Бүген Әдипләр: Марат Әмирханов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марат Әмирханов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Марат Әмирханов Язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Әмирхан Әкрам улы Ватан сугышында һәлак була. Әнисе Мәрьям Минһаҗ кызы атадан ятим калган өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.
Марат туган авылында җиде сыйныфны, Актанышта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951 елда Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1955 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны Татарстанның Питрәч районы Күн сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, шул ук елны ул армиягә алына. Гаскәри хезмәттә чагында хәрби училище программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тотып, офицер дәрәҗәсен ала. Армиядән хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1957 елның декабрендә М. Әмирхановны Ленинтау (Лениногорск) районы Карабаш эшчеләр бистәсенең (хәзер Бөгелмә районына карый) 1 нче номерлы урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул югары сыйныфларда татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.
1970 елда М. Әмирхановны, актив хәбәрче буларак, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул башта редакциянең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген алып бара, аннан соң сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеген җитәкли. Кам АЗ, Түбән Кама нефть химиясе төзелешләренең үзәгендә кайный, бихисап күп кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән очраша, төзүчеләр, нефть чыгаручылар турында республика матбугатында күләмле очеркларын, публицистик язмаларын бастыра. Соңыннан бу очерклар, язмалар аның «Безнең лауреатлар» (1980) һәм «Чулманның ак йолдызы» (1988) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.
1987 елдан Марат Әмирханов — «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. Нәфис әдәбият өлкәсендә М. Әмирхановның беренче әсәре — «Алаяк» дигән хикәясе 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул күбрәк шушы жанрга игътибарын юнәлтә. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остасы итеп таныта. Аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) исемле повесте укучылар арасында аеруча уңыш казана. Балаларга атап язылган хикәяләре һәм повестьлары тупланган «Таш һәйкәл» исемле китабы исә, 1988 елда иң күп укылган китапларның берсе буларак, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Туксанынчы елларның урталарыннан башлап М. Әмирханов прозаның эрерәк жанрларында нәтиҗәлерәк иҗат итә. Сугыштан соңгы авыл тормышы һәм бүгенге болгавыр заман чынбарлыгы вакыйгалары фонында ярату, тугрылык, дуслык, мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт кебек әхлакый темаларны фәлсәфи-психологик яссылыкта һәм гыйбрәтле кеше язмышлары аша яктырткан «Үлмә, Әхмәт» (1994), «Гөлнәзирә» (1998), «Тәгәридер гомер арбасы» (1998), «Мөкәррәмә» (2004) повестьлары, «Тәкъдир» (1999), «Тояк эзе» (2003) романнары әдип иҗатының фикри, сәнгати яктан һаман киңәя, тирәнәя баруы турында сөйлиләр.
Марат Әмирханов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), журналистларның X. Яма-шев исемендәге бүләге лауреаты (1985), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1970). Ул — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Безнең лауреатлар: Очерклар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.— 1026.—2000.
Таш һәйкәл: Хикәя һәм повестьлар.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.—132 б.—13300.
Чулманның ак йолдызы: Очерклар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 160 б.— 1800.
Сөн моңы: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 120 б.— 3000.
Тәкъдир: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 208 б.— 3000.
Тояк эзе: Роман һәм повестьлар.— Казан: «Рухият» нәшр., 2004.— 648 б.— 1000.

Библиография

Камалов Б. Данлы кешеләребез турында//Соц. Татарстан.— 1981.— 11 март. ШәрифуллинаЭ. Туган як дәресләре // Яшь ленинчы,— 1987.— 10 окт. Әхмәтҗанов Мәхмүт. Гаделлек җырчысы: Язучының иҗат портреты // Шәһри Казан.— 1995.— 9 июнь. Гыйләҗев А. Бәрәкалла, Әмирхан! //Мәдәни җомга.— 1997.— 4 апр. Әхмәтҗанов Мәхмүт. Сугыш зәхмәте//Шәһри Казан.— 1998.— 19 июнь. Гыйләҗев А. Сирәгәеп калды урманлык... // Ватаным Татарстан.— 1998.— 14 авг. ШәриповС. Тәкъдирдән узып булмагач // Казан утлары.— 2000.— № 11.— 131—1346. Вәли-БарҗылыМ. Тәкъдир юллары // Казан утлары.— 2003.— № 12.— 160—163 б.

