Бүген Әдипләр: Лотфулла Алматави (Сабир)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лотфулла Алматави (Сабир)


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Лотфулла Галиулла улы Алматави (Сабир)—үзенчәлекле шагыйрь. Аның биографиясе һәм иҗаты турындагы мәгълүматлар әлегә аз билгеле.
Шагыйрь Казан ягында туа, Петропавелда үсә, Әстерхан ягында мулла булып тора. 1860 елда Р. Әмирханов, Л. Галиулла улы күчермәсендә азәрбайҗан шагыйре Н. Ризаи, төрек шагыйре И. Хаккый шигырьләре һәм һ. Салиховның «Тәндә җаным» әсәре кертелгән 100 битле «Китабе Диван Ризаи» исемле антологияне Казанда ташбасмада бастыра.
1877 елда Л. Галиулла улының традицион дастан сюжетына язылган «Кыйссаи Таһир» әсәре дөнья күрә. Бу вакытларда инде ул Алма-Атада яши.
Сюжеты, поэтик эшләнеше белән фольклор эпос-дастаннарына, «халык романнарына» — дастан әдәбиятына караган «Кыйссаи Таһир» Баһавиның «Бүз егет» китабыннан килә тор»ган традицияләрне үстерә. Көнчыгыш әдәбиятында киң таралган «Хуҗа Сәкпәрәст» («Эткә табынучы сәүдәгәр») риваяте— бу әсәрнең сюжет нигезе. Әлеге риваять «Мең дә бер кичә» китабында «Икенче Шәех хикәяте» итеп китерелә, һинд язучысы Мир Амман Дәһләвинең 1803 елда язылган «Багу баһар» («Дүрт дәрвиш кыйссасы») китабында ул — шаһ Азатбәхет хикәяте. 1834 елда «Багу баһар» кыйссаларын үзбәк шагыйре Хирамий шигырь белән язып чыга. Л. Галиулла улының «Кыйссаи Таһир»ы «Дүрт дәрвиш» китабындагы шаһ Азатбәхет хикәятенә якын. Бу сюжет шуннан соң да татар әдәбиятында, беркадәр кыскартылган, үзгәртелгән рәвештә, Шиһабетдин Рәхмәтуллинның проза белән язылган «Дүрт дәрвиш хикәяте» дигән китабында басыла (икенче дәрвиш хикәяте).
Л. Галиулла улы «Кыйссаи Таһир» азагында үзе турында белешмәләр дә бирә:

Атым Лотфулла, атамыз — Галиулла...
Туган җирем сорсаңыз — Казан -җире.
Үскән җирем сорсаңыз — Петрпавлы.

Берничә урында ул үзен «Сабир» дип тә атый:

Моны язган гарибең — Сабир мулла,
Данишмән, үзе — чичән, үзе — мулла.
Ничә көнлек җирләрдә сәфәр йөреп,
Көчкә язып бетердем үзен юлда.

Үзбәк шагыйре Хирамий да үзенә «Сабир» дип эндәшә. Күрәсең, Л. Галиулла улы «Кыйссаи Таһир»ны язганда Хирамийаың «Чар дәрвиш»еннән файдаланган. «Кыйссаи Таһирәда патшаларга тел тидергән урын бар. Легендалардагы Рөстәм, Җәмшид, Нәуширван кебек «гадел» патшаларны атый да:

