Бүген Әдипләр: Арнис Абдуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Арнис Абдуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова

Арнис Зәки улы Абдуллин 1954 елда Азнакай районы Балтач авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын Азнакайдагы 29 нчы төзү-монтаж идарәсендә башлый. Хәзер «Татбуртранс» ҖЧҖдә шофер булып эшли. 2011 елда «Бәхет алмасы» дигән китабы басыла.

Бәхет алмасы

Җанга җылы бирә карашларың, 
Яшел дәрья синең күзләрдә. 
Язгы бөресе син тормышымның, 
Тусаң да син алтын көзләрдә.

Син булганда минем яннарымда, 
Язгы җилләр болыт тарата. 
Болыт каплап, күңел боекканда, 
Синең сулыш хисне яңарта.

Яктыртучы бит син сукмагымны, 
Тормышымның олы терәге. 
Кулларымны салам иңнәреңә, 
Ходай биргән олы бүләгем!

Читләп үтсен иде авырлыклар, 
Кайгыларын башка салмасын. 
Хөрмәт чишмәсенең суын эчик, 
Ашыйк әле бәхет алмасын. 
Үкенечкә берүк калмасын!

Яшьлегем сагындыра

Тигез түгел тормыш юлы, 
Мендем тау текәләрен. 
Читкә киткәч кенә белдем 
Әнкәйнең кадерләрен.

Сагындыра туган ягым, 
Кичке гармун моңнары. 
Үзәкләрне өзә торган 
Яшьлегебез җырлары.

Әнкәемнең догалары 
Уттан, судан каплады. 
Бормалы тормыш юлында 
Бәлаләрдән саклады.

Көнне яктыртса да кояш, 
Төнне яктырта бит ай. 
Газиз әнкәм, юлларымны Я
ктыртасың син шулай!

Чәчләремнән сыйпаулары 
Әнкәйнең сабыр гына! 
Гомерләрем узган саен, 
Яшьлегем сагындыра.

Яшел күзләр

Яшел күзеңә килешә, 
Яшел күлмәгең кисәң. 
Яшь каеннар көнләшәләр, 
Син минем янга килсәң.

Яшел үлән өсләрендә 
Синең үткән эзләрең. 
Моң-сагыштан сулмасыннар 
Яздай яшел күзләрең.

Яшьлектәге яшел күзләр 
Мәңге төсен җуймасын. 
Сиңа сокланып караудан 
Минем күзләр туймасын.

Яшел күзләр үзгәрмәсен 
Алтын туйлар җитсә дә. 
Чәчләргә гомер көзләре 
Көмеш суын сипсә дә.

Яшьлегемнең язларында 
Гашыйк яшел күзеңә. 
Синең белән кереп барам 
Гомеремнең көзенә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013