уйланып, газапланып чыгам.

Мин уйнаган рольләрнең күбесе ак яки кара буяу белән язылган, аларны уйнар өчен зәңгәр, яшел, кызыл краскалар кирәкми бит, моны, әлбәттә, образлы итеп әйтәм. Шуңа күрә уйнаган рольләрем гади, җиңел, бик якын булып тамашачы күңеленә кереп калмаганнардыр. Нишлисең, табигатем шундый, бик гади генә язылган сәхнәгә дә үземә кирәк булган мәгънәне салырга тырышам. Хәзер инде әйтә алам, һәрбер артист үзенә генә хас алымнары белән сәхнәгә кереп китә. Театрда өч-дүрт ел эшләгәч кенә, үзеңә аек акыл белән карый башлыйсын. Әкрен-әкрен генә артист хезмәтенең серләренә төшенәсең, чөнки бу бит һөнәр-мона өйрәнергә кирәк. Сәхнәгә чыгып уйнамыйча берничек тә үсеп булмый.

Бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Мәскәүдә укыганда Ленин комсомолы исемендәге театрда Инокентий Смоктуновскийны карарга туры килде. Әле яңа гына Мәскәүдә эшли башлаган чагы. Беренче мәртәбә сәхнәдә бернинди гримсыз, бик табигый, нәкъ тормыштагы кебек әкрен генә сөйләшә, хәтта кайбер сүзләрен аңламадым да. Бергә уйнаган иптәшләреннән шулхәтле аерылып тора, кызганып куйдым. Нишләп бу артист болай уйный икән? Сәхнәдән андый уенны каравы бик авыр иде. Гади генә итеп әйтсәк, мин андый уенны кабул итә алмадым. Менә берзаман ишетәм: Смоктуновский: сәхнәгә «современные манеры игры» алып килде диләр, бөтен яшь рус артистлары Смоктуновский булып уйнарга тырышалар. Әгәр дә Смоктуновский бөек рус артисты икәнен исбатламаган булса, аны «проф.не пригодный» дип театрдан куарлар иде. Сәнгатьтә бөтен эш талантка килеп терәлә шул! Безнең эштә яшь артист белән бик сак эш итәргә кирәк, бәлкем ул бөтенләй икенче яктан ачылырга да мөмкин. Минем язмышымны театрда Ширияздан абый Сарымсаков хәл итте. Ул мине күктән җиргә төшерде. Берсеннән-берсе катлаулы, зур рольләр бирде. Т. Гыйззәтнең «Чаткылар»ында-Рамай, Индонезия язучысы А. Муисның «Фаҗигале юлда» әсәрендә Хәнәфи, М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Дәрвиш. Әле мин мондый рольләрне уйнарга артист буларак бигүк әзер дә булмаганмындыр.

Әйткәнемчә, мин сәхнәдә сөйләшә белми идем. Аңа артист, мескенкәем, еллар буе өйрәнгәнен хәзер генә аңладым. Син уйный торган һәрбер герой үзенчә сөйләшә, артист шуның мелодиясен сизәргә тиеш. Рольләр алар музыка законнарына тәңгәл киләләр, һәр рольнең үзенә генә хас эчке музыкасы яңгырый, син аны күңелең, җаның белән тоясың. Кайвакытта рольнең бер җөмләсен искә төшерү белән күңелдә аның мелодиясе яңгырый башлый. Мин моның белән шуны әйтмәкче булам: рольнең характерын, эчке дөньясын ачарга сәхнәдә сөйләшә белү шулкадәр ярдәм итә ки, мин моны хәтта сүз белән аңлата да алмыйм. Артист рольнең характерын, темпераментын шулкадәр дөрес ача, ә шулай да нәрсәдер барыбер җитми, ул да булса-һәр рольгә генә хас табигый сөйләшә белү. Урыслар аны «словами не умеет действовать» диләр. Үз яшеңдәге рольләрне уйнаганда аңа бик зур игътибар бирмисең, ул турыда уйламыйсың.

Ә менә үз яшеңә туры килмәгән карт кешене уйнаганда бу ап-ачык сизелә. Яшь чагында кемнең инде картларны уйныйсы килсен, җитмәсә, театр тулы өлкән яшьтәге артистлар.

Язган идем инде, театрда бик яшьли өлкән яшьтәге картларны уйнарга, туры килде дип. Шәүкәт абый Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиевләр минем балаларымны уйнап йөрделәр. Миңа аларның әтиләре, бабалары булып сәхнәдә ышандыру чиксез авыр иде. Ярый әле, бәхетемә күрә авылда туып-үскәнмен, шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләшүен, хәрәкәтен, үзара мөгаләмәсен каныма сеңдергән булганмын. Беренче рольләремдә әтиемне уйный идем, кайвакытта Гатүф абыйны, бик кирәк чакта Садыйк бабайны. Аларны күз алдыма китерүем була, үзеннән-үзе ничектер уйнарга җиңел була иде. Урысча әйтсәк, бу минем «эмоциональ хәтерем» була. Шуңа күрә мин кешенең характерын тиз тотып алам, һәрхәлдә, тамашачы минем карт кеше икәнемә ышана иде. Шуңа' күрә мине бик карт артист дип күз алдына китерәләр; хәзер дә, әле син исәнмени, дип сорыйлар.