Марат Әмирхановның иҗаты турыңда матбугат фикерләре

Автор үткен сүз белән җитәкче бюрократлар вертикален астын-өскә кадәр бәяләп чыга. Авторның теле — бритва, турый гына. Күзе — прожектор, без күрмәгәннәрне күрә. Фикере — анык, максаты бер, ул халкыбызны, һәр җан иясен рухи коллыктан коткарырга ашкына.

Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1997

...Кеше яраткан хатынын һәм газиз баласын югалтып, җир йөзендә берүзе, бер ялгызы торып кала... Ләкин автор тормыш чынбарлыгына хыянәт итми, адәм балаларына салынган яшәү көченең күңел төпкелләрендә көйрәп яткан күмерләренә ул өмет тулы күзләр белән бага: вафат булган Җәмиләнең сеңлесе Рәхиләнең назлы һәм кешелекле йөрәге аша җылытмакчы була дөнья Мансурны.

Мансур Вәли-Барҗылы, әдәби тәнкыйтьче. 2003

Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ

Моңа кадәр хикәяләре, зур күләмле әсәрләре белән танылган Марат Әмирхановның «Казан утлары» журналының 1—3 саннарында (2003) дөнья күргән «Тояк эзе» романы да үз укучыларын битараф калдырмый. Чөнки аның әлеге әсәре дә тормышчан, татар халкы һәм аның тарихи үткәне турында сөйли. Минемчә, андый әсәрләр иҗат итү өчен язучы, беренчедән, тарихны бик яхшы белергә, икенчедән, үз фикерен төгәл, кыю итеп исбатлап бирергә тиеш. Марат Әмирханов бу тарихи романны язган икән, димәк, ул үз-үзенә нык ышанган. Өздереп әйтергә була, ул әлеге әсәре аша халыкка тарихи хакыйкатьне җиткерә алган.

Алсу Кашапова, Актаныш һөнәр училищесы укытучысы. 2003

Әсәрдә («Тояк эзе».— Ред.) күтәрелгән мәсьәләләр кайсыбызны гына борчымый икән? Чыннан да, Идел Болгарстаны, Алтын Жрда, Казан ханлыгы кебек бөек татар дәүләтләре ни өчен юкка чыккан соң? Югыйсә заманында бөтен бер цивилизацияне тотып торган ич алар! Кызганыч, сәбәбе дә үзебезгә килеп тоташа: татар дәүләтләренең һәлакәтендә күршеләрдән битәр жң элек татарлар үзләре, бигрәк тә аның элитасы, җитәкчеләре гаепле... Нигездә романда сүз шул хакта бара.

