Бүген Әдипләр: Леонид Арсланов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Леонид Арсланов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Искәндәр АБДУЛЛИН
Равия Абдуллина
Яхъя Абдуллин
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Җәвад Алмазов
Ринат Аляутдинов
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Рафаэль Арсланов
Һади Атлас
Азат Ахунов
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Леонид Арсланов Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле кафедрасы профессоры Леонид Шәйсолтан улы Арслановның тормыш юлына баксаң, аның фән олкасенда инде дүрт дистәдән артык ел уңышлы гына эшләп килүен аңлыйсың. Әйе, быел декабрь аенда җитмеш яшьлек юбилеен уздырырга җыенып йерган күренекле профессорыбыз ботен җаны-тане белән филология фәненә гашыйк. Һәм бу фансөярлек — аның өчен да, татар дөньясы өчен да бик зур бәхет, әлбәттә. Бүгенге конда тюркология һәм фин-угыр дөньясында аңа тиң, аның кеби үзен аямыйча эшли торган галим бар микән?!
Мәшһүр милләттәшебез 1932 елның 11 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Мари Ямалысы авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Күрше Татар Ямалысы авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Педагог дипломын кулына алгач, Актаныш районы Яңа Богады мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1952—1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетына керә, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала. Студент елларында ук Леонид әфәндедә фәнгә кызыксыну уяна. Шуңа күрә аңа шул ук елны татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент Вазыйфасын башкаруны ышанып тапшыралар. Ә инде бер елдан соң Тел, әдәбият, тарих институтына аспирантурага кабул ителә. Биредә ул күренекле галимә, тел секторы мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова җитәкчелегендә "Татарские говоры Правобереж-ных районов Татарской и Чувашской АССР" дигән кызыклы темага кандидатлык диссертациясен тәмамлый һәм аны 1966 елның ноябрендә уңышлы яклый. Оппонентлары да танылган галим-тюркологлар профессор Н.А.Баскаков һәм филология фәннәре докторы, академик Д.Г.Тумашева була.
Леонид Арслановның мөгаллими вә фәнни язмышы Алабуга педагогия институты белән берөзлексез бәйле. Башкалада аспирантураны тәмамлагач, һич икеләнмичә, нәкъ шунда кайтып, башта өлкән укытучы, доцент, аннары татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, ә инде 1985 елдан бирле профессор булып эшли. Мөгаллим буларак, татар филологиясе белемен институтның барлык факультетларында татар һәм рус телләрендә укыта. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында да еш кына махсус курслар алып бара, лекцияләр укый. Шәкертләре дә бихисап аның: профессор Арсланов җитәкчелегендә дистәләрчә кандидатлык диссертациясе язылды вә якланды, йөзләрчә укучысы Гыйльми Советта уңай билгеләр алып, хәзер инде республикабызның төрле төбәкләрендә мәгърифәтебез вә мәдәниятыбызга зур өлеш кертә.
Эзләнүләр, ачышлар, иҗади уңышлар, җиңүләр... Галимгә алардан да зарурирак нәрсә юк. "Ачыш аша ачыш — бәхет галәмендә очыш!" — дип бик хаклы әйтәләр. 1967 елда Леонид әфәнде әле беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Калмык АССР территорияләрендә яшәүче төрки (татар, нугай, төрекмән) халыкларының телен өйрәнү, барлау эшенә тотына. Җиң сызганып, ихлас күңелдән бирелеп эшләү нәтиҗәсе буларак, 1970—1980 елларда диалектология, ономастика, телара багланышлар буенча дистәләрчә язма-мәкаләсе басылып чыга. Шулай итеп Леонид Арсланов исеме фәнни дөньяда хаклы абруй казана, олуг хөрмәткә лаек була. Үзе туплаган, өйрәнгән материаллар нигезендә, Леонид әфәнде 1982 елның сентябрендә Казакъстан ССР Фәннәр академиясенең тел белеме институтында "Формирование и развитие островных языков и диалектов Волгоградской и Астраханской облас-тей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР (по материалам тюркских языков и диалектов)" дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый.