Әйткәнемчә, миңа картларны, яки начар кешеләрне уйнарга туры килгәч, нишләптер үзем дә сизмәстән, шул кешеләрне тамашачылар тарафыннан жәлләтергә тырыша идем. Шуңа күрә тамашачы, бу җылак артист тагы сәхнәгә чыккан икән, дип каршы ала иде. Сәхнәдә рольнең характерын таба белгән артист (монда сүз тышкы кыяфәте турында гына бармый, эчке характеры турында бара) бик бәхетле була.
Уят, дер селкет син, сискәндер! 
Халкым җаны, бәлки, исәндер.
	Фәнис Яруллин
Шулай да бер фикергә тукталасым килә. Безнең заманда, XX гасырда, артистның талантын партия, дәүләт җитәкчеләрен уйный белүгә карап бәялиләр иде. Шуңа күрә талантлы артист ничек кенә булса да Ленинны, Сталинны яки райком секретарен, һич югы карт большевикны уйнарга тырышты. Исемнәр, премияләр, зур хезмәт хакы шундый рольләрне уйнаган артистларга тизрәк һәм җиңелрәк бирелә иде. Әлбәттә, коммунистик идея ул-кешелекнең мәңгелек хыялы. Бөтен теләгебез, омтылышыбыз-кешеләрне бәхетле итү! Бигрәк тә эшче-крестьянны! Шушы идея һәрбер спектакльдә ярылып ятарга тиеш. Юк, адәм балалары бу дөньяда тигез булалмый, Ходай Тәгалә адәм баласын тигез яратмаган, адәм баласы бу дөньяга килгән икән, телиме-теләмиме, ул якты дөньядан китәргә дә тиеш. Юк, мондый тормышта яшәп булмый! Бу дөньяда барыбер адәм баласының бәхете юк, дип сәхнәдән әйтә алмагач, син тамашачыны үзеңнең уеның белән тетрәндерә, уйландыра алмыйсың! Без бит киноларда, театрда үзебезнең чын тормышыбызны түгел, күбрәк хыялланган, уйлап чыгарган тормышыбызны күрсәтә идек. Менә сугыш беткәнгә 60 елдан артык гомер узды, без әле бер мәртәбә дә халкыбызга бу сугышта күпме кеше һәлак булганын, чын дөреслекне, ни өчен андый зур фаҗигаләргә килүебезнең асылын, мәгънәсен ачып күрсәтмәдек. Моңа бер вакытта да урыс дәүләте бармаячак. Чөнки үз халкын һәлакәткә алып баруын бөтен тирәнлеге белән ачып күрсәтсәк, бөтен дөнья алдында хур булыр идек. Без әле һаман фаҗигабезне бөтен тирәнлеге белән аңлата алмыйбыз, ялганга корылган хакыйкать исә милләтне эчтән тарката. Җитәкчеләр үз халкына ышанмый, халык җитәкчеләренә ышанмый. Шуңа күрә иң дөрес юл-урыс хөкүмәте, аның җитәкчеләре халыкка китергән фаҗигаләре, газаплары өчен халкыбыз алдында гафу үтенергә тиешләр. Әйе, безнең фильмнарыбызда, спектакльләребездә халкыбызның фаҗигале язмышын, тормышыбызда булган чын дөреслекне тамашачыбыз сәхнәдән күрмәде. Ә бит театр-тормышның көзгесе булырга тиеш! В. Маяковский аны «зурайта торган көзге» дип атый.

Безнең театрда да тормышның бөтен катлаулыгын ачып биргән әсәрләрне сирәк күрдем, бармак белән генә санарлык. Андый әсәрләр юк икән, ничек инде талантлы артистлар үссен. Уртакул әсәр буенча куелган спектакльдә сәләтле артист зур уңышка ирешергә дә мөмкин. Әмма, катлаулы, бөтен дөньяга танылган классик әсәрне сәхнәгә куйгач кына, талантлы артистның кем икәнен аңлыйсың! Безнең эштә зур максатларга ирешү өчен катлаулы язмышларны уйнарга кирәк.
Юк, узмадык без гомер юлларын 
Ак атларга менеп атланып! 
		Зөлфәт.
Артист ул шулай туган: спектакльдә язганны гына уйнамый, үзе әйтергә теләгән фикерне ничек кенә булса да барыбер җиткерергә тырыша. Урыслар моны «подтекст» диләр, бигрәк тә сәхнәдә «пауза» вакытында артистның уены чын тирәнлеге белән күренә. Гомер узгач шуны әйтәсем килә: талантлы артист «пауза» тота белә, тамашачының нәрсә әйтергә теләгәнен, нәрсә уйлаганын сүзсез дә аңлый. «Пауза»ны уйный белү артист өчен зур бәхет, ул сирәк артистларга бирелә. Бик күп артистларга сөйләгәндә генә карарга кызык, ә инде репликалары булмаса, алар шиңгән гөлне хәтерләтәләр. Кайвакытта яшь артист уйный торган рольгә шул хәтле туры килә, тамашачы аны бөтен барлыгы белән кабул итә.

Минем үземә коеп куйган уңай геройлар уйнарга туры килмәде. Үз яшемдәге рольләрне уйнаганда да, миңа бик бәхетсез кешеләрнең язмышларын уйнарга туры килде. Монда эзләнеп торырга кирәкми, мин үзем шундый кеше дип, үз-үземне ышандырырга тырыша идем. Шушы ышанычым, бәлки, бик нык ярдәм иткәндер дә. Инде язган идем, шактый күп рольләрне икенче составта уйнадым, дип, нишләптер миңа рольләрне үземә генә бик сирәк бирделәр, бирсәләр дә гел минем арттан икенче артистны билгелиләр иде. Шуны әйтәсем килә, бу минем характерымнан киләдер, үземне сәләтле дип уйлап, шуны режиссерларга күрсәтергә тырышканмындыр. Яшь артистка әйтәсем килә: талантың барын сиздермә, мин кем дип күкрәк киереп йөрмә, театрда тормышың җиңелрәк булыр. Икенче составта уйнау артист өчен иң авыр, иң күңелсез эшләрнең берседер. Шуңа күрә театрда эшлисе килми, чөнки синең күңелеңдә режиссерга карата бик зур рәнҗү ята. Безнең эштә бер-береңә хөрмәт булмаса, уңышка ирешү турында уйлама да. Беренче состав белән куелган спектакльне син дә уйнап чыгарга тиешсең. Ничек инде мин Шәүкәт абый Биктимеров яки Илшат агай Йомагуловка атап куелган спектакльне уйнарга тиеш? Спектакль бит аларның уенына, ягъни табигый талантына корылган. Минем табигый сәләтем бөтенләй икенче, монда сүз әле кем талантлырак булуы турында бармый, хәер, була шундый рольләр, аларны шушы артист кына уйнарга мөмкин. Әгәр дә сез минем хәлдә калсагыз, Ходай сезгә сабырлык кына бирсен. Ничек кенә булса да шул спектакльнең җанын, рухын тоярга тырышыгыз, һәр көнне эшкә әзер булып килегез. Хәзер, 70 яшькә җиткәч, ул турыда әйтүе җиңел, билгеле. Урыслар безнең профессияне «женская профессия»-диләр, ягъни хатын-кызлар кебек, бөтен кешегә һәрвакыт ошарга, ярарга тырышырга, буйсынырга тиешсең. Ир кеше өчен менә шунысы иң авыры, чөнки үзеңнең табигатеңне үзгәртергә тиеш буласың. Ярый әле минем бер бәхетем бар, ул да булса-рольләрне кат-кат эшләргә яратам (кайчагында репетиция, тамашачы каршына чыгып уйнауга караганда, күпкә кадерлерәк), ягъни режиссердан нәрсә эшләргә икән дип көтеп тормыйм, үземчә эшләргә тырышам. Шуңа күрә икенче составта уйнаганда да миңа җиңелрәк булгандыр. Е. Вахтангов юкка гына язмагандыр бит: «актер-үз роленең режиссеры». Үземнән алдан уйнаган артистның уенын кабатламыйм, рольне үзем аңлаганча эшлим, үземчә уйнарга тырышам. Шуңа күрә минем җаным тыныч!

