Бүген Әдипләр: Алинә Камалиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алинә Камалиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Закир Кадыйри
Илгиз КАДЫЙРОВ
Илназ Кадыйров
Исхак Казаков
Гакыйл Камалетдинов
Алинә Камалиева
Ризидә Камалова
Рәис Кашапов
Фәридә Каштанова
Рифат Каюмов
Нәүбәһар Кәбир
Фатих Кәрими
Марат Кәримов
Гөлгенә Кәримова
Наилә Краева
Ибраһим Кули
Фатих КУТЛУ
Равил Күрaмшин
Мөршидә КЫЯМОВА
Алинә Камалиева Алинә Камалиева 1990 елнын 16 мартында Казанда туган кыз. 5 яшьтә Кама Тамагы районы Кләнче авылына күчеп кайтып, шунда 11 нче сыйныфны тәмамлый
– Мәктәптә вакытта конкурс-олимпиадаларда, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый идем. Кечкенәдән журналистика белән мавыктым, 4 нче сыйныфтан бирле язам… Экстрим яратам, –ди Алинә үзе турында, – 11нче класста әти бер генә сорау бирде, шуннан барысы да анлашылыр дип уйлыйм: “Кызым, менә син волейбол, баскетбол уйныйсың,чаңгыда гел беренче, йөгерәсең, хоккей, бокс яратасың, футболны үзең дә тибәсең инде. Мотоцикл, машина, трактор, хәтта самолет та йөрттең… гел чалбардан, нинди кыз сон син, ә?” Дөрестән дә, шундый мин. Кечкенәдән армиягә китәсем килде, тик әти җибәрмәде.
Бүген Алинә Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында (2 нче курс) белем ала. Беренче курстан ук “Азатлык” радиосында эшли башлады.

Дус кызга

Ике милләт, ике вәкил,
ике төрле кеше без.
Ана карамастан, очраттык
беребезне беребез!

Диннәрнең бер гаебе юк,
без үзебез ашыктык.
Бернигә дэ карамыйча,
тоттык та бит,кавыштык!

Тора бара аңлыйсың шул
милләтеңнең кадерен,
табалмый башласаң әгәр
туганыңның каберен!

Шулвакыт иза чигәсең
милләтең, халкың өчен
тик калмаган шул хәзер
алай көрәшер көчең!

Күк йөзендә ак болытлар йөзә...

Күк йөзендә ак болытлар йөзә,
Ага алар гомер-гомергә.
Йөз кат урап җирне аркылыга-буйга
Карап туймый һаман шул җиргә.

Кеше гомере шулай исәпләрсез
Болыт сыман ага да китә.
Дөнья куа кеше: таба, төзи
Һәм барысы да кинәт кенә бетә...

Болыт йөзә... Кеше үз гомерендә
Куйган максатына ашкына.
Ирешсә ул шул максатка әгәр,
Күктә сүнмәс йолдыз булып кабына.

Кабыну гына әз, җиһанны төнлә,
Ак болытлар күздән югалгач,
Яктыртырга кирәк сүнмәс йолдыз булып,
Күренерлек итеп, җирдән карагач!

***

Иртә.
Саф һава.
Матур гына кар ява.
Шул карлар салган юлдан
Әкрен генә мин барам...

Үз – үземә сөйләнәм,
Уйланам, хыялланам...
Үз көемә көйли – көйли
Әкрен генә мин барам...

Агачларга бәс сарган,
Авыл да тынып калган.
Дөньяны аклык баскан,
Ә мин үз уема баткан...

Иртә...
Саф һава
Матур гына кар ява.
Шул карлар салган юлдан
Әкрен генә мин барам...

Яратышып аерылабыз, язмыштан качып булмый...