Дөньядагы падишалар бары үлеп,
Илдәге җаманнарга кизәк җитте, —

дип белдерә. Шундый усал фикерләр әйткәндә авторның Хирамийдан алып «Сабир» псевдонимын куллануы ихтимал.
«Кыйссаи Таһир»да гади сәүдәгәр образы герой итеп алына. (Текстта, гомумән, «таҗир» — сәүдәгәр дигән сүз «Таһир»га әйләнгән булуы мөмкин.) Хәлифә Һарун Рәшиткә (766— 808 еллар) дөньяда тиңсез булып күренгән җәүһәр таш бүләк итәләр. Патшаның соклануын күргән вәзир Мисырда бер сәүдәгәрнең дистәләгән мондый ташлары булуын әйтә. Ул аларны үзе табына торган этләрнең муенына тагып йөртә, ди. Шул сәүдәгәрне һәм ташларны күрсәтеп расламаса, патша вәзир-«ең башын кисәчәген әйтә. Сәүдәгәрне Һарун Рәшит алдына китерәләр, ул башыннан үткәннәрне сөйләп бирә.
Кыйссада сәүдәгәр хезмәте авыр, хәтәр, әмма мавыктыргыч, маҗаралы, фантастик табышлы кәсеп итеп күрсәтелә, Бу — татар әдәбиятының актив эшчәнлек, кәсеп шигъриятен тагын да ачык җырлавы, сәүдәнең нинди яхшы нәрсә икәнен үзәккә алып сөйләве. Идеаль әхлаклы Таһир һәрвакыт кәсептә, хәрәкәттә. Ул дөньяны гизә, тапкырлыгы аркасында ничә үлемнән котыла, ничә патша кызы белән тормыш корып җибәрә, һәрвакыт аның бәхетле тормышы комсыз абыйлары тарафыннан җимерелә. Эшчәнлек, тапкырлык белән тапкан малын алыр өчен абыйлары аңа кул күтәрәләр: энеләрен берничә Мәртәбә «үтереп» ташлыйлар. Шул явыз ниятләреннән кайтмаганнарын күреп, ниһаять, Таһир, тылсымлы дару эчереп, аларны эткә әйләндерергә мәҗбүр була. Таһир шунда да гуман, буганнарына рәхимле: урамдагы этләр таламасын дип, ул аларны алтын ояда, кыйммәтле ястыкларга яткырып асрый, алтын табаклардан ашата. Бу мотивларның «Кыйссаи Йосыф» китабына, андагы гуманистик фикерләргә аваздашлыгы бар. Һарун Рәшит үтенече буенча, Таһир агаларын кабат кешегә әйләндерә, һәрвакыт хуҗасын коткаручы турылыклы эт образы кыйссада бу явыз туганнарга каршы куела. Сюжет җепләрен бәйләп торган төп мотив — комсызлык.
Төп идеяләрне тагын да аңлаешлы итәр өчен автор китап азагында Казагстандагы сәүдә маҗараларын сөйләп үтә. Тормыштан алынган мондый эпизодлар реалистик тормышчанлык» ка йөз бору билгесе дә иде:

Шул сәфәр Каракисәк барып җаттык,
Сәксез кәздән, казакъка ситчә саттык.
Биргән ситчә ун көндә уңып калды,
— Үндәк ситчә икән, — дип, күп җылаттык.

Нәрсә үтмәй, ул илдә бер ай җаттык,
Шуны илтергә калага күп пол саттык.
Өч сәүрыйга бер куйны тандап алып,
Сәүрыйдан бер талай улҗа таптык.
Тандап алдык казакъның без куйларын,
Калдырмай сатып киттек боның барын...

Тормыштан социаль ризасызлык мотивы аерым игътибарга лаек. Замана патшаларына тел тидергән автордан чиновник-түрәләр һәм муллалар да өлешсез калмый:

Борынгының биләре пара алмайды,
Пара биргән кешегә күз салмайды.
Алдында: «Сүзем бар...», — дип гарз кылсаң,
Индеге би парасыз кузгалмайды...

Тугры җул мән җөрмәде муллалары,
Хурлык: уйнаш — кыз-җегет кылганнары.
Ата-анасын сыйламас ул мән кызы, —
Ни булыр дип уйлыймын йортың бары?

Автор конкрет чорның конкрет социаль көчләрен бәяләүгә мөһим борылыш ясый. Шундый үзенчәлекләре «Кыйссаи Таһир»ны дастан әдәбияты юнәлешенә яңа проблемалар алып килгән әсәрләрнең берсе итеп таныта.
Авторның теле, стиле бизәкләүләрдән арындырылган, публицистикага тартым — берникадәр кырыс, җитди. Бу стиль, Аллаһияр («Сөбател-гаҗизин»), Г. Утыз Имәниләр иҗаты белән башланган яңа татар әдәбиятында яралып, Ә. Каргалый, һ. Салихов кебек шагыйрьләр иҗатында ныгытылды, татар Саттык — «тоттык» булуы ихтимал. Ситчә— ситсы. Үнддк — төсе китә торган. игыренең төп сыйфатларыннан берсе булып китте. Кыйссадагы бу җитди самими сөйләмне еллар тоныкландыра алмаган. Әсәр бүген дә мавыктыргыч, уйланулы, борчылулы булып ишетелә.


Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013