Бүген Әдипләр: Әмрулла Аги
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әмрулла Аги


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Әмрулла Аги БЕР КЕШЕ ЯЗМЫШЫ

Фәрит Иделленең әтисе Әмрулла Аги – үзенчәлекле язмышлы кеше. Аның “Бер кеше язмышы” дигән китабын укыгач, моңа тагын бер кат инанасың. Бу китап “Мәгариф” нәшриятында рус һәм латин графикалы татар телендә чыккан иде. Шушы көннәрдә инглиз телендә дә чыкты. Әмрулла Аги Пенза губернасында дөньяга килә. Әмма ул Россиядә 4 яшькә кадәр генә яши. Калган гомере мөһаҗирлектә үтә. 1945нче елда кулга алынып, Себергә озатыла. Сталинның җәза лагерьларында 20 ел интеккәч, гаиләсен алып, башка мөһаҗирләр белән Төркиядән АКШка күчә. Әмрулла Агиның бу повесте аның башыннан кичкәннәре хакында хатирә һәм васияте, тормышка булган чиксез мәхәббәте турындагы китап.

КИТАПКА РИМЗИЛ ВӘЛИЕВ КЕРЕШЕ
Бу китап, аның авторы кебек үк, бик үзенчәлекле. Әмрулла Аги (Әмрулла Хөсәен улы Агиев) Пенза губернасының Нагур авылында 1912нче елда туган. Хәзер бу авыл Мордовиянең Олы Шуструй авылының бер урамы гына инде. Әмрулланың әтисе Хөсәен Агиев Корея һәм Кытайда сәүдә итеп, ябылган чиктән үтә алмыйча, Россиягә кире кайтмый кала. 1916 елда аның хатыны Гайниҗамал кечкенә Әмрулла белән ире артыннан гомерлеккә чит җирләргә китә.
Агиевлар гаиләсенә туган якларын яңадан күрергә насыйп булмый. Бу дөняда 90 ел яшәгән Әмрулла Русиядә үзенең беренче 4 елын гына үткәрә. Аның калган тормышы иммиграциядә уза. Хәер, 1945-1965 елларда ул гаиләсеннән аерыла: кулга алынып Кытайның Чәнчун шәһәреннән Себергә җибәрелә. Әмрулланы 58нче маддә буенча шпионажда гаепләп, 10 елга хөкем итәләр.
Чынлыкта исә, Әмрулла Аги Кытайдагы татар җәмгыятенең иң актив әгзасы була, ул татар класслары ача, мәдәни кичәләр, үзешчән театр спектаклләрен оештыра, гәҗит нәшер итүдә катнаша. Ләкин ул вакытта татар халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, үз халкыңның киләчәге турында кайгырту бик каты җәзалана шул. 10 ел төрмәләрдә утырганнан соң да аны гаиләсе янына кире җибәрергә ашыкмыйлар. Тагын 10 ел дәвамында ул поселениедә яши. Шушы еллар дәвамында ул рус телен камилләштерә, тарихи ватанындагы әче тормышның чынбарлыгын үзендә тоеп яши, ләкин катлаулы тарихлы ата-бабалар ватанын, аның халкын яратудан барыбер туктамый.
Үзенең тормыш иптәше һәм өч улы белән Әмрулла Аги бары тик 20 ел узгач кына очраша. Лагерьлар һәм Себердәге урман кисүләр артта кала, ул Төркиядә яши башлый. Аннары башка татар иммигрантлары белән бергә АКШка күчеп китә. Соңгы көннәренә кадәр тиктормас Әмрулла Аги Кушма штатларының көнчыгыш ягы татар җәмгыятенең активисты булып тора. Ул мин җитәкләгән гәҗиттәге татарлар белән эшләүче “Ватан” җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә торды. Казандагы милли-мәдәни оешмаларга, татар зыялыларына Әмрулла Агидан котлаулар, хатлар еш килеп торды. Үз халкының тормышындагы һәр мөһим вакыйга хакындагы фикерләрен ул безгә җиткереп торды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул үз ышануларына тугры булып калды.
Әмрулла һәм Шәмсенур бик әйбәт балалар үстерделәр. Аларның икесе – Фоат белән Фәрит инженерлар. Ню-Йоркта яшиләр. Кече улы Фәрит Европалы булып калды, Ул Русиядә, Татарстанда еш була.
Агиевларның зур гаиләсе төрле илләрдә яшәүче балалары, киленнәре, оныклары – барысы да ана телләрен, гореф-гадәтләрен, татар халкының тарихын онытмыйлар, алар ата-бабалар иленең бәхетле киләчәге турында хыяллана, көчләреннән килгән хәтле татар халкының яшәешенә, аның үсешенә зур өлеш кертә. Алар башка халыклар белән бергә дусларча яшәү тәҗрибәсен туплаган, үз халкының үзенчәлеген саклап калып, башкаларның мәдәни кыйммәтләрен дә үзләштергән.
Әтисенең эшен аеруча уңышлы итеп Фәрит Аги дәвам итә. Ул Төркиядә, Германиядә яши, соңгы елларда Чехиядә эшли. Бөтен дөнья татарлары аны чит илдәге татар диаспорасының танылган шәхесе, III Бөтендөня татар конгрессы делегаты, билгеле журналист, “Азатлык” радиосы директоры Фәрит Иделле буларак беләләр. Ата-анасы анда гаделлек хисе, үз милләтенә, халкына мәхәббәт тәрбияләгән.
Әмрулла Агиның уллары үз әтиләрен бик ярата иделәр, шуңа да аның үткән тормышы турындагы язмалары улларына иң кадерле бүләк булды. Алар, бу язмаларны туплап, туганнары һәм дуслары өчен генә булса да, китап итеп чыгарырга булдылар. Ләкин тарихчылар, белгечләр әлеге китапны замана, кеше язмышы турындагы хакыйкатне кызыклы һәм кыйммәтле әсәр дип саныйлар.
Кызганыч, Әмрулла Аги үзенең китабын күрә алмады. Бу әсәр ике Бөтендөнья сугышын, Сталин репрессияләрен кичергән, ватаны һәм якыннары белән озакка сузылган аерылышудан тилмереп, иреккә чыгу бәхетен татыган шул замана кешеләренең язмышы хакында аның иң беренче һәм соңгы китабы иде. Үлемнән качып чит-ят җирләргә киткән нәк менә шундый кешеләр, кайда гына яшәсәләр дә, үз-үзләренә тугры булып кала алдылар. Алар үзләре һәм халкы ниләр кичергәнне беркайчан да онытмыйлар.
Әмрулла Агиның үзенең ачы язмышы авыр тормышы турында китап язуы турында беркем дә белми. Бу хакта ул 2001 елның 5 гыйнварында Ню-Йоркта вафат булгач кына билгеле була. Әлеге китап – үзенең 90 яшлегенә нибары бер генә ай җитә алмаган Әмрулла Агиның узган гомере хакында истәлеге. “Бер кеше язмышы” исемле китабы белән ул үзенең яшәүгә бетмәс мәхәббәтен безгә васыять итеп калдырды.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013