Бүген Әдипләр: Әлфия Юсупова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфия Юсупова


Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
Әлфия Юсупова
Әлфия Юсупова
Дата рождения 24.03.1966
Образование ...-1988 высшее образование: Казанский государственный университет, Татарский язык и литература
Квалификация: Филолог, преподаватель татарского языка и литературы
Занимаемые должности
профессор, д.н. (профессор), КФУ / Институт филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого / Высшая школа татаристики и тюркологии им.Габдуллы Тукая / кафедра общего языкознания и тюркологии (внутренний совместитель) директор Высшей школы (в составе института), КФУ / Институт филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого / Высшая школа татаристики и тюркологии им.Габдуллы Тукая (основной работник)
Ученые степени кандидат (филологические науки) (17.03.1995) доктор (филологических) (18.12.2009) по специальности 10.02.02 - Языки народов Российской Федерации (с указанием конкретного языка или языковой семьи) , название диссертации "Татарско-русские и русско-татарские словари XIX века как лексикографические памятники и источники изучения лексики татарского языка"
* * *
Әллә ярый телефон бар
Хәбәрләшеп торырга
Яна йөрәк, ара ерак 
Яннарыңа барырга

Күреп булмый белеп булмый
Яннарыңда ни барны
Күрмәсәм дә ишетеп була
Синең тавышларыңны

Әллә ярый син бар әле
Мине якын күрүче
Хэр кон саен шалтыратып
Хәлләремне белүче

Әллә ярый телефон бар
Аралашып торырга
Ягымлы тавышың ишетеп
Сагынуларны басарга

* * *
Минем йөрәк- сине сөйгән йөрәк
Хаман шулай ярсып тибә бит

Сине түгел,хәзер башкаларны
Сине сөйгән кебек сөя бит

Картаймый да, уйламый да
Ничә тапкыр сөю кичерә
Хэр сөюдән калган эзләрне дә
Күрсәтмичә үзенә яшерә

Минем йөрәк- сөя белгән йөрәк
Бу тормышны өзелеп ярата
Яшәү ямен тоеп яшәгәнгә
Бик күпләрне үзенә карата 

* * *
Без кабызган учакларны
Көзге җилләр исеп сүндерде
Учаклардан бары урын калды
Көлләрен дә яңгыр бетерде

Тормыш көзләрендә ялгыз калгач
Яңа учак булмый кабызып
Кабызсаң да алай янмас инде
Бик тиз генә китеп кабынып

Шундый итеп кабызырга кирәк
Сүндермәсен искән җилләр дә
Вакытында ялкын өстәп торсаң
Җылы булыр салкын көзләр дэ

* * *
Кирәк кеше үзе белеп килә
Син аңарга килмә дисәң дә
Чәчәкләр дә сиңа бүләк итә
Юк кирәкми инде дисәң дә

Ялынасы юк беркемгә дә
Яратканнар сине онытмый
Хэр көн саен изге теләк теләп
Матур сүзләр сиңа кабатлый

Кадерләрен генә без белмибез
Искә төшә инде соң була
Терсәк якын тешләп кенә булмый
Үкенечкә генә бит кала

Син кайгырма әле соң да түгел
кайтарырга үткән чакларны
Кайвакытта була могжизалар
Борып була узган вакытны 

* * *
Шат күңелле булып күренсәм дә
Гел елмаеп көлеп торсам да
Бик ямансу чакларым да була
Күренми шул сезгә барысы да

Бик күңелсез булган чакларымда
Урамнарда йөрим ялгызым
Урамнарны буйлап йөрим уйлап
Сагышлырак булган язмышым

Эчемдәге янган утларымны
Тышка чыгармыйча сундерәм
Шат күңелле булып яшәгәнгә
Шаян сүзләр әйтеп көлдерәм


https://vk.com/id254544975

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013