Бүген Әдипләр: Абдулла Алиш
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Абдулла Алиш


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Абдулла Алиш

(1908—1944)

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстанның Куйбышев районы) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Нурулла шул авылның мулласы булып, әтисе Габделбари абзый, солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән — иген иккән, умарта караган. Ул табигате белән киң күңелле һәм үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше буларак, өйгә төрле газета-журналлар алдырган, балаларны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан. Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.

Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы ибтидаи (башлангыч) мәктәптә укый башлый.

1917 елда тугыз яшьлек Абдулланы әтисе узләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Ул монда 1919 елга кадәр укый. 1919—1921 елларда Бураково авылында яңа ачылган совет мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аннары Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлый (1927). Мәктәптә уку елларында А. Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштеру белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөруче була, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.

1927 елның җәендә А. Алиш Казанга килә һәм Казан Җир тезу техникумында укый башлый. Техникумда уку чорында (1927—1930) аның әдәбият белән кызыксынуы тагын да үсә: ул әдәбият түгәрәкләренә йөри, техникумда кулъязма рәвешендә чыгып килгән «Кызыл төзүче» исемле газета һәм «Яна белгеч» журналы редколлегиясенең члены була, техникум һәм яшьләр тормышы турында язган хәбәрләре белән республика көндәлек матбугатында күренә башлый. 1929 елда «Яшь ленинчы» газетасында «Аптул Алишев» имзасы белән аның «Әти, эчмә!» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Аннан соң күп тә үтми, пионерлар тормышын, аларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуларын һәм күңелле ял итүләрен тасвирлаган «Бозлар акканда», «Нәни кооператор», «Отряд умартасы» кебек хикәяләре дөнья күрә.

Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның январеннан көзенә кадәр, А. Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннары, 1931—1933 елларда, Казгрэс (Тэц № 1) төзелешендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәре канализация төзелешендә техник хезмәтен башкара. 1934 елда яшь белгечне Казанда татарча чыга торган «Техника» журналының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1937 елдан Беек Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. 1937 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар — язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлам укучыларына таныткан чор. Аның балалар өчен «Отряд Флагы», «Дулкыннар», «Ант» исемле хикәя жыентыклары, «Иолдыз», «Кечкенә тоткын» исемле пьесалары (беренчесе А. Әхмәт белән бергә язылган) оасылың чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: комсомол-яшьләр тормышына багышланган күп санлы очеркларын, «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй (1939), «Кыйммәтле җәуһәр» (1940) кебек хикәяләрен, «Күршеләр» 1934; А. Әхмәт белән берлектә) исемле пьесасын яза һәм 1933 елда беренче бишьеллыклар чорындагы Татарстан гиганты — Казгрэс тезелешендә эшләүче кешеләрнең тырыш хезмәтен сүрәтләгән «Якты күл буе» исемле повестен бастырып чыгара.

Шулай да А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән җанр — әкиятләр. Әдипнен. «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә. Бу әкиятләр балалар психологиясенең бетен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан җыйнак, уку өчен кызыклы итеп, җиңел, музыкаль яңгырашлы, сүрәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылып, А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр.

Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара. Абдулла Алиш 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әкиятләр

Сайланма әсәрләр: Әкиятләр, хикәяләр, пьесалар һәм шигырьләр. [Г.Кашшаф һәм А. Әхмәт мәкаләләре белән].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—240 б., портр. 15000.

Сайланма әсәрләр. (Кереш сүз авт. һәм төз. И. Сункишева).— Казан: Таткитнәшр., 1969.—439 б.; 4 б. рәс. һәм факс. 12000.

Отряд флагы: (Хикәяләр бәйләме).— Казан: Татиздат, 1931.—26 б. 7000.

Якты кул буе: Хикәя.— Казан: Татиздат, 1933.—172 б. 5000.

Дулкыннар: (Балалар өчен хикәяләр).— Казан: Татгосиздат, 1934.— 59 б. 7000.

Рец.: Җәлил М. әсәрләр. т. 4. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте.— Казан: Таткитнәшр., 1976, 134—166 б.

Күршеләр: Пьеса 4 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 57 б. 7000. А. Әхмәт белән бергә язылган.

Йолдыз: (Балалар өчен 4 пэрдәлек пьеса).— Казан: Татгосиздат, 1935.— 27 б. 7000. А. Әхмәт белән бергә язылган.

Ант: Балалар өчен хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1935.— 88 б. 10100.

Нечкәбил: Әкият.—Казан: Татгосиздат, 1937.—23 б. 10000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—15 б., ил. 50000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—15 б., ил. 17000.

Әкиятләр.—Казан: Татгосиздат, 1937.—60 б. 10130.

Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1939.—126 б. 10000.

Шул ук. (X. Хәйринең «Балалар дусты» дигән мәкаләсе белән).— Казан: Татгосиздат, 1945.—84 б., портр. 15 185.

Шул ук.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—86 б. 10000.

Илгиз белән икебез: [Шигырь].— Казан: Татгосиздат, 1940.—10 б. (Кечкенәләр өчен). 10000.

Минем абый: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1940.—13 б. (Нәниләр өчен). 10000.

Ана әкиятләре.—Казан: Татгосиздат, 1941.—36 б. 10070. 1941.

Кечкенә тоткын: Љч пәрдәлек пьеса.—Казан: Татгосиздат, 1941.—23 6.3070.

Әбиләргә кунакка: [Хикәяләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—16 б. 25 000.

Песиләр һәм куселәр: [Хикәя].— Казан: Таткитнәшр., 1959.—16 б. (Балалар бакчасы). 25000.

