Бүген Әдипләр: Фәхри Әсгат
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәхри Әсгат


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Фәхри Әсгать

(1901 — 1926)

Фәхри Әсгать (Әсгать Йосыф улы Фәхретдинов) 1901 елның 13 октябрендә хәзерге Татарстанның Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Революциядән соң, 1917—1921 елларда укуын Чистай шәһәрендәге педагогия һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуны ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Ф. Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм Казан дәүләт университеты каршында әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, 1926 елның 25 сентябрендә егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вакытсыз вафат була.

Ф. Әсгатьнең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә — үл узенен күпчелек иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре 1919-1920 елларда «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә күренә, «Тормыш кочагында» исемле беренче җыентыгы 1925 елда, ә икенчесе, «Сүзләрдән чәчәкләр» дигәне авторның вафатыннан соң 1927 елда басылып чыга. Боларның беренчесенә — тугыз икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырылган (беренче җыентыктагы хикәяләр икенчесендә дә кабатланып биреләләр).

Ләкин шушы аз санлы хикәя, нәсерләрдә Ф. Әсгатьнең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. Гражданнар сугышы эпизодлары авылдагы сыйнфый көрәш һәм НЭП заманы күренешләре — болар һәммәсе авторның, үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә жанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Ф Әсгатьнең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең хөрмәтле урынын били.

БИБЛИОГРАФИЯ

Тормыш кочагында: Хикәяләр һәм нәсерләр.—Казан: Татар матбүгат-нәшр. комбинаты, 1925.—36 б. (Эшче-крестьян к-ханәсе) 3000.

Cүзләрдән чәчәкләр: (хикәяләр җентыгы).-Казан: Татар. дәүләт нәшр., 1927. - 83 б., портр, 3000. Шул ук.—Казан: Яңалиф, 1928.—36 б. 5000. Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—92 б., портр. 5000. Шул ук. Г. Кашшаф кереш сүзе.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—96 6.7000.

Аның турында

Кашшаф Г. Ф. Әсгать.—Сов. әдәбияты, 1956, № 9 97—99 б

Кашшаф Г. Фәхри Әсгать. [1901-1926].-Казан утлары, 1971, № 10, Шакир С. Хикәяләр остасы.—Соц. Татарстан, 1971, 13 окт. Фәхри Әсгатьнең тууына 80 ел.—Казан утлары, 1981, № 10, 186 б. Мусин Ф. Певец огненных лет.—Сов. Татария, 1971, 13 окт.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013