Бүген Әдипләр: Алия Габделхакова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алия Габделхакова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Алия Габделхакова
Алия Мөслим районының Тойгелде авылында туган. Алиянең беренче уңышы “Көмеш кыңгырау” газетасының “Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була. 2003 елда исә аның язмалары “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналында басылып чыгалар. Габделхакова инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе - “Сайлау мөмкинлеге”vib.doc хикәясе “Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә. Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең “Тарту көче”tartu.doc исемле хикәясен “Казан утлары” журналына юллый. Мөслим һөнәри училищесында ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә. Алия яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре - “Фәрештәләр”angel.doc дип аталган фантастик хикәясе “Ялкын” журналында басылып чыга Аның турында тулыракindex.html

«БЕЛМӘҮ ЯХШЫРАК...»

(Фантастик хикәя)
Ишек тавышсыз-нисез генә ачылып китте. Бүлмәгә очып диярлек 2044 нче килеп керде. Ул, туктап та тормастан, туп-туры 114нченең өстәле янына узды.
– Миңа рух ясарга кирәк иде.
1141нче ашыкмыйча гына күзлеген салды, пыялаларын парландырып сөртте һәм аны яңадан борынына элде. Шуннан соң гына 2044нчегә күтәрелеп карады:
– Йә?
2044нче 114нченең салмаклыгына күнеккән иде инде. Шуңа да үтенечен сабыр гына кабатлады:
– Миңа рух ясарга кирәк иде.
114нче күзлеге өстеннән генә 2044нчегә карап тора башлады.
2044нче яшь кыз. Хәер, «Дуслык» станциясендә кешенең яшен билгеләү мөмкин түгел. Яңа вакцина уйлап табылганнан бирле станциядәгеләр картаймыйлар, барысы да 20-30 яшьлек булып кала бирәләр. Чынлыкта күбесе 300нең теге ягына чыккан булса да. Ә 2044нче 114нче өчен һәрвакыт япь-яшь кыз ул. Чөнки аны кечкенә кызчык итеп хәтерли. 114нче эшкә киткәндә 2044нче комлыкта уйнап кала иде. Аның исеме... Сөмбел иде. Станциядә, үткәннәрен оныттыру максатыннан, кешеләргә исемнәре урынына саннар таккач, барысының да исеме онытылган. Хәтта үзенеке дә. Ә 2044нченеке истә менә: Сөмбел...
114нченең уйга калуын күреп, 2044нче сабыр гына көтеп торды. Карт белән бу еш була иде. Әйе, хәзер аңа 25тән артыгын бирә алмыйсың. Әмма кыз аны кечкенә ак сакаллы уйчан бер карт итеп хәтерли иде әле. 2044нче уйнаган комлык яныннан үткәндә ул аңа гел тәмле прәннекләр бирә торган иде. Аның әтисе белән бергә эшли иде 114нче.
114нченең уйга калып торуларына «Дуслык»та ияләшкәннәр инде. Станция тирәли ниндидер билгесез инерция белән әйләнеп йөрүче Ай кебек үк, гадәти бер күренеш иде бу.
Ай дигәннән, күпме тырыштылар ошбу үткән калдыгын ирекле очышка җибәререгә. Булдыра гына алмадылар. Ай, хуҗасын югалткан эт беренче очраган кешегә ияреп киткән кебек, «Дуслык» артыннан инде ничәмә-ничә еллар ияреп йөри ул.
Җир белән бәйле хатирәләрне яңартучы бердәнбер нәрсә булып шул Ай гына калды. Нәрсә әйтәсең инде, кешеләр үзләре үк үткәннәре белән бәйле бөтен нәрсәне эзлекле рәвештә юкка чыгардылар. Станция төзелгәндә үк Җирдән «Дуслык» ка артык бер нәрсә дә алмаска дигән килешү төзеделәр. Бер нәрсә дә. Хәтта исемнәрен дә. Бу килешүне үтәмәгән һәркем Җирдә кала ала иде. Тик тиздән юкка чыгачак планетада калу үлемгә тиң иде. Әлбәттә, берәүнең дә күрәләтә үз-үзен үтерәсе килмәде. Шуңа да станциялеләр «Дуслык»ның язылган һәм язылмаган кануннарын бер карусыз үтиләр дә. Ниһаять, 114нче дөньялыкка әйләнеп кайтты. Ул 2044нчегә туры карап:
– Сурәт каян алдың? – дип сорады.