Янәдән телефонда таныш җыр яңгырый башлады: “Яратышып аерылабыз, язмыштан качып булмый...”. Бу җырның беренче мелодиясен ишетүгә Азалия шүрләп куйды, тагын Ул! Инде күптән бу көйнең яңгыраганы юк иде... Ярты елдан соң, янәдән пәйда булды... Күз алдына ярты ел элек булган вакыйгалар килеп бастылар...
Кыш... Гыйнвар айлары булгандыр. Азалия авылдан сөйгәне белән сүзгә килеп, әрләшеп килде. Бер-ике көн үткәннән соң Алмаз (егетенең исеме) “контакт”та дуслык тәкъдим итте. Аның моңа кадәр контактка кергәне юк иде, Азалия үзе дә гаҗәпләнде, дуслыкны кабул итте.
Бераз вакыттан соң Азалиянең инде 5 нче сыйныфтан бирле бергә булган Айгөл исемле дус кызы да контакктка керде... Әле җитмәсә кызның фотосурәте урынында алдагы елны Азалиянең туган көнендә төшкән сурәт тора! Шуннан башланды да инде...
Айгөл беренче хатында ук дустына “Сәлам, хәлләр ничек? Шәхси тормышлар ничек анда? ” – дигән сораулар яудыра башлады. Азалия, исе дә китмичә, ничек бар – шулай язды да җибәрде. Галәмәт кенә язышканнан соң, Азалияне дустының һаман Алмаз турында сорап, төпченгәне шикләндерә башлады. Ул күптән белә иде Айгөлнең Алмазны ошатуын, күп кенә кеше “сукырмы әллә син! ” – дип тә кисәтте, тик Азалиягә барыбер иде. Гомердә кеше сүзен тыңламаган, гел үзенчә фикер йөрткән кыз бүген генә үзгәрә димени?! Егетләр өчен беркайчан да кызлар белән арасын бозмаган Азалия, хәзер генә искәрмә ясыймы соң?!! Ләкин кайбер вакыт кеше сүзенә дә колак салырга кирәк икән шул...
Түзмәде чәчәк ( Азалия ), тотты да, телефонын актара башлады. Каядыр Айгөлнең номеры булырга тиеш... Ә, менә, озак та уйлап тормый, яшел төймәгә басты. Айгөл дустын бик сагынган тавыш белән сәламләде, күптән сөйләшмәүләре, үзе шалтыратмавын, ә шалтыраткач, нигәдер Азалиянең телефонын алмавын да ассызыклап үтергә онытмады. Анысы да монысы, тик Азалия нигә шалтыратуын, нишләп ул тик торганнан шундый хатлар язуын сораштыра башлады. Бактың исә, Айгөл бөтенләй контактта булмавын һәм, гомумән, Казанда интернеты да юклыгын әйтте!
Кызык... Азалия үзе телефоннан Айгөл белән сөйләшә, ә үзе теге кеше белән язышып утыра. Аптырагач, чәчәк тагын түзмәде, “Яхшыча әйтәм, яп дим контакттагы битеңне, мин хәзер чын Айгөл белән сөйләшеп утырам һәм барыбер синең кемлегеңне беләчәкмен!” – дип теге кешегә хат җибәрде, ә тегесе, исе дә китми, берни аңламаган кебек, яза да яза...
Шулай берничә көн языштылар болар, Айгөл белән дә көне-төне сөйләштеләр. Шунысы кызык, контактта Айгөл исеменнән язып утыручы кеше Алмазның Айгөлгә язган хатларын кире Азалиягә җибәрә бара!
Кыз беренче егеткә берни әйтмәде, Айгөлгә дә “әйтәсе булма, ул минем аркада синең белән бер ел буе сөйләшеп, очрашып йөргән, кем икәнен белмичә, аңа әйтми тор! ” – дип кисәтү ясады.
Алмаз чыннан да, бер ел буе Азалия белән бергә Айгөл белән дә йөргән. Азалия моны белде, тик дәшмәде. Бәлки үзе әйтер, бәлки сайлар дип көтте, ләкин файдасыз.
Ахыр чиктә кыз түзмәде, милициядә эшли торган танышлары аркылы, бу кешенең кем икәнлеген белергә булды. Азалия Алмазның берәр якын дусларының берсе булачагыннан шикләнмәде дә, чөнки аның барлык дуслары аңа шалтыратып, мәхәббәт хатлары юллап яталар иде.
Чыннан да, фаразлар дөрес булып чыкты. Икенче көнне Азалиягә танышы шалтыратып, бу кешенең кем икәнлеген, кайда торганлыгын, телефон номерын, аңа моның өчен нинди статья һәм нинди җаза биреләчәген әйтеп бирде. Тик кыз, моның кем икәнлеген белгәч, бернинди дә җәза кирәк түгеллеген, ә бары тик бу кешенең контактта битен ябып куюларын гына сорады.
Ике дә уйлап тормый, Азалия шул “ дус ” ка шалтыратты. Кычкырмады, әрләшмәде, моның өчен аңа рәхмәт кенә әйтте. Бу егет беренче бераз гаҗәпләнде, тик аннары “без сиңа күпме әйттек, тыңламадың, ышанмадың. Ә менә бу юл белән барысы да сиңа үзләре теләп әйтергә мәҗбүр булдылар!” – диде.
Чәчәк бу вакыйгадан соң, бик озак уйланып утырды... Чыннан да, берни күрмәгән, берни аңламаган бит ул! Алар бит икесе ( Айгөл дә, Алмаз да ) дә аның белән ике яклы уен алып барганнар, ә ул тиле кыз, берсе белән дус буларак, икенчесе белән яраткан кешесе буларак барысы турында да сөйләште! Ни гаҗәп, икесе дә рольләрен шәп башкардылар! Афәрин!
Тик күңелгә тигәне ул гына да түгел! Азалия “миннән булсын яхшылык” – дип, Алмазга смс җибәрергә булды. Эчтәлеген дә уйлап тормады, бармаклар үзләреннән – үзләре төймәләргә басып, кирәкле сүзләрне җыйдылар: “Алмаз, әгәр син чын тиле булып каласың килми икән, язма бүтән контактта Айгөлгә! Чын Айгөл анда юк, ә синең бөтен хатларыңны миңа кире җибәреп яталар!“ Шул смс тан соң, Алмаз кызга шалтыратып “Синең эш бит ул, син генә Айгөл исеменнән язып ятасың ” – дигәч, чәчәк беренче ике секунд сүзсез калды! Ул берни аңламады, аннан соң, көчкә үзен кулга алып, “син чын тинтәк икәнсен! “- диде дә, телефонны ташлады. Шул мизгелдә кызның күз аллары караңгыланды, хәле китте. Җитмәсә маршруткада арып, укудан кайтып килүе иде.
Шок хәлендә, көчкә кайтып җиткәннән соң, Азалия инде барысыннан да туеп, соңгы чиккә җитеп Айгөлгә шалтыратты. Барысын да ничек бар – шулай сөйләде һәм нәрсә теләсәләр, шуны эшләүләрен, тик аны гына моңа катыштырмауларын үтенде.
... Көннәр үтте. Азалия тынычлана да башлаган иде инде, тик Алмаз тагын шалтырата, яза башлады. Телефонын алмый түзде кыз, тик авылга кайткач, барыбер очрашырга туры килде. Клубка чыкканда, ишектән кергәндә үк, аларның күзләре очрашты. Азалия бу карашта нинди дә булса элеккеге чалымнар, таныш назлар күрергә тырышты...Ләкин аның урынына, ул бары тик моңсулык, икейөзлелек һәм үзе ни теләгәнен аңламаган билгесезлекне генә танып алды. Кыз куркып куйды, юк, бу инде алдан ул белә торган, ягымлы, назлы, киң күңелле кеше түгел иде. Аның каршында хәзер бары тик үзен генә яратучы, үзенә ничек яхшы – шулай гына эшләүче бер “адәм” басып тора иде. Шушы кеше өчен тиле кызый күпме төннәрен йокламый, елап уздырды, күпме борчылды, кайгырды.
Беренче берни булмагандай, кеше алдында, хәл – әхвәлләрне сораштылар. Кайтканда исә, Алмаз кыз белән сөйләшүен үтенде. Азалия ризалашты, ул бу билгесезлектән тәмам туйган иде инде. Егет аны яратуын, “тормыш булгач, төрле хәлләр булуы” , турында сөйләргә тотынды. Ә чәчәк исә аңа карап, кешенең ни дәрәҗәдә ике йөзле була алуын аңларга тырышты, белә бит кыз, ул һаман Айгөл белән сөйләшә, ул гына да түгел, алар йөриләр дә! Бу кич Азалиягә, нигәдер, бик озак кебек тоелды...Үзе дә сәерсенде, бервакытта да Алмаз янәшәсендә аңа вакыт сизелми иде... Чәчәкнең бер үезнчәлеге бар: ул беркемгә үпкәләми, рәнҗеми түзә-түзә дә, бер чиге килеп җиткәч, кешедән бизә һәм ул кеше аңа әллә бар, әллә юк. Юлында сузылып ятса да, аркылы атлап үтә! Хәзер дә шул очрак, ахры. Арада бары тик бушлык, битарафлык... Кыз күңелдән генә шушы арада чыгарган шигырен кабатлый:

