Бүген Әдипләр: Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Дания Заһидуллина

«АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ


2013 елның декабрендә XX йөз башы татар яңарышы хәрәкәтенең әйдаманнарыннан булган Ә.Хәсәнинең тууына 130 ел тула. Төрки-татар дөньясында фикри тирәнлеге һәм сәнгати зәвыге белән аерылып торган «Аң» журналының укучы кулына барып ирешүенә 100 ел тулу да шушы шәхес белән бәйле.

XX йөз башы татар дөньясындагы фикри күтәрелешнең, фән, мәгариф, сәнгать, мәдәниятнең төрле өлкәләрендә тизләнеп үсүнең - аерым шәхесләр, милләт язмышын үз язмышы итеп кабул иткән кешеләр хезмәте нәтиҗәсендә булуы мәгълүм. XX йөз башы тарихында алар аз түгел. Ләкин бу чылбырда татарлар өчен киләчәкне формалаштырган, үзгәрешнең һәр адымын алдан күзаллаган кешеләр - идея әйдәманнары бар. Татар иҗтимагый-мәдәни күтәрелешендә үз юлларын, сукмакларын булдырган зыялыларны да бер йодрыкка туплап, анарга юнәлеш биреп, рухландырып, кайгыртып торучы - зыялы һәм милләтпәрвәрләрдән бердәм агым булдыручылар. Акыл һәм сәләтен, хезмәтен һәм көчен, гаиләсенең һәм нәсел—нәсәбенең матди байлыгын милли мәдәниятне, халыкның үзаңын үстерүгә тотучылар.

Шундыйларның берсе — Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнов, XX йөз башы мәдәни тормышында иң күренекле урын тоткан «Гасыр» нәшриятының хуҗасы, үз заманын күпкә узып киткән «Аң» журналын чыгаручы, язучы, драматург, тәрҗемәче. Ул - Г.Тукайның, Ф.Әмирханның, Г.Кәрәмнен, Г.Гобәйдуллинның, Г.Рәхимнең, Г.Ибраһимовның дусты, мәсләктәше, фикердәше. Университетларда белем алган, рус-европа мәдәниятен яхшы белгән, җитеш гаиләләрдә тәрбияләнгән татар яшьләренең рухи-фикри лидеры, аларны милли мәдәнияткә хезмәткә тартучы. Замандашларының мөнәсәбәте, үзенең хатлары аны интеллектуал һәм эстет, тыныч—сабыр холыклы, эзләнүчән һәм максатчан, матурлыкны яратучы, йомшак күңелле кеше итеп күз алдына бастыра.

Күп замандашлары, фикердәшләре кебек үк, җитеш тормышлы гаиләдән: 1883 елның 15 декабрендә(Бу дата метрикә кнәгөсе буенча билгеләнде.) Әхмәтгәрәй Хәсәнинең нәсел дәвамчылары чынлыкта аның 1 гыйнварда туган булырга тиешлеген әйтәләр, шуңа күрә кайбер чыганакларда шушы дата кулланыла) Казан өязенең Әтнә волосте Олы Әтнә авылында сәүдәгәр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Сибгатулла Гайнулла улы 1888 елны Казанга күченә, мануфактура белән сәүдә итә. Әхмәтгәрәй һәм аннан ике яшькә кече энесе Габделбарыйны әтиләре өйгә укытучылар чакырып укыта. Аннары егет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә заманча төпле белем ала, документлар аның «5»кә укуы турында сөйли. Әхмәтгәрәй, татар һәм рус телләреннән тыш, төрек, алман, гарәп һәм француз телләрен белгән, Европа, рус, шәрык мәдәниятләре белән яхшы таныш. Аның аеруча әдәбият, сәнгать белән кызыксынуы, укырга яратуы мәгълүм. Әхмәтгәрәйнең шәхес буларак формалашуына әтисе йортына күрше булып, аралашып яшәгән күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тәэсире зур була.

1903 елның 1 ноябрендә Әхмәтгәрәй шулай ук мануфактура белән сәүдә итүче Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Арча ягыннан, хәзерге Түбән Көек авылыннан чыккан Ногман хаҗи мәчет-мәдрәсәләр төзеткән, аларга һәрчак ярдәм иткән шәхес буларак билгеле. Белемле, акыллы, сабыр холыклы Зәйнәп Әхмәтгәрәйнең алдагы тормышыңда якын киңәшчесе, хезмәттәше, мәсләктәше булып, аның мануфактура сәүдәсен сайламыйча, бәлки китап-җурнал бастыру, чыгару юлыннан китүендә дә зур роль уйный.

