Бүген Әдипләр: Алсу Нәҗми
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алсу Нәҗми

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Алсу Нәҗми
Алсу Нәҗми (Алсу Мидхәт кызы Нәҗметдинова) 1972 елның 17 августында туган.

Матурлыкны күрә белегез

...Бу җиһанда күпме гомер кичереп, бер тапкыр да кулына каләм алмаган, шигырь язып карамаган кешене бәхетсезгә саныйм мин. Димәк андый адәм матурлыкны күрә, яшәешкә соклана, ярата һәм яратыла белми. Гадәттә, шигырьләр яшь чакта, беренче мәхәббәт утында янганда языла дип беләм. Алсу Нәҗми үсмер чагында шигырьләр язганмы-юкмы, белмим, әмма бүгенге көндә гомеренең уртасына якынлашып килүче якташым – берничә китап авторы. Инде чираттагылары басмага әзерләнә.

Аксубай районының Түбән Майна авылы кызы ул. Танылып килүче әдибә борынгы Болгар төбәгенең баш каласы Биләрдән дистә чакрымнар гына урнашкан авылда туып үскән, ямьле Чирмешән суларында коенып, изге чишмәләр суын эчкән, шул якларның серле урман-агачлыкларында җиләк-җимеш җыйган. Әти-әниләре – Мидхәт абый (урыны җәннәттә булсын) белән Тәнзилә апа авылдагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе иде. Мөгаен, романтик хис, нечкә күңеллелек тә нәкъ менә әти-әнисеннән күчкәндер аңа. Кулына тальян-гармун алган гаилә башлыгына кушылып тормыш иптәшенең матур тавышы белән моңлы җырларны сузып җибәрүе һаман да исемдә. Гомумән, әлеге авыл үзенең мәгърифәткә омтылган, матурлыкны күрә белгән, зыялылыгын саклаган халкы белән үзенчәлекле. Теле-сөйләме дә матур, “ц”ыкылдымый да, “ч”ыкылдамый да. Мөгаен, әлеге дә баягы борынгылык рухы көчле булуы, Биләрнең янәшәдә генә булуы тәэсир иткәндер моңа.

Алсу Нәҗми әсәрләрен укып чыккач та, әнә шул борынгылык, буыннар дәвамлыгы турында уйлап куйдым. Ханнар (ә ханнар янында, белгәнебезчә, үз шагыйрьләре, чичәннәре, акыллы ил картлары булган) төбәгендә туганлыгы сизелеп тора. Бер караганда, Алсу ханым да башкалар төсле үк мәхәббәт, туган як, белем, әти-әни, туган як турында яза кебек. Әмма аның әсәрләрендә ХИКМӘТ бар. Үгет-нәсыйхәт (акыл сату түгел), тәҗрибә белән уртаклашу, матурлыкны, яхшылыкны, изгелекне күрә һәм таный белергә өйрәтү... Шул ягы белән аның иҗат җимешләре борынгы төрки, гарәп-фарсы классикларының, үзебезнең XVIII-XIX гасыр әдипләре әсәрләрен хәтерләтә. Хәтта форма, төзелеше ягыннан да уртаклыклар күп:
Ата-ана хакы, бала хакы, күрше хакы, ятимнәр хакы,
Милләт хакы, халыклар хакы, толлар хакы, көчсезләр хакы.
Бар нәрсә дә хакка бәйләнгән, ләкин бит моны онытабыз,
Хакларны хаклап яшәргә дип бары сүзләр куертабыз.
			(“Хаклар”)
Ике юлда автор кешенең нәрсә, нинди кыйммәтләр өчен яшәргә тиешлеген әйткән дә биргән. Уйландыра, артка карарга, киләчәкне барларга өйрәтә алар. Шагыйрә ачыктан-ачык мин-минлеккә, горурлыкка (начар мәгънәсендә) каршы чыга. Кызганыч, адәм затларында бу дөньяга мәңгелеккә килдем дигән фикер яши, гомеренең ахыры турында уйланмый да:
Көнен-төнен эшли, дөнья куа,
Гомер буе чаба, бил бөгә,
Дан-шөһрәтләр, макталулар ала,
Тормыш бирә аңа дилбегә.
Хис, горурлык арта бәндәдә,
Килә байлык, килә дәрәҗә,
Чылтырыйлар алтын-көмешләр,
“Күрегез, мин нинди”, дип көлә.
Инде эшләр китә җай гына,
Байлык тулып ташый өенә,
Ләкин нигә кирәк болар?
Үлем килеп “Менә – мин!” дия.
Алсу Нәҗминең күп кенә тезмәләре (аерым алганда, югарыда аталган “Менә – мин!” дигән хикмәте) Гомәр Хәйям робагыйларына ошаган:
Хәким без дип, горур түш какты күпләр,
Әзәл серен беләм дип бакты күпләр;
Галәм аслын ачалмый алҗып-арып,
Кәфен чорнап, ләхеткә ятты күпләр.
Алай гына да түгел, әдипнең күпчелек фикерләре дини мотивларга, Коръән сүрәләренә салынган идеяләргә барып тоташа. Укып-чагыштырып карыйсың да, шуңа инанасың: кешелек дөньясын гомер-гомергә бер үк мәсьәләләр, проблемалар, бер үк кыйммәтләр борчыган, адәм затлары бер үк идеалларга табынып яшәгән. Бәлки шуңадыр да Алсу Нәҗми үзенең күпчелек әсәрләрендә мәңгелек турында уйлана. Кешенең бу фани дөньядагы гомере, яшәеше ничек уза, файдалымы ул, әллә заяга үтәме, адәмнәрне һәр гомер фасылында ниләр борчый – авторны әнә шулар уйландыра. “Шифа”, “Чынбарлык”, “Ачылыш”, “Тормыш”, “Үремнәр төсе”, “Сораулар”, “Ак һәм кара”, “Сабырлык”, “Аңлашылмас сер”, “Яшәргә ашык!” шигырьләрен кешенең җиһандагы урын-вазифаларын ачыклауга багышланган фәлсәфи категория – мәңгелек һәм гомер агышы темаларын яктырткан аерым бер цикл дип карарга мөмкин булыр иде.