Мәхмүт Әхмәтҗанов, әдәбият тәнкыйтьчесе. 2004
Марат Әмирханов

Тәүге хикәям

Мин әдәбиятка озак һәм озын юллар аша килдем. Мәктәп, студент еллары артта калды. Армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Дистә елым яшь буынга белем һәм тәрбия биреп үтте. Яшь тә бара. Ә күңелдә бернинди очкын сизелми, кулым каләмгә сузылмый. Гадәттә яшьлек ялкыны белән күпләр шигърияткә тартылучан була. Яшермим, минем үземдә дә уянып алды әлеге өянәк. Беренче курста укыганда, Казанның матурлыгы белән рухланып булса кирәк, бер шигырь язып ыргыттым. Аны үзебезнең педагогия институтында өлкәнрәк курста укучы якташыма сөйләп тә күрсәттем. Билгеле инде, мактау сүзләре көттем. Ә ул исә:
— Энекәш, шигырь менә болайрак була ул,— дип, үзенекен « декламацияләде».
Шуннан соң шигырь дип мин авызымны башка ачмадым.
Ләкин йөрәк дигәнең барыбер ниндидер бер тынгысызлык белән тибә иде. Укытучы булып кына, дәресләр биреп кенә гомерне уздырасы килми. Язасы, сызасы иде дип офтанган чаклар да еш булгалый. Ни әйтсәң дә, гуманитар белем алган егет ич мин, татар теле һәм әдәбияты белгече. Институтка кергәндә дә шушы бүлекне сайладым, хәлбуки укытучыларым мине тарихчы булырга өндәгән булсалар да. Озын сүзнең кыскасы, мәкаләләр, педагогик парчалар яза башладым. Шулар мине журналистикага алып килде. Тора-бара Казанга да күченеп килдек. «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә алдылар. Озак еллар сәнәгать бүлеген җитәкләдем, куна-төнә КамАЗ төзелешендә яттым, нефть чыккан төбәкләрне иңләдем. Шулай акрынлап тимер-бетон конструкцияләр арасына кереп чумдым. Башым-аягым белән. Бу коедан бервакытта да чыгып булмас кебек иде инде. Ә күңел зурга омтыла, иҗатта яңа үрләргә үрмәлисе килә. Бу ихтыяҗым мине әдәби очерклар язу юлына алып кереп китте. Иҗат киштәсендә үз урынымны таптым бит, ниһаять, дип кинәндем. Ник дисәң, очеркларымны бик теләп кабул итәләр, бик теләп бастыралар. Һәр иҗатчының иң мөкатдәс максаты саналган мөхтәрәм «Казан утлары» журналына да үтеп кердем. Бер-бер артлы ике публицистика китабым дөнья күрде. Тагын ни кирәк?
Бервакыт, Чаллыдан кайтышлый, уратып кына туган якларыма сугылып чыгарга булдым. Авылдашларым бу юлы мине каш җыерып каршыладылар.
— Йөрисең шунда корреспондент булып, бер файдаң тими,— диде Сәгыйт күрше.— Хөсәеновны төнлә урлап алып киткәннәр әнәтрәк...
Мин әлеге вакыйгадан азмы-күпме хәбәрдар идем. Хөсәенов Ясәви Хөсәен улы Актаныш якларына авыл хуҗалыгын күтәрү өчен җибәрелгән утызмеңчеләрнең берсе иде. Булдыклы, тәвәккәл, кыю. Элемтә системасында җитәкче урыннарда эшләгән. Зур зәңгәр күзле, олпат гәүдәле, чибәр кеше. Аны, үз итеп, «Шар күз» дип атап йөртәләр иде. Элеккеге ике колхозны берләштереп, берничә елда хуҗалыкны аякка бастырды. Беренче эш итеп читәннәрне бетерттерде, колхоз исәбенә ике авылда да коймалар койдырды, салам түбәләрне шифер белән алыштырттырды. Бик күп кеше яңа йорт җиткереп керде. Аллага табынгандай табыналар иде үзенә. Һәм менә шушы абруйлы җитәкчене башка җиргә күчерәсе иткәннәр. Таркалып бетә язган сигез авылны берләштермәкчеләр, имеш. Районда иң зур күмәк хуҗалык булачак ди ул. Ә безнекеләр каршы. Атна буе җыелыш җыялар. Халык ризалыгын бирми. Мәскәүгә «ходатай» да җибәреп карыйлар. Нәтиҗәсе булмаган, күрәсең. Әнә алып киткәннәр ди бит.
