Бүген Әдипләр: Альмира Таһирова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альмира Таһирова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй

Альмира Әхәт кызы Таһирова 1939 елда Сарман районы Теләнче Тамак авылында туа. 1953 елдан Әлмәттә яши. Транспорт трестында, «Татнефтегазстрой» берләшмәсендә эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга. Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, хезмәт ветераны, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
«Көзге сагыш», «Яшәү яме», «Кояшлы җәй», «Ихтыяҗ» дигән шигырь җыентыклары дөнья күрде. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Туган телем

Татарстанда яшим мин,
Татар илендә.
Сөйләшәм, уйлыйм һәм җырлыйм
Туган телемдә.
Ана сөте белән иңгән
Газиз тел бит ул.
Тормышка аяк бастырган,
Биргән якты юл.
Һәр халыкның туган теле
Якын үзенә.
Ходай бүләк итеп биргән
Алтын хәзинә.
Шуңа күрә хөрмәт итик
Барлык телне дә.
Сөйләшик без һәм аңлашыйк
Дуслык телендә.
Туган җирем, газиз халкым,
Сөйгән илебез...
Сез яшәрсез, исән булса
Туган телебез.

Бәхет

Һәр теләктә «бәхетле бул» дибез, 
Бәхет кирәк җирдә яшәргә. 
Бәхетсезләр бер дә булмас иде, 
Мөмкин булса җирдә чәчәргә. 
Нәрсә соң ул бәхет, ни аңлата? 
Нигә һаман бәхет телибез? 
Бу төшенчә һәммәбез өчен дә 
Ачылмаган сер дип йөрибез. 
Миңа калса, бәхет гади нәрсә,
Ул һәрвакыт безнең тирәдә. 
Төшенәбез аңа, җир йөзенә 
Авыр хәсрәт, афәт килгәндә.
Кояш чыгып җиргә нурын сибү, 
Зәңгәр, аяз күкнең булуы, 
Җылы ләйсән яңгыр явып китү, 
Яшел үләннәрнең шытуы, 
Туган җирдә балалар үстерү, 
Дуслар, туганнарның булуы, 
Төрле төсле чәчәкләрне күреп, 
Дөнья матурлыгын тоюы... 
Тыныч күкне гүзәл Җир шарында 
Каршы алу һәр көннең таңын... 
Кеше өчен болар бары да бәхет, -
Кадерен белеп яшик без аның.

Әти ядкаре

Сугыш елларыннан истә калган -
Кыска ялга кайткан көннәрдә 
Әти кулына гармун ала иде, 
Сагынуларын салып көйләргә.

Әни кушылып җырлар суза иде, 
Моңлы иде аның тавышы. 
Күңелемә сеңеп кала иде 
Җырларының серле агышы.

Мин дә үстем моңлы бала булып, 
Әллә шуңа әтием миңа да 
Мандолина бүләк иткән иде, 
Өйрән, диеп, шунда уйнарга.

«Урман кызы» көен отып калдым 
Әти-әни исән чакларда. 
Мандолинам - әти истәлеге -
Ядкарь булып хәзер саклана.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018