Бүген Әдипләр: Альфред Фәсхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альфред Фәсхетдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов

Альфред Асаф улы Фәсхетдинов 1967 елның 7 июлендә Буа районының Вольнистан авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Буа ветеринария техникумын, аннан соң читтән торып Казан ветеринария академиясен тәмамлый. Әлмәт шәһәрендә ветеринария табибы булып эшли. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Яшьләргә

Безнең дә бит булды вакытлар, 
Кайнар хиснең ташкан чаклары, 
Мәхәббәттән типте йөрәгебез, 
Өзгәләнеп сөйдек ярларны.

Тик булмады анда ялган, яман, 
Байлык, акча, нәфес дигәне. 
Ни булды соң, хәзер заман үзгә -
Эчкечелек басты дөньяны.

Борчымый да кебек бу яшьләрне, 
Киләчәкнең туар буыны. 
Хатын-кызның ана гына түгел, 
Баласына үрнәк булуы.

Эх, сез, яшьләр, олыларны тыңлыйк, 
Өйрәтмәсләр алар яманны. 
Сыра эчеп, тәмәке дә тартып, 
Агуламыйк туар буынны.

Кышкы урам

Туган якка кайтам, туган якның 
Тауларыннан килә шуасым. 
Кулларыма кәшәкәмне тотып, 
Дуслар белән хоккей уйнасым.

Хәлдән таеп шайба куган чаклар 
Бүгенгедәй әле исемдә. 
Гөрләп тора иде урамнары, 
Кышын-җәен, иртә-кичен дә.

Хәзер инде тып-тын урамнарың, 
Балаларың очкан: кем - кайда. 
Йолдызлар да шул ук, карлары да, 
Үзгәрмәгән кояш һәм ай да.

Очрашасы иде дуслар белән, 
Искә алып балачакларны. 
...Яшьлегемнең татлы мизгелләре 
Хыялыма гына кайтарды.

Гомер уза

Эх, син, гомер, нигә тиз узасың, 
Туктап торчы, зинһар, үтенәм. 
Гөрләп торган гүзәл балачагың 
Олыгайган хәзер күптәннән.

Эх, бу гомер, ага сулар сыман, 
Минутларын кем соң санаган. 
Күпме юллар узылмыйча калган, 
Күп хыяллар чынга ашмаган.

И, бу гомер нигә чикле икән, 
Дөнья якты, нурлы иртәсе.
Мәңгелеккә ташлап бу рәхәттән, 
Беркемнең дә килми китәсе.

Гомер тик бер, ә язмышлар төрле, 
Тәкъдир үзе кушкан, нишлисең. 
Узып булмый һәм белеп тә булмый
Кемнең күпме җирдә яшисен.

Бу гомерне зая уздырмыйча, 
Изге эшләр кылыйк барыбыз. 
Узган гомер кире кайтмаса да,
Изгелектә яшәп калырбыз!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013