Бүген Әдипләр: Альфира Шәяхмәтова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альфира Шәяхмәтова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Альфира Шәяхмәтова

Ностальгия

Без аттырасы таңнар
Офыкка күмелгәннәр.
Без кабызган учаклар
Янмыйча сүрелгәннәр.
Без үтәсе юлларга
Сары яфрак коелган.
Яшьлегебез ялгышы
Язмыш булып тоелган.
Кавышырга дип түгел,
Бер күрешергә иде.
Яшь аралаш булса да
Бер көлешергә иде.

***
Күл буенда ялгыз шомырт – 
Ботаклары суга тигән.
Яз шаукымына бирелеп,
Ул да ак күлмәген кигән.
Серләшик соң айлы төндә,
Тулган ай да бер ялгызы.
Шомырттай кара күзләрең
Тынычлыгымнан яздырды.
Күл буенда ялгыз шомырт
Сала суга сагышларын.
Язгы айлы төндә сиңа
Җырларымны багышладым.

*** 
Язлар җитсә, искә алам
Каен суын эчкәнне.
Балта белән чапкан саен,
Әткәй тотып ишкәнне.
Онытылган әткәй җәзасы.
Калды уелып йөрәктә
Шул каенның ярасы.
Язларын каеннарны саклагыз,
Тере агачка балта белән чапмагыз!
Хаталардан кайчакта дәва алабыз –
Елатмагыз, каеннарны, елатмагыз.

*** 
Язмыш урамын үткән чакта,
Абындың да сөртендең.
Сикереп торасы урында
Яткан килеш көрсендең.
Җитәкләп алды язмыш шунда,
Тын гына яндың, көйдең.
Үзеңә булмаган өлешне
Язмышың итеп белдең.
Гомер дийгезендә язмыш белән
Џаман бергәләп йөзәсең.
Язмышка сылтап башны бер игәч
Түзми нишлисең – түзәсең.

***
Бер шайтаны күңелдә булса,
Икенчесе утыра өстәлдә.
Мин газапланам – ике шайтан:
“Эч, әйдә, салабыз, – диләр, – өстәп тә”.
Ничек итеп инде баш тартасың,
Икәүләшеп кыстыйлар бит, шайтан.
Кәк менә шулар очрашса бергә,
Өйгә дә, үрмәләп кенә кайтам.
Очрашсыннан иде мәлгкньнәр
Минсез генә берәр почмакта.
Чынлап торып әйтәм, бер тамчы
Алмас идем авызга шул чакта.
Җитмәсә сүгә хатын эт итеп,
Җан газабын бер дә аңламый.
“Исерек шайтан син”, – ди юньсез,
Кеше итеп тә мине санамый.

*** 
Әткәй бирде ясап
Үрәчәле чана.
Тартсаң ди, үзе чаба.
Сыгылмассың, балам,
Нык тот, мә, бавыннан.
Шуарсый рәхәтләнеп
Савытлы тавыннан. 
Әй, ул чана белән
Ниләр генә кыланмадык?!
Тарта алмый утынын
Карга чумып еладык.
Икәүләшеп саламга
Йөри идек кайларга.
Йомры бакчада арып
Улый идек айларга.
Их, үрәчәле чанам,
Очты Сәфәр тавыннан.
Онытканмын шул чакта
Ычкындырырга бавыннан.
Шуңадыр ул чанадан
Булмады аерылып.
Тартам үзен џаман да
Каерылып, каерылып.
Әткәй дөрес әйткән
Үрәчәле чана
Тартсаң үзе чаба.
Менә шулай ул чана
Арттан чаба да чаба.
Тик юк туктатырга чарасы
Булган ул нужа чанасы.