Алты балалы ишле гаиләдә сугыш елларының ачысын-төчесен үз җилкәсендә тоеп үскәнгә күрәдер, профессор Арсланов — бик тырыш, өлгер галим. Аның фәнни эш-чәнлеге күпкырлы. Леонид Шәйсолтан улын тел гыйлеменең төрле проблемалары кызыксындыра, белмәгән, "казынмаган" өлкәсе юк дип әйтерлек. Әмма шулай да, аның төп хезмәтләре тюркология һәм фин-угристиканың махсус мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган. Мәсәлән, тюркология буенча түбәндәге кызыклы монографияләрен искәртеп китәргә мөмкин: "Формирование островных говоров татарского языка (говоры Астраханской и Волгоградских областей)", "Язык алабугат-ских татар Каспийского региона Калмыцкой АССР", "Язык карагашей-ногайцев Астраханской области", "Татары Нижнего Повол-жья и Ставрополья" һәм башкалар. Татар, нугай, төрекмән диалектологиясенә багышланган мәкаләләре Казан, Мәскәү, Ташкент, Алма-Ата, Өфе, Фрунзе, Омск һәм башка шәһәрләрдә булып узган халыкара, Бөтенсоюз конференцияләрендә яңгырадылар һәм җыентыкларда дөнья күрделәр.
Шулай ук Леонид әфәнде — төрки телләрнең бер-берсенә һәм башка төрки түгел (фин-угыр, монгол) телләргә булган йогынтылары проблемасына багышланган күп санлы язмалар авторы да. Алар "Советская тюркология", "Советское финно-угроведение", "Казан утлары", "Аргамак" журналларында һәм төрле фәнни тупламаларда аерым мәкаләләр булып басылдылар.
Халык мирасын барлау максатына тугрылыклы Леонид әфәнде Арслановның фәнни эшчәнлеге тюркология һәм фин-угристика белән генә чикләнми, әлбәттә. Бу өлкәләр белән беррәттән башка күп кенә мәсьәләләргә игътибарын юнәлтте ул. Аның байтак язмасы фин-угыр-самодий ономастикасына (башлыча топонимика, гидронимика) багышланган, һәм күбесе "Международный конгресс финно-угроведов" (Сыктывкар), шулай ук Венгрия, Финляндия, Эстониядә басылып чыккан фәнни тупламаларда нәшер ителделәр. Күп еллар дәвамында Л.Арсланов үз мәкаләләре белән "Вопросы марийской ономастики" (Йошкар-Ола), "Финно-угроведение" (Йошкар-Ола), "Finno-Ugrika" (Казан) периодик журналларында актив катнашып килә.
Күренекле галим фольклорчы буларак та игътибарны җәлеп итә. Ул туплап тикшергән материаллар "Ставрополь татарлары бәетләре", "Кәрим нугайларының фольклор үрнәкләре", "Карагаш халык авыз иҗаты" исемле язмалар рәвешендә Әстерханда, Нукуста, Казанда, Өфе һәм башка шәһәрләрдәге матбугатта дөнья күрделәр.
Леонид Шәйсолтан улы туган як тарихын, бигрәк тә топонимиясен һәм гидронимиясен җентекләп өйрәнә. Ул үзенең фикерләре, уйлану-ачышлары белән район газеталары битләрендә һәрдаим чыгышлар ясап тора: Актаныш, Мамадыш, Зәй, Яр Чаллы, Азнакай, Алабуга һәм башка төбәк укучыларының яхшы танышы. Гомумән, Леонид әфәнде быел үзенең 70 еллык юбилеена якынлашса да, фән һәм милли мәгариф өлкәләрендә актив эшли, хәзерге фәнни-педагогик процессның алгы сафында тора, татар дөньясының тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Мәйдан" журналы, 2002, гыйнвар.
Mансур САФИН.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013