Бүген Әдипләр: Аманулла
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Аманулла


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Аманулла Драматург һәм прозаик Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаилоеендо туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника һөнәр училищесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый.
1980-1983 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә яратып йөри һәм, үзенең киләчәк тормышын тулысынча сәнгать белән бәйләргә күңелен беркетеп, институтта укуын ташлый да 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Театр училищесында укыганда Аманулла үзе дә каләм тибрәтә башлый: шигырьләр, хикәяләр языштыра, классик драматургия әсәрләрен тирәнтен өйрәнү тәэсирендә бу жанрда да көчен сынап карый.
1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре "Җойге кырау" драмасын яза. Ниһаять, 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә. Беренче иҗат җимеше булуга карамастан, спектакль тамашачылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да җылы кабул ителә. Беренче иҗади уңышы яшь драматургны яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра. 1994 елдан башлап аның каләменнән ел саен диярлек яңа сәхнә әсәре төшә бара. Алар арасында бүгенге тормыш материалына таянып язылган комедияләр, берничә драма, балалар сәхнәсе өчен биш-алты пьеса-әкият һәм башка сәхнә әсәрләре бар. 1994-2002 еллар арасында драмаиургың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында өч («Әлепле әртисләре», 1994; «Кылый Кирам балдагы», 1996; «Әле кичә генә яз иде», 1998), Чаллы татар дәүләт театрында ике («Җәйге кырау», 1992; «Их,рәхәт безгә ирсез дә!», 1995), Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә ике («Әлепле әртисләре», 1995; «Мактанчык Әтәч», 1996), Түбән Кама татар драма театрында бер («Итәкле кияү», 1995), Уфаның «Нур» татар драма театрында өч («Әлепле әртисләре», 1995; «Кыйбла кая?», 1998; «Борын-борын заманда», 2000), Оренбург татар драма театрында бер («Моңлы ядкәр», 2002) һәм Казан татар яшь тамашачылар театры сохпосендә өч («Борын-борын заманда», 1996; «Моңлы ядкәр», 2001; «Светофорда кунакта», 2002) спектакленең премьералары була. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» дигән республика конкурсында Аманулланың «Бер кирпеч, ике кирпеч» исемле пьесасы махсус бүләккә лаек була.
Аманулла 1995-2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәктә режиссер, ә 2000-2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.
Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле. Ул — «Чаян» журналының даими авторларыннан. Аның бу төр әсәрләре 2002 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясе басмаханәсендә дөнья күргән «Кайсыгызның теше сызлый?» исемле җыентыкта урын ала.
Аманулла — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Моңлы ядкәр: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 350 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәдретдинов X. Җылы караш // Татарстан яшьләре. — 1989. — 6 июнь.
X ә б и б у л л и н а Л. «Сәхнә — юанычым...» // Татарстан хәбәрләре. — 1993. — 26 март.
Галимуллин Ф. Ышаныч тудыручы яшьләр // Шәһри Казан. — 1994. — 22гыйнв. Исламова Д. «Хыялый кеше» // Мәгърифәт. — 1994. — 28 май.
Таңчулпан. «Кылый Кирам балдагы» // Шәһри Казан. — 1996. — 18 май.
Әхмәдул л и н А. Замана аферистлары // Ватаным Татарстан. — 1997. — 28 февр.
Ә х м ә д у л л и н а Г. 3. Сәхнәләрдә утлар сүнә, сүнмәсен күңелләрдә // Шәһри Казан. 2001. 6 июль.
Xәсәнова Л. «Моңлы ядкәр» // Ватаным Татарстан. — 2001. — 13 июль.
Сираҗи И. Лминулла кызды... // Татарстан яшьләре. — 2005. — 29 окт.
3 а к и р җа н ов Ә. «Моңлы ядкәр» // Казан утлары. — 2007. — № 9. — 159-163 б.
Ганиева Н. Проделки за сценой //Нефтяник Татарстана. — 1996. — 7 мая.
Нигматуллина Ю. «Запснднлый модернизм» в тататрской литературе и изобразительном искусствс. Казань: ФЭН, 2002.
Саттарова А. Современная гнтнрская драматургия 1985-2000 гг: концепция эпохи и героя. — Казань, 2003. — С, 97-100.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018