2044нче башын аска иеп, идәнгә төбәлде.
«Дуслык»та сурәт саклау тыела. Йөзләрчә еллар элек качырып Җирдән алып килгәннәрен дә вакыт юкка чыгарган. Ә нәрсәне дә булса кәгазьгә сурәт итеп төшерү катгый тыела.
114нченең күзе кысыла төште.
– Сөмбел?
Кыз дертләп китте. Болай итеп аны 114нче генә атый иде. Һәм бары – икесе генә калгач. Башкалар ишетсә, бу гап-гади исем икесенә дә үлем белән яный. Шуңа да 114нче аны бик сирәк, бик мөһим очракларда гына куллана иде.
– Миңа кирәк. – Кызның тавышы ныклы иде. Каршы килүдән файда юк. Бөтен станциядән бер шушы кыз гына 114нчегә якын-үз иде. Башкалар эш турында гына сөйләшә, эш буенча гына аралаша иде. Ә 2044нче белән ул Ай турында да, кайчандыр аларга тормыш биргән Җир турында да сөйләшергә курыкмады. Чөнки 2044нченең шымчы булмавын төгәл белә. Станциягә килгәндә яңа 7 яше тулган кызчыкны шымчы итеп билгеләргә берәүнең дә башына килмәс иде. Бу кызчык станциядә булырга тиеш тә түгел иде. Аның әтисе 114нче белән бергә эшли иде. Станция төзелгәч, анда җибәреләчәкләр исемлегенә кертелде. Гади кешеләр өчен Җир тирәлеген өйрәнү үзәге дип аталса да, «Дуслык»ның кешелек яшәп калачак бердәнбер нокта икәнен институтта һәркем төгәл белә иде. Тик аңа Җир шарының барлык халкы сыймый иде шул. Шуңа күрә исән калырга лаеклы шәхесләр исемлеге төзелде. Җиргә якынлашучы комета турында кешеләргә берни дә әйтмәделәр– нигә алдан куркытып куярга ди?
2044нченең әтисе үзе урынына «Дуслык»ка кызын җибәрү өчен барысын да эшләде. Кызының үзенчәлекле зат икәнен исбатлаучы тикшеренүләр, гадәти булмаган геннарны билгеләүче анализлар, кирәкле кешеләргә ришвәт төртү – берсе дә калмады. Нәтиҗәдә, җиде яшьлек кыз зур абый-апалар арасына килеп эләкте. Уйнар, аралашыр яшьтәше булмаган кыз бердәнбер таныш кешесенә – 114нчегә тартылды. Ул да берөзлексез «Дуслык» кирәк-яраклары турында гына сөйләшеп һәм уйлап арыганнан соң кызчык янында чын-чынлап ял итә иде. Күңеленә рәхәт булып китә иде аның. Кызга әтисе турында да, ничек бергә эшләүләре турында да бәян итә, хәтта хәтер төбендә сакланып калган әкиятләрне дә сөйли иде һәм үзе дә кызның киләчәкне күзаллап сөйләвен рәхәтләнеп тыңлый иде.
2044нче чынлап та үзенчәлекле зат булып чыкты. Ул киләчәкне күрә иде. Шуның белән, станциядә яшәүчеләрне ялгыш адымнардан, киләчәксез тикшеренүләрдән саклый иде. Аның өчен бу – гадәти хәл, калганнар өчен могҗиза иде.
– Ярар,– 114нче бүлмә уртасында эленеп торган үтә күренмәле элпә янына килеп басты да, һавадагы бер ноктага төртте. Элпәгә җан керде. Ул зәңгәрсу төс белән балкый башлады.