*** 
Ялан тәпиле бала чагым
Чабып бара хәтер буйлап.
Ачлы-туклы булса да үзе
Бер дә туймас иде уйнап.
Аннан-моннан салып ямавын
Кояшта уңган күлмәгенә.
Әй, йөгерә Савытлы буйлап
Карамый кеше сүзләренә.
Бер катлы син саф бала чагым,
Буйдан-буйга айкап урманын.
Кайтаваз булып каршылыйсың
Яңгыратып авыл урамын.
Сәфәркәем – син изге җирем,
Күптән килгән иде күрәсем.
Ялан тәпиле кызчыкны да
Синнән башка ничек күрәсең.
Туган илем, син ят итмә мине,
Яшел бишегем, мине каршыла.
Чал чәчле башымны иеп менә
Тез чүгеп торам синең каршыңда.

*** 
Үкенечле була шул ул гомер
Оныкларыңны шашып сөймәсәң.
Дөнья мәшәкатен артка ташлап, 
Алар өчен янып-көймәсәң.
Утырткан агач җимеш бирмәсә,
Авыр чакта дусларың килмәсә.
Туганнарың хәлеңне белмәсә,
Яратып та сөйгәнең күрмәсә.
Шуларны уйласаң күңел тула.
Үкенечле гомер – кыска була.

*** 
Гомер буе бармак төрттеләр,
Ул диеп авыл баласы.
Авылда туган.
Авыл диеп, аның анасы.
Хак сүз, үпкә йөртмим,
Авыл булды минем анам.
Бишеге булды нурлы ялан.
Кәүсәр чишмәләреннән
Шифалы суларны эчтем мин.
Сызылып аткан таңнарына
Гашыйк булып үстем мин.
Җилләре белән бергәләп
Урман шаулавын тыңладым.
Сайрар кошларына кушылып җырладым.
Озатып киек казларын
Көзге яңгыры белән бергә еладым.
Авылда тудым.
Авыл булды минем анам.
Төшсә дә кырау чәчләргә
Авылым! Мин сабыең һаман.

*** 
Бәхет бит ул кайгы түгел
Сузылмый ул озын елларга.
Күзгә тулган яшь кебек
Елмайтса да, тора еларга.
Бәхет бит ул тора мизгелдән,
Кайчагында сизми каласың.
Бәхетен-кайгысын җитәкләп
Гомер буйлап бергә барасың.
Байлык та әле бәхет түгел,
Бәхет түгел, аңа син ышанма.
Гомер иткән бабаң әйткән
Сәламәтлек – зур бәхет, иншаллаһ.

Ә бәлки...

Уйнап йөри җилләр
Язгы урманда.
Мин дә йөрим шунда.
Тик нигәдер
Карлы буранда.
Күзләремне
Бер ачам, бер йомам.
Кайчан туктар 
Карлы буран.
Күңелдә генә
Язгы урман.
Урамда џаман
Карлы буран. 
Җаным тели
Килгәнен язның.
Сусаган йөрәк
Иркәсен, назын.
Әйләнде башым
Язгы урманда.
Белмим, бәлки
Карлы буранда.
Ә бәлки...
Ярату булганга!

Мәхәббәт – айның кызы

Айны салкын диләр,
Ай бит ул – җылы.
Айлы төн серле була, 
Ай бит ул – мәхәббәт кылы.
Мәхәббәт – ялкын була,
Ул бит айның кызы

Әлекәем

Бала түгел, иблис диеп,
Пыр туздыра әбекәем.
Авылда иң начар малай,
Уф, мин икән, әлекәем!
Икеле боткасы диеп,
Сүгә мине әнекәем.
Үзе тапкан бу башны соң
Нишләтим мин, әлекәем!
Сиңа буласы дөнья дип,
Буран уйната әткәем.
Ихатасын, черек өен,
Миңа салмакчы, әлекәем.
– Ничек итеп бу дөньяда
Яшәргә соң, бабакаем?
–Өлешеңә тигән көмешең,
Түзәрсең инде, балакаем!

Сабый саный

Бер бармак, ике бармак,
Юк, санныйм әле парлап.
Бер, пар, ике пар дисәм...
Әй, булмый болай барлап.
Бер бармак, ике бармак...
Болай җиңел санавы.
Кулымдагы бармаклар
Җиттез аның каравы.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013