Артист өчен иң зур бәхетсезлек-аның тышкы кыяфәте белән эчке дөньясының туры килмәве. Тормышта искиткеч матур кеше, ә сәхнәдә үзенә җәлеп итә алмый, эчке дөньясы сай булуы өстенә, табигать биргән темпераменты да җитми, артист өчен моннан да зур бәхетсезлек юк! Хатын-кызларга килгәндә, үзе шундый ямьсез, сәхнәгә чыккач гаҗәп матурланып китә. Их, әгәр тышкы кыяфәте дә булса, ул нишләмәс иде микән, дип, аның өчен бөтен күңелең белән борчылып утырасың. Театрда эшләү өчен миңа ярдәм иткән тагын бер сыйфатым бар, ул да булса тамашачылар мине яратсыннар иде дип уйнарга тырышмадым. Тамашачы мине яратамы-яратмыймы, бу минем өчен артык зур бәхет түгел иде. Ничек кенә булса да, үземчә дөрес уйнарга тырыштым, рольнең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән җиткерергә тели идем. Мине аңларга, кабул итәргә тамашачы аз гына булса да укыган, театр сәнгате белән бераз кызыксынган кеше булырга тиеш. Хәер, мин уйнаган рольләрне тамашачы ничек яратсын инде. Алар артык катлаулы, начар кешеләр иделәр, тамашачы булсам, мин аларны үзем дә яратмас идем. Ә менә нишләптер бөтен күңелем, җаным шундый рольләрне уйнарга ашкынып, атлыгып торды. Соңыннан гына бер әйбергә игътибар иттем: яшь артистка уңай геройларны уйнау зур бәхетләр китерә, чөнки тамашачы андый артистларны ярата, бигрәк тә безнең тамашачы. Артист уңай рольләр уйнаса, ул үзе шундый кеше дип, тамашачы аны зурлап хөрмәт итеп кабул итә. Әгәр артист берәр исерекне, яки кешеләрнең тормышын җимерүче явыз рольне уйнаса, ул үзе дә шундый, шуңа күрә аңа андый ^ рольләр бирәләр, дип чын күңелдән ышана. Иң кызыгы шул, син ролеңне никадәр яхшы уйнасаң, тамашачы күңелендә шулкадәр начар кеше булып каласың. Тормышта да бит әшәке кешене уйнаган артист белән бик үк сөйләшәсе дә килми. Бу ни дигән сүз, тамашачы артистны уйнаган роле белән тәңгәл күрә. Ягъни, театрда күпвакыт киресенчә: тормышта артист кеше буларак бик әйбәт, ә менә тискәре рольләрне уйный, кайвакыт уңай геройны уйнаганы кеше буларак бер тиен дә тормый! Ә бит театрда гомерләре буе гел начар кешеләрне уйнаган артистлар да бар. Кайвакыт артист сәхнәгә чыгу белән көлә башлыйлар, әле ул кемне, нинди кешене уйный, ул турыда уйламыйлар, хәзер көлдерә башлар дип аңардан көлке, кызык көтеп торалар. Тамашачы бу артистка тамга салган: ул аннан бары тик кызык, көлке генә көтә. Гел уңай рольләрне генә уйнап килгән артистны да әшәке кеше ролендә уйнавын тамашачы кабул итми. Артист үзе дә шуны сизеп тора, аның бөтен күңеле, җаны өзгәләнә. Бу артистлар өчен бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Тамашачыга ошар өчен артист кирәксә-кирәкмәсә дә көлдерергә тырыша, гел уңай геройларны уйнаган артист, ничек кенә булса да тискәре рольләрдән котылырга тырыша, миңа моны безнең сәхнәбездә шактый күрергә туры килде. Ә бит чын сәләтле артистны тамашачы бөтенләй икенче төрле кабул итә. Ул бу рольне ничек итеп уйнар икән дип көтеп ала, кара әле, бу рольне болай да уйнап була икән бит дип, артист өчен чын күңелдән шатланып, сөенеп, горурланып утыра.

Мин үзем тамашачыны көлдереп кенә тәм таба торган артист түгел, залда киеренке тынлык урнашса, вакыты-вакыты белән тамашачы йөрәгемнең ничек типкәнен тойса, миңа шул җиткән, артыгы кирәкми.

Артистның сәләте-тамашачының җанына, күңеленә тәэсир итү көче. Әлбәттә, тамашачы катлаулы әсәрләрне авыр кабул итә, бигрәк тә андый әсәрләрне карарга өйрәнмәгән булса. Без Эдуардо де Филиппоның «Бәйрәм кичендә» әсәре буенча куелган спектакль белән авылларда йөрдек. Бу әсәрдә вакыйгалар Италиядә бара. Беренче пәрдәсен шул хәтле көлеп, алкышлап, кул чабып карыйлар, артистлар барыбыз да: «Ну, малай, спектакль шул хәтле яхшы бара, тамашачы болай кабул итәр дип беребез дә көтмәгән идек!» Спектакльнең икенче пәрдәсен уйный башлагач, тамашачы безнең уенны кабул итми, аңламый башлады. Ничек инде, әле генә шундый әйбәт кеше иде, хәзер аңардан да әшәке кеше юк. Монысы шундый начар кеше иде, ә хәзер аннан да гадел, әйбәт кеше юк. Тамашачы андый уенны, андый кешеләрне кабул итми, чөнки ул өйрәнгән: начар кеше-әшәке кеше инде ул, яхшы кеше-яхшы кеше инде ул. Ә бит тормышта кеше гел яхшы гына да, начар гына да булмый, шуңа күрә аны кеше диләр. Без сәхнәдән гомер буе, бу ак, бу кара дип уйнап килдек. Чын тормышны бөтен катлаулыгы белән уйнарга өйрәнмәдек. Шуңа күрә тамашачы безнең бу спектаклебезне кабул итәргә әзер түгел иде. Безне: «Зинһар, мондый спектакльләр алып килмәгез»,-дип, чын күңелдән рәнҗеп, сүгеп калалар иде, бигрәк тә тәрҗемә әсәре булганы өчен.

