Бүген Әдипләр: Кәрим Әмири
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кәрим Әмири


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Кәрим Әмири

(1893—1962)

Шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) 1893 елда хәзерге Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында туа. Мәдрәсә белеме алганнан соң, Уфа һәм Пенза губерналарындагы татар авылларында балалар укыта. 1918 елда Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам иттөрә һәм матбугат органнарында («Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарында) корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1929—1932 елларда Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгып килгән газеталарда хезмәт итә.

Әдәбият мәйданында К. Әмиринең исеме 1913 елда Шура» журналында (Оренбург) басылган шигырьләре белән күренә башлый. Oктябрь революциясеннән сон, гражданнар сугышы һәм НЭП чорларында, аеруча актив эшли: газеталарда һәм журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары («Даһи», 1918; «Ике дус», 1919; «идел буенда». 1919; «Шәрекъ сәхрәсе», 1920; «Сулган чәчәк», 1921; «Ачлык көннәрендә»» 1921; «Бабай», 1922 һ. б.) басылып чыга. Каләмен драматургия жанрында да :ынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссай Йосыф» әсәре сюжетына нигезләп язган «Йосыф белән Зөләйха» трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә куелып, театр тәнкыйтьчеләре та-зафыннан уңай бәяләнә. Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, үз чоры өчен актуаль яңгырашлы «Печән базары» (1925), «Казан кызы» (1925) һәм 1905 елгы революцион күтәрелеш вакыйгаларына багышланган «Пайтәхет җәлладлары» (1925) пьесалары да 1925—1928 елларда театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.

Шул ук егерменче, еллар ахырында әдип гражданнар сугышы чорында Уралда беренче коммуналар төзү, ак бандаларга каршы көрәш вакыйгалары тырткан «Урал баласы» (1929) исемле повестен һәм балалар өчен «Завод мәктәбендә», «Фабрик баласы», «Югалган малай» кебек хикәяләрен иҗат итә.

Утызынчы еллардан башлап әдип, нигездә, балалар өчен яза. Аның «Музыкант» исемле озын хикәясе һәм «Ак кәҗә» исемле әкият-поэмасы аерым Зитап булып басылып чыга. Бөек Ватан сугышы вакытында «Көрәш җырлары» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

К. Әмири 1962 елнң 28 январенда Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Бабай: (Поэма).— Казан: Татар, социал шуралар җөмһүрияте дәүләт нәшр., [1922].— 15 б.— (Күчмә уку китаплары. 2 төп, 6-китап). 22.000.

Урманда йөрү: (Балалар өчен театр уены).— Казан: Татар, матбугат һәм нәшр комбинаты, 1924 [тышл. 1925] —16 б. (Балалар әдәбияты, әдәбият бүлеге, № 6) 5 000.

Завод мәктәбендә: (Балалар хикәясе).— Казан: Татар, матбугат-нәшр.. комбинаты, 1925.— 32 б.— (Балалар әдәбияты, әдәбият бүлеге, № 7). 5000.

Фабрик баласы: (Балалар хикәясе).— Казан. Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925.— 47 б. (Балалар әдәбиятыннан 1-кит.). 5000.

Эш өстендә: [Шигырьләр].— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—99 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе. № 33). 5000.

Печән базары: Комедия 4 пәрдәдә.— Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—76 б. 3000.

Пролетариат моңнары: [Шигырьләр].— М.: Нәшрият, 1926.— 23 б. 5000.

Габдрахман мулла: Комедия бер пәрдәдә.— Казан: Татар, дәүләт нәшр. 1926.—16 б. (Эшче-крестьян к-ханәсе). 3000.

Югалган малай: Балалар хикәясе.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927.— 16 б. 5000.

Шул ук: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—32 б., ил.—(Мәкт. к-ханәсе). 15 000. Рец.: Вәлиев Н.—Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 153 б.

Уңган кыз: 2 пәрдәдә. Авыл тормышыннан агит. пьеса.— Казан: Татар дәүләт нәшр., 1928.—24 б. 3000.

Казан кызы: 4 пәрдәле комедия.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1928.—56 б, 3000.

Кәрим Әмири шигырьләре. 1-кис—Казан: Яңалиф, 1929.—76 б. 5000.

Урал баласы: Хикәя.—Казан: Яңалиф, 1930.—94 б. 3000. Ак кәҗә: Әкият.—Казан: Татгосиздат, 1938.—32 б. 9000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—15 б. (Мәкт. к-ханәсе). 25 000.

Музыкант: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1938.—51 б. 10 000.

Көрәш җырлары: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1942.—46 б. 3070

Пьесалар [Авт- биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1958218 б. портр. 5000.

Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—92 б. 4000.

Яз килә: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—29 б., ил. 10 000.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013