Мәгърифәтчелек хәрәкәтен әйдәп баручы XIX гасыр зыялылары китап басуга, халык арасында басма сүзне таратуга аерым игътибар бирәләр. Әйтик, шулай ук XX йөз башы яңарышының әйдәманнарыннан булган бертуган Рәмиевләр гаиләсе тарихында сакланып калган, Шакир Рәмиев 1881 елны Истанбуддан 21 яшьлек энесе Закирга җибәргән хатында татар милләте өчен иң кирәкле мәгърифәт чарасы — китап булуны ассызыклый, типография хәрефләрен сатып алып илгә кайтаруны кайгыртырга куша (Шура.1913. №6. 1896.). Шуна күрә XIX—XX йөзләр чигендә, мөмкинлек булуга, күпләп татарлар өчен нәшриятлар ачылу гаҗәп түгел. Әтисе янында сәүдә-сәнәгать эшенә өйрәнеп килгән яшь Әхмәтгәрәй дә 1907 елны шундый китап басмаханәсе оештырып җибәрә, 1908 елның 30 июненнән (105 ел элек) ул «Гасыр» исемен йөртә башлый - милләт тарихында яңа гасыр туып килүне, үсеш-күтәрелеш заманына аяк басуны хәбәр итә. Нәшрият 1921 елга кадәр эшли, төп юнәлеше булган татар, рус, гарәп матур әдәбиятын халыкка җиткерү мәсләгенә тугры кала. Аның тарихын өйрәнүчеләр басылып чыккан китапларның яхшы сыйфатлы, югары зәвыклы булуына, хуҗаның сан яки табыш артыннан кумавына аерым игътибар итәләр. Әлеге басмаханә эшчәнлеген тулырак күз алдына бастыру өчен, берничә факт китереп үтү урынлы булыр. Әйтик, 1907-1921 еллар аралыгында биредә 153 исемдәге китап 437500 тираж белән дөнья күрә! С.Рәмиевнен «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» комедиясе, Ф.Кәриминен «Морза кызы Фатыйма»сы, Г.Ибраһимовның «Сөю — сәгадәт», «Карак мулла», «Яшьләр Хәятыннан бер ләүхә»се, Ф.Әмирханның «Татар кызы» һәм «Фәтхулла хәзрәт»е, «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»е, С.Жәлалның «Дим буенда»сы, Г.Камалның «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре» — татар әдәбиятының иң күренекле әсәрләре шушы басмаханә аша татар укучысына барып ирешә. Югары сыйфатлы күпсанлы тәрҗемәләр, фәнни әдәбият (әйтик, Г.Ибраһимовның тел белеменнән китаплары), дәреслекләр, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен туплаган җыентыклар, балалар әдәбияты, сүзлекләр, хәтта аш-су, медицинага караган китаплар, татар язучыларынын, сәнгать эшлеклеләренең портретлары белән почта открыткалары - ниләр генә юк аның репертуарында! 1916 елны «Гасыр» хуҗасы халыкка бушлай өләшү өчен мең данә Сөембикә рәсемен эшләтә. Халыкның милли аңын кем шәүкәте—авторитеты ярдәмендә күтәрү, милләтне кайсы шәхесләр тирәсенә туплау мәсьәләсендә дә аның алдан күрүчән булганлыгы бәхәссез.

XX гасыр башы зыялылары татар яшьләре өчен клублар оештыра башлагач, аларның ин затлысын - 1907 елның 1 декабрендә ачылган «Шәрык клубы»н нигезләүчеләрнең берсе дә Ә.Хәсәни була. «Болгар» номерларында, башка биналарда аренда хисабына яшәгән клуб 1911 елдан М.М.Апанаев йортында урнаша. Клубта театрлар, концертлар куела, лекцияләр укыла, кичәләр уздырыла. Хәсәнинең энесе, Казан музыка училищесында белем алган Габделбарый кыллы оркестр оештырып җибәрә, китапханә эше җайга салына. Беренче Бөтендөнья сугышы барганда, 1915 елны йорт госпиталь итеп үзгәртелү сәбәпле, клуб эшчәнлеген туктата. Ләкин ул чын мәгънәсендә татар булып, татарның киләчәген кайгыртып яшәргә теләгән бер буын яшьләр өчен милли мәдәниятне пропагандалау һәм үстерү үзәгенә әверелә. Шушы клуб Ә.Хәсәнинең аралашу даирәсе формалашуга йогынты ясаса, бу даирә рус мәдәниятендәге «Весы», «Золотое руно» тибыңдагы, үз укучысын заман сәнгате белән таныштыруны, шулай гакълый-мәдәни яктан камилләштерүне максат итеп куйган, XX йөз вакытлы матбугаты мәйданында ин эчтәлекле һәм ин югары сыйфатлы «Аң» журналы тууга сәбәпче була.

