Бүген Әдипләр: Әминә Сафиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әминә Сафиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәрит Сәйфелмөлеков
Әдилә Сәфәрова
Әминә Сафиуллина
(1925-2015)
Сафиуллина Әминә Кәрим кызы 1925 елның 22 июнендә Биектау районының Ямәширмә авылында туа. Аның барлык хезмәт эшчәнлеге 1949 елдан 1983 елга кадәр идеология эшенең алгы сызыгында - Татарстан дәүләт радио hәм ТВ компаниясендә узды.
Ә аңа кадәр Бөек Ватан сугышы аның тормыш юлына үзенең авыр сәхифәрен яза. 16 яшендә ул Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башлый. Сугышның башыннан Җинү көненә кадәр (авыр 1941 елдан – 1945 елга кадәр эшләдем.) Ул авыр еллар билгесе булып Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт билгесе булып медаль саклана.
Сугыштан соң Казан театр училищесын мактаулы диплом белән тәмамлый hәм Татарстан радиокомитетында диктор булып хезмәт итә башлый. Анда 1949 елдан 1959 елга кадәр эшли, югары квалификацияле диктор булуга ирешә.
1959 елда радионың бер төркем иҗади хезмәткәрләре белән Казан ТВ студиясен ачуга әзерләү эшенә тотына. Ә.Сафиуллина студиянең нигез ташларын салучылар, аның беренче тапшыруларын әзерләүчеләр белән бер сафта була. Ул студиянең ачылу тантанасына багышлаган кичәне алып баручыларнын берсе була. Менә шул көннән башлап hәр кичтә сизгер ТВ камерасы каршында тапшырулар алып бара башлый. hәр тапшыруга бөтен күңелен, йөрәк җылысын салырга тырыша. Тамашачылар тарафыннан аеруча яхшы каршы алынган, заманында шактый популярлык яулаган тапшыру “Хатлар укыганда” булды. Кешеләр язган хатларга игътибар hәм ихтирамлы булу, ул хатларга күңел җылысын кушарга омтылу “Хатлар укыганда ” циклын иң популяр тапшыру итте.
1961 елда аны иң югары категорияле ТВ дикторы, ә 1964 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактулы исемнәр бирелә.
1966 елда Әминә Сафиуллинаның иҗади тормышында яңа сәхифә ачылды: аны әдәби – драматик, музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы итеп билгелиләр. Шулай ук аның редакциягә яшьләр, балалар өчен, спорт тапшырулары да керә иде. Кыскасы – тамашачылар аеруча көтеп ала торган тапшырулар.
Тамашачыларның тапшырулар белән кызыксынуын тагын да арттыру өчен аларның сыйфатын күтәрергә, яңа цикллар ачарга кирәк иде. Редакцияләрдә яшь, үз эшләрен яратучы иҗади сәләткә ия кешеләр эшләде. Шунын өстенә иҗади оешмалар белән элемтәдә эшләү тапшыруларга яңа сулыш өстәде.
Икенче бер авыр эш - Үзәк ТВ – Мәскәүгә әзерләнә торган тапшыруларның санын hәм сыйфатым күтәрү иде. Мин җитәкли торган художество тапшырулары редакциясе башка республикаларда яшәүчеләр өчен Татарстанның сәнгатен күрсәтергә омтылды. “Зәнгәр ут яктысында” , атаклы сәнгать ияләре С.Сәйдәшев, Н.Җиhанов, А.Ключарев h.б. багышланган тапшырулар, “Башмагым” музыкаль комедиясе, аерым җырчыларга багышланган тапшырулар (И. Шакиров, Р. Ибраһимов, В. Шәрипова h.б.) багышланган тапшыруларны үзәк ТВ (Мәскәү) югары бәяләде. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: ТВ әле техник яктан бик үк бай булмаган 60-70 елларда күп серияле телевизион спектакльләр әзерли башлыйлар. “Ташкыннар” (Т.Гыйззәт), “Ак чәчәкләр” (Г. Әпсәләмов), “Муса” (Ш. Маннур), “Анам кыры” (Ч. Айтматов) h.б. Ә.Сафиуллина иҗади хезмәте белән беррәттән җәмәгать тормышында да катнашып килде. Республика Ленин комсомолының М. Җәлил исемендәге бүлгәге комиссиясендә член, ТВ hәм радио комитеты коллегиясендә, күп еллар ТВ нең сәнгать советында, партбюрода секретарь урынбасыры h.б. Моннан тыш Әминә Сафиуллина Татарстан татар музыка гимназиясенә укытучы, үзе төзегән программа белән 7 ел балаларга “Әдәплелек дәресләре” укытты (Этика дәресләре).
Әминә Сафиуллина 2015 елның 15 гыйнварында якты дөнья белән хушлашты.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Әминә_Сафиуллина

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013