Әйе, ул вакытта әле чит ил сериалларын телевизордан күрсәтмиләр, халык чит ил әсәрләрен карарга күнекмәгән иде. Әгәр дә ул урыс тормышыннан булса, җиңелрәк кабул итәрләр иде.

Хәзер инде гомер узгач, шуны әйтәсем килә, тамашачы да артистлар белән бергә үсә, әкрен-әкрен генә катлаулы әсәрләрне карарга өйрәнә. Моның өчен талантлы режиссер, талантлы артистлар кирәк, шунсыз гади тамашачыны классик әсәрләрне карарга җәлеп итә алмыйсың. Тукта әле, без дә Шекспирны яки Чеховны куеп карыйк әле дип, хәзер бер кешене дә шаккатырып булмый. Сүз дә юк, театр булгач, аның режиссеры да, артисты да дөнья классикасын куярга, уйнарга тырыша. Әйткәнемчә, талантлы режиссер яки талантлы актер бар икән, нигә куеп карамаска. Бездә дә «Антоний һәм Клеопатра»ны куеп карадылар, нишлисең бит, көчле яңгырамады шул. Бу спектакль, режиссерның андый әсәрләр куярга тумаганлыгын, артистларның андый режиссер белән Шекспирны уйнарга әзер түгел икәнлеген күрсәтте. Классик әсәрләрне куясың икән, син бит аның бөек үрнәкләре белән ярышырга тиеш буласың. Бу әсәрләр йөз еллар буе куелып, уйналып үзләренең бөеклеген исбат иткәннәр. Шуңа күрә аларны татар сәхнәсенә куярга алыну, режиссердан искиткеч батырлык, үз-үзеңә ышану сорый. Празат абый Исәнбәт В. Шекспирның «Чамасына күрә чарасы» комедиясен сәхнәгә куеп театр өчен зур эш башлаган иде, әмма шул эшен дәвам итмәде, бик кызганыч. Менә 50 елдан артык инде Татар академия театрында В. Шекспирның «Гамлет», «Макбет», «Король Лир», «Отелло» кебек. бөек. трагедияләрен куеп карамадылар. Әллә режиссерларыбызның көче җитмәде, әллә үзләренә артык таләпчән булдылармы? Чыннан да, классик әсәрләрдә артистның табигать биргән бөтен мөмкинлекләре ачылырга мөмкин. Минем үземә андый бәхет эләкмәде. Сәхнәдә катлаулы язмышларны уйнарга өйрәнергә кирәк, ул бик җиңел әйбер түгел. Ә инде шул катлаулы язмышлар аркылы милләтеңнең фаҗигасен, җаныңны борчыган уйларны, сорауларны тамашачыга җиткерү, уйный торган ролең белән тамашачыны, залны тетрәндерә алу-зур бәхет!
Кайгырма баш, түгелмә яшь, 
Без күрәсен, кем күрсен!
	Халык сүзләре
Мин инде язган идем, театрда артистның язмышын режиссер хәл итә дип. Бигрәк тә татар театры артисты язмышын, чөнки бездә дистәләгән академия театры юк, ул берәү генә. Шуңа күрә син, телисеңме-теләмисеңме, театрда нинди режиссер бар, шуңа буйсынырга мәҗбүр буласың. Ә бит урыс артисты ул үзенең режиссерын эзли. Шул режиссер белән үзенең язмышын бәйли, шуның белән бергә гомер буе бергә эшләргә тырыша. Кая инде ул безгә, татар артистына андый бәхет. Булса да шул бик сирәк артистларга гына эләкте, бармак белән генә санарлык. Ни өчен соң артистка үзе теләгән, үзе табынган режиссер белән эшләве иң зур бәхет? Синең җаның, күңелең, дөньяны аңлавың, театр сәнгатенә карашың режиссер белән тәңгәл килергә тиеш. Бигрәк тә бүгенге татар тормышының фаҗигасе, татар милләтенең бәхетсезлеге, киләчәктә ни өчен татар милләте болай яшәсә юкка чыгачак икәнен татар режиссеры күңеле, җаны белән сизәргә тиеш. Моны Станиславский «сверх-сверх задача» дип атый. Татар академия театрының миссиясе шул, ничек булса да үз милләтеңне саклап калу юлларын күрсәтергә тырышу! Әлбәттә, театр сәнгате биеклегендә, әгәр дә ул чын сәнгатьчә эшләнмәгән булса, иң бөек фикерләрне дә юкка чыгарырга мөмкин.

Театрда иң катлаулы эшләрнең берсе-ул режиссер белән артистның фикер каршылыгы. Чыннан да, режиссер безнең милләтебезгә, бүгенге тормышыбызга, дәүләтебезгә нинди күзлектән карый? Ул шушы милләтне саклап калу, үз дәүләтеңне торгызу, татар дигән халыкның бер милләттән дә ким түгел икәнлеген сәхнәдән күрсәтергә әзерме? Шушы тормышка яраклашып, милләтнең юкка чыгуына риза булып, бернәрсә дә бездән генә тормый, булганына канәгать булып, ничек яшәдек, шулай тыныч кына яшик, татар милләте барыбер бетәчәк, аның киләчәге юк, дип кул кушырып утырыйкмы?

Халкыбызның иреккә, азатлыкка булган омтылышын, үзебезчә яшәргә хакы барлыгын, милли аңын уятыйк, бөтен дөньяга сибелгән татарларны берләштерик дигән бөек фикерне театр сәнгате дәрәҗәсенә күтәрик! Шул вакытта гына безнең өстән бурыч төшә! Сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән фикер ул бөтенләй икенче яңгыраш ала. Минем шушы фикерләремнән иптәшләрем дә, режиссерлар да гел көләләр иде. «Син нишләп анда, Ирек мәйданында революция ясап, әйдәгез, татарлар, урамнарга чыгыйк, үзебезнең барлыгыбызны бөтен дөньяга күрсәтик, дип кычкырып йөрисең!» Янәсе, иптәшләрем мине шулай мыскыл итәләр иде, әлбәттә, үзләренчә яратып.

