Башка проектлар
Безнең дуслар
Ә йтер сүз
Безнең рейтинг
Алинә Фаел кызы Акмалова 1995 елда Мөслим районы Исәнсеф авылында туган. Татар Бүләре урта мәктәбендә укыганда, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шигырьләре район һәм республика газеталарында даими басылып тора. 2012 елда яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәгенең Кызыксындыру бүләге»нә лаек булды.
2013 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының шигырь иҗат итү конкурсында ул «Якын дус каләмем» шигыре белән җиңүче булды һәм 26 апрель көнне Казанда үткәрелгән Туган тел бәйрәмендә катнашты.
Әнием
Минем әни бик тә уңган,
Һәр эшкә дә өлгерә.
Тәмле ризыклар пешерә,
Аны кайсыгыз белә?
Иркәләп мине уята
Һәр көн иртән йокыдан.
Ачык йөз белән көтә ул
Безне һәрчак укудан.
Кадерле әнием минем,
Сине бик тә яратам.
Карашларың гына да бит
Борчуларны тарата.
Сиңа терәк булырмын,
Ышанычың аклармын.
Җил-яңгырдан саклагандай,
Мин дә сине яклармын!
Дусларым
Нинди генә көннәр булмый
Авыр тормыш юлында.
Тик һәрвакыт янәшәдә
Бары тик дуслар гына.
Киңәш-сорау була калса,
Алар гел ярдәм итә.
Төрле авыр чакларда
Һәрчак дус янәшәдә.
Шатлыкны бүлешергә
Алар гел әзер тора.
Тик дусларның да төрлесе —
Чыны, ялганы була.
Бу тормышта яшәү өчен,
Чын дуслар гына кирәк.
Син үзең дә чын дус бул,
Чын дуслар булсын күбрәк.
Вәли
Безнең мәктәптә булгалый
Бик тә ялкау кешеләр.
Өй эшләрен кайвакыт
Эшләми йөрүчеләр.
Әти- әни көндәлекне,
Көн саен бит тикшерми.
Шуңа күрә ялкауланып,
Вәли көн дә тик йөри.
Бер көн үтә, икенчесе -
Сулар кебек агалар.
Тик бер көнне Вәлине дә
Эләктереп алалар.
«Яраткан» укытучысы
Карта янына дәшә:
«Безнең туган илебезне,
Син күрсәтеп бир, әйдә!»
Чираттагы икелеләр,
Журналга тезеләләр.
Дәрестән соң өйрәткәләп,
Кайтарып җибәрәләр.
Икенче көн шаккатырлык,
Әзерләнгән һәр дәрес.
Нәрсә генә сорасаң да,
Җавап бирә бик дөрес.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.