Журнал чыгару карарының кабул ителү вакыйгасы Т.Мамлиевның 1912 елның 31 июлендә язылган доносында түбәндәгечә сакланып калган: «Татар әдәбият түгәрәге июльнең 26-сында Евангелистовский урамда Хәсәнев йортында җыелды. Җыелыш тиз көннән калын рус журналлары шикелле бер әдәби, сәяси журнал чыгарырга карар бирде. Бу журнал яшь татар милләтчеләрен берләштерергә тиеш булачак. Журнал Хәсәневлар исеменнән чыгачак. Җыелышта булган кешеләр: Гәрәй, Барый Хәсәневлар, Фуат Туктаров, Габдулла Гыйсмәтуллин, Габдулла Тукаев, Фатих Әмирхан, учитель Гафур Колахмәтов, Исмәгыйль Аитов, Гыйльметдин Шәрәф, Галимҗан Ибраһимов, Габдеррахман Кәрәм» (Мансуров Г. Татар провокаторлары. М, 1927. Б.51.).

Ә.Хәсәни журнал оештыру идеясен күп еллар күңелендә йөртә. Исемен Г.Тукай тапкан журнал Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Коләхмәтов, ҺАтласи, Җ.Вәлиди, Ш.Камал, Ф.Агиев, С.Сүнчәләй, Ш.Камал, С.Рахманколый кебек иң талантлы иҗатчыларны үз тирәсенә берләштерә. 1912 елның 15 декабреннән 1918 елның мартына кадәр айга ике тапкыр басыла килеп, 123 сан тәшкил иткән «әдәби, фәнни, сәяси вә иҗтимагый рәсемле журнал» татар халкы өчен мөһим идеологик, рухи, мәдәни проблемаларны күтәрә, яңалыкларны мәйданга чыгаручы гына булмыйча, бәлки әдәбиятта тәҗрибәләр ясаучы үзәккә әйләнә.

1912-14 елгы номерлар әсәрләрнең идеясе белән бәйле урнаштырылган репродукцияләргә бай. 1914-15 елларда фотоматериаллар журналның бизәгенә, мәгънәви тәэсир көчен арттыру чарасына әверелә. Журнал чыгаручылар әдәбиятны алга җибәрү, үзгәртү, татар укучысының зәвыгын камилләштерү максатында сәнгатьнең башка төрләрен мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга тырышалар. Журнал белән чикләнмичә, 1914 елны редакция әдәби әсәрләр тупланган «Әдәби альманах», 1915 елны күренекле рәссамнарның иҗат үрнәкләре җыйналган «Альбом (Сәнаигы нәфисә мәҗмугасе)» эшли һәм «Аң» мөштәриләре-әбунәчеләренә һәдия-бүләк итеп тарата. Әлеге басмаларны булдыруга Г.Ибраһимов күп көч куя, альбомдагы рәсемнәргә аның аңлатмалары урнаштырыла. Шулай итеп, редакция әдәбият-сәнгать үрнәкләрен халыкка җиткерүнең яңадан-яңа юлларын эзли. Боларның башында, әлбәттә, акыллы һәм максатчан Хәсәни тора.

«Аң» — исеменә тугры калып, татар кешесенең аңын, дөньяга карашын үзгәртүгә хезмәт итә. Журналда даими рәвештә, әдәби әсәрләр белән беррәттән, фәнни, сәясәт, икътисад мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр, сәнгать, театр, музыка өлкәсендәге яңалыкларга күзәтүләр, тарих һәм дин, мәгариф һәм тәрбия, матбугат торышы, аерым шәхесләргә кагылышлы язмалар тәкъдим ителә. Ләкин ин мөһиме - яшь авторлар югары мәдәниятне чит телдәге басмалардан эзләгән милләттәшләре өчен дә кызыклы булырлык, Европа фәлсәфәсе тибындагы яңа өйрәтү, яшәеш хакында милли концепция табарга телиләр. «Аң» авторлары татар укучысын дөнья мәдәниятендә барган процесслар белән таныштыруны махсус башкара, проблемага төрле яклап якын килә. Бу эшне журналның редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни әйдәп бара. Ул Г.Ильяс тәхәллүсе белән бастырган, рух гыйлеме — психологиягә караган «Гакыл һәм калеб» исемле язманы алыйк (Ильяс Г. Гакыл һәм калеб//Аң. 1913. №12.17-186.). Анда Ницшеның «Әхлакый идеал» китабындагы «яхшы кеше»не тәнкыйтьләве нигезендә кешенең иреге («воля» мәгънәсендә), калеб (хис) һәм акыл төшенчәләренең яшәештәге ролен шәрехләү бирелә. «Кешенең иреген ике куәт идарә кыла» — дип, шул көчләр буларак акыл һәм хисне күрсәткән мәкаләдә аларның көрәше яшәешне алга җибәрү механизмы кебек анлатыла.