Мин исә театр сәхнәсеннән әйтелмәгән фикерләремне меңләгән халык алдына чыгып әйтергә мәҗбүр була идем. Бездә бит кеше үзен шушы илнең гражданины итеп тоймый, ник бөтен дөньясы асты-өскә килми, минем югалтыр нәрсәм юк дип, булганына канәгать булып, тыныч кына яши бирә. Без бит әле чын мәгънәсендә ирекле илдә ирекле гражданнар булып яши алмадык. Шундый бөек революциядән соң, 100 ел узгач үткәннәргә кире кайту, империя төзергә хыяллану, бу урыс халкына хас сыйфаттыр, күрәсең! Ничә 100 еллар дөньядагы иң әшәке урыс империясенең таркалуын бөтен дөнья халыклары сөенеп, шатланып, куанып каршы алды. Ниһаять, Европа иркенсулап куйды. Советлар Союзы дигән дәүләтнең таркалуыннан Россия мәңге онытылмаслык сабак алырга теш иде. Ленин юкка гына: «Россия есть тюрьма народов»,-дип әйтмәгән. Халыкларга үзенчә яшәргә ирек бирмәсә, бу дәүләт тә киләчәктә барыбер таркалачак. Аккан суга ике кереп булмый. XXI гасырда патша Россиясен кире торгызырга тырышу иң зур хаталарыбызның берсе булачак, тагын әйтәчәкләр, нишләп без шундый зур хаталар җибәрдек, дип. Дөньяның алга киткән илләре, Европа безгә ничек яшәргә юл күрсәтеп тора. Шулардай үрнәк алмыйча яңадан-яна «велосапидлар» уйлап чыгарабыз. Иң аянычлысы, шул үткәннәрдән дөрес сабак алмау, гаделсезлеккә, алдауга, караклыкка корылган илнең язмышы фаҗигале бетә.
Җирдә тигезлек булмас, 
Кемдер көткәнгә генә. 
Барыбыз да бер булырбыз— 
Дөнья беткәндә генә.
	Илдус Гыйлөҗев
Үз фикере белән уйнарга өйрәнгән артистны сәхнәдән каравы кызыграк, ул кабатланмаска тырыша. Фикер дигәннән, сәхнәдә уйлый белә торган артистларны сирәк күрдем. Бу чын мастерларга гына бирелә. Хәзерге артистның уенын, әйтергә теләгән фикере, сәхнәдә уйлый белүе, үзенә генә хас органикасы билгели. Шуңа күрә талантлы артист кайчагында уйный торган роленә караганда үзе кызыгырак. Чехов, Достоевский, Шекспирны уйнаганда гына бу рольне артист уйный алмый, дип борчыласың. Чөнки аларны уйнар өчен, үзеңә дә бөек булып туарга кирәк. Шундый рольләрдә күренә инде ул артистның Ходай Тәгалә биргән сәләте. Күпвакыт мине иптәшләрем, режиссерга ярарга тырышып, режиссер синнән күбрәк белә дип, бик каты сүгәләр иде. Яшь артистка әйтәсем килә, әйтергә теләгән фикереңне уйнап күрсәт, шунсыз режиссерларны җиңеп булмый. Хәер, бер генә артистның да режиссер алдында үз иптәшен бик үк талантлы итеп күрсәтәсе килми. Күп очракта без бергә эшләгән иптәшләребезнең сәләтенә дөрес бәя биреп бетермибез. Минем өчен иң зур бәхет: иптәшемнең талантлы булуын сизү, шуңа чын күңелдән шатлана белү. Югыйсә, ничек инде татар артисты, урыс артисты белән тиң булсын дип, безнең каныбызга сеңдергәннәр. Хәзер без дөньяның шактый илләрендә булгач, төрки халыкларының бик күп театрларын күргәч, үзебезнең театрга дөрес бәя бирә башладык. Күп вакыт спектакльнең уңышы артист уены белән билгеләнә, әгәр артист дөрес тональностьтан башласа, тамаша бөтенләй көтмәгән яктан ачылып китә. Музыкантлар әйтәләр бит, анда «абсолютный слух» диләр. Драма артистында бар ул «мотлак ишетү» сәләте, артистның «фальшивить» иткәнен спектакль саен сизеп торасың. Барыбер табигать үзенекен эшли, сиңа җаныңны ачарга ярдәм итә. Җан дигәннән, сәхнә адәм баласының бөтен җанын, күңелен биләп ала, сәхнәне берничек тә алдап булмый. Хәтта артист тормышта намуслы булса, ул да үзен сиздерә. Сәхнә үзе дә артистны тәрбияли, үстерә, сәхнәгә изге урын дип караган артист-ул бөтенләй икенче кешегә әверелә. Әгәр Аллаһы Тәгалә бар һәм бер дип ышанучы дин әһелләре дә артистлар кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелеп хезмәт итсәләр, халкыбыз өчен нинди зур бәхет булыр иде.

Чын артист гомер буе «власть, хакимият» белән көрәшеп яши, бигрәк тә хәзерге хакимиятне яраткан артистка минем ышанычым юк, чөнки чын артист ул гаделлек өчен көрәшә торган шәхес! Кайбер артистларда халкыбызның җаны чагылып китә, болай бары тик татар артисты гына уйларга мөмкин дип, сөенеп куясың. Бер әйбергә игътибар итәсем килә, нинди генә рольне эшләсә дә, артистка үз роленең хуҗасы булырга туры килә. Сез әйтерсез: артист Шекспирдан, Чеховтан да талантлырак булырга тиешмени? Әгәр дә ул бүгенге тамашачыны тетрәндерә алмаса, моннан 400 еллар элек язган Шекспирдан үзен өстен итеп санамаса, аның бүгенге тамашачыга әйтер сүзе юк! Әлбәттә, моның өчен бөек акыл кирәк, мин театр сәнгате, образлы акыл турында әйтәм.
Иртән яуган яңгыр, 
Соңга калган карда 
Безнең язмыш белән охшаш нидер бар.
	Клара Булатова
Миңа гомер буе нәрсәдер җитмәде, эшләгән эшләремнән гел канәгать булмадым. Менә иртәгә тагын да әйбәтрәк уйнармын дип, үз-үземне төннәр буе җәфалый идем. Йөрәк бүгенге белән яши, акыл киләчәк белән, шуңа күрә адәм баласында акыл белән йөрәк көрәшә. Сез әйтерсез, һәрбер кеше үзен яхшырак, акыллырак күрсәтергә тырыша. Бу очракта миндә андый теләк юк, мин кем, нинди кеше икәнемне иптәшләрем күреп торды. Үзеңне мактап язып кына, мин менә мондый, мин тегенди дип кенә, кешеләрне ышандырып булмый. Миннән артист чыктымы, юкмы дип, кайчагында хәзер дә уйланып куям. Хәтта, артистның рәсемен күргәч тә аның турында ниндидер фикерләр калырга тиеш, әгәр дә ул чын артист булса, юк икән, бик кызганыч. Гомер узгач кына без аңлыйбыз, бу артистның кем булганын, чөнки чагыштырып карагач кына күрәсен, нинди талантлы артист булган ул! Татарда гына түгел, урыс дөньясында да Смоктуновский, Лебедев, Ульянов, Леонов кебек артистлар юк хәзер. К. Станиславский дөрес язган, чын талантлар 50 елга бер туа, бу табигатьнең законы. Табигать законы дигәннән, мине артист булып уйнарга өйрәткән мәктәп, артист образны тудырырга тиеш, дип өйрәтә. Ягъни ана баласын ничек тудырса, артист үзенең ролен шулай тудырырга тиеш. Кайвакытта бит бала үле дә туарга мөмкин, менә шул инде артистның бәхетсезлеге. Бөтен дөнья шушы мәктәпнең серләренә төшенергә тели, тырыша, тырмаша. Хәзерге заманда иң көчле мәктәпләрнең берсе-урысларның театр сәнгате мәктәбе дип саныйм мин.

