Бүген Әдипләр: Әсгать Закиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әсгать Закиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әсгать Закиров
Марат Закир
Илдар Закиров
Харис ЗАКИРОВ
Эльмира Закирова
Әбүзәр Зарипов
Изаил Зарипов
Рәис Зарипов
Хәмзә Зарипов
Рәмзия Зарипова
Миншәех Зәбиров
Рәшит Зәкиев
Илгизәр Зәкиев
Динара Зиннәтова
Гөлнара Зиннәтуллина
Азат Зиннуров
Алсу Зиннурова
ДиләрәЗөбәерова

Әсгать Әсләм улы Закиров 1962 елның 14 декабрендә Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килгән. 1968 елны гаиләдә фаҗига булып, әтисез калгач, әниләре ягыннан әби белән бабасы өч баланы Кызыл Көч авылына үз гаиләләренә тәрбиягә алган. V-VI сыйныфта укыганда, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарына шигырьләр һәм нәсерләр җибәрә башлый.
1978 елны Татарстанда үткән яшь язучылар конкурсында II урын ала.
1979 елны Елховой урта мәктәбен тәмамлап, КДУ-ның журналистика факультетына укырга алына. Тик авылын сагынганга, документларын алып, кире борылып кайта. Шулай да авылы белән аерылышмый булмый: шул ук елны Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумына укырга керә. 1981-1983 елларда армиядә хезмәт итә. 1984 елда техникумны тәмамлагач, Бөгелмә партия комитеты Казанка авылына партоешма секретаре итеп җибәрә. Соңрак «ТатНИПИ-нефть» институтының торак-коммуналь хуҗалыгында инженер, 1990 елларда Бөгелмә телевидениесендә корреспондент, татар редакциясендә редактор булып эшли. 2003 елны Бөгелмәдә «Сандугач» дигән татар радиосы оештырып, шунда директор була.
2000 елда «Уртабызда шәм яна», 2003 елда «Офык» дигән китаплары дөнья күрә.

Эзләр

Сукмактан барамын... Ниндидер 
Эзләргә төбәлгән күзләрем. 
Башкалар йөргән эзләргә кушылып, 
Югала минем дә эзләрем.

Эзләрем аерым түгел бит, 
Башкалар да шундый эз салган. 
Кемнәндер - бик йомшак, бик нәзек, 
Кемнәндер бик тирән эз калган.

Минеке ниндидер, борылмыйм. 
Беләсем дә килми, кирәкми. 
Чуалган эзләргә кушылгач, ул эзем 
Беркемгә берни дә өйрәтми.

Мин уртак сукмактан тайпылам, 
Тик үзем үземә эз салам. 
Башкалар аңлармы, әйталмыйм, 
Ышанам, искәрер бер балам.

Өскә кара

Кар төшмәгән иде әле җиргә, 
Капламаган кеше пычрагын. 
Һәм кирәк бит, шундый чакта 
Минем юлда син очрадың... 

Башны иеп түбән генә, 
Бара идем сиңа таба. 
Арабыз тиз кыскарганга, 
Калды миңа тик бер чара. 

Борылышны үтеп киттем, 
Каушадым, туктамадым. 
Калган иде сиңа таба 
Калса бер унбиш адым.

Башны иеп пычрак юлга, 
Кабат барам сиңа таба. 
Безнең ара тиз кыскара, 
Калды миңа тик бер чара: 

Өскә кара, өскә кара!..

Мин башымны күтәргәндә, 
Син мине үткән идең, 
Үзең белән сөйрәп алып, 
Үткәнне сүткән идең, 
Араны сүткән идең.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013