— Алаяк ничек соң? — дип белештем күршемнән.
— Болай булгач, аның да гомере санаулы гына калгандыр...
Алаяк — безнең Кәзкәй авылының мактанычы. Күп еллар Сабан туйлары тоткан мәшһүр чабыш аты. Кыз төшергәндә, зур бәйрәмнәрдә алдын ат та Алаяк була иде. Егетләрне армиягә озатканда аңа чират торалар. Гармун тавышы ишетелүгә, колаклары шәмдәй тырпая, сыны җыела, муены дуга рәвешен ала. Әйтерсең лә көянтә асып чишмәдән кайтып килүче көяз гүзәлкәй. Ул атлаулары! Оста биюче шикелле көйгә китереп кенә баса. Авылда Алаякны якын дус урынына күрәләр иде. Читтәгеләр хатларында сәлам юллыйлар, хәлен беләләр иде аның.
Чибәр, сылу малкай иде Алаяк. Беренче карашка әллә нәрсәсе дә юк кебек үзенең. Йомры гәүдәле, озын торыклы, җыйнак кына бер ат шунда. Матурлыгы аякларында иде аның. Дөресрәге — бәкәлләрендә. Дүрт аягының да бәкәлләре сөттәй ак төстә иде. Алаяк кушаматы шуңа бәйле. Чапканда исә гәүдәсе сөлекнеке шикелле сузыла, үзе җиргә ятып бетә. Ярышларда катнашу, җыен-сабантуйларда йөрү үзенә дә бик ошый иде, күрәсең. Кияү егете сыман эченнән дә, тышыннан да нур бөркелә иде. Муенына җиңү тастымалы асуга, кәкитләнеп, «күрегез мине» дигәндәй үз дәрәҗәсен белеп кенә түш киереп атлап китә...
Алаяк күптәннән Сабан туйларына йөрми. Картайды инде. Алай да гомере озын булды. Бер очрашуыбызда Ясәви Хөсәенов, безнең авылдан китүенә карамастан, Алаяк турында язуымны үтенде. Тагын бер үтенече бар иде:
— «Фронтовиклар» романының авторы белән таныштыр әле,— диде.
Ул әдәбиятка җаны-тәне белән бирелгән зат иде. Эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, шулай да китап укырга вакыт таба иде. Язучылар белән элемтәгә керә, фикерләре белән уртаклаша иде.
— Казанга килгәч, оештырырга булыр,— дип сүз бирдем.
Тик үзе өлгеррәк булып чыкты. Мөхәммәт Мәһдиевне махсус чакырган, клубта очрашу үткәргәннәр. Шуннан соң алар аерылмас дуска әверелделәр. Икесе дә мәрхүм инде, урыннары җәннәттәдер, шәт!..
Ясәви агай, гомумән, мәдәният, сәнгать кешесе иде. Җырлар тыңларга ярата, үзе дә сузып-сузып, калтыравык тавышы белән «Зөләйха»ны сузып җибәрә. Сара апа Садыйкова җәйләр буе Чишмәдә кунак була, иҗат итә иде. Мостафа Ногман да аның белән яратып аралаша иде. Шул дуслыкның ядкяре булып, «Оныта алмасам нишләрмен» дигән күңелгә бик ятышлы җыр туды. Бүгенгечә әйтсәк, Актаныш ягының «хит»ына әйләнгән иде бу җыр. «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең, оныта алмасам аны нишләрмен» дигән сүзләрне үзгәртеп, «Ясәвиен сагынам Чишмәнең» дип җырлыйлар иде аны безнең якларда.
Алаяк турында Мөхәммәткә дә сөйләгән дустыбыз, шул хакта язуын сораган. Үзем дә Мәһдиев белән фикер алыштым. Тик аның версиясен ошатмадым. Ник дисезме? Ул язмасын картайган атны суеп, итен өй борынча өләшеп йөрү вакыйгасы белән тәмамлауны тәгаенләгән. «Тормыш дөреслеге шуны таләп итә»,— диде.
Аңа җиңел. Ул Алаякны күреп белми, чабышлардагы җиңүләреннән хозурлык алмаган, тамаклары карлыкканчы: «Алаяк, Алаяк!» — дип кычкырмаган. Мин, Алаякка атланып йөрү бәхетен татыган, авылдан авылга аңа ияреп йөргән малай, мондый финал белән килешә ала идемме соң? Юк, мең тапкыр юк!
«Сәләткә сәбәп кирәк» дигән әйтем бар халыкта. Мине дә хикәя язарга менә шушы сәбәп этәрде. «Алаяк» — тәүге әдәби әсәрем.
2004

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018