Техника белән сәнгатьнең үсеше бик нык аерылып тора. Техника һәрвакыт үсештә, хәзер космоста рәхәтләнеп очып йөриләр, тагын йөз елдан Марска туганнарына «кунакка» йөрерләр, Айдагы җирләрне сатып, баеп бетәрләр. Театр сәнгате законнарының үсеше бөтенләй башка юлдан бара. Менә без «Джоконда»ны карыйбыз. Аны эшләгән Леонарда да Винчи моннан 450 еллар чамасы элек вафат булган, ләкин рәсемгә үзенең җанын биреп калдырган. Шуңа күрә ул бүген дә, киләчәктә дә адәм балаларына шулай көчле тәэсир итәчәк. Яки француз скульпторы Роденның «Поцелуй» скульптурасы, Бакый ага Урманченың «Сагыш»ы-ул бит мәңге калачак. Мин инде татарның бөек шагыйрьләре Кол Гали, Габдулла Тукай, Һади Такташ турында әйтеп тә тормыйм. Әдәбиятта алар ирешкән биеклеккә ирешеп буламы? Мин шуны гына әйтергә телим: әдәбиятны, сәнгатьне даһилар гына үстерә, бу-табигать законнарына бәйләнгән. Театр сәнгате 40-50 елдан сон шулай булачак дип, беркем дә әйтә алмый. Медицина, космос, биологиянең 40-50 елдан ничек булачагын хәзер үк әйтеп бирергә тырышалар һәм күп очракта ул дөреслеккә туры килә. Әле кайчан гына йөрәккә операция ясый башлаганнар иде, хәзер инде миллионнарга ясыйлар, ул гадәти эшкә әйләнеп бара. Чыннан да, әдәбиятта, сәнгатьтә шундый биеклектәге үрнәкләр бар, аларны берничек тә кабатлап булмый, ул техника түгел. Шуңа күрә минем күз алдымда элекке артистларның уены бүген дә бөек үрнәк булып торадыр. К. Станиславскийның «верю-не верю» термины белән уйнарга өйрәнгәнгә күрә, кайвакытта мин артистларның уеннарына ышанмыйм, монда сүз теләсә нинди жанрга да карый, трагедияме, комедияме, драмамы, барыбер. Мин кеше буларак артистның хезмәтен хөрмәт итмәсәм, таланты алдында чын күңелдән баш имәсәм, болай язмас идем. Хәзер бит театрга, режиссерларга шул хәтле авыр, алар бөтен дөньядагы сериаллар белән ярышырга тиешләр. Алай гына да түгел, тамашачы тели икән: урыс, инглиз, испан, италия театрын карый ала, чөнки «Культура» каналы дөньядагы иң көчле, иң кызык яңалык алып килгән спектакльләрне күрсәтә. Безнең заманда боларның берсе дә юк иде бит. Татарлар өчен бары тик татар театры гына бар иде, хәзер инде менә шулар белән ярышып кара. Сез әйтерсез, синең дөреслекне әйтергә хакың бармы соң дип, сүз дә юк, моның өчен мөмкин кадәр гадел кеше булырга кирәк. Барыбер бит, сизелеп тора, сине тәнкыйтьләгән кеше чын күңеленнән әйтәме, әллә иптәшенең иң авырткан җиренә тибеп, шуннан ләззәт, рәхәт аламы...

Мин инде язган идем, иптәшләремнең талантлы булуы миңа үсәргә бик ярдәм итте дип. Без бит әйтәбез, бу артист йөрәге белән уйный, дип. Аның белән бергә уйнаган иптәше дә, телиме, теләмиме, партнер буларак барыбер аңа иярергә мәҗбүр була. Талантлы кеше янында үзең дә сизмәстән талантлы булырга тырышасың. Без сәхнәдә бер-беребездән шулкадәр бәйлебез, моны сүз белән генә аңлатуы авыр. Мине рольләрне уйнаганда соңгы мәртәбә уйнаган кебек уйнарга тырыша, дип язып чыктылар, бәлки чыннан да соңгы мәртәбәдер, аны бары тик бер Алла гына белә. Шулай да теләгән теләккә ирешеп булмый, син якынаясың, ә ул һаман ерагая бара.

Урыслар әйтә: «Талант не пропьешь,»-ул йә бар, йә юк, диләр. Мин театрда эшләгәндә талантлы кеше эчмичә түзә алмый, талант үзе кешене эчәргә мәҗбүр итә, дип аңлаталар иде. Кем талантлы, шул эчә! Әлбәттә, бу сүз урыс артистының девизы! Без дә урыслардан уздыру өчен, үзебезнең талантны күрсәтү өчен, алардан ким эчмәдек. Хәзер гомер узгач, яшьләргә шуны әйтәсем килә, ул чирне җиңә белү татар артисты өчен иң бәхетләрнең берседер. Без урыслар кебек мен еллар буе аракы эчеп өйрәнмәгәнбез, бездә аракыга каршы торырлык геннар юк. Зинһар, ул әшәке чирдән мөмкин кадәр сак булыгыз! Хәер, хәзер инде Аллага шөкер, Академия театры ул чирдән котылды кебек...