Журнал шушы юнәлештәге язмаларны даими бастырып килә. Чөнки, М.Хәнәфинең «Хәят вә фәлсәфә» циклында (Хәнәфи М. Хәят вә фәлсәфә // Аң. 1913. № И. 3 59 б.) ассызыкланганча, милләт үссен өчен фикер, фәлсәфә үсеше кирәк, ләкин ислам фәлсәфәсе белән генә чикләнмичә, яңа рухи мәсләк эзләү зарур. Бу эзләнү көтелмәгән, башка басмалардагы төп лейтмотивка каршы килерлек фикерләр дә китереп чыгара. Әйтик, М.Хәнәфи «Хатын - кем?» дигән публицистик мәкалә яза (Хәнәфи М. Хатын - кем? // Аң. 1914. № 4. 80. 81 б.) һәм «хатыннар һәм кызларга ирләр мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?» дигән сорауга фәлсәфә тарихыннан җавап эзли. Һинд, Кытай, Юнан, Рум фәлсәфәләре, Шопенһауэр һәм Ницше, Кант һәм Джон Стюарт Миль карашлары белән таныштыра. Татар әдәбиятын үз идеаллары итеп «колларга — азатлык, ачларга — ашамлык, хатыннарга — иркенлек»не куюда гаепли. Яки «Җинаять һәм җәза» (Хәнәфи М. Җинаять һәм җәза // Аң. 1915. № 9-10. 194 б.) исемле мәкаләсендә М.Хәнәфи хатын-кыз мәсьәләсенә шулай ук Ф.Ницше фәлсәфәсе аша карый: илаһига, идеалга табыну әлеге идеалны колга әйләндерә дигән фикер уздыра. Шушы позициясе белән Хәнәфи татар әдәбиятында, иҗтимагый фикердә, зыялы даирәләрдә яшәгән - хатын-кыз азатлыгын милли проблема, татар җәмгыятенең гасырлар төпкеленнән алып чыккан чире, наданлык нәтиҗәсе — дигән караш белән килешмәвен белдерә. Аныңча, хатын-кызның коллыгы — ирләр акылының җинаяте: хатын-кызны акылына карап түгел, тышкы матурлыгына карап пьедесталга күтәрү һәм табынган сынын үзенә буйсындыру нәтиҗәсе. Автор Ницше артыннан «шәхескә — азатлык» таләбен куя, аны хатын-кызга шәхес дип карап азатлык бирү кебек шәрехли. Әйтерсең, тар милли кысаларда фикер йөрткән милләтпәрвәрләрне бөтендөнья әдәбияты масштабына алып чыгарга тели, шушы журнал битләрендә күпләп дөнья күргән әдәби әсәрләре эчендә дә шушы фәлсәфәне татар дөньясына җиткерү омтылышы ясый.

Тагын бер перспектива Җ.Вәлиди мәкаләсендә (Вәлиди Җ. Шәрыктан - Гаребкә // Аң. 1916. № 4. 69-71 б.) билгеләнә. Күренекле тәнкыйтьче һәм галим татарларга рус, Европа мәдәниятенә якынаю кирәклегенә басым ясый, моны «тарихи вә иҗтимагый канун тудырган мәҗбүрият» саный. Хуҗалык итү, фән, техника өлкәләреңдә артта калган татарлар Европага иярергә тиешләр, шул вакытта фәлсәфә, әдәбият үсү өчен шартлар туар иде, дип, сүзне әдәбият белән чикләп куюга каршы төшә.

Журнал фикер төрлелегенә, дискуссиягә өстенлек бирә.Әйтик, Җ. Вәлидигә җавап итеп язылган Н.Думави мәкаләсе дә «Аң»да басыла (Думави Н. Шәрыктән Гаребкә мөнәсәбәте илә // Аң. 1916. № 9. 158-159 б.). Думави татар әдәбиятының үз традицияләренә (шәркый традицияләргә) таянып, үз эзе белән, үз алымнарын файдаланып үсәргә тиешлеген ассызыклый. Бөтендөнья әдәбияты мәйданына чыгар өчен милли тормышны милли тасвират ярдәмендә сурәтләргә, милли темалар күтәреп, милли өслүбтә, рухта язарга кирәк дигән йомгак ясый.

