Бүген Әдипләр: Суфи Аллаяр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Суфи Аллаяр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
АЛЛАҺИЯР СУФИ (1616, кайбер чыганакларда—1630 тирәсе, Үзбәкстанның хәзерге Кәттәкурган шәһәре янында булган Минкаль дигән төбәк—1713, кайбер чыганакларда—1723, Искәндәрия ш.( Мисыр), суфи шагыйрь. Төрки һәм фарсы телендә язган. Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" (1795) китабында һәм К.Насыйриның шуңа таянып язган "Мәҗмугыль-әхбар" ("Хәбәрләр җыелмасы", 1859) әсәрендә бәян ителгән риваяти мәгълүматларга караганда, А.С.Бохара шәһәрендә яшәп иҗат иткән. Ата-бабаларының төп чыгышы Идел буеннан дип уйланыла. Олыгайган яшьтә А.С. хаҗ сәфәренә чыга, барышлый Идел буенда, Казанда, Болгарда була, кардәш-туганнары б-н күрешә. Әмма ул Мәккәгә барып җитә алмый, Искәндәрия шәһәрендә вафат була. Төп әсәрләре: "Сөбател-гаҗизин" ("Гаҗизләргә терәк", нәшере К., 1802), "Морадел-гарифин" ("Укымышлыларның максаты", нәшере М., 1858), "Мәсләкел-мөттәкыйн" ("Тәкъвалар юлы", нәшере К., 1899), "Мәхзәнел мотыйгыйн" ("Күндәмнәрнең хәзинәсе"). Нигездә суфичылык рухында, Алла гыйшкына мәдхияләр җырлау максаты б-н язылган бу әсәрләрдә социаль мотивлар, шәхес иреге, рухи азатлык идеяләре дә яңгыраш таба. "Сөбател-гаҗизин" поэмасы исә, шигъри бизәкләре, эмоциональ тәэсирлелеге аркасында, 19 йөз татар поэзиясенә үрнәк булып хезмәт итә, 40тан артык басмасы дөнья күрә. А.С. Әсәрләре күп кенә татар язучыларының иҗатына сизелерлек йогынты ясый. Мәс., татар галиме һәм язучысы Таҗетдин Ялчыгол "Сөбател-гаҗизин" әсәренә шәрехләр язып, "Рисаләи Газизә" китабын иҗат итә. Шул исемдә ул мөстәкыйль әсәр буларак халык арасында киң таралыш таба. 19 йөз һәм 20 йөз башы аралыгында әсәрләрнең һәр икесе татар мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төрки телдән ярдәмлек сыйфатында файдаланылган.
Әсәрләре: Сөбател-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк). К., 2000. Әд.: Татар әдәбияты тарихы. К., 1984. 1 т.; Средневековая татарская литература (ҮШ-ХҮШ вв.). К., 1999.
М.В.Гайнетдинев.
Татар энциклопедиясе

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013