– Нәрсәнең рухын ясарга җыенасың, йә?
Ул тагын бер-ике ноктага кагылып, элпәгә катлаулы бер схема чыгарды.
– Тик бел,– 114нче кызга җитди-кырыс кына карап алды.– Син миннән берни дә сорамадың! Рух ясау турында берни белмисең! Килештекме?
– Мин берни дә белмим, Әхмәт абый.
Кызның тыныч, ишетелер-ишетелмәс тавышы 114нчегә яшен суккан кебек тәэсир итте.
Әхмәт! Аның исеме – Әхмәт! Ничек онытырга мөмкин булган моны? Кара әле, хәтерендә саклап калган бит Сөмбел. Аның исемен саклаган.
114нче беркавем югалып торганнан соң, башын чайкап алды. Аннары Сөмбелгә бакты.
– Йә, кемне ясыйбыз инде!?
Бу юлы аның тавышы тыныч-сабыр иде. Сөмбел куеныннан кечкенә кәгазь битен чыгарып, уңайсызланып кына 114нчегә сузды.
– Песи...
– Песи? – 114нче кулындагы кәгазь битендә бик оста итеп төшерелгән мәче баласын күрде.– Үзең ясадыңмы?
Сөмбел башын ия төште. Күзләрен яшереп кенә:
– Әйе,– диде.
114нче елмаеп куйды. Сәләтле кеше һәрьяктан сәләтле шул инде. Югыйсә Сөмбелне «Дуслык»та берәү дә рәсем ясарга өйрәтеп утырмады. Кемнең дә булса сурәт төшергәнен күргән булуы да мөмкин түгел. Нинди оста ясаган үзе.
Кыз 114нченең уйларын укый иде, ахрысы.
– Әти мине 5 яшьтән рәсем мәктәбенә йөртте.
– Аңлашылды. Ә нигә кирәк сиңа песи?
– Минем кечкенә чакта песием бар иде. Ялгызлыктан куркам мин. Бүлмәмдә үзем генә калудан куркам.
Бу вакытта һавада эленеп торучы элпәдәге схема хәрәкәткә килеп, бүлмәнең диварларында чагыла башлады. 114нче схемадагы кызгылт ноктага кагылды һәм хасил булган турыпочмаклыкка Сөмбел ясаган песи сурәтен терәде. Сурәт кәгазьдән турыпочмакка күчте. Буш калган кәгазь идәнгә төшеп җиткәнче эреп юкка чыкты. Бу вакытта турыпочмактагы песи сурәте тулылана, гәүдәгә ия була башлады. Ясалган йон бөртекләре чынга әйләнеп кабарды, яссы гәүдәсе тулыланды, яшькелт күзләре очкын чәчеп яна башладылар. Күз ачып йомганчы кечкенә мәче баласы һавада эленеп тора иде инде. Ул, үзенең кайда икәнен аңлап, кызганыч тавыш белән мяулап та куйды әле һәм шунда ук идәнгә егылып төште. Сөмбел мәче баласын тиз генә тотып алды да, 114нчегә сузды. 114 нче мәченең баш артындагы йонын капшый-капшый бер ноктаны эзләп тапты. Шул ноктага басуга, песи баласы юкка чыкты. Аның урынына Әхмәт кулында нечкә генә беләзек барлыкка килде. Сөмбелнең кулына кигезгәндә, 114нче сорап куйды:
– Куша беләсеңме?
– Әйе.
– Акрын гына тартырга кирәк...
– Әйе.
– Акрын гына...
– Әйе.
Беләзек кулына күчү белән, 2044нче тизрәк китү ягын карады.
– Әй, гел онытканмын! Мин бит 5589нчыга килешү төзеп кертергә тиеш идем.
– Ярар. Бар.
144нче схемадагы кызыл ноктага кагылды. Схема элпәгә җыелды. Элпә читенә төрткәч, ул да төссезләнеп юкка чыкты.