Чын мәгънәсендә фәлсәфә кору бары тик яшәеш һәм аң мәсьәләләренә бер яссылыкта - тарихның, җир тормышының ахыргы максаты күзлегеннән караганда гына мөмкин. Татар дөньясында шушы максат миллилекне, милләт язмышын да исәпкә алып билгеләнә. «Аң» битләрендә милләтнең иртәгесе, киләчәге турында сөйләшү бара, иҗтимагый-мәдәни яңарышның милли үсеш-үзгәреш ихтыяҗына буйсындырылырга тиешлеге ачыклана. Моның теоретик нигезләре күзаллана.

1913 елны Г.Газиз «милләт, миллият» сүзләренең әдәбиятка мөнәсәбәтле кулланыла башлавына игътибар итә (Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Аң. 1913. № 8.137-138 б.), 1911 еллардан башлап, рухи бердәмлек кебек аңлануын билгели. «Милләтнең асылы тарихи ганганәләргә (традиция), хатирәләргә теркәлгән була, ягъни бер милләттән булган кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итәләр, һәркайсының бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга - дошман, бер дуска - дус, бер җирдә торганга яисә бергә күчеп йөргәнгә халык тарихын җырлар кыяфәтендә күңелдә саклыйлар. Шулай итеп, бер милләткә хазир рухи бер тәгъриф бирәбез: милләт — тарихи ганганәләре бер булып, берлек хис иткән адәмнәрнең җыеныдыр».

1913-1914 елларда «Аң» журналы «Милләтне ничек аңлыйсыз?» дигән анкета уздыра, шуның җавапларында Г.Газизнең милләткә билгеләмәсе тагын да төгәлләшә: «Милләт - тарихи ганганәләре бер булып, үз араларында берлек хис кылынган, бер юл тарткан - бергә хәрәкәт иткән һәм бер даирәдәрәк яшәгән яисә тарихта күп вакыт бергә торган, асьи телләре бер булган ифрат адәмнәрнең җәмгыятедер» (Газиз Г. Милләтне ничек аңлыйсыз? Мөкаддәмә // Аң. 1913. № 22. 396 б. Милләтнең киләчәгенә ышану «һәрвакытта сәнгать нәфисә кыяфәтендә заһир итәдер» (Газиз Г. Киләчәк көннәр //Аң. 1914. № 2. 37 б.) диюе белән, автор иртәгәге юлны эзләү эше әдәбиятка йөкләнгәнне дә ачык әйтә.

Г.Газиз язмалары милләт мәсьәләсенең татар әдәбиятында ничек куелышына зур тәэсир ясый. Аннан сон анкетага җавап бирүчеләр, нигездә, шушы ук позицияне яклый. Мәсәлән, Җан Шәрәф (Галимҗан Шәрәф) (Шәрәф Җан. Ничек аңларга? // Аң. 1914. № 2. 40 б.) тә «дәүләтләрнең күтәрелү вә төшүләре күп вакытта миллият хисенең күтәрелү вә төшүеннән килгән» дип белдерә һәм, милләтне «тел якынлыгы», «нәсел якынлыгы», «тарихи кардәшлек» барлыкка китерә дигәндә, Г. Газиз кебек үк, милли рух, «милли вөҗдан» - үзеңне милләтнең бер кисәге итеп хис итү, милләтнең гомуми күтәрелү вә төшүен үз шәхси күтәрелү вә төшүеннән артыграк итеп» хис итүдән гыйбарәт, дип өсти. Шулай итеп, милли хис, миллилек мәгънәсендә «миллият» сүзе урнаша. Матбугат битләреңдә «миллиятле милләт дөньядан югалмый» (Кадыйри 3. Миллият агымнары // Тормыш.1914. 12 февр.) дигән караш ныгый.

Журнал битләрендә әдәбиятның нинди булырга тиешлегенә караган бәхәсләр бара, Г.Ибраһимовның, Х.Кәримнең, Г.Рәхимнең, Н.Хәлфинның һ.б. әдәбиятчыларның теоретик характердагы язмалары дөнья күрә. Аларда әдәбиятның сәнгатьлелеген күтәрергә чакыру, иҗат эшенең «максаты түгел тормыш көзгесе, бәлки йөрәк, күңел көзгесе булудыр» (Мөхетдиния Ә. Кем ул мөгаллимә Фатыйма? // Аң. 1914. № 23. 417 б.) дигән фикер әйдәп бара. «Аң»ны булдыручы иҗади төркемнең татар әдәбиятын алга җибәрү теләге нинди әсәрләргә өстенлек бирүдә бик ачык күренә. Яңа тип әдәбият тормышта гармониягә, бәхеткә ирешү мөмкинлекләрен, яшәүнең мәгънәсен эзләүдән башлана. Бер үк вакытта каләм тибрәтүчеләр гармонияне кешенең күңел төпкелләрендә, аң һәм фикерләү, хис-кичереш, теләк-омтылыш, хыял-күзаллау катламнарында, рухи өлкәдә табарга омтылалар.

