Бүген Әдипләр: Дәрҗия Аппакова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дәрҗия Аппакова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова

(1898-1948)
Дәрҗия Аппакова, тулы исеме Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова (1898 елның 2 марты — 1948 елның 28 мае) — татар язучысы, талантлы прозаик һәм драматург.
Дәрҗия Аппакова 1898 елның 2 мартында Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылында туа. 13 яшендә Казанга килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укучылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. 1922–1923 елларда Казан Зур театры каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул Урта Азиядә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 елда Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.
Дәрҗия Аппакова әдәбиятка журналистика аша килеп керә һәм татар балалар әдәбиятына шактый өлеш керткән прозаик һәм драматург булып әверелә. 1932–1940 елларда төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм шул чор тормышын чагылдырган хикәя, повесть, романнары басылып чыга. Аеруча «Кечкенә Бануның тарихы» повесте популяр була, ул тиз арада татар, рус, үзбәк һәм инглиз телләрендә басыла, яратып укыла.
1943–1948 елларда Дәрҗия Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә — «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. 1945 елда татар фольклоры мотивларына нигезләнеп язылган «Тапкыр егет» пьесасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә дә уңыш белән бара. Дәрҗия Аппакова — 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Дәрҗия Аппакова 1948 елда, 50 яшендә вафат була.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Дәрҗия_Аппакова

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013