Бүген Әдипләр: Әмир Садыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әмир Садыйков


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Әмир Садыйков
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина
Тәүфыйк Сәгыйтов
Гүзәл Сәгыйтова
Камил Сәгъдәтшин
Ләйсән Сәгъдиева
Рәзинә Сәетгәрәева
Фәрит Сәйфелмөлеков
Айдар Сәлимгәрәев
Гөлфинә Сәрвәрова
Мингазыйм Сәфәров
Әдилә Сәфәрова
Искәндәр СИРАҖИ
Дифгат Сирай
Индус Сирматов
Гариф Солтан
Илшат Солтанов
Әнвәр Сөләйманов
Булат Сруров

Әмир Мәхмүт улы Садыйков 1956 елның 3 ноябрендә Лениногорск районының Урдала авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1982 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый һәм 17 елдан артык ветеринария өлкәсендә эшли. Аннары «Бөгелмә авазы» редакциясендә 5 елдан артык журналист хезмәтен башкара. Хәзер «Балкыш» фәнни-җитештерү предприятиесендә диспетчер.

Вәхшилек

(Хикәя)
Алар, мамыктай җиңел һәм йомшак кар бөртекләренең җир кочагына әз генә уйнаклап агылуына сокланып, урман ягына юнәлделәр.
Урмандагы төз сынлы чыршылар, кәләшләр сыман, челтәрле ап-ак күлмәкләр һәм бөркәнчекләр кигән диярсең. Яшел нәфис гәүдәләрен кышның салкын җилләреннән ышыклаучы кар күлмәкләренә тагын да энҗеләр өстәлә барып, алар урмандагы бәйрәм күренешен тагын да ямьлиләр шикелле. Шәһәрнең кайнар һавасын һәм тынгысыз шаулавын оныттыручы ямьле табигать күкрәгендә йөзләре алсуланган, керфекләре көмешләнгән, сулышлары тирәнәйгән Мәҗит белән Тәнзилә, кышкы урманның искиткеч гүзәллегенә шатланып, чаңгыларда шуалар. Аларның күзләре ягымлы елмаялар, ә бөтен хәрәкәтләрендә яшьлек һәм бәхет нурлары сирпелеп торуы ерактан ук сизелеп тора. Ялгыш кына чаңгы таяклары эләксә, ылыс исе килеп торган яшь агач башларыннан һәм тыйнак кына җәелгән итәкләреннән кар өемчекләре коелып төшә дә, яшь йөрәкләрнең тибешен көчәйтеп, ике җан иясен салкын йолдызчыклар белән коендыра. Тәнзилә, үзенең көләч, сөйкемле йөзен каплап: «Аһ!» - дип куя һәм кайнар яңакларында эри башлаган кар суы тамчыларын сыпырып төшерә, ә аннары чишмәдәй челтерәп көлә башлый. Ул көлгән чакта ак башлыклы олы чыршылар да көлешә башлыйлар кебек, чөнки кар катламы авырлыгыннан сыгылып төшкән ботаклардан тагын кар кисәкләре калын кар юрганы өстенә шапылдап коелып төшәләр. Шушы күренештән Мәҗит тә, чын күңелдән шатланып, көләргә тотына һәм урман тынлыгы яңадан бозыла: төрле яклардан кайтаваз булып көлү тавышлары яңгырый. Гаҗәеп якты иде дөнья! Бер-берсен җаннары һәм тәннәре белән сөюче ике кеше, иң бәхетле минутларын озынайту теләге белән, ашыкмыйча мәһабәт агачлар арасында урала-урала, яңа эзләр салып йөрделәр һәм җиңел, саф урман һавасын иркенләп суладылар. Аларның җылы сулышлары, парланып, чиксез күк йөзен каплат алган болытларга омтылдылар, ләкин сибелеп торган кар энҗеләре арасына эзсез югала торды һәм, шул рәвешчә, табигатьнең саф тынына егет белән кызның сулышлары да кушылды. Мәҗит белән Тәнзилә үзләрен әкият дөньясына йөргән кебек хис иттеләр: иреннәр, телсез шаһитлардан оялып булса да, очрашып тордылар һәм тиз генә аерылырга ашыкмадылар. Бу мөмкинлекнең булуы үзе бер бәхет иде. Бу бәхет һәм ләззәт чиксез булып тоелды, ләкин мизгелләр вакытны туктаусыз алга әйдәделәр дә, көн төнгә авышты.
Кичке караңгылык көннең яктылыгын алыштыра башлады. Гашыйклар, сихри урманнан аерылырга теләмичә, чаңгыларны вакытлыча алган урынга -спорт базасына юл тоттылар. Кайту юлларында аларга җитез хәрәкәтле яшь егет тә кушылды, ул да чаңгыларын тапшырырга ашыга иде.
Прокат бинасының ишеген ачып керүгә үк Мәҗитнең күңелен борчылу хисләре биләп алды, чөнки база коридорында, әшәке аракы һәм тәмәке төтене исләре таратып, өч ир-ат гөрләшеп басып тора иде. Шул арада аларның берсе, ясалма елмаю белән: «О-о! Нинди кешеләр! Нинди кешеләр безнең янга килгәннәр бит!» - дип, кулларын җәеп, Тәнзиләгә якынлашты, ә икенчесе, майлы, ләкин төссез күзләрен кысып: «Кәефләнәбез икән!» - дигән карлыккан аваз чыгарды. Вакыт берәмлегенең иң кыска өлешендә үк, Тәнзиләнең читкә тайпылуын күреп алгач та, Мәҗит бу хәлнең бик яман якка күчү мөмкинлеген аңлап алды һәм Тәнзиләне бу исерекләрдән аралау өчен сүз кузгатты. Тик ул: "Ирләр, эш нәрсәдә? Бу минем хатыным..." - дип әйтергә генә өлгереп калды, тегеләрнең берсе, тавышын тагын да көрәйтеп: «Ә-ә, шулаймыни!» - дип акырып җибәрде дә күз иярмәс тизлек белән кулындагы буш аракы шешәсе белән Мәҗитнең башына китереп сукты. Мәҗит аңын югалтты һәм аның гәүдәсе кинәт кенә буынсызланып идәнгә авып төште. Шуннан соң булган авыр күренешләрне ул, билгеле, күрмәде: үзләрен кешеләр дип санаган ерткычларның ярыша-ярыша үзенең тынсыз яткан тәненә типкәләүләрен дә, очраклы юлдашлары булган яшь егетнең куркынып бер почмакка сыенуын да, шашынган исерекләрнең бәргәләнә-бәргәләнә үксеп елаган Тәнзиләне чишендерүләрен дә.
...Төнлә кыйналган, тапталган, изелгән, көчләнгән һәм канга буялган гәүдәләрне, тирә-якка шомлы сирена тавышын яңгыраткан Ашыгыч ярдәм машинасына салып, шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Ә урамнарда мамыкларга охшаш кар бөртекләре яуды да яуды...
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013