Сертотмас урдәк: [Әкият].— Казан: Таткитнәшр., 1959.—14 б. (Балалар бакчасы). 25000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—14 б. 25000.

Койрыклар: [Әкият].— Казан: Таткитнәшр., 1960.—16 б. (Балалар бакчасы). 30000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—17 б. 15000.

Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык. [Хикәя].— Казан: Таткитнәшр., 1963.—14 б., ил. 30000.

Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—15 б. 30000.

Чуар тавык: (Хикәя).—Казан: Таткитнәшр., 1967.—12 б., ил. 42000.

Бал корты һәм шөпшә: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—14 б., ил. 30 000.

Шул ук.—Казан:» Таткитнәшр., 1982.—15 б., ил. 25000.

Әкиятләр. Хикәяләр/И. Сункишева һәм Р. Мостафин кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—176 б. 23000.

Мамины сказки/Пер, с татар. А. Бендецкого.— Казань: Татгосиздат, 1940.—35 с. 10000.

То же. Казань: Таткнигоиздат, 1956.—43 с., ил. 35 000.

Болтливая утка: Сказка/Пер, с татар. А. Бендецкого. Ил. П. Н. Григорьева.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—13 с., ил.— (Наш дет. сад). 25000.

То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1983.—14 с., ил. 500000.

Сказки/Пер. А. Бендецкого.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.— 90 с., ил. 150000.

Хвосты: Сказка/Пер. Г. Паушкина.— Казань: Таткнигоиздат, 1960.— 16 с., ил. 50000.

То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1973.—16 с., ил. 300000.

Огненное яичко: Рассказы и сказки/Пер, с татар.— М.: Детгиз, 1962.— 62 с. 50 000.

То же.—М.: Дет. лит., 1971.—62 с. 100000.

Рец.: Кантор В.—Дет. лит., 1972, № 11, с. 73—74.

Болтливая утка: Сказки и рассказы. Пер. с татар. [Сост. и авт. вступит, статьи Р. Мустафин].— Казань: Таткнигоиздат, 1970.—95 с., ил. 150000.

Нечкебиль: Сказка/Пер. Г. Каримовой.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.— 14 с. 350000.

Сказки. Пер. А. Бендецкого. Худож.: И. Колмогорцева.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—16 с., ил. 350000.

Кто самый сильный?: Сказки, рассказы./Сост.: И. Сункишева. Предисл. Р. Мустафина. Худож. Т. Хазиахметов.— Казань: Таткнигоиздат, 1977.— 80 с. 300 000.

Три поэта-воина [Абдулла Алиш, Хайрутдин Музай, Рахим Саттар]: Стихи. [Сост. Р. Мустафин. Пер. Р. Бухараева, Н. Гребнева, М. Скоро-ходова].—Казань: Таткнигоиздат, 1979.—80 с. 70000.

Скворцы и старый воробөй: Сказка.— Казань: Таткнигоиздат, 1981.— 15 с., ил. 450000.

Пчела и оса: Сказка.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.— 15 с. ил. 400000.

Аның турында

Шакир С. Абдулла Алиш: (Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк).— Казан: Таткитнәшр., 1970.—119 б., рәс. 4000.

Сункишева Илсөяр. Ул безнең арада: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—95 б. портр. 7000.

Хәйри X. Балалар әдәбияты остасы.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәcе. Казан, 1975, 128—132 б.

Кашшаф Г. Абдулла Алиш — язучы һәм көрәшче.— Сов. әдәбияты» / 1956, №6, 109—116 б.

Әхмәт А. Халык аларны онытмаячак: (Патриот язучы А. Алиш турында истәлек).—Сов. әдәбияты, 1956, № 6, 107—108 б.

Ибраhимова Ф. Алиш — әкиятче: (А. Алишның тууына 60 ел).— Казан утлары, 1968, № 9, 87—90 б.

Кашшаф Г. Гаделлек солдаты.—- Казан утлары, 1968, № 9, 85—86 б.

Арсланов Н. Унике батырның берсе: (А. Алишның тууына 70 ел). – Ялкын, 1978, № 9, 24—25 б.

Кукушкин Р. Шигъри әкиятләр остасы.—Казан утлары, 1978, № 9, 159—164 б.

Сункишева И. Язучы һәм көрәшче: (А. Алишның 70 еллыгына әдәби-музыкаль кичә).— Сов. мәктәбе, 1978, № 7, 56—59 б.

Хамматов Ш., Тәхау К. Утлы көннәр сулышы.— Соц. Татарстан, 1982, 8 май.

Сункишева И. Ул безнең күңелләрдә.— Азат хатын, 1983, №9, 8—9 б.

Xәмзин К. Мәңгелек җыр.— Ялкын, 1983, № 9, 23 б.

Сабиров Р. Соратнику Дҗалиля.— Правда, 1968, 23 сент.

Мустафин Р. Боевой друг Дҗалиля.—Дет. лит., 1969, № 5, с. 22—25.

Ихсанова Л. Писатель-патриот — Абдулла Алиш.— Дет. лит., 1978, № 11, с. 30—32.

Ихсанова Л. Писатель и воин.—Коммунист Татарии, 1978, № 8, с. 82-86.

Мустафин Р. Поэзия в солдатской шинели.— Сов. Татария, 1979, 13 мая.

Люди, годы, город: Статья к 75-летию А. Алиша.—Веч. Казань, 1983, 15 сент.

Усманов А. Писатель, боец, патриот.— Сов. Татария, 1983, 18 сент.


©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013