Бүгенге көннең танылган бер шагыйре студентлар белән очрашуда болай дип белдергән иде: “Символ-метафорасы, күзгә күренеп торган детале булмаган тезмәне шигырь дип санамыйм мин”. Әгәр дә шулай икән, Алсу Нәҗминең иҗат җимешләрен чын-чынлап шигырь дип атарга тулы нигез бар. Шигырьнең бөтен асылын, эчтәлеген, мәгънәсен үзенә туплап торган аерым бер деталь-мәрҗәннәре традицион характерда: кояш, ай, диңгез, күк, йөрәк, көз, яз, нур, имән, умырзая... Әнә, гомернең бик кыска, күз ачып йомган арада үтеп китүен автор Әхмәт Фәйзиләр традициясендә умырзая чәчәге аша шәрехли (“Умырзая”). Икенче шигырендә исә шул ук образ аша яшәешне, тормышның дәвам итүен символлаштыра (“Язгы чәчәк”). Ләкин авторның бөтенләй үзгә – үзенә генә хас ачышлары да бар. “Үремнәр төсе” әсәрендә гап-гади деталь – чәч үремнәре турында сүз бара. Әмма шушы гади генә тоелган үремнәр әсәрдә метафора дәрәҗәсенә күтәрелә.
Буяп кына ап-ак чәчләремне
Кемне генә икән алдармын?
Нинди генә төскә буясам да
Ак икәнен үзем аңлармын.
Әйе, яши-яши кешенең чәчләре агара башлый. Чәч агару – ул инде бу адәмнең тормышта күпне күрүен, олыгаюын, зирәклеген аңлата торган фал. Аннан оялырга да кирәкми. Лирик герой да, берьяктан, тормышның узуына үкенеч белдерә. Аның картаясы килми, буяргамы әллә дигән уйлар килә күңеленә. Әмма икенче яктан үткән гомер үткән инде, аны берни эшләтеп тә, кире кайтарып та булмый. Иң мөһиме, тормыш заяга узмаган, чәче агарса да, йөрәге яшь калган – менә шунысы юата геройны, һәм ул шуның белән бәхетле дә:
Юк, буямам аксыл чәчләремне,
Үткән гомер төсе булсыннар.
Сызылып төшкән һәрбер чәч бөртегем
Яшьлегемне сөйләп торсыннар.
Алсу Нәҗминең образлы сурәтләвендә тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәсең. Мәхәббәт, интим лирикасында беренче планга нигәдер көз образы беренче планга чыга. Моңлы көз, моңсу көз, хәтта кара көз. Мәхәббәт – ул, сүз дә юк, изге, матур хис. Шагыйрәнең каһарманы да ярата, яратыла, сөя, сөелә... Ләкин тормышта бар да ал-гөл түгел шул. Авторның лирик героена нигәдер көз якын:
Көзге җилем син, сөю колы мин,
Диңгезем шаулый, яна йөрәгем.
Көзге җилем син, ялгыз дәрвиш мин,
Күк елый, Җирдә ялгыз йөрим мин.
		(“Моңлы җыр”)
Күзгә күренеп торган каршылык: сөю колы мин – Җирдә ялгыз йөрим мин. Нилектән шулай? “Ышана алмыйм” шигырендә автор янә көзгә мөрәҗәгать итә: “Нишләргә миңа, әй, моңсу көзем? Ике йөрәкне куш син киредән...”. Хөкем чыгаруны укучыга калдырабыз.