Татар артистының язмышы эшли башлаганда ук билгене бу па, мин инде кино-телевидение турында әйтеп тә тормыйм. Сез әйтерсез, син нишләп татар артистын урыс артисты белән тиңлисен дип. Сүз талантлы артистлар турында бара. Минем белән бергә эшләгән татар артистларының шундыйлары бар иде, алар бернинди дә урыс артистыннан ким түгел иделәр. Мин моны дөньядагы иң талантлы артистларны күреп, өйрәнеп үскәнгә әйтәм. Хәер, моны аңлар өчен урысча уйнаучы берничә татар артистын искә төшерү дә җитә. Мин аларны татар дип шуңа әйтәм, алар үзләрен татарлар дип йөртәләр. Эра Иркә Зиганшина, Сергей-Сәет Шәкүров, Чулпан Хамматова, Марат Бәширов, Роза Хәйруллина-саный китсәң, алар һәр урыс театрында бар. Бу ни дигән сүз, татар артисты урысча яхшы белсә, теләсә нинди урыс театрында, теләсә нинди кинода төшә ала, урыс артистыннан бер дә ким түгел! Хәзер инде мин куркам, татарның иң талантлы балалары, татар театрын ташлап, урыс театрында эшли башларлар дип.

Исемә төште: безнен «Баскетболист» спектаклен карарга «УНИКС»та уйнаучы баскетболчылар килгәч, шулай үзара сөйләшкәндә сүз артыннан сүз чыгып, алардан: сез бер уенга күпме акча аласыз, дип сорыйлар. Алар әйтә: 15-20 мең доллар, диләр. Ә сез? Безме, без 3500 сум. Бер спектакльгәме? Юк, бер айга. Сезнеңчә 125 долларга якын. Шулай дигәч, беркем дә ышанмый, ничек инде академия театры артисты шушындый хезмәт хакына эшләсен? Мин бу турыда күп сөйләдем, күп яздым инде. Без бит хәтта, Оренбург, Самара, Омск, Новосибирск театры артистларыннан да ким алабыз. Ни өчен мин бу турыда ачынып язам? Дөнья үзгәрде, талантлы татар артисты үзенең язмышына риза булып яшисе килмәс. Хәзерге заманда бөтен нәрсә акчага корылган, милләт, Ватан юкка чыкты. Әгәр акча түләмиләр икән, берсенең дә кирәге юк. Акча кайда, илем шунда! Нишләп әле мин юк-бар акчага академия театрында эшләп йөрим. Кайчагында, мыскыл итеп, миннән сорыйлар: «Если ты такой великий, почему ты нищий?» Кызганыч, мин яһүд түгел, аларнын гына таланты бик кыйммәт тора, дип әйтәм. Әйе, зур-зур шәһәрләр, матур-матур йортлар, метролар, кин-төзек юллар да салырлар, ләкин, ул юлларда йөрүче, матур-матур йортларда яшәүче, үз телендә сөйләшүче, үз җырларын җырлаучы, үз динен тотучы татар дигән милләт кенә булмас. Мең еллар килгән тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үз дәүләтен төзим дигән дәртен, бөеклеккә омтылышын югалткан, урыслашкан милләт кенә булыр.
Күңелләремнең бетте кәгъбәсе. 
Җирдә яшәүнең бетте мәгънәсе.
Кабатлама, күп яздың диярсез. Нишлим, йөрәгем, җаным әрнегәнгә язам. Мин бит артист, дөньяны образлы итеп күрәм. Юк, татарны әле тиз генә бетерә алмассыз, «господа»! Әгәр ул үзен-үзе бетермәсә...

Әйе, үткән гасырның 80 нче елларында урыс халкының иң укымышлы, иң акыллы, бүтән халыкларга мөмкин кадәр гадел, демократик дәүләт төзергә хыялланган интеллигенциясе милли азатлык идеясең безнен күңелләребездә уятты. Ул вакытта без шактый зул уңышларга да ирешкән идек. Татарстандагы референдум, Россия белән килешеп яшәүче Татарстан дәүләте, телләр турындагы законнар, чит ил дәүләтләре белән турыдан-туры бәйләнешләр, саный китсәң-алар әле шактый. Шушы күпме көч түгеп эшләгән гаять зур эшләр, милли аңыбызны үстерергә, милләтебезне, телебезне саклап калырга, киләчәк буынны чын татар баласы итеп тәрбияләргә без теләгәнчә ярдәм итмәделәр. Бөтен көчне, акылны, халкыбыз күңеленә без аерым дәүләт булсак, һичшиксез, яхшырак яшәр идек, үзебезне милләт буларак саклап калырга мөмкинлекләребез күбрәк булыр иде, дип аңлата алмадык. Шушы фикер белән халкыбызның милли җанлы балаларын берләштерергә мөмкин булыр иде. Вакытында безгә бирелгән мөмкинлекләрдән тулысыңча файдалана алмадык: милли аңыбыз түбән булуы, җитәкчеләребезнең милли хәрәкәтләрдән дөрес файдалана белмәве, Татарстан дәүләтенең дөньякүләм оешмаларга тәкъдим ителмәве, татар дигән милләтнең бөеклегенә ышанып җитмәү, байлыкка омтылу, безне урап алган «враждебный мир» халкыбызның милләт буларак киләчәген авыр хәлгә куйды. Сез әллә һаман да ышанасызмы, урыс хөкүмәте безгә милләт буларак яшәргә, үсәргә мөмкинлекләр тудырыр дип? Юк, ул бөтен милләтләрне бер телле иттереп, бу илдә бары тик урыс телле халыкларның гына яшәргә, үсәргә хакы бар, дип кисәтеп тора. Йә без милләтебезне, халкыбызны саклап калабыз, йә ул безнең белән бергә юкка чыгачак.
Татар менә шундый зат ул: 
Шатландымы, аша күкләргә. 
Бик аз гына бәхет татыса да, 
Рәхмәт белдерә ул күпләргә.
	Ш. Әхмәдулла
Моннан 100 еллар элек Гаяз Исхакый татарлар урыс телен, әдәбиятын, сәнгатен белмәсәләр, университетларда укымасалар, урыслардан артка калып милләт буларак юкка чыгачаклар, дип язган иде. Әлбәттә, 1902 елда бу фикерләр чын мәгънәсендә зирәк, бөек булганнар, чөнки ул заманда дөньяның ничек үзгәрүен, үсүен бары тик урыс телен яхшы белгән кеше генә аңлый алган. Хәзер дә без дөньяның бөек ачышларын, аның бүгенге тормышын урыс теле аша беләбез. Гаяз Исхакыйның бу бөек фикере безнең каныбызга сеңгән. Ә бүген иң зур фаҗигабез-хәзер безгә газиз ана телебез кирәкми, хәтта без татар исеменнән хурланабыз. Гаяз Исхакый бит моны 1902 елда күз алдына да китермәгән, халык үз теленнән, диннән, дәүләтчелегеннән ваз кичәр дип. Дөньяны күпме яхшырак белсәң, үз милләтеңә, халкыңа шул кадәр хөрмәт уяныр, дип уйлаган. Бүген беркем урыс телен белмәгез дип әйтми, ләкин үз ана телен белмәгән кеше кем була?

