Бүген Әдипләр: Алсу Хәсәнова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алсу Хәсәнова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Расих Ханнанов
Айгөл Ханова
Илнар Хафизов
Гөлсинә Хәбибуллина
Ләйсән Хәбибуллина
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Илгиз Хәеркәев
Алмаз Хәйруллин
Зөлфәт Хәйруллин
ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА
Чулпан Хәйруллина
Фирая Хәкимова
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Айдар Хәлим
Алмаз Хәмзин
Зәки Хәнәфиев
Әхмәтгәрәй Хәсәни
Аяз Хәсәнов
Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
(1978-2016)
Дүшәмбе, 21 Март 2016 11:30

Журналистлар Алсу Хәсәнованы искә алды...

21 мартта Алсу Хәсәновага 38 яшь тулган булыр иде (1978 елда туган). Шәле кызы, районда хөрмәт казанган укытучылар гаиләсендә туып үскән, әнисе Миңзифа апа, әтисе Хәлим абый кебек тырыш, милләт җанлы, үзе сайлаган журналист һөнәрен яшәү рәвеше иткән иде ул. Алсу тормышны яратты, кешеләргә ярдәмчел булды, туган ягы, туганнары, сөйгән яры, дуслары өчен җан атып яшәде. Киләчәккә бары тик якты өметләр генә баглаган бер көндә аңа куркыныч диагноз куелу хәбәре журналистлар җәмәгатьчелеген дә, күпсанлы укучыларын да тетрәндерде: «Ватаным Татарстан» редакциясе, иҗатташлары, якташлары, якыннары Алсуның гомере өчен, аның белән бергә, соңгы көнгәчә көрәште...
Шәле урта мәктәбен җитәкләгән Минзифа апа Хәсәнова кызының туган көне уңаеннан Алсуның хезмәттәшләрен, дусларын авыл Мәдәният сараена искә алу кичәсенә җыйды. Җыен Алсуны догасыннан калдырмаган Рамил хәзрәт Юнысның Коръән укуы белән башланды.
Авыл халкы, район җитәкчелеге, Питрәч районы якташлар җәмгыяте вәкилләре, танылган сәнгатькәрләр, туганнары катнашында үткән очрашуда «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективы исеменнән чыгыш ясаган баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнованың көрәшче гадел холкы аның журналистик иҗатына да хас булуын ассызыклап, Татарстанда Алсу Хәсәнова исемендәге премия, һичшиксез, гамәлгә куелачагын белдерде. Премиянең күләме 15 мең сумны тәшкил итәр дип көтелә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева әлеге премияне журналистик материаллары белән җәмгыятьтәге көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә өлеш керткән каләм ияләренә тапшырырга тәкъдим итте. Якын киләчәктә Алсу Хәсәнованың иҗатын яктырткан китап басылып чыгачагына ышандырды.
«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов алып барган кичәдә «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов, «ТНВ» телеканалында алып баручылар - Раил Өметбаев, Әлфинур Хисами, «Матбугат.ру» проекты хуҗасы Данил Сәфәров, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Райнур Шакиров, «Татар календаре»н нәшер итүче Фәния Хуҗахмәт, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, прозаик Алмаз Хәмзин, шагыйрә Луиза Янсуар, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов, Алсуның классташлары хатирәләре белән уртаклашты, әти-әнисенә рәхмәтләрен әйтеп, мондый кичә соңгысы булмасын дип теләде. Алсуның күренекле драматург Туфан Миңнуллинга хөрмәте зур иде, ул язучының кызы Әлфия Юнысова белән дә дуслар булды. Әлфия ханым үткән көннәрне искә алып, вакытсыз арабыздан киткән журналист кызга күңелендә саклаган ихтирамы турында сөйләде.
Татар сәхнәсендә дан казанган, еш кына «Ватаным Татарстан»дагы язмаларның геройлары булган артистлар - Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Илнур Нуриев, Мингали Мөхәммәтшин үзләре башкарган җырларны Алсуның рухына дога итеп ирешүен теләде. Исән чакта республика газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләгән Алсу үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза, җырларга ярата иде. Зөһрә Сәхәбиева белән дуэтта җырлаган аудиоязма бу кичтә дә яңгыратылды. Питрәч районы якташлар җәмгыяте рәисе, театр артисты Айдар Хафиз исә кунакларга аның «Җан ярсуы» шигырен һәм якташ шагыйрь, мөгаллим Мөхәммәт Садыйковның Алсуга багышланган әсәрен укыды. Шәле кияве - композитор Җәүдәт Гыйльманов искә алу кичәсенә махсус, Алсуга атап иҗат иткән җырын башкарды.

Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013