Бик ашыгып чыгып киткән булып кыланган Сөмбел ишек төбендә басып игътибар белән 114нченең элпә өстендәге эшләрен карап торды. Шуннан соң гына бүлмәдән чыгып, тавыш-тынсыз ишек артында бераз уйланып торды. Кинәт, ниндидер мөһим нәтиҗә ясагандай, башын селкеп куйды һәм кабат 114нченең бүлмәсенә үтте. 25 яшьлек карт инде кабат ниндидер мөһим эшләренә батып өстәл артында утыра иде. 2044нче кергәч, ул башын калкытты:
– Әллә берәр нәрсәңне оныттыңмы?
2044нче баш какты һәм, «Рәхмәт», диде. Аннары 114нченең маңгаена беравык иреннәре белән кагылып торды ул.
– Рәхмәт!
Һәм ишек артында юк булды.
114нче исә, чынмы бу дигәндәй, ишеккә текәлеп карап торды. Аннан булган хәлнең чынлыгын исбатларга теләгәндәй, маңгаена кагылды. Бер минут элек кенә кызның иреннәре кагылган урын ут кебек яна иде.
2044нче исә бүлмәсенә кайту белән язу өстәле артына утырды. Тик ул бернинди дә килешү төзергә уйламый иде. Кыз яңа гына 114нче биргән күренер-күренмәс беләзеген акрын гына тартып карады. Мизгел эчендә беләзек урынына кечкенә мәче баласы пәйда булды. Сөмбел куркынган песине сыйпап тынычландырырга тырышты. Йөзенә якын ук китереп, аның яшел күзенә бакты.
– Беләсеңме, нәнеш, Әхмәт абый иртәгә безне калдырып китә бит.– Кызның күзенә яшь тыгылды, тавышы калтырый башлады.– Әйе, китә. Ләкин курыкма син. Мин хәзер ничек рух ясаганнарын беләм. Мин барысын да, барысын да хәтерлим. Курыкма...
Кыз песинең баш артындагы ноктасына басты. Аннан, өстәл тартмасыннан чиста кәгазь алып, ашыга-ашыга рәсем ясый башлады. Ун минуттан кәгазь битеннән аңа 114нче карап тора иде инде. Кыз берара сурәткә текәлеп торды. Күзенә кабат яшь бөелә башлагач кына кәгазьне түшенә яшерде. Стена янына килеп, аңа алты урынлы сан сызды. Бүлмәдә станция белән идарә итү берлеге башлыгының тавышы яңгырады:
– Нинди яңалыклар бар, 2044нче?
– Иртәгә 114нче безне калдырып китәчәк.
– Аңламадым, 2044нче.
– Иртәгә 114нче үләчәк.
– Үләчәк? Сез ялгышмыйсызмы?
– Минем моңарчы ялгышканым булдымы, 1нче?
– Юк та бит... Ләкин картлыкны җиңгәчтен...
– Сез әҗәл даруы уйлап таптык дип уйладыгызмы?
– Әйе ... Юк! Ләкин моңа ышану авыр бит.
– Мин сезгә мәгълүмат бирдем. Ышану-ышанмау – сезнең эш.
– 114нче үзе беләме?
– Юк. Тиеш тә түгел. Белмәү яхшырак. Шулай бит?
2044нченең тавышында Җирнең гади халкына тиздән юкка чыгачаклары турында әйтелмәвенә үчегү яңгырый иде. 1нче, аннан йөзләрчә чакрым ераклыкта булса да, моны сизде. Уңайсызлыкны бетерү өчен йөткереп алды.
– Ммм... Ярар. Нәрсә эшләргә тиеш инде без?
– 114нченең бүлмәсен миңа бирергә. Тентүсез.
– Риза. Тик...
– Булды, мин арыдым.
Бу сүзләрдән соң сөйләшү тәмамланырга тиеш. Шуңа да 1нче кыска гына:
– Ярар. Килешәм,– диде.
Элемтәне өзү хокукы һәрвакыт 2044 нчедә. Ул, дивардагы саннарны сөртте дә, шул диварга башын терәп үксеп елап җибәрде.
www.Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013