Әлбәттә, әдәбиятта үзгәрешләр пәйда булу, үзенчәлекле әсәрләр язылу өчен сәләтле, әзерлекле язучылар булу шарт. Тәҗрибәләрне әйдәп баручы, «Аң» журналының һәр санында берничәшәр әсәр белән катнашучы Фатих Әмирхан, Шәриф Камал нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булалар. Дөнья әдәбиятындагы идея—эстетик эзләнүләр кимәлендә әсәрләр язып, әдипләр аларның милли, бер язучыны да кабатламый торган, яңгыраш һәм моң җәһәтеннән укучыга үз һәм якын булуына ирешә. Фәнни-фәлсәфи җәһәттән көчле, үткен фикерле, киң карашлы, дөнья әдәбиятын бик яхшы белүче, укымышлы М.Хәнәфи татар укучысы өчен көтелмәгән тирәнлекләргә үтеп керә, «укучы кабул итмәс» дигән киртәләр алдында туктап калмый, әдәбиятыбызны лирик-фәлсәфи эчтәлекле, хисси-эмоциональ, чын мәгънәсендә җәүһәрләр белән баета. Филологик әзерлекле, укымышлы, әдәбият тарихы һәм тәнкыйте өлкәләрендә дә актив эшләп килүче, әдәби күренешләргә бик сизгер, тоемлы, зәвыклы Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхим әсәрләре эшкәртелү дәрәҗәсе, төгәлләнгәнлеге белән аерылып тора. Алар артыннан журнал битләренә Фәйзи (Вәлиев), Ә.Тангатаров, К.Тинчурин, Н.Гасрый һәм башкалар аяк баса. Гасыр башы әдәбиятында яңарыш олы бер хәрәкәткә әверелә.

Журнал татар мәдәниятендә фәлсәфи әдәбият тудыручы үзәк булып таныла. Татар фәлсәфи әдәбиятында җир тормышының чикләнгәнлегенә, яшәешне танып белә алмауга нисбәтле метафизик сагыш, кеше гомеренең мәгънәсенә, хакыйкатькә төшенә алмау кайгысы, рухи камилләшүгә омтылыш һәм тормышны үзгәртә алуга ышаныч, яшәешнең чиксезлеге алдында баш ию алга чыга. Кешедәге илаһи башлангычны тергезү, кешене камилләштерү аша дөньяны яктырту омтылышы яңа әдәбиятта яңа идеяләр тудыра. Ләкин яңа заман әдәбияты үткәндә калган мәдәни байлыкларга, дини-суфичыл өйрәтүләргә дә битараф түгел. Анарга мөрәҗәгать итү — милли тамырларны барлау, дөньяга шәркый караш үзенчәлеген саклау кебек аңлашыла. Болар бөтенесе XX гасыр башында иҗат ителгән фәлсәфи әсәрләргә тәэсир ясый, аларны серле һәм күпмәгънәле, күпкатламлы текстларга әверелдерә.

XX йөз башы әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр язылу, психологик тенденцияләрнең көчәюе белән янәшә, татар дөньясындагы үзгәрешләргә сәбәп була. Әгәр мәгърифәтчелек әдәбиятында кешене татар җәмгыятенең бер вәкиле итеп раслау әйдәп барса, «кешене камилләштерү — җәмгыятьне алга җибәрү» схемасы тәкъдим ителсә, фәлсәфи әдәбияттагы «кешене камилләштерү — кешелек дөньясын камилләштерү» формуласы һәркемнең кешелек язмышы өчен дә җаваплы булуын искәртә. Озак вакытлар изелү, рухи торгынлык халәтендә, «икенче сорт» милләт булып яшәгән татарларга фәлсәфи әдәбият аларның гомумкешелек тарихында аерылгысыз элемент, мөһим бергәлек булуын аңлата. Милли әдәбиятта еш кабатланган, нәкъ менә татар фәлсәфи фикере өчен генә хас, «бер милләтнең үзенә йөкләнгән бурычларны үтәп чыга алмавы кешелеккә кайгы китерә» кебегрәк гомумиләшүче фикер - шуңа дәлил. «Гомумкешелек - милләт - шәхес» чылбырының әдәбиятка, мәдәнияткә үтеп керүе татар кешесенең үз—үзенә ышаныч көчен, милли үзаңны үстерүгә хезмәт итә.