Минем миллионлаган халыкның үз ана теленнән ваз кичкәнен күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Хайван да үз телен онытмый-без шул хайваннардан да түбәнмени? Телләр бетәчәк, бары тик биш-алты тел генә калачак дип, безне юатырга тырышалар. Алайса урыслар тизрәк кытай теленә күчсеннәр, чөнки дөньядагы халыкның дүрттән бер өлеше кытай телендә сөйләшә. Әлбәттә, үзен бөек милләт дип санаган, аның киләчәгенә ышанган халык, үзенең газиз ана телен мәңге югалтмаячак. Хәзерге вакытта милли аңыбызны уятырлык, үз артыннан ияртерлек шәхесләр тәрбияләү безнең иң изге бурычыбыздыр. Корал белән урысларны җиңә алмыйсын, әмма милләтнең көченә, аның киләчәгенә ышанган кеше ул инде бөтенләй икенче татар була. Әйе, минем фикерләремне кабул итмәскә дә мөмкин, әмма мин аларны чын күңелемнән яздым. Аннан соң бу фикерләрне миңа караганда акыллырак, төплерәк, кискенрәк итеп язган милләттәшләрем дә бар. Әмма артистлар түгел. Шуңа күрә гади тамашачыга, мине белгән, аңлаган, хөрмәт иткән милләттәшләремә бераз тәэсир итәрмен дип уйлыйм. Бөтен әйберне юкка чыгарырга мөмкин, ә менә бөек идеяне юкка чыгару мөмкин түгел.

Сез әйтерсез, үзеңнең тормышын турында, рольләреңне ничек эшләвең турында, театрдагы кызык хәлләр турында нигә язмадың дип? Үзем белән булган кызык хәлләр турында, рольләрне ничек эшләвем турында мин инде күп яздым, аларны кабатлап тормыйм. Мин бары тик К. Станиславский ачкан театр сәнгате турындагы законнарның дөреслеген үз эшем белән расларга гына теләдем. К. Станиславский артист хезмәте турында шундый югары биеклектә язган, күпме генә тырышсаң да үз максатыңа ирешеп булмый. Урыслар: «артистом ты можешь и не быть, но гражданином быть обязан» диләр. Бу миңа бик туры килә. Артистлар алар шундый халык. Аларга һәрвакыт эш бирергә кирәк, ансыз алар яши алмый.

Минем иң зур үкенечем шул: милләтне саклап калу өчен аның дәүләтен торгызу өчен җанын фида кылырга әзер булган шәхесне уйнарга насыйп булмады. Милли аңның үсүе турында уйландырырлык, тамашачыны тетрәндерерлек әсәрләр иң кирәк чакта сәхнәгә менмәде. Ислам диненең биеклеген ачкан әсәрне сәхнәгә куймадык. Гаяз Исхакый кебек бөек шәхеснең язмышын театрда, кинода күрергә насыйп булмады. Милләте хакына үзен корбан итәргә әзер булган, әдәбиятыбызны" бер баскычка күтәргән, халкыбызны «йокысыннан» уяткан, фикеренең тирәнлеге белән замандашларыннан бик күпкә аерылып торган милли героебыз үзенә тиешле бәяне алмады! Казан ханлыгының җимерелүе, Сөембикәнең фаҗигале язмышы, татарлар турында бүгенге күзлектән карап, чын дөреслекне, бабаларыбызның бөек фаҗигале язмышын ничек кенә булса да татар театры сәхнәсенә менгезергә иде. Әдипләребезне, язучыларыбызны күпме хәзинә көтә. Милләтнең бөеклеген талантлар билгели. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Касыйм Кулиев, Давыд Күгелтдинов кебек талантлар урысның кайсы язучысыннан, шагыйреннән ким? Ә бит боларның милләте татар халкы кебек сан ягыннан зур милләт түгел. Татар театры да Россиядә иң көчле театрлардан саналды, мин моны урыс театр тәнкыйтьчеләре әйткәнгә генә әйтмим, заманында урыс театрларын мин күп карадым. Халкыбызның таланты сәнгатьтә, бигрәк тә театрда миңа калса көчлерәк ачыла сыман, бәлки үзем шул эш белән шөгыльләнгәнгә шулай тоеладыр. Юк, әлбәттә, театрны шулкадәр нык яраткан тамашачыны мин беркайда да күрмәдем. Ул яктан Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт, без бәхетле артистлар булдык. Рәсәйнең кайсы шәһәрендә булсак та халкыбыз, тамашачыбыз безгә күрсәткән хөрмәтне минем мәңге онытасым юк. Башка милләт артистлары бездән гел көнләшәләр иде, сезнең бөек тамашачыгыз бар дип. Хәтта урыс артистлары, урыс авылына кермичә спектакльләрен татар авылында уйнарга тырышалар иде, чөнки татар авылында заллары тулы була. Бүген дә Качалов театрында тамаша залының яртысыннан күбесе безнең милләттәшләребез утыра. Менә хәзер милләт үз телен югалткач, татар театры белән нәрсәләр булыр-мин әйтә алмыйм. Халкыбызның милләт буларак яшәргә омтылышы, милли җаны, бөтен рухы, шул театрда гына сакланып калгандыр, ахрысы. Чыннан да, татар үзен милләт буларак театрда гына кеше итеп хис итә. Мондый милли фаҗигане мин җаным, йөрәгем, күңелем белән аңлыйм. Бөтен милләттәшләрем шушы фаҗиганең тирәнлеген аңламыйлар, безнең киләчәгебезне, бәхетсезлегебезне күз алдына китермиләр төсле тоела, әллә аңлап та шул кадәр сабыр, артык акыллы кешеләрме? Гел акыл кушканча гына яшәсәң, үз-үзеңне югалтасың, кайвакыт акылны читкә куеп, йөрәк, җан кушканча яшәргә кирәк. Тукай сүзләре хәтергә килә:
Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә, 
Син вөҗдан белән торырсың, ятмагансың мәңгегә.
Әзһәр Шакиров.
РЕДАКЦИЯДӘН.
Быелның февралендә артист (һәм публицист) Әзһәр Шәфыйкъ улы Шакировка 70 яшь тула. Олуг юбилее уңаеннан аны күпсанлы укучыларыбыз исеменнән котлыйбыз һәм алдагы тормышында да иҗади уңышлар, саулык—сәламәтлек теләп калабыз.

"Казан утлары" № 2, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013