Ә менә табигатьне, яшәешне сурәтләгәндә яз образының кулланылуы, аның функциясе барыбызга да аңлашыла: яз – яшәеш чыганагы, яз – тормыш башлангычы. Автор белдергәнчә, яз – ул яңарыш! Шагыйрәнең шул ук Хәйямнар рухында язылган дүртьюллыкларын да укучы игътибар белән укысын иде дип телим. Бүгенге көндә төрле акыл ияләренең, ил башлыкларының афоризмнарын туплапган китаплар модада. Алсу Нәҗмидә дә бар икән ич алар: чын афоризмнар, алай гына да түгел, янә шул ХИКМӘТләр. Тормышның үзеннән алынган, тәҗрибә аша килгән, укучыга аз сүз белән бик күпне аңларга булышкан хикмәтләр болар:
Туганнан үлгәнгә кадәрле
Бер генә дару бар бу җанга.
Вакытың барлыкка ләззәтлән,
Уздырма син аны бер бушка.
Яки:
Акыллы ир дә башын югалта,
Гашыйк булса әгәр тормышта.
Җүләрләнгән кызга акыл керә
Гашыйк уты белән янганда.
Алсу Нәҗми әдәбиятның күләмлерәк төре – лиро-эпикага тотынырга да батырчылык иткән. “Чык бөртеге”, “Сабын чәчәге”, “Кыстыбый” кебек күләмле әсәрләренең үзәгендә дә шул ук нәсыйхәтчелек күзгә ташлана. Ахыр чиктә, иманым камил: укучы бу әсәрләрне укып чыккач та, уйланып калачак. “Чык бөртеге” поэмасы бик тыныч тон, гадәти табигать күренеше – кояшның нурлары җиргә таралуын тасвирлау белән башланып китә. Кояшның бер нуры тегендә-монда нидер эзләп йөри-йөри чык бөртегенә килеп төртелә. Шуннан башлана сер. Сынландыру алымы аша автор нур белән шушы нурның чыганагы – кояш арасындагы диалогны тәкъдим итә. Әсәрнең эчтәлеге исә ахырга таба гына аңлашыла. Шагыйрә табигать образлары аша бүгенге кешелек җәмгыятенең иң аяныч чирен ачып сала: тумаган җаннар фаҗигасе. Баксаң, Алсу Нәҗми шушы кечкенә генә чык бөртегендә дә үз аналары тарафыннан юк ителгән, якты кояшның нурын да күрми калган нарасыйларның күз яшен күрә икән:
Җылы төннең алсу таңында
Һәр яфракта ачы күз яше...
Чык бөртеге булып җиргә кайта
Сабый, нарасыйлар рәнҗеше.
Әсәрне тыныч кына укып бетереп булмый: күңелләрне кузгата, тирә-юнебездә булган кайбер адәм актыкларына (“ана” дияргә тел әйләнми) ачу, нәфрәт уята. Лирик геройның карары катгый: кешене Ходай биргән гомереннән мәхрүм итәргә беркемнең дә хакы юк! Шул ук мотив “Сабын чәчәге”ндә дә уздырыла. Ләкин биредә автор башкача якын килә: ул җирдәге матурлыкны, дөньяның гүзәллеген чәчәкләр аша тасвирлый һәм кешеләрне шушы матурлыкны, гүзәллекне күрә белергә, хәтта кечкенә генә чәчкәне дә өзәргә ярамаганлыгын искәртә:
...Назлы, язлы үскән чәчкәләрне
Өзмәгезче, өзмә, ярамый!
Алсу Нәҗминең иҗаты белән танышкан укучы үзенең сорауларына бу әсәрләр аша җавап таба алыр диеп уйлыйм. Әсәрләрендә кеше табигатен тирәннән аңлаган фикер иясе, галим буларак чыгыш ясаган шагыйрәгә уңышлар телик!

Радик Сабиров.
филология фәннәре кандидаты,
Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллиме

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018