Бу яктан, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең үз тәрҗемәләре дә күп нәрсә сөйли. Ул А.П.Чехов, А.Амфитеатров, А.Аппенянский, А.Франс һәм Ф.Ницше һ.б. рус, чит ил авторлары әсәрләрен тәрҗемә итә. Моннан тыш, Г.Ильяс псевдонимы белән балалар өчен халык Әкиятләре мотивлары буенча «Батыр тегүче» һәм «Үги ана» исемле хикәяләр бастыра.

Әхмәтгәрәй Хәсәни тәрҗемә иткән әсәрләр ике төркемгә туплана ала. Аларның беренчесе - фәлсәфи юнәлеш. Әйтик, А.П.Чеховтан, Б.Тогановтан тәрҗемә ителгән хикәяләрдә сайлау иреге, рухи азатлык мәсьәләсе үзәктә тора. Ул байлыктан да, үлемнән дә өстен куела. Күрәсең, зыялы Хәсәни бу хакта сөйләшүне татар укучысы өчен иң актуаль мәсьәләләрдән дип саный. Болар арасында модернистик юнәлештәге язмалар аерым урын тота. Мәсәлән, «Нинди киңлек» хикәясе көчле кеше концепциясен әдәби шәрехләүдән гыйбарәт булып, журнал битләрендә шушы мәсьәләгә кагылышлы күп хикәяләр дә, стиль ягыннан — каршылыклы хисләр агышын күрсәтү аша фәлсәфә коруга нигезләнгән нәсерләр дә тууга китерә.

Икенче төркем - психологизм көчле билгеләнә торган әсәрләр. Әйтик, үзе дә психоаналитик буларак мәгълүм А.Аппенянский, Катулл Меңдос хикәяләрендә кеше холкы-характеры аша тормышны сурәтләү өстенлек ала. Психологизм башлангычы нәкъ менә XX гасыр башы татар әдәбиятында нык үсеп китә. Хәсәни тәрҗемә иткән хикәяләрдәге мотивларның татар язучылары әсәрләренә үтеп керүе татар әдәбияты өчен яңа күренешләрнең милли әдәбиятыбызга махсус тәкъдим ителүе, «чит туфракка утыртылуы» - яңа күренешләр тудыруы хакында, Хәсәнинең әдәби барышка аңлы рәвештә йогынты савы турында дәлилләп тора.

Әхмәтгәрәй Хәсәни үз чоры укучысына язучы буларак та мәгълүм. 1907 елны «Гасыр»дагы драма әсәрләре сериясе Хәсәнинең «Денщик Гали» һәм «Хат болгатты» комедияләре белән ачыла. Сюжеты шәһәрдә яшәүче яшь татарлар тормышыннан алып язылган, нигездә аңлашылмаучылыкка корылган бу көлке әсәрләр үз чорында тәнкыйтькә дучар була. Ләкин алар озак еллар татар театр труппаларының репертуарыннан төшми. Чөнки юк кына каршылыкның барлыкка килүе, үсүе һәм чишелүе фонында драматург гаять тә үзенчәлекле, тулы характер булып җитешкән татар типлары бирә. Бу яктан, әсәрләр Г.Камалның бер ел соңрак дөнья күргән «Беренче театр» комедиясен хәтерләтә. Әйтик, «Хат болгатты» комедиясендә Сара исемле яшь хатын ире Зәки Фирүзовка килгән хатны укый һәм анда язылганнарны дөрес аңламау нәтиҗәсендә ирен хыянәттә гаепли. Кияүгә карата болай да тискәре фикердә булган әти-әнисен чакыртып, хәлне кискенләштерә. Хат Зәки ярдәме белән ислам динен кабул иткән чирмеш егетеннән булып чыга — каршылык чишелә. Иркә кыз Сара, энәдән дөя ясаучы, башкаларны гел үз кубызына биетергә торучы әнисе Камилә, әтисе, салырга яратучы, теләмәсә дә шул кубызга әйләнергә мәҗбүр элеккеге капитан Муса, — һәрберсе үз холкы, үз сөйләү рәвеше, үз фикерләү дәрәҗәсе белән укучы күз алдына бөтенлекле бастырыла. Сюжет каршылыгыннан бигрәк, әсәр характерлар каршылыгын көлке тудыру өчен файдалана.

«Денщик Гали» комедиясендәге Гали - «Беренче театр»дагы Бибинең ише. Ул офицерның булдыксыз хатыны Әминә өчен лакей, горничный, кухарка вазифаларын башкара. Хуҗаларының әйткән бер әмерен киресенчә үтәве аркасында, әле генә гаилә корган Дамадовлар шактый күңелсез хәлләргә эләгәләр, полктагы дәрәҗәле кешеләр алдында хурлыкка калалар. Г.Камалдагы кебек үк, нәкъ менә шушы персонаж яшь офицер һәм аның хатынындагы тирәнгә ишерелгән икейөзлелек, дорфалык кебек әхлакый кимчелекләрне ачып салырга, тәнкыйтьләргә, көлү объекты ясарга мөмкинлек бирә.