“ Мин сине ЯРАТАМ “, – дидең...

“ Мин сине яратам “, – дидең,
Күземә карамадың.
“ Мин сине ташламам”, – дидең,
Сүзеңдә тора алмадың.

Шулчак көн – төнгә әйләнде,
Кояш әверелде айга.
Кайда соң син еш сөйләгән
Мәхәббәтләрең кайда?!!

Көтмәдем түгел, озак көттем,
Иртән искән җилләрдән.
Һәркөн кичен эзли идем
Сиңа илткән җирләдән.

Елый-елый инде ардым,
Күзләрем дә авырта.
Хәзер инде башка ярлар
Үзләренә карата.

Синнән үзгә буларак,
Алар дәшми сөяләр,
Минем бер карашым өчен
Алар эчтән көяләр.
 
Мәхәббәттә юк икән ул
“ЯРАТАМ“ диюләре.
Анда бары ут һәм ялкын
Януы, көюләре.
Арада бушлык, ә кызның йөрәгендә әле һаман УЛ! Чәчәк аны әле һаман яратуын, тик ни өчен, алдаулары, ялганлавы өчен икәненме генә аңламады. Юк, ул аны аның өчен түгел, ә берничә ел бергә булган, истәлекле вакыйгалар, татлы мизгелләр, хәтердә мәңге уелып калган көннәр өчен ярата...
Ул вакыйгага инде берничә ай узды, хәтирәләр күз алдыннан берничә мизгел эчендә, йөрәкне әрнетеп, йөгереп кенә үтте дә китте. Ә телефон һаман шалтырый: «Яратышып аерылабыз, язмыштан качып булмый”...
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013