Бүген Әдипләр: Кәшшаф Әмиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәшшаф Әмиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Кәшшаф Әмиров

(1922-1996)

Драматург Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Яңа Зимница авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Үсмер чагы һәм мәктәп еллары Үзбәкстанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 1940—1945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, колхозда бухгалтер булып эшли, аннары, Ташкентта юридик курсларны тәмамлагач, 1950 елга кадәр Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә. 1953—1960 елларда ул Таҗикстанның Гиссар районында төрле җитәкче эшләрдә һәм Дүшәмбе шәһәрендә республика газеталары нәшриятының фотокорреспонденты хезмәтендә була.

1960 елда К. Әмиров Татарстанга кайта һәм, берникадәр вакыт Азнакай эшчеләр поселогының Культура сарае үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек иткәннән соң, Лениногорск шәһәренә күчеп, бөтенләй шунда төпләнеп кала. 1961—1976 елларда ул Лениногорскида В. Маяковский исемендәге клуб каршында оешкан киностудиянең җитәкчесе, шәһәр радиотапшырулар студиясе редакторы, РСФСР Художество фондының Лениногорск производство участогы начальнигы вазифаларын башкара. 1976 елдан К. Әмиров Лениногорск шәһәр гараж кооперативы идарәсенең председателе булып эшли.

К. Әмиров — дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында профессиональ театр һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган «Шөгер моңнары» һәм милиңия хезмәткәрләренең катлаулы көндәлек тормышын яктырткан «Хөкем алдыннан» исемле пьесалар җитмешенче еллар башында Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Драматургның «Гаделлек җиңә», «Вөҗдан әмере», «Упкын», «Кодалар», «Туй алдыннан» кебек пьесалары, Татарстаннан тыш, Үзбәкстан, Оренбург халык театрлары тарафыннан да сәхнәләштереләләр. Авторның бигрәк тә «Зөлфия» дип исемләнгән пьесасы зур уңыш казана, ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган халкы белән совет халыклары арасында урнашкан эчкерсез дуслык, хезмәттәшлек темасын заманча яктырткан бу пьеса 1983 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйналды һәм матбугатта уңай бәя алды. Пьеса, рус теленә тәрҗемә ителеп, 1983 елда «Театр» журналында да (№ 5) басылып чыкты. К. Әмиров—1985 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Аның турында

Амиров К. История пишется сегодня: Спектакль «Зульфия» на сцене Татар. акад. театра им. Г. Камала.— Веч. Казань, 1984, 3 янв. Интервью с автором пьесы вела Т. Лескова. В а л е е в Р. Зульфия — сестра Фазили: Спектакль «Зульфия» на сцене Альметьевского драм. театра.— Сов. культура, 1983, 26 апр., с. 5. Хачатуров К. Солнце должно светить всем людям.— Театр, 1983, №5, с. 183. О той же пьесе.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013