Никитин типографиясен сатып алып, журнал чыгару өчен 1917 елның октябрь аенда Хәсәни «Ан» дигән типография оештыра. Казандагы иң яхшы басмаханә буларак, 1918 елдан ул яңа хөкүмәткә вакытлыча хезмәткә (арендага) алына. 1919 елны хуҗалары Ә.Хәсәни һәм Г.Рәхмәтуллин аны рәсми рәвештә үз теләкләре белән дәүләткә тапшыралар. Китап—журнал бастыру өлкәсендә иң әзерлекле белгечләрдән булган Әхмәтгәрәй эшсез кала. Гаилә архивында сакланган күпсанлы документлар бу чорда гаиләнең матди хәле катлаулы булганны сөйли. Дуслары Хәсәнине шәхси басмаханә оештырырга үгетлиләр. Заманча — «Яңа китап» дип исемләнгән бу басмаханә 1926 елны эшли башлый. Оештыручылары арасында — «Аң»да тәрбияләнгән сәләтле шәхесләр: Ф.Борнаш, К.Нәҗми, М.Гали, К.Тинчурин, С.Җәлал, З.Нуркин, Ш.Байчура, М.Бөдәйли, Ф.Әмирхан, Б.Бикколов һ.б. 1929 елны эшчәнлеге тукталган бу оешма Ә.Хәсәнине 1931 елны кулга алуга, аның гаиләсенә килгән җәфаларга формаль сәбәп була. 1932 елның маенда 3 елга хөкем ителеп, Беломор каналын төзергә җибәрелгән Әхмәтгәрәй, срогын тутырып кайтканда, 1933 елны тиф авыруыннан үлә. Аңа бу вакытта бары 50 яшь. Гаиләсе, хәтта, каберенең кайда икәнлеген дә ачыклый алмый.

«Җепшеклек» башлангач Зәйнәп ханым, кабат тикшертеп, РСФСР Югары Судының 1959 елның 29 сентябре карары нигезендә Хәсәнинең акланган исемен тарихка кайтара. Бу көчле, ярдәмчел татар хатыны 1917 елдан соң бик авыр хәлдә калган гаиләсенә, балаларына да, тормыш давылларына эләккән бик күпләр өчен дә таяныч булып яши. Хәсәниләрнең дүрт баласы - Әхмәтгали, Әминә, Рәфкать һәм Чыңгыз - төпле белем һәм һөнәр ала. Аларның югары белем хакында дипломнарындагы гел 5—ле билгеләре, рәхмәт хатлары шул хакта сөйли. Ләкин язмышлары бәхетсез төгәлләнә: Хәсәнинең турыдан-туры варислары калмый.

Чит илдән хатыны Зәйнәпкә 1913 елны язылган хатларының берсендә мондый юллар бар: «Мин Ватанга якынлашкан саен шатланам. Чөнки анда син бар; анда Гали вә Әминәм; анда «Гасыр»ым вә кәримем бар; анда ата-анам һәм борадәрем бар! Анда кардәшләрем вә якыннарым бар. Ауропаның бөтен гаҗәсәбәте, бөтен мәдәнияте вә дәүләте мине хәзер әүвәлге кеби кызыктырмый, минем исемне китерми. Мин Ватаным белән акларны алыштырмыйм. Минем Ватанымда ни теләсәм - шул бар. Миңа син кирәк, синең мәхәббәтле сүзең, ягымлы карашын, гүзәл йөзең, алты ел миңа күрсәткән мөлаемең вә илтифатың кирәк. Анлар бунда юк! Миңа киләчәктә ватан утлы улачак Гали илә мәхәббәтем Әминә кирәк; мина гомеремнең сәгадәте булган «Гасыр»ым кирәк. Бөтен Ауропа, бәен дөнья вә айларның байлыклары миңа бу Сораганнарымны бирә алмый. Шуңа күрә мин Ватанымга кайтып айларга наил булырга бурычлы! Кайтам! Бөтен Ауропаның дәүләт вә сәгадәтен ташлыйм да Ватаными кайтам» (Әхмәтгәрәй Хәсәни: Фәнни-популяр җыентык. Казан: Җыен, 2011. Б. 292.).

Ватан өчен, милләтне алга җибәрү өчен яшәгән күп шәхесләрнең берсе булган Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш-гамәлләре дә, омтылышлары да хөрмәткә, киләсе буыннар хәтерендә яшәргә лаек.
Казан утлары № 11, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013